Логотип
Яңалыклар

Көз көне котыру авыруы яный

Көз айлары – котыру чире таралу ихтималы зур булган чор. Әлеге чирдән дару уйлап табылмаган, аннан фәкать вакцина гына коткарып кала ала.

28 сентябрь – Бөтендөнья котыру авыруына каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелде. Котыру чире табигатьтә таралучы инфекция булганлыктан, хайваннар өчен дә, кешеләр өчен дә зур куркыныч тудыра. Аның белән җир йөзендә яшәүче барлык төр имезүчеләр авырырга мөмкин. Ул чир хәтта кошларда һәм кимерүчеләрдә дә очрый.

Чир чыганагы – котыру вирусын йоктырган хайваннар. Аеруча төлкеләр бу вируска тиз бирешүчән. Җәй көне чир бераз тынып тора да, яз-көз айларында тагын кабынып китә. Бу төлкеләрнең бала үстерү вакыты белән бәйле. Әлеге чорда алар таралып йөрми, хәрәкәт даирәсе тар территория белән чикләнә. Көз көне, балаларын үстереп бетергәч, төлкеләр таралыша, күбрәк территорияләрне били. Чирнең таралуы да шуның белән аңлатыла.

Котыру авыруы дәваланмый торган чирләрдән. Аннан фәкать үз вакытында ясалган вакцина гына коткарып кала ала. Шуның өчен дә йорт хайваннарына даими рәвештә әлеге вакцина бушка ясала. Быелның шушы 9 аенда Татарстанда котыру чиренең 14 очрагы теркәлгән. Ел саен дөньяда әлеге чирдән 60 мең кеше үлә. 2014 елда республикада да бер кешенең котыру чире вирусы эләктергәне мәгълүм булган. Дөрес, аның бу вирусны чит илгә сәяхәткә баргач йоктырганы ачыкланган.

Кыргый җәнлекләр арасында котыру чирен киметү өчен дәүләт ветеринария хезмәте ел саен табигатьтә иммунизация үткәрә – кыйргый җәнлекләр йөри торган юлларга вакциналы азык, җим куеп калдыра. Быелның көзенә 900 мең дозада вакциналы җим куелган да инде.

Котыру чире кешеләр өчен дә куркыныч, дидек. Табигатьтә кыргый җәнлек яки йорт хайваны, хәтта үз өегездә яшәүче эт-мәчеләр генә тешләсә дә, бу очракны игътибарсыз калдырмаска кирәк, дип киңәш итә табиблар. Беренче сәгатьләрдә ярдәм күрсәтелсә, вирусны авызлыкларга мөмкин. Чирле хайваннан зыян күрүче кешегә 90 көн эчендә 6 прививка ясалырга тиеш. Әгәр дә үзегезгә таныш эт-мәче тешләсә һәм аны күзәтергә мөмкинлегегез булса, прививкаларны киметәләр. Кыргый җәнлекләр тешләгән йорт хайвананрына да привика ясатырга кирәк булачак.

Теги: бешенство котыру чире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар