Логотип
Яңалыклар

Коррекцион мәктәпләрдәге үзенчәлекле балаларның хыяллары фестивальдә тормышка аша

Рузилә Мөхәммәтова
Фото: Рамиль Гали

Бүген “Әкият” балалар үзәгендә физик кимчелекләре булган кешеләр өчен «Возьмемся за руки друзья» Х Республика иҗат фестиваленең гала-концерты үтте.

Быел фестивальдә Казан, Яшел Үзән, Арча, Лаеш, Минзәлә, Нурлат, Питрәч һәм Саба районнарыннан – барлыгы 17 махсус коррекция мәктәбе, балалар йортлары һәм интернатлардан 500ләп бала килгән иде. Талантлы балалар белән бер сәхнәдә татар эстрадасыартистлары Салават Фәтхетдинов, Гүзәл Уразова. Филүс Каһиров, Фирзәр Мортазин һәм башкалар чыгыш ясады.

 Гала-концертка Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, министрлыклар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре килгән иде.

«Бүген үзенчәлекле балалар һәм өлкәннәр өчен унынчы ел рәттән уздырылучы «Возьмемся за руки друзья» фестиваленең гала-концертын карадык. Бу фестиваль моннан ун ел элек бары тик ике интернатта яшәүчеләр катнашында башланып киткән иде. Хәзер инде 17 интернат үз талантларын тәкъдим итә. Биредә интернатлар гына түгел, коррекция мәктәпләре дә, социаль яклау оешмалары да. Аларның һәрберсендә күпме талант яши, - диде Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева «Татар-информ» хәбәрчеләренә. – Фестивальдә катнашучылар белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга Россия һәм татар эстрадасы йолдызлары килгән иде».

«Яңа ел алдыннан хыялларны тормышка ашыру, могҗазаларга ышандыру – бу фестивальнең традициясе. Залдагы һәр кеше үз шәхси бүләген тапшырды. Монда Президент Аппараты хезмәткәрләре дә, Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре дә, Дәүләт советы хезмәткәрләре дә, депутатлар да катнашты. Биредә Казанның Совет районы территориясендә эш итүче учреждениеләр вәкилләре дә бар иде. Чөнки фестиваль шушы Совет районында старт алды», - дип дәвам итте Ләйлә Фазлыева.

«Биредә аерым бер энергетика хөкем сөрә. Чөнки катнашучылар киртәләр аша үтеп йолдызларга таба баралар. Балалар психоневрология интернаты моның ачык мисалы. Алар ел дәвамында бер генә җыр өйрәнә алалар. Һәм алар аны өйрәнә. Беренче елны аерым авазлар гына ишетсәк, быел алар шактый катлаулы әсәр башкардылар, - ди ул сокланып. – Биредә эш нәтиҗәләре белән горурланырга мөмкин. Шушы нәни геройларның максатчан булулары да горурлык уята».

Ләйлә Фазлиева фестивальне оештыручыларның катнашучылар язмышы белән кызыксынып торуын ассызыклый. «Аларның һәрберсе үз хыялын җиткерә. Кем өчендер ул музыка уен коралы, балалайка, мәсәлән, кемдер уен приставкасы, кемдер зур ташлы колак алкасы сорый, кемнеңдер вертолет очыртасы килә. Яңа ел алдыннан барлык хыяллар да тормышка аша», - ди ул елмаеп. 

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар