Логотип
Яңалыклар

Клиентлар белән исәп-хисапны ничек ясарга?

Үзмәшгуль булып теркәлүчеләр иң еш бирә торган сорауларның берсе бу – чек кәгазен ничек бирергә, моның өчен касса аппараты алырга кирәкме?

Үзмәшгуль булып теркәлүчеләр иң еш бирә торган сорауларның берсе бу – чек кәгазен ничек бирергә, моның өчен касса аппараты алырга кирәкме? Үзмәшгуль буларак теркәлеп эшләүче кешегә касса аппараты алырга кирәкми. Моның өчен телефонга «Мой налог» кушымтасын урнаштыру да җитә. Әлеге кушымта аша яңа сату-алуны яки хезмәт күрсәтүне теркәп, клиентка чек бирелә. Яңа сату-алуны теркәгәндә товарның атамасын яки нинди хезмәт күрсәтелүен язарга, бәясен билгеләргә кирәк. Әгәр үзмәшгульгә юридик затның яки хосусый эшмәкәрнең ИНН мәгълүматлары билгеле булса, чек юридик затка яки хосусый эшмәкәргә дип формалаштырыла. Операция расланганнан соң, әлеге мәгълүматлар Россиянең Федераль салым хезмәтенә юллана һәм чек языла.

 

Чекны клинетка юллауның берничә ысулы бар:

кесә телефонына яки электрон адреска;

үзен күреп, кулына тапшырырга;

телефондагы QR-код кушымтасы аша «укытырга».

 

Һөнәри табыштан кергән керемне сату-алу яки хезмәт күрсәтү вакытында ук теркәү зарури. Законда керемне киләсе айның 9 нчы числосыннан да соңга калмыйча күрсәтү мөмкинлеге дә каралган.

 

 

Теги: самозанятость үзмәшгульлеккә салым

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар