Логотип
Яңалыклар

Кәеф юклыкны депрессия белән бутамагыз!

Иртәгә – Бөтендөнья психик сәламәтлек көне. Россиядә аны 2002 елдан башлап үткәрәләр.

Соңгы елларда Россиядә психик тайпылышлар белән беренче тапкыр авыручылар саны кими. Әмма психик авырулар буенча инвалидлыкка чыгучылар саны арта бара. 2016 ел мәгълүматлары буенча Татарстанда андый авыручылар 36 561 кеше исәпләнә.

Бу хакта бүген «Татар-информ мәгълүмат агентлыгы» үткәргән матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы психиатр-белгече Татьяна Гурьянова хәбәр итте.

– Беренче тапкыр авыручылар саны белән инвалидлыкка чыгучылар арасында аерма зур булу бер генә нәрсәне сөйли – димәк, безгә соң мөрәҗәгать итәләр, – диде ул. – Мәскәү хастаханәләренә төрле сәбәпләр белән соңгы өч елда мөрәҗәгать итүчеләрне тикшерделәр. Пациентларның 42 процентында психик тайпылышлар бар дигән нәтиҗә ясалды. Шушындый ук тикшерү Санкт-Петербург шәһәрендә дә уздырылды. Анда бер көн дәвамында участок терапевтларына мөрәҗәгать итүчеләрнең 59 проценты психолог, психиатр ярдәменә дә мохтаҗ дип табылды.

Кәеф булмау белән депрессияне бутамагыз, диде ул. Кәеф кояш озак күренми торганга, җитәкче белән сүзгә килгәнгә, кесәдә акча бетеп киткәнгә төшәргә мөмкин. Бу сәбәпләр юкка чыгу белән – кәеф күтәрелә. Ә депрессия – катлаулы психик тайпылышлар белән бәйле чир.

Бәйрәм көнендә белгечләр күбрәк халык белән аралашачак, дип хәбәр иттеләр матбугат конференциясендә.

 

Берничә җөмлә белән:

​ ел саен психик авырулар буенча Татарстанда 1200-1300 кеше беренче тапкыр инвалидлык ала;

​ аларның 60 проценты эшли торган яшьтәгеләр;

​ «Сердәш 129» психологик хезмәтенә ел саен 20 меңгә якын кеше мөрәҗәгать итә;

​ Татарстанда үз-үзенә кул салучылар саны 2015 ел белән чагыштырганда 6,2 процентка кимегән;

​ үз-үзенә кул салучылар арасында ир-атлар күбрәк;

​ дин әһелләре, китапханә хезмәткәрләре арасында үз-үзенә кул салучылар юк диярлек, ә менә табиблар, хәрбиләр, полиция хезмәткәрләре арасында бу сан шактый югары;

​ балалар суициды булган очракта, белгечләр моның төп сәбәбе итеп гаиләдәге проблемаларны атыйлар: гаилә институтының җимерелүе, өйдәге тавыш-гауга, әти-әнинең аерылуы һ.б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар