Логотип
Яңалыклар

Карга килә, казан аса

Авылда язын кар эреп, сукмак төшкәч, карга боткасы пешергәнне өлкән буынның күбесе хәтерлидер әле. Балачакның иң кадерле, иң якты мизгелләренең берсе булып саклана ул күпләрнең хәтерендә.

Карга боткасы – татар халкының матур бер йолаларының берсе. Каргалар килүгә, яз җитүгә сөенү генә түгел, авыл халкының бердәмлеге һәм киң күңелле булуы үрнәге дә бит ул. 

Аның ничек узганын кайсыгыз хәтерли әле? Иртән иртүк бала-чагалар бер төркем булып өйдән-өйгә йөреп, ботка пешерергә ярма, тоз, май җыя. Һәр төбәкнең хуҗалардан ризык сорый торган үз такмагы да була. Ишегалдына кергәч, балалар шул такмакны кабатлый, ботка пешерергә ярма, май, ит сорый. 

Балаларны буш кул чыгарып җибәрергә һич кенә дә ярамый бу көнне. Ярмадан тыш аларның кесәләренә кәнфит-перәннек ише тәм-том да салына әле. 
Бөтен авылны әйләнеп чыгып, ботка пешерер өчен кирәкле әйберләр җыелып беткәч, бер-ике олы кеше ярдәмендә балалар болынга юнәлә. Монда учак ягып казан асалар, барлык ярмаларны, итне, майны кушып ботка пешерәләр. Рәхәтләнеп сыйлангач, казан төбендә калган ботканы каргаларга күчтәнәч итеп берничә урынга куялар. 
Аннары инде уеннар башлана. Иң киң таралган уеннарның берсе – таудан йомырка тәгәрәтү. Йомырка – яңа тормыш башлану символы. Кемнеке ераккарак тәгәрәп төшә, шул җиңүче. 

Менә шушы матур традицияне халыкка кире кайтару максатын алга куеп, Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты, «Туган авылым» комплексы, Татар эшмәкәрләре ассоциациясе берләшеп, ничәнче ел рәттән Казандагы «Туган авылым» комплексында Карга боткасы бәйрәме уздыра. 

Быел ул 18 апрельдә, сәгать иртәнге 10 да башлана. Йоланы саклап, бәйрәмгә килгән балалар комплекстагы өйләргә йөреп, башта ботка пешерергә ярма җыячаклар. Аннары «Туган авылым» ресторанының шеф-поварлары казан асып, ул ярмалардан ботка пешерәчәк. 

Бәйрәм булгач, төрле конкурсларсыз, бүләкләрсез һәм җырсыз гына да була алмый. Ул көнне сыерчык оясын ясап килгән балаларның берсе дә өенә бүләксез генә кайтып китмәячәк.   

Балалар өчен генә түгел, олылар өчен дә чып-чын бәйрәмгә әйләндерергә тели бу көнне Карга боткасын оештыручылар. Берьюлы өч сәхнәдә җыр-бию яңгырап торачак – Биектау үзешчәннәре, Казан артистлары матур концерт номерлары белән килә. Ә балаларның күңелен исә «Әкият» курчак театры һәм Кариев исемендәге театр артистлары күрәчәк. Шунда ук татар базары да гөрләп эшләп торачак. 

Кыскасы, 18 апрель көнне теләгән һәркемне «Туган авылым»да узасы Карга боткасына чакыралар. Керү ирекле, әлеге бәйрәм Татарстан Рәисенең грант акчасына уздырыла. Кемнәр тели, рәхим итегез!

фото ясалма интеллект ярдәмендә әзерләнде.

Теги: гореф-гадәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар