Логотип
Яңалыклар

Калҗа һәм гөбәдия, кәҗә һәм тавык: иң оста пешекчеләр һәм ветеринарлар Буада

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Татарстанда WorldSkills Russia чемпионатының иң зур күләмлесе узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Буа ветеринария техникумы горурлана ала - иң оста һөнәрчеләр исемлегендә бу уку йорты студентлары да бар.

Россия WorldSkills хәрәкәтенә әле күптән түгел генә керүгә карамастан, аның сизелерлек уңышлары бар. Чемпионат  соңгы елларда киң колач җәйде. Ул эшче һөнәрләрен популярлаштыруда, укучыларда әлеге профессияләргә карата кызыксыну уятуда сизелерлек роль уйный. Әйтергә кирәк, Татарстан студентлары әледән-әле зур җиңүләре белән куандыра.

WorldSkills Russia республика чемпионаты быел Татарстанда да узды. Аның беренче этабы инде 27-29 ноябрьдә булды. 6-8 декабрьдә икенче этапта көч сынашачаклар.  Ярышлар төрле юнәлешләр буенча 35 мәйданчыкта уза.

Татарстандагы этабы илдә күләме ягыннан иң зурысы булды. Әйтергә кирәк,  быел республика чемпионатында компетенцияләр саны артты. Узган елда конкурсантлар 70тән артык дисциплина буенча ярышкан булса, быел  катнашучылар WorldSkills хәрәкәтенең 91 компетенциясендә көч сынаша.

29 ноябрьдә Казанда Татарстан Республикасы «Яшь профессионаллар» WorldSkills Russia төбәк чемпионатын беренче этабын ябу тантанасы булды.Төбәк чемпионатында призлы урыннар яулаган 60тан артык кешегә, шулай ук WorldSkills Junior юнәлешендәге 20дән артык конкурсантка бүләкләр тапшырылды.

Алар арасында Буа ветеринария техникумы студентлары да бар. “Ветеринария” компентенциясендә Анжелина Таҗетдинова – беренче, Надежда Мюллер өченче урынны яулаган. “Татар ашлары” компетенциясе буенча өченче курс студенты Гөлия Хөснетдинова икенче урын алып кайткан. Илья Рыбаков белән Самат Фәсхетдинов командасы “Эшмәкәрлек” компетенциясендә көч сынашкан. Призлы урын алмасалар да, күрсәткечләре куанырлык – хезмәтләре дүртенче урын белән бәяләнгән.

 Чемпионатның Татарстан этабында катнашу өчен студентлар иң элек техникум базасында көч сынашкан. Иң-иңнәренә исә үзләрен башкалада күрсәтергә дә насыйп булган.

 –Техникум турыннан биш студентыбыз узды, – ди повар-кондитер бүлеге укытучысы Фирая Юнысова. – Максималь балл җыйган Гөлия Хөснетдинова челтәр этабына – Казан халыкара хезмәт күрсәтү көллиятенә тәкъдим ителде. Шуннан соң безгә чемпионат кысаларында катнашырга дигән чакыру килде.

 Гөлия төбәкара этапта калҗа һәм гөбәдия әзерләп күрсәтә. Эш җиңел түгел: 100 гр авырлыктан арттырмыйча да, киметмичә дә ун данә ризык чыгарырга кирәк. Аннан соң исә 4 модуль буенча үз хезмәтен тәкъдим итә. Монда ул бер кило чәкчәк, кош теле, гөлбанак, роза, урама пешерә, килен чәе өстәле әзерли.

 – Әбием аш-суга оста. Аннан күреп, өйрәнеп үстем. Үзем дә пешерергә-төшерергә бик яратам, – ди Гөлия.

 Укытучысы аның бик оста, җыйнак, чиста булуын да билгеләп үтте. Шулай ук Гөлия сынаулар алдында каушап, куркып калмавын да әйтте. Ә чемпионатта бу төп һәм мөһим сыйфат: чөнки минут кына түгел, секунд та санаулы.

 Гөлия әнә шул җыйнаклыгы, югалып калмавы аркасында, вакытны да экономияләргә өйрәнә. Кош теле пешерергә бер сәгать вакыт бирелсә, ул инде аны 45 минут эчендә башкарып чыга. Гөбәдия пешерергә дә ике сәгать вакыт рәхәтләнеп җитә аңа.

 – Чәкчәкне үз фантазияңне эшкә җигеп тәкъдим итәргә иде. Без бал кортларының кәрәзгә бал ташыган вакытын сурәтләдек. Безнең идеяне кабатлаучы булмады, – ди Гөлия.

 Әйтергә кирәк, Гөлиянең җиңүе – укытучысының да җиңүе. 26 ел буе повар-кондитер бүлегендә белем бирүче Фирая Фәритовнаның бу инде беренче генә шатлыгы түгел. Узган ел әлеге чемпионатта укучы Инсаф Рамазанов өченче урынны яулаган була.

Иң оста ветеринарлар да - Буада!

 “Ветеринария” компетенциясе буенча да сынаулар җиңелләрдән булмый. Беренче урын иясе Анжелина әле бүген дә ярышларга әзерләнүен дәвам итә.

 Ярыш турындагы тәэсирләре белән әлеге компетенцяинең төбәкара эксперты Максим Мечов уртаклашты.

– WorldSkills – студентларны һәр яклап сыный торган чемпионат. Монда артык адым ясау түгел, артык уйларга да ярамый. Төгәллек һәм җыйнаклык кирәк. Буа ветеринария техникумы студентларының әлеге чемпионатта катнашмавы гаҗәп булыр иде. Чөнки әлеге техникум көчле кадрлар әзерли, – диде ул.

Булачак ветеринарлар чемпионатта өч модуль буенча ярышкан. Аның беренчесе – микробиология, икенчесе – медицина-санитар экспертизасы, өченче этап – һөнәри биремнәр үтәү.

– Микробиология сынавында антибиотикларга тәэсирне, микроорганизмнар торышын карадылар. Медицина-санитар экспертиза өлешендә тавык йомыркасының сыйфатын һәм категориясен, итнең чисталыгын, сыйфатын ачыкладык. Өченче этап исә үз эченә күп сынауларны алды. Монда ярышта катнашучылар хайваннарның корсак өлешенә УЗИ ясады, хирург җөе салды, шулай ук акушерлык беренче ярдәме күрсәтте. Студентлар әлеге сынауларны начар узды димәс идем. Чөнки алар бу биремнәр белән уку дәверендә һәр көн диярлек очраша. Анжеланың җиңүе – гамәли биремнәргә көчле әзерлегендә, – ди эксперт.

ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин республика чемпионатында катнашучыларга үз эшләренең осталары булуын теләде. «Киләчәктә илебезнең горурлыгы булыгыз», - дигән теләкләрен җиткерде ул.

Чемпионатта «Ворлдскиллс» стандартлары буенча – 814 конкурсант һәм 764 эксперт, «Ворлдскиллс Юниор» стандартлары буенча 131 конкурсант һәм 73 эксперт катнаша.

 

Төбәк чемпионаты нәтиҗәләре буенча федераль сайлап алу ярышларында һәм 2018 елда Көньяк Сахалинда узачак «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) Илкүләм чемпионаты финалында катнашу өчен республиканың иң яхшы вәкилләре билгеләнәчәк. 

чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар