Интернет һәм бала «дуслыгы» көтелмәгән нәтиҗәгә китерә

30 май көнне Казанда сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян китерә торган мәгълүматтан балаларны ничек саклау мәсьәләләрен чишүгә багышланган республика күләмендә форум узачак. 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне алдыннан мондый форумны уздыру инициативасы белән Татарстанның балалар хокукы буенча вәкаләтле вәкиле һәм балигъ булмаган балаларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе чыккан. Моның хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.
Бүгенге көндә интернет замана балалары тормышына иркен үтеп кергән. Интернет – беренче чиратта, баланың күзаллавы һәм үсеше өчен мөһим булган белем бирү, күңел ачу, танып белү ресурсы. Шул ук вакытта интернет – баланың физик, психологик, әхлакый, рухи яктан үсешенә тискәре йогынты гына ясап калмыйча, баланы харап та итәргә мөмкин бит. Экстремизм турында мәгълүмат таратучы, порнография сайтлары, үз-үзеңә кул салуга этәрә торган группалар саны көннән-көн арта гына бара. Бу уңайдан балаларның сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян китерә торган мәгълүматтан аларны ничек саклап калу мәсьәләсе ата-аналар өчен генә түгел, педагоглар, психологлар, сәламәт милләт турында кайгыртучы һәркем өчен бик актуаль булып тора.
Дөньяны танып-белүгә талпынган балаларны ничек интернет-җинаятьчеләрдән саклап калырга, социаль челтәрләрнең ресурсларын ничек уңай якка юнәлдерергә – һәр ата-анага гына түгел, инде белгечләргә дә уйланырга вакыт җитте. Статистика мәгълүматларына күз салсак, хәзерге көндә 14 млн бала һәм яшүсмер интернеттан файдалана. Шуларның 40 проценты бер генә мәртәбә булса да порнография эчтәлекле сайтка кереп караган, дип белдерә В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты (ИЭУП) ректоры Асия Тимирясова.
Нәкъ менә шушы җитди проблемаларны уртага салып сөйләшү, киләчәктә бергәләп балаларны зарар китерүче мәгълүматлардан саклау ысулларын табу өчен дә бу чараны форум форматында уздырырга булганнар. Республика дәрәҗәсендә Татарстанда балаларны негатив мәгълүматлар тарафыннан аларның сәламәтлекләренә һәм үсешенә зыян салу куркынычыннан саклау системасын булдыру форумның төп максаты булып тора. Куркынычсыз һәм позитив мәгълүмати мохит булдыру юлларына, балаларны һәм ата-аналарны медиа-куркынычсызлык нигезләрен өйрәтүгә, балаларда интернет-бәйлелекне, уеннарга бәйлелекне булдырмау профилактикасына аеруча нык басым ясалачак.
Форумда барлыгы 350гә якын кеше катнашыр дип көтелә, шуларның 50гә якыны балалар булачак. Фикер алышуга ТР дәүләт хакимияте, прокуратура һәм хокук саклау органнары вәкилләре, Роскомнадзор, Роспотребнадзор, шулай ук балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүче киң җәмәгатьчелек чакырылган.
Әлеге чара Татарстан Республикасы Президенты хуплавы белән тормышка аша. Форумны оештыруда шулай ук Татарстан парламентындагы депутат хатын-кызларның «Мәрхәмәт–Милосердие» берләшмәсе, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР мәдәният министрлыгы, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты (ИЭУП), «Арма Щит» профессиональ компетенцияләрнең региональ үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы катнаша.
Форум В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты (ИЭУП) бинасында узачак. Шулай ук туры трансляцияне теләгән һәркем онлайн рәвештә карый алачак. Форум турында тулы мәгълүматны www.deti-safecontent.tatar сайтында карарга була. Бу платформа шулай ук киләчәктә халыктан балалар сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян китерә торган сайтлар, группалар хакында шикаятьләр дә кабул ителәчәк, дип белдерде Татарстанның балалар хокукы буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина.
http://intertat.ru/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.