«Җилкәнсезләр» барып чыкканмы?

6 октябрьдә «Җилкәнсезләр» нең – яңалык, вакыйга сыман көтеп алынган спектакльнең генераль прогоны булды. Мөгаен, спектакль тәмам булуга сәнгать киңәшенә кереп киткән төркем төзәтмәләр кертү, кисәтүләр ясау белән мәшгуль булгандыр.
Традицион түгел иде куелыш. Мондый зур темалы спектакль сәхнәгә куелганда зур осталар да җәлеп ителә. Бу юлы да осталар күренде исемлектә. 90 еллар уртасында Марсель Сәлимҗанов студентлар белән куйган спектакльдә Батырханны уйнаган Искәндәр Хәйруллин инде Татарстанның халык артисты булып җитешкән. Аңа рольнең дә үзәктәгесе тапшырылган – Мисбах хаҗи. Уйнаучылар составында Илдус Габдрахманов, Рамил Вәҗиев, Эмиль Талипов, Ләйсән Фәйзуллина кебек сыналганнар булу да ымсындыра.
Режиссерның татар менталитетын белеп бетерми торган кеше булуы баштан ук сагайткан иде. Сагаю урынлы булган ахрысы. Күп мәртәбәләр Алтын битлек яулаган режиссер булгач, аның алдында вак-төяк милли киртәләр була алмый дип уйланылгандыр инде. Әмма бит тамашачы, безнең тамашачы чагыштырып утыра. Аның Кәрим Тинчурин әсәрләрендә тәрбияләнгән сизгерлеге бар. Ул инде Нәкый Исәнбәтнең шушы ук темага иҗат ителгән, төрле режиссерлар куйган «Һиҗрәт» не күргән! Аның инде «Җилкәнсезләр»нең берничә куелышын караганы, яисә бу спектакльнең радио фондындагы язмасын тыңлаганы бар. Аның колагында Хәким Сәлимҗанов, Хәлил Әбҗәлилов, Шәхсенәм Әсфәндиярова, Асия Хәйруллина интонацияләре яңгырап тора. Алай гына да түгел, ул андагы җөмләләрне яттан белә. Бу спектакль 1958 елда, беренчеләрдән булып, Республиканың Туай премиясенә лаек булгант иде.
Драматург Кәрим Тинчуринның даһилыгы сокландыра. Ул бит бу әсәрен әле инкыйлаб бураннары басылганчы, нэпманнар төп башына утырганнарын аңлап бетергәнче үк язган. Ялгышмасам, Булгаковның «Качу» романы да соңрак языла бугай.
1926 елда иҗат иткән бу әсәрен Кәрим Тинчурин үзе үк сәхнәгә куя. Димәк, быел беренче кулышның 90 еллыгы да икән. Ә Георгий Цхвирава аны, инкыйлабның 100еллыгына тәгаенләдем дигән иде. Шушы йөз еллык идеясе аны тәмам бөтереп алган бугай. Интерактив экранда параллель тормыш белән яшәгән тарихи күренешләр һаман шул – халыкларның, милләтләрнең яшәү өслүбен, язмышын тәмам болгатып ташлаган вакыйгалар тирәсендә куера. Экранда – глобаль вакыйгалар манзарасы. Сәхнәдә исә... шулай ук манзара, әмма мондагы уен тарих тәгәрмәче таптап узган аерым кешеләр язмышын шәрехли. Чынында кешеләр язмышы шул ук милләт язмышы, шул милләтнең бүгенгә исән килеп җиткән вәкилләре – безнең язмышыбыз, асылда чынбарлыгыбыз инде ул. Тарихның бу кульбиты (мәтәлчеге) Мисбах хаҗины, Нуретдинне, Батырханны «кызык итеп» кенә калмаган, бәлки тулы бер халыкларны, яңарышка ышанган милләтләрне төп башына утырткан. Хәер, элекке Рәсәй империясенә кергән бар мәмләкәтләр тормышын ботарлап (басмачылары, Махносы, латыш укчылары, татбригадалар,тагын әлләкемнәр) ташлаган инде ул. Аның кайтавазы һаман да яңгырап тора. Әхлаксызлык, имансызлык, намуссызлык рәвешендә... Бу хакта драматург Тинчурин безне алдан ук кисәтмәкче булган бугай да. Әмма ул трагикомедия дип язган әсәр язучының гомерен трагик өзүдә роль уйнамаган дип тә әйтеп булмый. Омскидан чакырылган режиссер спектакльнең комедия өлешеннән баш тарткан. Югыйсә кагыласы түгел иде. Яратмыйм шул бөек әсәрләргә кул тыгуны, редакцияләүне.
Әйтәсе килгән сүз ул Эмиль Талиповта да бар иде. Ул аны, сәхнә алдына килеп, әмма кирәкмәгән кешеләр аңламаслык итеп, авызыннан ботка пешереп әйтте. Прогон гына иде бит әле. Мөгаен, премьера көнне аның теле ачылыр. Теге «зиратлар өстендә стадионнар корып...» дип башланган җөмләсен конкрет ишетеп бетерер өчен генә булса да, кабат карыйм әле бу спектакльне.
Режиссер, ни дисәң дә, исемле иҗатчы бит инде, эзләнгән. Милләткә якынаю өчендер, безне «Ком бураны» мотивлары белән дәртләндерә, мөнәҗәт көйләре белән юатырга тырыша. Ул арада музыкаль тукымага грузин көйләренең аһәңнәре килеп керә. Ә чыны шулай. Комсомоллар «ком бураны» туздырганда, нигезләр, өйләр пыран-заран килә. Андый чакта шул мөнәҗәт әйтеп, Аллага сыгынып юансаң гына инде. Мин дивана грузин көе килеп керүне бу, мөгаен, хакимият башында мыеклы грузин утырган дәвергә ишарәдер инде дип кабул итеп утырдым. Белмим тагын, көе бик матур, үзәк өзгеч иде. Һәр һәлакәттән соң күңелләрдә урнашып кала торган безнең халәт сыман.
Бу спектакльгә тамшачының мөнәсәбәте бертөрле генә булмас. Нәселләре туздырылган оя балалары тетрәнеп карар. Акыллары зур кешеләр инкыйлаб зилзиләсеннән соң мантый алмавыбызның сәбәпләрен анализлап утырыр.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Шоу – бар, сәнгать – юк ! Фердинанд СӘЛАХОВның тормыш кагыйдәләре
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
Соңгы комментарийлар
-
22 сентябрь 2023 - 06:18Без имениФердинанд Сэлэхов кебек биек,зур сэхнэлэрдэ жырлый алырлык жырчылар аз шул...Шоу – бар, сәнгать – юк !
-
21 сентябрь 2023 - 21:08Без имениБала мэктэпне яратсын, укытучысын хормэтлэсен очен ин беренче бу балаларнын эти-энилэрен тэрбиялэргэ кирэк эле, мин узем балаларым, оныкларым мэктэптэн кайткач, мин фэлэн укытучыны яратмыйм, бу фэнне курэ алмыйм дип кайткач, ин беренче эш итеп шушы фэнне яратырга, тырышып ойрэнергэ кирэк, менэ шул вакытта укытучынны да яратырсын дидем, дорестэн дэ бутэн бер дэ кайтып зарланмадылар, оегездэ дэ бала каршысында укытучыны тэнкыйтлэмэгез, олыларга карата хормэт тэрбиялэргэ тырышыгыз, нэтижэсе озак коттермэс, балагыз унай якка узгэрер«Сугыш чукмары»
-
21 сентябрь 2023 - 14:58Без имениЭмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.Әни безне аңламый. Нишләргә?
-
21 сентябрь 2023 - 14:50Без имениУкучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.«Сугыш чукмары»
-
21 сентябрь 2023 - 14:07Без имениӘлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батыпНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.