Логотип
Яңалыклар

Игътибар – авыл хатын-кызларына

  • Узган ел Дәүләт Советындагы «Мәрхәмәт–Милосердие» депутат хатын-кызлар берләшмәсе беренче тапкыр авылда яшәүче хатын-кызларны игътибар үзәгенә алды. Бу уңайдан Арча районында киңәйтелгән күчмә утырыш уза. «Мәсьәләне өйрәндек, тик әлегә бу өлкәдә системалы эш алып бара алмыйбыз», – дип белдерде бүген парламентта узган матбугат очрашуында берләшмә җитәкчесе Татьяна Ларионова. Шулай да әлеге мәсьәләнең киләсе ел эш планында да актуаль каласын ассызыклады. 
 
  • «Мәрхәмәт–Милосердие» депутат хатын-кызлар берләшмәсе республикадагы социаль тормыш, бигрәк тә хатын кызларга кагылышлы мәсьәләләрне хәл итү буенча эшли. Агымдагы елда ана һәм баланы социаль яклауга, гаилә институтына аерым игътибар бирәләр. Нәтиҗәле эшләү өчен җирлекләрдәге депутат ханымнарның дәрәҗәләрен арттыру буенча да эш алып баралар. Моның  өчен махсус семинарлар оештырыла. 
 
  • Гаилә кыйммәтләрен ныгытуда ир-атлар да катнашырга тиеш. Оешма вәкилләре бу җәһәттән Татарстан Президентына мөрәҗәгать итеп,   республикада «Әтиләр шурасы» эшчәнлеген кире торгыза. Беренче тапкыр уллыкка бала алган әтиләрне слётка җыялар. Мондый гаиләләрдә әниләр генә түгел, әтиләр дә хөрмәткә лаек. 
 
  • Республикада гаилә институтының хәле тотрыклы. Бала табу, узган ел белән чагыштырганда 3,7% ка кимүгә карамастан, Татарстан Идел буе төбәкләре арасында демография күрсәткечләре буенча беренчеләр сафында.   Ниһаять, аерылышучылар саны да кими башлаган. «Монда хатын-кыз депутатларның өлешләре дә бар», – дип, аерым ассызыклады Татьяна Ларионова. Дөрес, әлегә һәр алтынчы бала тулы булмаган гаиләдә туа. 
 
  •   Берләшмә мөмкинлекләре чикле булган балаларга ярдәм итә. «Бергә булдырабыз» социаль проекты кысаларында 12 тернәкләндерү үзәкләренә булышканнар. Казна бүлеп биргән 26,7 млн. сумга өстәп, бюджеттан тыш 18,5 млн. акча   тапканнар.
 
  • «Мәрхәмәт–милосердие» кебек берләшмә  башка төбәкләрнең  канун чыгару органнарында юк. Татарстан үрнәген төрле төбәкләрдән  килеп өйрәнәләр.  

Фото: gossov.tatarstan.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар