Гарәб Әмирлекләрендә яшәүче милләттәшләр Интернетта Тукай әсәрләрен уку буенча конкурс уздыра

“Бөек шагыйребез Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләүчеләр арасындагы бәйгедә катнашырга чакырабыз!” – Берләшкән Гарәб Әмирлекләрендә яшәүче бертуган Рузалин, Руслан һәм Рим Хәмидуллиннар социаль челтәрләрдә шундый видеоигълан белән мөрәҗәгать итте. Кул көрәше батырлары буларак танылу алган татар егетләре Тукайның “Туган тел” шигырен сәнгатьле итеп укуны бәйге шарты итеп куйганнар.

12 яшькә кадәрге балалар арасында үткәрелә торган әлеге иҗади бәйгене шушы конкурсның төп химаячысы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче татар эшмәкәре Исмәгыйль Шәнгәрәевнең улы Сәлим башлап җибәргән. Инде дистәләп видеоязма урнаштырылган. Алардан күренгәнчә,Тукайның Туган тел”ен берничә бала гына укый алган, Тукайның “Шүрәле”, “Кышкы кич” һәм башка шигырьләрен укучылар исә шактый җыелган. Балаларның берсе “Таян Аллага” шигырен мәчет эчендә тәэсирле итеп яттан сөйли. Конкурстан тыш, осталык дәресе сыйфатында “Ана догасы” тәкъдим ителгән.

Конкурста катнашу өчен Габдулла Тукай шигырен сөйләгән видеоязманы #татарбэйгесе хэштэгы белән Инстаграм яисә Вконтакте челтәрләренә 2016 елның 5нче июленә кадәр урнаштырырга кирәк. Баштарак беренче урынга лаек дип табылучыга 5 000 сум, икенче урынга 3000 сум, өченче урынга 2000 сум акча биреләчәк, дип вәгъдә ителсә, хәзер приз фондын арттырырга булганнар – бу хакта видеомөрәҗәгать бар. Шулай ук алар химаячы сыйфатында шушы мактаулы эшкә кушылырга өнди.

Жюри составында: Исмәгыйль Шәнгәрәев, Руслан, Рузалин һәм Рим Хәмидуллиннар. Жюри беренче урынга лаеклыны үзе сайлый, икенче һәм өченче урыннарны билгеләгәндә социаль челтәрләрдә күп лайк, комментарий, репост җыючылар исәпкә алыначак.

“Кеше кайда гына яшәмәсен, кайда гына эшләмәсен, тамырларын онытмаска, милләтен яшәтер өчен тырышырга тиеш. Дөнья буйлап таралган татарларга бу аеруча кагыла. Гомумән, милләтемә, аның үсеп килүче яшь буынына әз генә булса да файда китерәсе килде”, - дип җавап бирде Исмәгыйль Шәнгәрәев "Татар-информ" хәбәрчесенең әлеге бәйгенең максатлары турындагы соравына.

"Башка кәвем арасында гомер иткәч, балаларыбызның теле бозыла, туган телебезне өйрәнергә кызыксындырырга, үзләре кебекләр белән виртуаль дөньяда да таныштырырга кирәк санадык. Конкурста катнашкан балаларның чыгышларын бәяләү авыр булачагын инде аңладык, беренче генә шундый эшкә алынуыбыз", - дип сөйләде үзе дә 11 бала атасы һәм 7 сабыйның дәү әтисе булган Исмәгыйль Шәнгәрәев. “Эшеңнең нәтиҗәсен күрсәң, хезмәт бик зур канәгатьлек китерә. Ә балалар – ул гаять зур бәхет, алар турында кайгырту, алар белән булу шатлык кына. Балалар - тормыш бизәге, Аллаһы Тәгаләнең бүләге. Бөтен тормышың, уңышлы булса бигрәк тә, балаларга багышланырга тиеш дип саныйм. Бәйге оештырып, балаларда милләтебезгә, телебезгә карата горурлык орлыгы саласы килде, анда күбрәк бала катнашсын иде”, - дип билгеләп үтте милләттәшебез.

чыганак

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    6133
    0
    49
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    3839
    0
    32
  • Кабатланган язмыш  Язмышлар да, кайгы да кабатлана икән. Бер бәхетсез, гел бәхетсез дип, тикмәгә генә әйтмәгәннәр икән. 
    3758
    0
    23
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    2710
    1
    17
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 18 март 2023 - 10:28
    Без имени
    Кычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады
    «Кичер мине, әни!»
  • 17 март 2023 - 11:47
    Без имени
    Тели белсэн телэк, Тели белмэсэн имгэк
    Теләк
  • 16 март 2023 - 17:44
    Без имени
    Искиткеч!!!! Тагын шундый әсәрләр көтеп калабыз!!!
    Серле сандык
  • 15 март 2023 - 13:47
    Без имени
    Гөлнара,барлык язмаларыгыз,төпле фикерләрегез ,мәгънәле,эчтәлекле иҗатыгызга бик зур рәхмәт!Кайсы сферада эшләвегезгә карамастан җиренә җиткереп эшлисез,без Сезнең белән горурланабыз,эшегездә иҗади уңышлар гына юлдаш булсын!Без Аксубайлылар,ак төбәктән,без булдырабыз!!!
    «Ватаным Татарстан» аңлата
  • 15 март 2023 - 16:33
    Без имени
    БИК сокландым исэн САУ булып яшэгез!!!
    Уйларыбыз да бертөрле
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату