«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесе зона турларының чираттагысы Менделеевск шәһәрендә узды. Бәйгедә Әгерҗе, Актаныш, Мамадыш, Минзәлә, Менделеевск, Мөслим районнарыннан 22 кеше катнашты.
Бәйгене Менделеевск районы башлыгы урынбасары Ләйсән Ганиева ачып җибәрде.
– Конкурстан тыш, җиңүчеләр дип, мин махсус хәрби операциядә катнашучы барлык ир-егетләребезнең әниләрен һәм хатыннарын билгеләп үтәр идем. Хәрби батырлык белән ана булу батырлыгы арасында тигезлек билгесе куярлык, – диде ул һәм конкурсантларга кыюлык җыеп, вакыт табып әзерләнеп шушы бәйгегә килгәннәре өчен рәхмәт белдерде.
– Һәр хатын-кыз – тарихи мирасыбызны саклаучы, яңа буынга үзенең тарихи, мәдәни кодын җиткерүче шәхес. Катнашучылар – сез барыгыз да җиңүчеләр, монда килүегез үзе зур җиңү. Котлыйм сезне һәм конкурста уңышлар телим! – дип конкурсантларны рухландырып җибәрде Ләйсән Камилевна.
Бәйге шактый буранлы көнгә туры килсә дә, конкурсантлар сынатмадылар, килеп тә җиттеләр, сәхнәне тутырып шау-гөр килеп, үзләренең уңганлыгын, сәләтләрен күрсәтеп хәйран да калдырдылар.
Сөбханалла, безнең халык эшкә дә елгыр, аш-суга да оста, кул эшләре, иҗаты белән дә сокландыра, юмартлыгы белән дә сынатмый.
Ә гадәти тормышта һәркемнең гаиләсе бар, тормыш мәшәкатьләре, кайгы-хәсрәте, язмыш сынаулары да җитәрлек булуы мәгълүм.
Ләкин хатын-кыз булсынмы ул, гаилә башлыгы ир-атмы – алар авырлыкларга бирешмиләр, алга баралар, шуның белән янәшәләрендә үзләренә ышанган, аларга иярергә әзер булган коллектив та, команда да туплыйлар, сынаулы чор кичергән вакытта туган илләренә дә ышанычлы терәк булып торалар.
Бәйгедә катнашучыларның һәркайсы үз һөнәрендә югары дәрәҗәгә ирешкән белгеч, үзе яшәгән районның горурлыгы булуына тагын бер кат инандык.
Бәйгедә Әгерҗе, Актаныш, Мамадыш, Минзәлә, Менделеевск, Мөслим районнарыннан 22 кеше катнашты. Жюри комиссиясендә барлык катнашучыларны да җиңүче дип танырга дигән тәкъдимнәр дә булды. Чөнки конкурсантлар моңа лаек. Бәйге булгач, катнашучыларның әзерлекләрен, үзенчәлекле якларын бәяләми булмый шул.
Нәтиҗәдә, түбәндәге номинацияләрдә җиңүчеләр билгеле булды:
«Хатын-кыз – әни»:
Любовь Килеева (Менделеевск).
«Хатын-кыз – мәдәният һәм язмыш»:
Гөлназ Әхмәдишина (Актаныш районы).
«Минем язмыш – минем һөнәр»:
Миннемәрьям Саламаева (Мөслим районы);
Рузилә Латыйпова (Минзәлә районы).
«Хатын-кыз – лидер»:
Наталья Елхова (Минзәлә районы);
Чулпан Әхмәтшина (Мөслим районы).
«Хатын-кыз – ел үрнәге»:
Марина Глебова (Менделеевск районы);
Фәния Хафизова (Мөслим районы);
Фәридә Артемьева (Әгерҗе районы).
«Өлкән буын героинясы»:
Гүзәлия Гөбәйдуллина (Мамадыш районы);
Зарифә Әмирова (Актаныш районы).
«Олы йөрәкле ир-ат»:
Андрей Касаткин (Минзәлә районы).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк