Узган ел Татарстанда бер миллионга якын кеше диспансеризация узган. Аларның бары тик 7 проценты гына тулысынча сәламәт булуы ачыкланган. 126 мең яңа авыру очрагы табылган. Профилактик тикшеренүләр узучыларның 85 проценты диспансер исәпкә куелган. Хөкүмәт йортында узган брифингта диспансеризациягә кагылышлы быелгы яңалыклары турында сөйләделәр.
«Авыруларга каршы көрәшнең иң нәтиҗәле чарасы – профилактика», – ди сәламәтлек саклау министры урынбасары Альмир Абашев. Бу җәһәттән пациентның актив позициясе булырга тиеш, ди ул.
Быел да республикада бер миллион ярым халыкны тикшеренү уздыру планлаштырыла. 5 меңнән артык кеше тирәнтен тикшеренүләр узачак. Бу – COVID-19 диагнозы куелган элеккеге авырулар. Министр белдерүенчә, ковид эзсез югалмый. Кан куелыгы, йөрәк-кан тамырлары, сулыш органнары ныклап тикшерелә.
Быелгы диспансеризация яңалыкларының берсе – 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге пациентларның кандагы липид профилен билгеләү. Тикшеренү йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын, шул исәптән, атеросклероз, инфаркт һәм инсультны иртә ачыклауга юнәлтелгән. 18 яшьтән 39 яшькә кадәрге кешеләргә бу тикшеренү алты елга бер тапкыр, ә 40 яшьлек һәм өлкәнрәк гражданнарга өч елга бер тапкыр мөмкин булачак.
Татарстанның баш кардиологы Зөлфия Ким белдерүенчә, соңгы 6 елда йөрәк-кан тамырлары авырулары буенча динамика 16 процентка кимегән. Табиб моның сәбәбен профилактика чараларын үткәрү белән аңлата. Белгеч әйтүенчә, 75% очракта кан әйләнеше системасы патологияләреннән үлүнең төп факторлары булып югары кан басымы, югары холестерин дәрәҗәсе һәм тәмәке тарту тора.
Шулай ук быелдан мобиль булмаган (хәрәкәтләнә алмаган) пациентларны медицина бригадасы авыруның өенә килеп профилактик тикшеренүләр уздыра башлый.
Демобилизацияләнгән СВО ветераннары өчен дә диспансеризация үткәрү каралган. Медицина тикшеренүендә катнашучылар өйләренә кайткан мизгелдән башлап бер ай эчендә башланырга тиеш.
Татарстанның баш онкологы Эдуард Нагуманов та яман шеш авыруына каршы иң яхшы профилактика – алдан тикшерелеп тору, дип аңлата. 2020 елдан бирле яман шеш авырулары ачыклануның 31,2 процентка артуы да профилактик чаралар үткәрүнең көчәюе белән бәйле. Яман шеш авыруларының иң таралган очраклары колоректаль, тире, сөт бизе һәм простата бизе рагы, шулай ук үпкә рагы.
Фото: ТР Министрлар Кабинетының рәсми сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк