Логотип
Яңалыклар

«Динамо» җәмгыяте: бәйрәм итәргә җирлек бар

29 гыйнварда Татарстанның «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте үзенең 90 еллыгын бәйрәм итәргә җыена. Икмәк булса гына җыр туа бит ул. Үткәненә күз салсаң, бүгенгесен барласаң һәм киләчәген фаразласаң, оешманың «җырлы бәйрәм» оештырырга тулы хакы бар. Хәер, юбилей чаралары күптән башланды инде, бәйрәм белән нокта куясы гына калды.

Беренчеләрдән булып – Татарстанда

Бераз гына тарихка күз салу урынлы булыр. «Динамо» Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте үзенең 90 еллыгын моннан өч ел элек билгеләп үтте инде. Оешмага 1923 елның 18 апрелендә нигез салынган булган. Еллар узган, әмма җәмгыятькә нигез салучыларның максаты әлегә кадәр үз кыйбласына тугры калган – көч структураларын  берләштерү һәм аларны спорт мәйданында ярышырга мәҗбүр итү бүген дә уңышлы алым буларак кулланыла. Тагын бер тарихи факт – җәмгыятькә исемне Максим Горький уйлап тапкан. «Хәрәкәттә – көч һәм бәрәкәт», – дип аңлаткан ул атаманың асылын.

«Динамо» җәмгыяте бик тиз популярлык казанган, оешуына биш-алты ел узуга ук аның илебездәге ике йөзләп шәһәрдә үз бүлекләре барлыкка килгән. Бу яктан Татарстан – лидер. «Динамо» җәмгыяте бездә беренчеләрдән булып оеша.

Максатлар турында сүз чыккач, Татарстанда «Динамо» оешмасының бүгенге сафында торучылардан: «Спорттагы югары казанышлар – төп бурычларның берсе. Шул вакытта гына республика җәмгыяте үз биеклекләрен саклап кала», – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Монда хаклык бар. Ил күләмендә «Динамо» җәмгыятенең үсеше, халыкара мәйдандагы җиңүләре аерым спортчылар һәм командаларның нәкъ менә профессиональ спорттагы уңышлары белән бәйләп аңлатыла. Киләчәк шундый максатларга корылган, бүген җәмгыять үзенең профессиональ спортчыларына йөз тота, тарих та шундыйлар белән язылган. Тарих дигәннән, «Динамо» җәмгыяте диюгә, аны дөньяга таныткан футбол капкачысы Лев Яшин күз алдына килеп баса. Ә «Динамо» шундый йөзләгән, хәтта меңләгән талантларга юл ачкан.

Татарстан «Динамо»сы чаңгычы Ольга Данилованың 1998 елда Наганода узган Уеннарда чемпион булганнан соң таныла башлады. Тора-бара исемлек 2000 елгы Олимпиаданың көмеш призерлары – стендка атучы Светлана Демина белән гимнаст Анастасия Колесникова, волейболчы Андрей Егорчевның 2004 елда Афинадагы «бронза»сы белән тулыланды... Татарстан «Динамо»сының Олимпиада «йолдыз»лары рәтендә танылган спортчылар, стендка атучы – Василий Мосин, йөгерешчеләр – Гөлнара Галкина-Сәмитова, Юлия Зарипова, чаңгычы – Евгений Дементьев, гимнаст – Дмитрий Древин, боксчы – Егор Мехонцев, дзюдочы – Таһир Хәйбуллаев, волейболчылар – Сергей Тетюхин, Максим Михайлов, Екатерина Гамова, Мария Борисенко да бар. Ә бүген яңа тарих языла – «Динамо» спортчылары Рио-де-Жанейродагы Уеннарга әзерләнә.


«Динамо-Казан» – «Динамо»ның йөзе

Быелгы Уеннарда «Динамо» вәкиле Василий Мосиннан зур уңышлар көтәбез. Моңа җирлек тә бар. 2015 елда дөнья Кубогы ярышларында «дубль-трап» төрендә ул Россия өчен Олимпиадага лицензия яулады. Инде хәзер анда үзе катнашу хокукын да кулдан ычкындырмаска тиеш. Василий Мосинның спорттагы иң зур казанышлары шушы көннәргә туры килә. Аның узган ел гына дөнья чемпионы булып танылуы да хәтердә. Татарстан спортчысы, 43 яшьлек Василий әлеге исемгә озак еллар дәвамында килде. Европа чемпионы булып танылуына да (2000 һәм 2006 еллар) шактый вакыт узган, өч тапкыр җәйге Уеннарда катнашып, соңгысында – 2012 елда бронза медаль яулавы турында да зурдан кубып сөйләгән вакытлар булды. Әмма тәҗрибәле спортчы дөнья беренчелегендә уңышка ирешә алмаган иде. Ниһаять, хыялы чынга ашты – Олимпия уеннары призеры Василий Мосин Италиянең Лонато шәһәреннән дөнья чемпионы булып кайтты.

Әмма Олимпиада биеклегендә генә фикер йөртеп, Татарстан «Динамо»сының йөзе булган командалы спорт төрләрен, аларның уңышын онытырга ярамый. «Динамо»ның йөзе булырлык клубларның берсе – 12 тапкыр ил чемпионы булып танылган «Динамо-Казан» чирәмдәге хоккей командасы.

- Казанны горур рәвештә Россиянең спорт башкаласы, дип атыйлар. Татарстанның спорттагы уңышларына «Динамо-Казан» туплы хоккей командасы да сизелерлек өлеш кертә, – дигән иде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов команданы чираттагы уңышы белән котлаган вакытта. – Спорт башкаласы исеме спорт корылмалары күп булу дигән сүз түгел. Бу, беренче чиратта, нәтиҗәләр. Бүген без алар белән мактана алабыз.

1981 елда оешкан команданың төп уңышлары нәкъ менә клубны «Динамо» җәмгыяте үз канаты астына алгач – 2000 елдан башлана. Биредә «Динамо-Казан» чирәмдәге хоккей командасының баш тренеры Араик Маргарянны мактап телгә алырга кирәктер. Клубны 2001 елдан бирле җитәкләүче остаз «Динамо» җәмгыяте куйган максатларга ирешеп килә, тамашачыларын сөендерә.  2009 елгы «көмеш»не исәпкә алмаганда, команда 2003 елдан бирле ил беренчелеге алтын медален берәүгә дә бирми. Узган ел аның уенчылары кабат ил чемпионнары һәм беренче тапкыр үткәрелгән БДБ чемпионаты җиңүчеләре булып танылды.

- Бүген без спорт бәйрәменең шаһиты булдык, – диде ул вакытта ТР Чирәмдәге хоккей федерациясе президенты Борис Павлов. – Команданың уңышларында баш тренер Араик Маргарянның да өлеше зур. Озак еллар дәвамында куйган хезмәте өчен аңа олы рәхмәтемне җиткерәм. Соңгы 15 елда 12 мәртәбә Россия чемпионы булып танылу – чын спорт батырлыгы.

Сүз дә юк, чирәмдәге хоккей, спорт төре буларак, әле дә күләгәдә кала. Бу уңайдан Россиянең башка төбәкләре дөнья күләмендә танылу алган әлеге спорт төрен үстерүгә үз өлешен кертергә, Татарстаннан үрнәк алырга тиештер.

- Иң сөендергәне – әлеге команданың нигезен үзебездә тәрбияләнгән спортчылар тәшкил итә, – ди ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов. – «Динамо-Казан»ның бүгенге уңышлары республикада чирәмдәге хоккей белән мавыгучы 800ләп малай һәм кыз өчен үрнәк. Спорт төренең киңрәк танылуын аның чикләрен тагын да җәелдерүдә күрәм.

...«Динамо» җәмгыяте 90 еллык юбилеен шундый уй-ниятләр белән каршылый. Хәл итәсе мәсьәләләр дә аз түгелдер. Спорт җиңү һәм җиңелүләрдән торуы белән үзенә тарта да инде ул.

сылтама: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар