Чиләбедә «Татар кызы-2015» Бөтенроссия конкурсының финалы була

9-16 октябрь көннәрендә Чиләбедә Татар мәдәнияте көннәре уздырылачак.
Шуның кысаларында 9 октябрь көнне Троицкидан булган шагыйрь Басыйр Рәфыйковның «Шаги будущего»/«Киләчәк адымнары» балалар өчен шигырьләр китабы презентацияләнәчәк. Китап татар һәм рус телләрендә бастырылган.

16 октябрьдә Чиләбе үзәгендә Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлилгә скульптура ачылачак. Ул Көньяк Уралга Татарстан тарафыннан бүләк итеп бирелгән. Скульптура Бакый Урманченың «Таштагы портретлар» сериясеннән. «Манекен» театры янындагы скверда буласы шушы тантанага Мәскәүдән шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова да килер дип көтелә.

Шул ук көнне «Трактор» Боз аренасында Көньяк Урал һәм Татарстан һөнәрчеләренең кул эшләнмәләре сәүдә ярминкәсе ачылачак. Моннан тыш, кызлар арасында биредә беренче тапкыр «Татар кызы-2015» Бөтенроссия конкурсының финал өлешен уздыру да күздә тотыла һәм аны ачу хокукы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровскийга ышанып тапшырыла. Бәйрәмне милли сәхнә сәнгате әһелләре музыкаль яктан бизәргә җыена. Алар арасында Ринат Ибраһимов, Эльмира Кәлимуллина, Сәидә Мөхәммәтҗанова, «Артур һәм Марат дуэты», ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һ.б. бар.

9-16 октябрь көннәрендә Чиләбе Рәссамнар берлегендә «Дөнья — хатын-кызлар кулы белән» дигән күргәзмә эшләячәк. 

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/06/114329/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5980
    0
    40
  • Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
    7252
    1
    30
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    2645
    0
    27
  • Килен Киленен бер күрүдән ошатмады Нурания. Нәрсә тапкан инде бу кызда улы?! Аксылдыр йөзе, ябыктыр үзе. «И улым, катырак җил өрсә дә очып китә бит бу, бигрәк нәзек!» – дигән иде беркөнне, улы көлде генә: «Яхшы нәрсә күп булмый ул!» янәсе. 
    3164
    0
    26
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    4076
    1
    20
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 30 март 2023 - 11:36
    Без имени
    Таныш хэл...
    Серле фатир 4
  • 29 март 2023 - 08:52
    Без имени
    Андый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???
    Нәрсә хакына түзәргә?
  • 28 март 2023 - 18:12
    Без имени
    Гонах
    Адашу
  • 27 март 2023 - 14:48
    Без имени
    Искиткеч! Рэхмэт, Дилбэр!
    Кунак мунчасы
  • 27 март 2023 - 14:44
    Без имени
    Искиткеч! Рэхмэт, Дилбэр!
    Кунак мунчасы
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату