22 март – Бөтендөнья су ресурслары, 23 март – Бөтендөнья метеорология көне.
Шушы уңайдан бүген «Татар-информ»да матбугат конференциясе узып, узган елга нәтиҗә ясалды һәм быелга язның, җәйне ничек киләсе фаразланды.
Гомумән алганда, дөньяда һаваның җылынуы күзәтелә. 1955-2019 ел аралыгында температура һәр 10 елга 0,2 градуска арткан. Елдан-ел бу күрсәткеч арта гына бара.
Ә узган елга нәтиҗә ясасак, уртача температура белән чагыштырганда, иң эссе ай – октябрь, ә иң салкын ай март булган. 2018 елның мартында көндез кайбер көннәрне 10 градуслы салкыннар әйләнеп кайткалаган. Ә иң күп явым-төшем апрель аенда күзәтелгән.
Узган кыш исә сәерлекләрсез генә узды. Ул җылы булуы белән истә калыр. Бары тик гыйнварның соңгы ун көнендә генә температура 28-30 градуска кадәр төшкәләде. Явым-төшем нормадан артыграк иде.
20 мартка кар катламының калынлыгы 40 см, ул уртача күрсәткечләрдән 20 процентка артык. Әмма җирдә дым аз, ди белгечләр. Туфрактагы дым барлыгы 60 процент кына, шуңа да эрегән кар сулары җиргә сеңә бара.
Быелгы җәйнең иң эссе ае август, ә иң коры ае июнь булмагае ди һава торышын фаразлаучылар.
Күпләрне язын су басу куркынычы борчый. «Моңарчы су баскан урыннарны быел да басачак», – дип белдерде «Татарстан Гидрометеорология хезмәте» дәүләт оешмасының Гидрология бүлеге мөдире Алексей Соколов. Ә болай елгаларның ташып чыгу куркынычы юк икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк