Логотип
Яңалыклар

Болгар ислам академиясе: изге гамәл гомерле булыр (ФИКЕРЛӘР)

Бүген борынгы Болгарыбызда зур вакыйга көтелә. Болгар ислам академиясе калкып чыгачак урында 21 майда беренче таш салыначак. Идел буе Болгар дәүләте ислам динен рәсми рәвештә кабул итүен билгеләп узган көнне изге гамәлләр башкарылуы үзе бер тирән мәгънәгә ия. Тантанада Татарстан җитәкчеләре, KAZANSUMMIT форумында катнашкан кунаклар, төрле илләрдән җыелган дин-кардәшләребез катнаша.


Мәгълүм ки, ислам Россия халыкларының рухи тормышында озак гасырлар дәвамында аерым урын биләп торды. Исламның формалашуында һәм үсешендә 922 елда аны Идел буе Болгарстанының ирекле рәвештә кабул итүе мөһим адым булып торуын һәркем таный. Әлеге күренеш төбәгебезнең социаль-икътисади үсешенә дә сизелерлек көч бирде, рухи үзәккә әйләнде. Ислам дине гомумкешелек кыйммәтләрен, гуманизм идеяләрен, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясендә яшәүче төрле халыкларның үзара тату хезмәттәшлеген булдыруда да мөһим роль уйнады...


Россиянең иң мөкатдәс урыннарының берсе саналган борынгы, тарихи Болгар үзенең рухи асылына кайта. Бүгенге Россия җирлегендә ислам бишеге саналырга хаклы урында кабат дөньяның төрле төбәкләреннән дин әһелләре, остазлар килеп дога кыла.



Дин белгече Фәрит хәзрәт Салман:


- Шәһри Болгар заманында Европаның төп шәһәрләренең берсе булган. Хәзер Болгар үзенең борынгы тарихына мирасына кайтуны аңлата. Болгарыбыз элекке заманнардан бирле белгечләр шәһәре булган. Хәтта илебезнең исеме дә Болгар бит. Ул – белгерләр, белгечләр, галимнәр иле. Хәзер без еш кына дини бәхәс дибез, ә ул күренеш безнең халыкка элек-электән хас булган. Бу – фикер үсешен аңлата торган күренеш. Ислам динен рәсми хәлдә икенче мәртәбә Багдад хәлифәсенә илче килгәч, илче кеше Ибд Фадлан хәзрәт үзебезнең ханыбыз белән хәтта бәхәскә кергән. Ханның, патшаның дини бәхәс алып барырлык химмәте булган. Бу – безнең халыкның гыйлемле булуына олы дәлил. Шәһри Болгарда академияне яңадан күтәрү – ул ачу түгел, ә мирасны кабат кайтару гына. Мәгълүм булганча, меңенче елларда анда университет, яки уку йорты була. Тарихи чыганаклар күрсәткәнчә, Гыйрактан, Хурасан (Иран) иленнән гыйлем алырга килгәннәр. Болгар Ислам академиясен күтәрү – ул безнең халкыбызга, җирлегебезгә, милләтебезгә хас булган күренешне яңадан кайтарып, элекке булган абруйга ирешер өчен эшләнелә торган эш. Шәт, Инша Алла, өметебез зур. Моңарчы яшьләребез белемне чит илдән алып кайта иде, инде гыйлемне үзебездән кәсеп итәргә вакыт җитте. Хисап буенча үзебездә, Казанда 35 меңгә якын дини китап исәпләнә. Аларның күпчелеге “комган телендә” язылган. Кадимчә язылган китапларны өйрәнергә кирәк, иске татар язуында диюем. Шушы мирасны кайтарырга кирәк. Бу юнәлештә дә Шәһри Болгар академиясенең роле олы булыр дигән өмет бар.

Әйе, кайчандыр шәүкәтле булган һәм әйләнә-тирә мәмләкәтләргә ислам, фән һәм мәгърифәт нуры чәчкән Шәһри Болгарның данын кире кайтарырга ниятлиләр. Биредә Болгар Ислам академиясен торгызып, хәнәфи мәзхәбенең иң күркәм традицияләрен күтәрү, шәригать мәсьәләләрен тикшерү һәм безнең җирлеккә яраклы, пәйгамбәрләребездән килә торган хак исламны куәтли торган үзәк булдыру – төп максат булып тора. Яшьләребез татар исламын үз җирлегебездә өйрәнергә тиеш. Гыйлем ягыннан алар чит илләрдә белем туплаган замандашларыннан ким булырга тиеш түгел!


Болгарда төзеләчәк академия дөньякүләм көндәшлеккә сәләтле, дөньяның башка югары уку йортлары дәрәҗәсендә булырга тиеш, дип саный дин әһелләребез. Әлеге югары дини уку йортында Татарстан яки Россиядән генә түгел, ә бәлки башка мәмләкәтләрдән дә яшьләр килеп белем алу мөмкинлеге тудырылачак. Ислам академиясенең бинасын бер елда салып бетерергә дигән максат та куелган.



Мәгълүм булганча, Татарстанда эре фәнни, рухи белем бирү үзәген булдыру бурычын Россия Президенты Владимир Путин да хуплады. Россиянең мөфтиләр Советы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббасов:


- Бүгенге көндә, Аллага шөкер, Россия ислам академиясе буенча, бөтен документлар эшләнгән. Рәсми рәвештә академия төзелгән, кыска вакыт эчендә бинаны гына саласы бар. Академия безнең өчен бик мөһим, чөнки Россиядә дини белем бирү югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Анда дөньяның дәрәҗәле галимнәрен җәлеп итү дә сорала. Хәрәкәттә – бәрәкәт, ди безнең халык. Хәрәкәт күренә. Тирән белемле татар кадрлары әзерләнәчәгенә дә шигем юк. Без бит хәтта чит илдә яшәүче милләттәшләребезгә дә дини белгечләр әзерләп җибәрәбез. Ислам академиясендә үзебезнең милли татар имамнары әзерләнер дип уйлыйм. Калининградтан алып Камчаткага кадәр мәхәлләләрнең рәисләре, имамнары – күбесенчә татарлар. Безнең бит икенче мәсьәлә бар: мәчеткә килүчеләр арасында татар халкы аз. Мәчетләребезне күбрәк мигрантлар тутыра. Татар халкын югалтмаска тиешбез. Татарстанда академиянең төзелүе безнең традицион булган, милли татар кадрларын үстерүдә дә мөһим булачак.



Проект буенча Болгар ислам академиясе Ак мәчеттән (Болгарда) көньяк-көнчыгыштарак урнашачак. Ул Россия мөселманнарын гына түгел, ә чит илләрдә имамлык итүчеләрне дә берләштереп торыр дигән өмет бар.


Финляндиянең татар мәхәлләсе имамы Рамил хәзрәт Беляев:


– Россиядә дини югары уку йортларыбыз шактый дисәк тә, мин Болгар академиясе төзелү хәбәрен шатланып кабул иттем. Соңгы вакытта исламны пычратып күрсәтергә тырышучылар бар. Мондый ямьсез агымнарга бары тик тирән белемгә ия булган белгечләребез ярдәмендә генә каршы тора алачакбыз. Экстремизм һәм терроризмга каршы көрәш алып барырга уңайлырак булачак. Безнең җәмгыятебез бүгенге көндә дини яктан тирән белемле, дип әйтә алмыйбыз. Шуңа күрә саллы академиянең булуына шатланабыз гына. Татарстан – биредә бабаларыбыз ислам динен кабул иткән урын. Шунысы белән дә академиянең дәрәҗәсе булуына шигем юк.

Бу урында тарих битләренә тукталуыбыз да урынлы булыр. Идел буе болгарларының ислам динен кабул итүләре турындагы риваятьләрне өйрәнгән галимебез, филология фәннәре докторы Илсөяр Закирова менә нәрсәләр бәян итә:


“Халык авыз иҗаты әсәрләре буенча Идел буена ислам дине VII гасырда ук үтеп керә. Болгарларның ислам дине кабул итүләре турындагы риваятьләр әл-Гарнати (1080-1169/70) сәяхәтнамәсендә, урта гасырларның Көнчыгыш авторлары әсәрләрендә, халык хәтерендә сакланган.


Халык болгарларның ислам дине кабул итүен сахабәләр исеме белән бәйли. Риваятьләр бәян итүенчә, сахабәләр Болгарга Айдар хан вакытында килә. “Болгарның беренче ханы Туки яки Туфи атлы була. Ул һиҗринең 9 нчы елында (милади буенча 630) вафат була. Шул елда тәхеткә аның улы Айдар утыра. Аның илле еллык идарәсе вакытында Болгар халкы ислам динен кабул итә”. Риваятьнең күп төрле версияләре һәм вариантлары бар. Язмага теркәлгән иң борынгы риваять әл-Гарнати сәяхәтнамәсендә сакланган. Болгарга Бохарадан мөселман сәүдәгәре килгән. Ул медицинаны яхшы белгән. Шулчак патша һәм аның хатыны бик каты авырып китә. Мөселман сәүдәгәре аларга: “Әгәр дә мин сезне дәваласам, минем динне кабул итәрсезме?” – дигән. Ул аларны дәвалаган һәм болгарлар шул вакыттан ислам динен тота башлый. Әбу Хәмид әл-Гарнати бу риваятьне XII гасыр болгар тарихчысы Якуб бине Ногманның “Болгар тарихы” дигән хезмәтеннән ала. Бу риваять буенча, болгарлар ислам динен мөселман сәүдәгәре аларның ханнарын дәвалаганнан соң кабул итә...”

чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар