Логотип
Яңалыклар

“Безнең ишегалды” программасы старт ала

Программаны гамәлгә ашыру өчен 50 млрд сум акча бүлеп бирелә.

Гөлнар Гарифуллина

Программаны гамәлгә ашыру өчен 50 млрд сум акча бүлеп бирелә.

Татарстанда күп фатирлы йорт ишегалларын төзекләндерү буенча “Безнең ишегалды” программасы старт ала. Республика халкы үз ишегалдында иң беренче нәрсәне үзгәртергә кирәклеген анкетада күрсәтә алачак. Тавыш бирү механизмы турында ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман сөйләде.

“Кичә фатирларга анкеталар өләшә башладылар. Анда “ишегалдын ямьләндерүдә кайсы эшләр аеруча өстенлекле” дигән бер сорау язылган. Кешеләр 1 дән 10 га кадәр балл белән бәяләп, һәр критерий буенча җавап яза ала. Анкета нәтиҗәләре нигезендә, һәр ишегалды буенча теләкләр рейтингы төзеләчәк. Ноябрьдә һәр ишегалды буенча нәтиҗәләр игълан ителәчәк”, - диде Фишман.

Тик, аның сүзләренчә, әлегә анкета бланклары 18 торак пунктта өләшенәчәк. 14 шәһәрдә һәм дүрт бистәдә. Бу түбәндәге район-шәһәрләр: Казан, Чаллы, Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Чистай, Васильево, Осиново, Кама Аланы, Җәлил бистәләре.

Наталия Фишман анкета нәтиҗәләре буенча беренче проектлар эшләнәчәген әйтте. “Кешеләр өчен ишегалды торышы мөһим”, – ди ул. Аның фикеренчә, бу культура дәрәҗәсен дә күрсәтә, кешеләр кәефендә дә чагылыш таба.

Анкета бланклары 2-6 сентябрьдә фатир саен өләшенәчәк, шулай ук, алар 8 сентябрьдә һәр сайлау участогында булачак. Тутырылган анкеталар өчен махсус әрҗәләр куелачак.

Инвентаризация нәтиҗәләре буенча, Татарстанда күп фатирлы йортларда барлыгы 8862 ишегалды бар. Өч ел эчендә аларны тәртипкә китерү ниятләнә. Бу максаттан "Безнең ишегалды" программасы гамәлгә керә. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин сөйләде.

Барлык ишегалларының мәйданы 68,5 млн квадрат метр тәшкил итә. "Күптән беркем кермәгән территорияләр бар", — ди министр. Каядыр яхшы асфальт юл бар, каядыр юк, парковка урыннары белән дә нәкъ шулай ук, ди ул.

Программаны гамәлгә ашыруга 50 млрд сум акча бүлеп бирелә. "Безнең алда программаны өч елда гамәлгә ашыру бурычы тора", — диде Ирек Фәйзуллин.

Ишегалларын төзекләндерү эшләре Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чирмешән, Чистай, Ютазы районнарында башкарылачак. Исемлектә булмаган районнарда күп фатирлы йортларда төзекләндерәсе ишегаллары юк дигән сүз.

Программа буенча асфальт юлны, тротуарларны алмаштыру, балалар мәйданчыклары кую, яшелләндерү, яктыртуны җайлау, чүп ташлау урынын ясау, эскәмияләр кую һәм башка эшләр күздә тотыла.  

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/03/192727/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар