Логотип
Яңалыклар

Баулыда Сабантуй

Сабантуйны Сабан бәйрәме дип атау белән һич тә килешәсем килми минем. Бу бәйрәм әле без төркиләр сабан сөрмәгән, иген икмәгән заманнарда ук булган лабаса. Һәм ул Яз бәйрәме буларак уздырылган, ягъни саба җиле – көньяктан җылы, йомшак җилләр исеп, көннәр җылына башлауга, чирәм ачылып, мал-туар җәйләүгә чыгуга бәйрәм ителгән. Иреккә тиенгән мал-туар гына түгел, ат сыртына менеп алган егет-җилән, алардан осталыкта һич калышмаган кыз-кыркын дала буйлап җитез атларда җилдергән, көч сынашкан, елгырлыкта ярышкан, кызкуышлы уйнаган. Әйе, хезмәт бәйрәме булудан элек Сабантуй хөрлек бәйрәме булган ул.

Мин менә Баулы сабантуенда булып кайттым. Чынында таулар холкын саклаган бу төбәктә ярышырга да, бил алышырга да яраталар. Сабантуй, гадәт буенча, алдынгылар утырган дугалары бизәкле эш атларының мәйдан әйләнүе белән башланып китте. Әмма заман керткән яңалыкларны да кабул иткәннәр икән. Мисалмы? Бар ул. Әйтик, элекке елларда Сабантуеның иң зур бүләге тәкә җиңел машинага  алыштырылып, аны көрәш батыры алып китә торган иде. Дөрес, Батыр тәкәне дә сыртына сала иде. Бәйрәмнең сәбәпчесе – хезмәт кешесе, ничектер, икенчел булып кала иде. Көрәшчеләр , ярты сәгатҗ көрәшеп, машиналы булып китәләр иде. Җитмәсә, күбесе сабантуйдан сабантуйга йөрүче гастролер көрәшчеләр.

Быел менә карап-карап торам, иң зур бүләк иясе – абсолют кыр батыры дип  механизатор Егоров Владимир Николаевич исеме аталды. Ул «Хаҗиев» крестьян-фермерлык хуҗалыгыннан икән.«Лада» машинасы да аңа булды. Яшьләр арасында «Кыр батыры» дип, «Николашкино» хуҗалыгыннан Дмитрий Никулин танылган. Сабантуй флагын да шушы егетләр күтәрде.Хезмәт кешесен олылау гадәте Баулыда хакимият башлыгы булып Альберт Галимҗан улы Хәбибуллин торган елларда башланган икән. Бу гамәлнең төбендә гаделлек ята. Ел дәвамында тырышып эшләгән игенчене нигә әле чынлап торып зурламаска ди. Игенчеләрнең, терлекчеләрнең хезмәте булмаса, бәйрәмнәр дә матур уза алмас иде. Әнә, район башлыгы Гатиятуллин Рамил Хәкимулла улы аларның кулын кысып, тиешле бүләкләрен ттапшырып йөри. Күршеләре – Ютазы районы башлыгы Рөстәм Нуриев та аңа ярдәмләшергә чыккан. «Баулынефть» идарәсе җитәкчесе Хәбибрахманов Азат Гомәр улы үз чиратында иң яхшы һөнәр ияләрен бүләкли.  
Баулы шәһәренең мактаулы гражданнары исемлегендә дә эш күрсәткән кешенең исеме түрдән. Ул исемлектә  Баулы районы егете Нурислам Хәбипов та, атказанган табиб Нурия Сабитова да бар.

Билгеле, һәр сабантуй көрәш буенча баш батыр кем булыр дип көтә. Быелгы сабантуйда атаклы көрәшче Вил Усманов күренмәде. Әмма баш батыр аның бертуганы Фәнил Усмнов икәнен белгәч тә мәйдан сөенде. Яшүсмерләр арасында абсолют батыр исеменә күрше Башкортстан республикасыннан Николай Миронов лаек булды. Бер очтан әйтим әле, биредә Оренбург, Башкортсатн вәкилләре үзләрен кунак итеп кенә түгел, хуҗа итеп тә сизәләр бугай. Әнә, Ютазы районының Димтамак авылында туып сеп, хәзер «Туймазынефть» идарәсендә эшләүче нефтьче Рафаил Хәйруллин оныклары белән килгән.

Һәр сабантуйның бер хикмәте була. Бу юлы Баулы егетләре, Белорус дуслар үрнәгендә, печән чабуда ярышты. 11 чалгычы катнашкан иде. Өчесе – Александр Килячкин, Юрий Багижев, Азамат Искәндәров  җиңүче дип табылды.

Баулы ягында элек-электән сабантуй сүзе белән бәйге сүзе янәшә йөри. Югыйсә «бәйге» термины күбрәк ат чабышларына мөнәсәбәтле рәвештә кулланыла. 90 нчы еллар азагында Баулыда ат спорты бик алга киткән иде. Хәтта анда нәселле чабышкы атлар да үрчетелде. Хәзер бу тармак җуела бара бугай. Алай да узышлар булды. Хәтта ки җигүле атлар да йөрәк җилкетеп алдылар.

Баулы сабантуеның иң күркәм ягы  – бу төбәктә дус һәм тату яшәүче рус, татар, удмурт, чуваш, мари кешеләренең хезмәт бәйрәмен үз күреп, бергә-бергә күңел ача белүедер. Күңел ачу ягын Казан осталары да, җирле җырчы-биючеләр дә кайгыртты. Баулының «Умырзая» ансамбле ( җитәкчесе Фәнүзә Айдагулова) чыгышын бигрәк тә яраттым. Үзешчән сәнгать смотрларында елның елында җиңеп килә торган Кызылъяр сәнгатькәрләре дә онытылган уен  коралларында уйнаулары, матур һәм зәвыклы киемнәре белән сокландырды. Яшь җырчы  Ленир Дәүләтшинның җырлавын халык аһ итеп тыңлады. Икенче көнне сабантуйлар авылларда дәвам итте.
 


 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар