Яңалыклар
Ачыла архивлар, языла язмышлар: Багъбостан абыстай кешеләргә кер, идән юып көн күргән
Оренбур шәһәре «Туган тел» татар милли-мәдәни мөхтәрияте татар телен, мәдәниятен, тарихын саклап калу максаты белән үз эшендә яңа юнәлеш ачып җибәрде. Оренбур ягын өйрәнү, биредә яшәгән данлы шәхесләрнең исемнәрен барлау һәм аларны халыкка җиткерү – күпкырлы эш. Бу юнәлешнең җитәкчеләре булып Хәзирә Гыйззәт кызы Әбделманова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вәсилә Хәлим кызы Шәрәфетдинова һәм педагогика фәннәре кандидаты, доцент Әлфия Гайса кызы Абделхаликова билгеләнделәр.
Мөгаллимә Багъбостан Вилдан кызы Мөэминова 1916-1917 елларда Кабан авылында укытучыларга белем бирү курсларын оештырган. Бу вакыйгага 100 ел тулу уңае белән шәһәребезнең Х. Ямашев исемендәге китапханәсендә беренче шундый тарихи сәгать узды.
Татар хатын-кызларының югары белем өчен көрәше – рухи мирасыбызның бик аз яисә бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән, әмма бик гыйбрәтле, фаҗигале һәм бик кызыклы бер сәхифәсе дияргә була. Бу сәхифә үз эченә татар халык мәгарифе тарихында мәңге сүнмәс беренче йолдызлар белән беррәттән, язгы аҗагандай ялтырап алган меңләгән билгесез зыялы хатын-кызларыбыз язмышын үз эченә ала.
ХIХ гасырның азагында-ХХ гасырның башында Оренбурда күп мәктәп-мәдрәсәләр ачыла. Атаклы «Хөсәения» мәдрәсәсеннән тыш, кыз балалар өчен ачылган «Багъбостан», «Камалия», «Адамова», «Гайниҗамал Насыйрова» мәктәпләре белән беррәттән мөселманнарның җәмгыяте хәйриясе карамагындагы «Кызлар өчен һөнәр мәктәпләре» уңышлы эшләп килгәннәр.
1908 елда Оренбурда татар кызлары өчен беренче җәдит (яңача укыту) мәктәбе ачыла. Багъбостан Вилдан кызы Мөэминова оештыра ул мәктәпне. Аның тормыш юлы турында тамашачыларга Хәзирә абыстай Әбделманова сөйләде.
Б. Мөэминова 1884 елда хәзерге Татарстанның Азнакай районы Мәндәй авылында туа, 3 яшендә әтисез кала. Әнисе 5 баланы арбага төяп, Оренбурга килә. Үскәч Багъбостан Адамова мәктәбендә белем ала, шагыйрь һәм мөгаллим Габдулла Мөэминовка (Рәдуди) кияүгә чыга. Башта өендә тегү-чигү буенча түгәрәкләр ача. Укучылар күп булганлыктан, Гани, Мәхмүт байлар Хөсәеновларның уллары шәһәребезнең хәзер Трофимов тыкрыгындагы йорт сатып алып, шунда атаклы Багъбостан кызлар мәктәбен оештыралар.
Укыту-тәрбия эшләре яңача куелган мәктәпнең даны еракларга тарала. Россиянең төрле почмакларыннан татар, башкорт, казахъ, кыргыз, үзбәк кызлары укырга килә. Хәтта Кытайдан да киләләр. 10 ел вакыт эчендә бу мәктәпне 1212 кыз тәмамлый, шуларның 149ы мөгаллимә булалар.
Багъбостан ханым Диния нәзарәтендә имтихан тотып, мөгаллимәлек хокукы ала, уку-укыту эшләре белән танышу өчен Төркиягә бара һәм мөселман хатын-кызларыннан аңарчы һичкем аяк басмаган Төркия парламентының утырышында төрек телендә чыгыш ясый, үз мәктәбе эше белән таныштыра. Аның мәктәбендә татар зыялары Р. Фәхретдин, Ф. Кәрими, Х. Бәкер, Б. Шәрәф һ.б. Укыта.
Мәктәпне 1917 елда ябалар һәм аңа «Русско-татарская средняя школа имени Ильича» дигән исем бирәләр. Мөэминова биредә 1925 елга кадәр мөдир вазифасын башкара, аннан Уфага китә. Багъбостан абыстай 1938 елда репрессияләнгән, 1940 елда акланган, ләкин Уфага 1956 елда гына кайткан. Аның азаккы еллары авыр узган: ул кешеләргә кер, идән юып көн күргән. Хәзирә абыстай Уфага архивларга барып, андагы документлар белән танышып кайтканы турында сөйләде, Б. Мөэминованың аяныч тормышын ачыклады.
Туган якның тарихы белән кызыксынучы Сарыкташ районы Кабан авылында яшәүче Марат Солтангуҗин Багъбостан Мөэминовага багышланган күп документлар, гәзитләр, фотолар алып килгән. Ул 1916-1917 елларда туган авылында мөгаллимә укытучылар өчен белем бирү курсларын оештыруы турында сөйләде. Ике ел рәттән икешәр ай узган курсларга башта 80 кеше килсә, икенче елны инде төрле төбәкләрдән 200 укытучы килгән. Авыл халкы аларны өйләренә алып, тәрбияләгән, бер-берсе белән хәтта туганлашканнар. Озаткан вакытта, Кара Яр станциясенә курайда уйный-уйный, бөтен авыл халкы барган.
Марат уникаль фоторәсемнең оригиналын күрсәтте. 100 ел узуга карамастан, фото бозылмаган, курсларга җыелган укытучыларның ачык йөзләреннән нур сибелеп тора.
Тамашачы, Кабан авылында туган, олы яшьтәге Ләла апа Солтангүҗина да фотода берничә авылдашларын таныды, алар турында сөйләде.
Кичәдә тагын бер якташыбыз – шагыйрә Зәйнәп Сәгыйдә турында да әйтелде. Ул 1897 елда Каргалы авылында туган, 1921 елда Урта Азиягә китеп, 1994 елда вафат булган. З. Сәгыйдә татар хатын-кызларын белем алырга өндәп, ХХ гасыр башында күп шигырьләр язган. Аларны Гүзәл Хәсәнова укыды.
Кичә күңелле узды. Ростроповичлар исемендәге сәнгать институты студенты Ринат Инсапов татар җырларын матур итеп башкарды. «Туган тел» татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәистәшләре Т. Шәрипов һәм Р. Маннанов матди чыгымнарны үз өсләренә алдылар.
...Фоторәсемнәрдән бик чибәр, татар милли баш киеме – калфак кигән ханымнар карап тора. Дан казанган мөгаллимәбез һәм шагыйрәбез, оренбурлыларның горурлыгы. Ничек матур, сокландыргыч итеп киенеп йөргәннәр безнең әбиләребез! Татар икәнлекләре әллә кайдан күренеп торган!
Бу кичәгә килгәннәр күп мәгълүматлар алып, оештыручыларга рәхмәтләрен әйтеп, татлы милли ризыклар белән чәй эчеп, фикерләр белән уртаклашып, вакытларын файда белән уздырып таралаштылар.
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк