2016 ел җәе нинди булачак? (ФАРАЗ)

Россия Гидрометеорология үзәге һәм башка фәнни-тикшеренү институтлары, агымдагы елның яз һәм җәй айларында һава температурасы күпьеллык уртача күрсәткечләргә якын һәм, бәлки, алардан бераз югарырак булачагын фаразлый.

Россиядә, гомумән, быелгы җәй һава температурасы һәм дымлылык буенча төрле төбәктә төрлечә үтәчәк. Әйтик, илнең Ауропа өлешендә явым-төшемнәр норма тирәсендә көтелсә дә, гадәттәгедән корырак та булырга мөмкин, дип фаразлый синоптиклар. Себер федераль округының көньяк-көнчыгышында һәм Ерак көнчыгыш федераль округы көньягында яздан ук янгын чыгу куркынычы саклана.

Әлбәттә, бу ярты ел алдан фаразланган һәм ай саен белгечләр тарафыннан төгәлләштерелә барган мәгълүматлар табигать афәтләрен кисәтү, авыл хуҗалыгы уңышын һәм урманнарны саклау, шулай ук транспорт һәм энергетика тармакларының куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында беренче чиратта үзәк һәм төбәк хакимиятләре өчен әһәмиятле.

Ихтималлык – 69-72 процент

Гидрометеорологлар Татарстанда май аенда уртача һава температурасы күпьеллык норма – 13 градусны тәшкил итеп, явым-төшем күләме дә уртача күрсәткечләрдән (36 миллиметр) тайпылмаячагын искәртә.

Июньдә дә республика территориясендә һава җылылыгы белән дымлылык алдагы еллардан әлләни аерылмаячак: уртача һава температурасы 16,9 градуска җитәчәк (явым-төшем – 62 миллиметр). Июньдә югары температураларны, нигездә, Урал федераль округының төньяк һәм көнчыгышына, Себер федераль округының көньяк-көнбатыш өлкәләренә, Красноярск краена юрыйлар. Омск, Новосибирск өлкәләрендә, Иркутск, Бурятиядә дымлылык җитешмәячәк, дип кисәтәләр.

Ә менә июль ае быел Татарстанда башка еллардан җылырак булачак дип фаразлана. Июльдә уртача температура 19,1 градус вәгъдә ителә, явым-төшем нормада – 64 миллиметр.

Бөтен ил буенча караганда, июльдә Идел буе федераль округында, Уралның күп өлешендә һәм Себер федераль округының көньяк-көнбатыш һәм үзәк төбәкләрендә уртача температура норма чиген узар, хәтта Төньяк-Көнбатыш федераль округы, Үзәк һәм Көньяк федераль округларында, Кырымда, Красноярск крае һәм Якутиядә корылык хакимлек итәр дип көтелә. Аларда августта да яңгырлар аз явачак.

Татарстанда исә августта һава температурасы күпьеллык уртача күрсәткечләргә якын – 16,8 градус. Тик җәйнең соңгы ае корырак киләчәк, явым-төшем нормадан азрак булачак (55 миллиметр), дип фаразлый синоптиклар.

Көзнең беренче ае сентябрьдә дә явым-төшем аз булачак (52 миллиметр), һаваның җылылыгы уртача 11 градусны тәшкил итәчәк.

Гидрометеорологлар күпьеллык күзәтүләргә таянып җәйге сезонга төзегән бу фаразларын 69-72 процент ихтималлык белән дөреслеккә туры килүенә басым ясый.  

Мәскәүнең Юрий Левада Аналитик үзәге быел яз үткәргән сораштыруларның нәтиҗәләренә караганда, Россиядә Гидрометеорология үзәге фаразларына ышанучылар бермә-бер арткан: 2013 елдагы 11 процент күрсәткеч 2016 елда (март) 18 процентка җиткән. Гомумән алганда, сораштыруда катнашкан кешеләрнең күпчелеге – 57 проценты – берсүзсез булмаса да, барыбер синоптикларның фаразына колак салуын әйткән. Халыкның биштән бер өлеше – 21 проценты – һава торышы фаразларына ышанмый.

чыганак

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    6633
    1
    50
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    4341
    0
    33
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    3122
    1
    17
  • Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
    2945
    0
    16
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 март 2023 - 09:43
    Без имени
    Хэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсез
    Оныгым минеке түгел...
  • 21 март 2023 - 10:40
    Без имени
    Маена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.
    Дус кызымның ире икенче хатын алган 
  • 21 март 2023 - 13:25
    Без имени
    Тормышчан әсәр.Оста итеп язылган.
    Сынау
  • 21 март 2023 - 18:47
    Без имени
    Узегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.
    Оныгым минеке түгел...
  • 18 март 2023 - 10:28
    Без имени
    Кычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады
    «Кичер мине, әни!»
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату