20 мең егет-кыз Казан студенты булган
1 сентябрьдә Татарстан башкаласы югары уку йортларына 1 курска 20 мең егет һәм кыз укырга керде. Студент тормышына яңа аяк баскан яшьләр Белем бәйрәмен “Казан” гаилә үзәге янында каршы алды.
Мәгълүм булганча, студентлар шәһәре – Казанда 160 меңгә якын студент һәм аспирант яшьләр белем ала. Башкалада беренче курслар өчен 1 сентябрьдә зур бәйрәм оештыру күркәм гадәткә әверелде. Быел бу көнне иртәдән яңгыр явуга карамастан, зонтиклар тоткан егетләр һәм кызлар “Казан” гаилә үзәге янындагы мәйданга җыелды. Биредә корып куелган сәхнәдә концерт барды, Казан студентлары алдында чыгыш ясарга Мәскәүдән рэпер T-Killah чакырылган иде. Бу көнне 1 курс студентларын, шулай ук аларның әти-әниләрен, мөгаллимнәрне Белем көне белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрик итте.

– Без Татарстан, башкалабыз Казан, дәрәҗәле университетларыбыз белән горурланабыз. Биредә сез югары белем алып, көндәшлеккә сәләтле белгечлекләр үзләштерерсез, дип ышанам. Соңгы елларда республикада социаль вәзгыятьне яхшырту, икътисадны үстерү өчен күп эшләнде. Татарстанның 2030 елга кадәр үсеш стратегиясе үзәгендә – кеше капиталы билгеләнде, безнең аңа ихтыяҗыбыз бик зур, без сезгә зур өметләр баглыйбыз, – дип мөрәҗәгать итте студентларга Рөстәм Миңнеханов.
Студентларны башкаланың уннан артык әйдәп баручы югары уку йортлары җитәкчеләре – Казан федераль университеты, шулай ук илкүләм фәнни-тикшеренү техника һәм технология университетлары, төзелеш һәм архитектура университеты, аграр университет, ветеринария академиясе, энергетика университеты, физик культура академиясе, медицина университеты, мәдәният һәм сәнгать институты, кооператив институт (һ.б.) ректорлары сәламләде. Татарстанның Югары уку йортлары ректорлары советы исеменнән әлеге советның рәисе, КФУ ректоры Илшат Гафуров чыгыш ясады. “Икенче ел рәттән без Казанның 1 курс студентларын Белем көнендә бергә җыябыз, чөнки без башкалада бер гаилә булып яшибез. Казанда Россиянең төрле төбәкләреннән яшьләр укый, чит илләрдән дә 8 мең кеше белем ала. Сезгә Казан уку йортларын сайлавыгыз өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Кабатланмас студент елларын күңелле итеп үткәрегез, тормышыгыз фәнни, иҗади һәм спорт казанышларына бай булсын”, – дип теләде Илшат Гафуров.

Бәйрәм тантанасы барышында биек экран аша Казан яшьләренә Түбән Кама, Алабуга, Чаллы студентлары видео сәламнәрен җиткерде. Сәхнә янында 2018 елда футбол буенча дөнья Чемпионатында волонтер булып эшләргә теләгән яшьләрдән гаризалар кабул итү пункты да эшләде.
КФУның Филология һәм мәдәни багланышлар институтына укырга кергән Уфа кызы Анастасия Яруллина сүзләренчә, университетта 1 курс студентларына бигрәк тә кадерле «Студент билеты»н августның соңгы көннәрендә тапшырганнар. “Өскә яңгыр явып торса да, көн салкынча булса да, безгә бу бәйрәмдә барыбер күңелле, бүген безнең хыялыбыз тормышка ашкан көн. Без, ниһаять, Казан студентлары булдык. Уфада техник белгечлекләргә яхшы укыталар, ә Казанда филология белеме көчле, шуңа күрә Татарстанга килдем. Казан бик матур, гөрләп тора, тулай тораклар да яңа, чиста, студентлар өчен бу да мөһим”, – дип ассызыклый студент кыз.
Кама Тамагы районының Теньки авылыннан классташлар Алия Гарипова белән Галина Ибраһимова Белем көнен янә бергә, бер зонтик астында каршы алды. Бу юлы – Казанда, аларны 1 курс студентлары бәйрәме очраштырды. Алия – технология университетының җиңел сәнәгать һәм мода технологиясе факультеты, ә Галина ветеринария академиясе студенты. “Казанда яңа дуслар табарбыз, тик балачак дусларыбыз белән дә араларыбыз өзелмәсен иде. Бүген истәлекле, дулкынландыргыч көн, иртәгәдән укулар башлана, аннан соң алда – беренче сессия. Мәктәп, әти-әниләр сагындырыр төсле...”, – дип елмая кызлар.
сылтама: http://intertat.ru/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый, җәхәт кенә узып китү ягын карый...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
Соңгы комментарийлар
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.