Логотип
Камыр ашлары

Тәмле күмәч

 
 
Казанның Бауман урамында урнашкан “Чәй йорты” җитештерү бүлеге мөдире булган, танылган аш-су остасы Зөмәрә Юныс кызы ГАЛИМОВА укучыларыбызны тәмле- тәмле ризыклар пешерергә өйрәтәчәк. Шул уңайдан аңа берничә соравыбыз да бар.
- Зөмәрә ханым, тәмле ризык пешерүнең сере нәрсәдә?
- Ризык тәмле булсын өчен, иң мөһиме, эшеңне җан җылыңны биреп, зур теләк белән башкару.
Мин үзем һәр гамәлемне Бисмилладан башлыйм. Пешергән аш­ларым да шуңа күрә ке­шеләргә ошый.
 
- Белгәнемчә, Сез камыр ризыкларын аеруча яратып пешерәсез икән. Камырны ничек куясыз?
- Камырның уңуы күбесенчә оннан һәм чүпрәдән тора. Бу очракта иләнгән коры он белән коры чүпрә зарур. Мин эшемне түбәндәгечә башкарам:
Башта ярты литр җылы сөткә күпертелгән чүпрә, бер уч шикәр комы, ике чеметем тоз салып болгатам. Аннары шунда 2 бөтен йомырка белән 3 йомырка сарысын туглап өстим. Барысын бергә яхшылап болгаткач, иләнгән он салып камыр ясыйм.
Бары тик шуннан соң гына камырга 300 г  атланмай һәм 1 аш кашыгы көнбагыш мае салып кабаттан басам.
Мин үзем камырны өч тапкыр күпертеп алам. Табага ясалган бәлешләрне күпергәч кенә мичкә куям.
- Әлбәттә, аш-су осгасының табыны һәрчак күркәм буладыр дип беләм. Шулай да әйтегез әле, гаиләгез нинди ризыкны яратыбрак ашый?
- Бөтнек сибелгән токмачлы ит ашын ирем Рафаэль да, улым Айрат та ошаталар. Аш безнең көндәлек туклануда зур роль уйный, дисәм һич тә ялгышмам.
- Аш шулпасын Сез ничек пешерәсез ?
- Гадәттәгечә. Әмма юылган итне салкын суга салып кына кайнатам, токмачны күпертеп кенә алам.
- Зөмәрә ханым, “Сөембикә” журналын укучыларга ниндиерәк ризык рецептлары тәкъдим итәсез?
- Тәмле  күмәч — бу минем үз иҗатым җимешләре.
- Хуҗабикәләргә тагын нинди кидәшегез бар?
- Бар. Мәсәлән, мин үзем гаилә иминлеге хатын-кызның аш-су әзерләвенә, уңганлыгына да бәйләнгән, дип саныйм. Шунлыктан, якыннарыгызны хәзинәгездән чыгып тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлап яшәргә тырышыгыз. Осталык ул пешерә-пешерә килә. Ризыкларыгыз куаныч китерсен!
 
РЕЦЕПТ:
 
Әлеге күмәч эчлегенә иң элек 10 г корт, 10-15 г шикәр комы, 20 г туралган караҗимеш, 6 г төелгән чикләвек төше салыгыз.


Аннан соң фоторәсемдәгечә бөрегез дә, шул бөрелгән ягы белән майлы табага каплап тезегез. Соңыннан өстен майлап, баллы валчык (крошка) сибегез. Ул түбәндәгечә әзерләнә. Бераз эретелгән атланмайга, куерганчы, шикәр комы белән он салып уыгыз. Аннары шуны иләк аша үткәреп ваклагыз.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кызыыык...мин бу язманы туксанынчы еллар ахырында ук укыган идем"Соембикэдэ"."Иске" яналыкмени?

    Хәзер укыйлар