Чүпрәсез ипи салу
1.Беренче эш итеп 100 грамм он һәм 100 грамм су (аз гына кимрәк булса да ярый) алабыз, куе каймак хәленә килгәнче яхшылап болгатабыз, ләкин тугламыйбыз. Сөлге яки марля белән каплап, үтәли җил булмаган җылы урынга куябыз. Кечкенә куыклар күренә башлаганчы төн чыкканчы тотабыз, 2-3 мәртәбә болгатып алабыз.
2.Икенче көнне (он белән суны болгатып куйганнан соң тәүлек узгач) ачыткыны үзләндерәбез: базар каймагы куелыгына җитәрлек итеп 100 грамм он һәм су өстибез. Аннары өстен томалап, бер тәүлеккә җылыда калдырбыз.
3.Өченче көнгә инде ачыткы чымырдап кабара башлый. Тагын үзләндереп, җылы урынга куеп торабыз. Ачыткы ике тапкыр зурайгач, камыр өлгергән була. Рецепт буенча кирәк кадәр ачыткыны алабыз, ә калганын башка вакытта файдалану өчен суыткычка тыгып калдырабыз.
Ниһаять, ипи пешерер чак җитте!
Безгә кирәк булачак:
200 грамм су
340 грамм ачыткы
10 грамм тоз
1,5 чәй калагы шикәр комы
1-2 аш кашыгы иссез сыек май
400 грамм он (төрле вариантлар:
а)100 грамм киндер, 200 грамм ярдырмаган бодай, 100 грамм гадәти бодай;
б) 200 грамм ярдырмаган бодай, 200 грамм гадәти бодай;
в) 200 грамм ярдырмаган бодай, 200 грамм арыш)
Камырны яхшылап болгатып, майланган формаларга салабыз. Форманы салфетка белән каплап, җылыда 8-12 сәгать чамасы тотабыз. Бу вактта ипи кабара, күләме зурая. 40-60 минутка духовкага тыгабыз (180 градуска кадәр җылытылган булса, яхшырак). Кызарып пешкән кайнар ипине чыгарабыз. Искиткич тәмле булырга тиеш!
Бездрожжевая закваска для хлеба
1 Первым делом берем 100 г муки и 100 г воды (может, чуть меньше), тщательно размешиваем, но не взбиваем, до получения консистенции густой сметаны. Накрываем полотенцем или марлей и ставим в теплое место без сквозняков. Оставляем на сутки до появления маленьких пузырьков, 2-3 раза перемешиваем.
2 На второй день (т.е. прошли сутки после первого смешения муки и воды) подкармливаем закваску: добавляем 100 г муки и воду для получения консистенции рыночной сметаны. Опять накрываем и ставим в тепло еще на сутки.
3 На третий день закваска должна уже бурлить, пузыриться и расти. Мы подкармливаем ее еще разик и ставим в тепло. Когда закваска вырастет в два раза – это будет пик ее активности, в этот момент она наиболее сильна. Берём нужное кол-во закваски по рецепту, а остатки используем или для дальнейшего процесса начиная с пункта 2 или убираем в холодильник до следующего раза.
А теперь самое важное - выпекаем хлеб!
Нам понадобится:
200г воды
340г закваски
10г соли
1,5 ч ложки сахара
1-2 ст.л. масла без запаха
400г муки( любые варианты:
а) 100г льняной , 200г -пшеничной цельнозерновой , 100г - обычной пшеничной ;
б) 200г пшеничной цельнозерновой , 200г - обычной пшеничной ;
в) 200г пшеничной цельнозерновой , 200г ржаной )
Тщательно вымешиваем тесто и выкладываем его в форму, предварительно смазанную растительным маслом. Форму накрываем салфеткой и выдерживаем в тепле от 8-ми до 12-ти часов. За это время хлеб поднимется, увеличившись в размере. Ставим в духовку(лучше разогретую до 180 градусов) на 40-60 минут. Вынимаем. Хлеб готов, приятного аппетита
тавыш бирү: http://http://syuyumbike.ru/beigeler/?id=4213
Комментарий юк