Бәрәңге тәкәсе

Иллә дә уңган инде бу Лилия. Татарстанның атказанган артисты, җырчы Лилия Муллагалиеваны әйтүебез. Инстаграмдагы битенә матур-матур бәлешләрне, өчпочмакларны тезә генә. Әнә беркөнне мич тутырып бәрәңге тәкәләре пешергән. Шулкадәр тәмле күренәләр. Мондый уңган хуҗабикә «Сөембикә»нең «йолдызлы мастер-класс» проектында катнашырга тиеш, дидек тә, җыенып кунакка киттек үзләренә. Ялындырып тормады ул, берьюлы ике төрле ризык әзерләп күрсәтте. Гап-гади ризыклардан бик тиз әзерләнә һәм гаҗәеп тәмле иде алар.
* камыр өчен (2 зур табалык)
* 1 йомырка (камырга йомырканы күп салмасаң яхшырак, ди Лилия Муллагалиева үзе);
* 2 зур аш кашыгы белән 15 процентлы кибет каймагы;
* 3 аш кашыгы үсемлек мае;
* 150-200 г кайнаган салкын су;
* 1 аш кашыгы шикәр комы (азрак яки күбрәк тә салырга була, кем ничек ярата бит);
* 0,5 чәй кашыгы тоз;
* камырны үзле булганчы басарлык күләмдә он.
Эчлек өчен:
* 1,5-2 кг бәрәңге;
* 3 зур баш суган (күбрәк булса да зыяны юк);
* 1 тырнак сарымсак;
* 2-3 дәфнә (лавр) яфрагы;
* 1 чәй кашыгы әнис орлыгы (мәҗбүри түгел);
* тәменчә тоз һәм төелгән кара борыч.

Әзер камыр бераз ял итәргә тиеш. Шулай тотсаң, ул ертылмый, үзле була. Үзебез исә шул арада эчлеген ясыйк.

Бәрәңге белән суганны әрчеп, вак шакмаклап турыйбыз. Тоз-борыч салабыз, әнис һәм вакланган дәфнә яфрагын кушабыз. Сарымсакны исә вак угычтан уабыз. Барысын бергә болгатабыз, бернинди дә май салмыйбыз.

Төс өчен вак угычтан уылган кишер яки ваклап туралган кабак кушып җибәрергә була.
Камырны куна тактасына бушатып, 80-100 граммлы кисәкләргә бүләбез. Һәр кисәкне уклау белән тәгәрәтеп җәябез. Бик кечкенә булмасын, диаметры 15 см чамасы булырга тиеш. «Безнең якта тагын да зуррак – аш тәлинкәсе чаклы итеп җәяләр», – ди Лилия Муллагалиева үзе.

Эчлекне жәлләми салабыз.

Камырның ике читен күтәреп, ябыштырабыз, матур итеп бөрәбез.

Тәкәләрне (кайсы якта бөккән диләр, кайда – бөкре) төбе майлаган табага тезеп, мичкә тыгабыз. Мичне алдан ук 200 градуска кадәр кыздырабыз.
Тәкәләр 20 минут чамасы пешә.

Алар пешкәндә күп итеп ак май эретеп куйыйк. Тәкәләрне мичтән алгач, үткен пычак белән буйга ярып, өстеннән мул итеп эретелгән ак май салабыз. Ашаганда аны кул белән рулет сыман төреп ашыйлар.
Кайнар тәкә янына баллы чәй бик килешә.
Ашларыгыз тәмле булсын!

Кирәк:
* камыр өчен (2 зур табалык)* 1 йомырка (камырга йомырканы күп салмасаң яхшырак, ди Лилия Муллагалиева үзе);
* 2 зур аш кашыгы белән 15 процентлы кибет каймагы;
* 3 аш кашыгы үсемлек мае;
* 150-200 г кайнаган салкын су;
* 1 аш кашыгы шикәр комы (азрак яки күбрәк тә салырга була, кем ничек ярата бит);
* 0,5 чәй кашыгы тоз;
* камырны үзле булганчы басарлык күләмдә он.
Эчлек өчен:
* 1,5-2 кг бәрәңге;
* 3 зур баш суган (күбрәк булса да зыяны юк);
* 1 тырнак сарымсак;
* 2-3 дәфнә (лавр) яфрагы;
* 1 чәй кашыгы әнис орлыгы (мәҗбүри түгел);
* тәменчә тоз һәм төелгән кара борыч.
Эш барышы:
Зуррак савытка йрмырканы сытып, каймак, су, үсемлек мае, тоз һәм шикәр комын салып, камыр басабыз. Камыр үзләнгәч, артык онламый гына озак итеп бассаң, яхшырак була дип өйрәтә җырчы.
Әзер камыр бераз ял итәргә тиеш. Шулай тотсаң, ул ертылмый, үзле була. Үзебез исә шул арада эчлеген ясыйк.

Бәрәңге белән суганны әрчеп, вак шакмаклап турыйбыз. Тоз-борыч салабыз, әнис һәм вакланган дәфнә яфрагын кушабыз. Сарымсакны исә вак угычтан уабыз. Барысын бергә болгатабыз, бернинди дә май салмыйбыз.

Төс өчен вак угычтан уылган кишер яки ваклап туралган кабак кушып җибәрергә була.
Камырны куна тактасына бушатып, 80-100 граммлы кисәкләргә бүләбез. Һәр кисәкне уклау белән тәгәрәтеп җәябез. Бик кечкенә булмасын, диаметры 15 см чамасы булырга тиеш. «Безнең якта тагын да зуррак – аш тәлинкәсе чаклы итеп җәяләр», – ди Лилия Муллагалиева үзе.

Эчлекне жәлләми салабыз.

Камырның ике читен күтәреп, ябыштырабыз, матур итеп бөрәбез.

Тәкәләрне (кайсы якта бөккән диләр, кайда – бөкре) төбе майлаган табага тезеп, мичкә тыгабыз. Мичне алдан ук 200 градуска кадәр кыздырабыз.
Тәкәләр 20 минут чамасы пешә.

Алар пешкәндә күп итеп ак май эретеп куйыйк. Тәкәләрне мичтән алгач, үткен пычак белән буйга ярып, өстеннән мул итеп эретелгән ак май салабыз. Ашаганда аны кул белән рулет сыман төреп ашыйлар.
Кайнар тәкә янына баллы чәй бик килешә.
Ашларыгыз тәмле булсын!

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
Соңгы комментарийлар
-
24 март 2023 - 14:07Без имениБай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
26 март 2023 - 07:29Без имениӘлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.Бәхетемне сакламадым
-
27 март 2023 - 07:59Без имениИс китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.Кунак мунчасы
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.