Тай итеннән калҗа

Мастер-классны Татарстанның атказанган артисты, Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты Марсель ВӘГЫЙЗОВ үткәрә.
5 яшеннән үзе гармун уйнап, үзе җырларга өйрәнгән Марсельнең җырчы булу теләге балачактан ук бөреләнеп калган. Яшүсмер чагыннан ук шактый конкурсларда лауреат исемнәре яулаган егет, мәктәпне тәмамлауга, туп-туры Мәдәният һәм сәнгать университетына юл ала. Остазы – Венера Ганиева. Язмышын сәнгатькә багышлавына бер дә үкенми ул, әмма тамашачыларның елдан-ел җиңелрәк җырларга өстенлек бирүенә, халыкны күбрәк җәлеп итү өчен, бәгъзе артистларның сәхнәдә әллә ниткән мөгезләр чыгарырга тырышуына күңеле әрнегәнен яшерми. Үзе дә утызлап җырга көй язган Марсельнең репертуарында халкыбызның борынгырак җырлары, профессиональ композиторларның узган гасырда иҗат ит-кән үлемсез әсәрләре бар. Артист сәхнәдә генә түгел, тормышта да зәвыклы булырга тиеш дип саный ул. Аш-суга карата да аның үз та-ләпләре. Ул, әлбәттә, тәмле, җиңел һәм җиренә җиткереп әзерләнгән булырга тиеш. Кәефе күтәренке чакларда, аш бүлмәсенә ул үзе хуҗа, җиң сызганып, җырлый-җырлый берәр тәмле сый әзерләү аның өчен җан рәхәте. Бүген ул безгә тай итеннән бик тәмле калҗа пешереп күрсәтмәкче.
Кирәк:
1 кг чамасы сөяксез тай ите;
кара борыч;
тоз;
2 аш кашыгы зәйтүн мае
(булмаса, көнбагыш мае да ярый);
50 г тирәсе акмай.

Гарнирга:
2 зур кызыл борыч;
2 кечкенә ташкабак;
2 баклажан.
Эш барышы:
итне калынлыгы 2-3 см булган зур калҗа итеп кисеп, әзерләп куябыз. Сеңерләре, ярылары, артык мае булса, аларын кисеп алабыз. Аннары итне юып, тоз-борыч ышкыйбыз, өстенә зәйтүн мае агызабыз да, 1-2 сәгатькә суыткычка куеп торабыз. Озагракка калдырсаң, бигрәк тә яхшы.


Ат ите җепселле, каты ит,
шуңа күрә аны маринадта озаграк тотуның бер зарары да юк, йом-шаграк кына булачак.

Итне маринадтан алып, коры табада ике ягы да кызарганчы
кыздырабыз. Табаның төбе сырлы-сырлы булганы (гриль-таба) яхшырак. Андый табагыз булмаса, гадәти чуен табада да кыздырырга мөмкин. Итне озак кыздырырга кирәкми, һәр ягына өчәр минут вакыт җитә.

Ит кызгач, аны башка табага күчереп, өстенә мул итеп акмай кисәге куябыз да 10 минутка кызу мичкә тыгабыз. Кемнең нинди дәрәҗәдә пешкән ит яратуына карап, мичтә озаграк яки кимрәк тә тотарга була. Эче алсу калган ит яратсагыз, тизрәк алырга кирәк.

Ит мичтә булганда, гарнирга дип, тиз генә яшелчәләр кыздырабыз.
Баклажан белән ташкабакны –
1 см калынлыгында тәгәрмәчләп, баллы борычны эре кисәкләп турыйбыз да, шулай ук төбе сырлы-сырлы табада кыздырабыз.

Бу юлы инде таба төбенә бераз гына үсемлек мае тамызырга
кирәк булыр. Тозны исә яшелчәләр тәмам әзер булгач кына
сибәбез.
Итне мичтән алып, 10 минутка фольгага төреп торабыз – ял итсен, тәмам йомшап җитсен.
Итне зур сай тәлинкәнең уртасына куеп, янына яшелчәләрне тезәбез дә, өстеннән «Ткемали», «Наршәраб» ише, үзебезгә ошаган әчкелтем соус сибәбез. Соусны аерым савыт белән генә дә бирергә була.


Ашларыгыз тәмле булсын!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
Соңгы комментарийлар
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.