Логотип
Икенче ашлар

Сыр - зифа буйлылар өчен



Сыр организмга аксым, фосфор һәм калий бирүче аминокислоталарга бик бай. Белгечләр фикеренчә, көнгә 1200 миллиграмм күләмендә кальций куллану урта яшьтәге хатын-кызларда симерү куркынычын алты мәртәбә киметә икән. Моның өчен, организмга көн дә 100 грамм сыр керергә тиеш. Яисә әлеге күләмдәге кальцийны 30-50 грамм сыр, 1 йогурт, 1 өлеш кәбестә салаты, 1 кисәк балык, 1 стакан сөт эчеп тә җыярга мөмкин. Шул уңайдан, ябыгырга теләүчеләргә бары тик майсыз сырлар гына ашарга киңәш ителә.


Сыр белән кыздырылган бәрәңге.
Әрчелгән бәрәңгене түгәрәкләп турап, үсемлек мае салынган кызган табага тезегез. Аннары табаны кап­качлап, уртача утка куегыз. Бәрәңге кызаргач, аны әйләндерегез дә, өстенә түгәрәкләп киселгән поми­дор кисәкләре тезеп, угычта уылган сыр сибеп, кап­качланган табада әзер булганчы яңадан кыздырыгыз.
Дүрт өлеш өчен: 4-5 бәрәңге, 3-4 помидор, 100 г каты сыр, 4 аш кашыгы үсемлек мае, тоз кирәк.

Сыр һәм доге. Туралган башлы суганны 1 аш ка­шыгы атланмайда пешерегез. Шуңа юып киптерелгән дөге кушып, үтә күренмәлегә әйләнгәнче, суган белән бергә кыздырыгыз. Аннары кайнар яшелчә шулпасы, тоз һәм бо­рыч өстәп, әзер булганчы томалап пешерегез.
Сырның яртысын калган атланмайда эретегез. Кисәкләп туралган помидор белән гөмбәне шул сырлы катнашмада пе­шерегез. Эче майланган тирән савытка бушатыгыз да, дөге кушып, барысын бергә болгатыгыз. Өстенә төелгән сыр си­беп, табынга куегыз.
Дүрт өлеш өчен: ярты стакан дөге, 150 г каты сыр, 1 баш суган, 200 г гөмбә, 3-4 помидор, ярты литр яшелчә шулпасы, 50 г атланмай, тоз, борыч кирәк.

Кәбестә салаты сырны үз итә. Туралган кәбестәне әнис һәм тоз салынган суда йомшарганчы пешереп сөзегез. Йомшак сырны шакмаклап, ә тозлы кыяр һәм башлы суганны ваклап турагыз.
Шулар өстенә тәмләткеч сибеп, барысын бергә болгатыгыз.
Тәмләткеч түбәндәгечә ясала: майонезга горчица, аш серкәсе, тоз һәм шикәр комы кушып болгатыгыз.
Дүрт өлеш өчен: ярты баш кәбестә, 1 йомшак сыр, 2 маринадланган кыяр, 1 баш суган, 1 аш кашыгы шикәр комы, 100 г майонез, әнис, 1 чәй кашыгы горчица, 1 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе, тоз кирәк.    

Сырдан — пилмән. Тозлы суда пешерелгән бәрәңгене изеп, боламык ясагыз. Шуңа иң элек вакланган йомшак сыр һәм ат­ланмай кушыгыз. Аннары үсемлек маенда кыздырылган башлы су­ган, тоз, борыч өстәп, барысын бергә болгатыгыз.
Онны тактага таусыман өеп чокырлагыз да, шуңа сөт белән тоз ку­шып болгатылган су, тугланган йомырка салып, камыр басыгыз. Ахыр­дан үсемлек мае кушып, изгәләгез. Юка итеп җәелгән камырны кискәләп, сырлы бәрәңге эчлеге белән пилмән ясагыз. Пилмәнне тоз­лы суда пешереп, өстенә эретелгән атланмай һәм угычта уылган сыр сибеп, табынга куегыз.
Дүрт өлеш өчен: пилмән камырына: 2 стакан он, ярты стакан сөт,
1 чәй кашыгы үсемлек мае, тоз, ә эчлегенә: 4-5 бәрәңге (500 грамм),
2 кап әчкелтем йомшак сыр, 1 баш суган, 2 аш кашыгы үсемлек мае,
2 аш кашыгы атланмай, төелгән кара борыч, тоз кирәк.

Сыр кушылган коймак. Иң элек чи йомырка сарысына тоз салып туглагыз. Шуңа сөт белән он кушып, сыек камыр ясагыз. Тугланган йомырка агын шул камырга куша-куша болгатыгыз. Сыр­ны юка телемләп кискәләгез.
Аннары майлы табаны утта кыздырыгыз. Шуңа кашык белән кой­маклар салып чыгыгыз да һәрберсе өстенә сыр кисәге куегыз. Коймакларны ике яклатып кыздырыгыз.
Алты өлеш коймак өчен: 2 стакан он, стакан ярым сөт,
2 йомырка, 250 г каты сыр, 50 г атланмай, тоз кирәк.

Сыр белән белен. Сөткә йомырка, тоз һәм он ку­шып, камыр ясагыз. Шуннан кечкенә беленнәр пешерегез. Йомшак сырны чәнечке белән изгәләгез, аңа атланмай кушып болгатыгыз. Аннары һәрбер беленгә шул сыр боламыгын ягып, торба сыман төрегез дә майлы табага тезегез. Бе­леннәргә томат соусы, уылган каты сыр сибеп, мичтә 10-15 минут пешерегез.
Алты өлеш белен өчен: стаканның 3/4 өлеше он, 2 йомырка, ярты стакан сөт, 200 грамм майлы йомшак сыр, 100 г каты сыр, 50 г атланмай, 4 аш кашыгы томат соусы, тоз кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар