Роллар — тәмле һәм файдалы!

Хәзер япон рестораннары бик популяр. Рестораннарга йөри торгач, без ирем белән андагы ризыкларны өйдә әзерләп карарга булдык. (Дөресен әйткәндә, бу эштә Димага мин ярдәмче генә.) Хәзер исә бәйрәмдә дә, атна уртасында да японча тукланып алабыз.
Кирәк:
5 төрем өчен:* стакан ярым түгәрәк дөге;
* 2 аш кашыгы дөге серкәсе;
* нори (япон суүсемнәре);
* маринадланган имбир;
* көнҗет (кунжут);
* васаби (япон керәне);
* соя соусы (берүк арзанын алмагыз — ролл тәменә тәэсире мөһим!);
* бамбук тастымал;
* ризык тасмасы (пленка).

Дөге пешерәбез:
Дөгене 20-25 минутка җылымса суга салып торабыз. Дуршлагта юып, суның агып беткәнен көтәбез. Кәстрүлгә стакан ярым дөге һәм стакан ярым су салабыз һәм, капкачын бераз гына ачып, көчле утка куябыз. (Тоз салмыйбыз.) Су кайнап чыгу белән, утны киметәбез. 15 минуттан соң, су парга әйләнеп беткәч, дөгенең әзер булуын карыйбыз һәм уттан алып куябыз. Дөгене башка кәстрүлгә бушатабыз да, дөге серкәсе сибеп, агач кашык белән сак кына болгатабыз. Капкач белән каплап, 15 минутка читкә алып куябыз.
(Дөгене дөрес пешерү өчен пропорцияләрне саклау мөһим!)
Кызыл балыклы ролл
Эчлек өчен:
* җиңелчә тозланган кызыл балык (сөмбаш);* кыяр;
* авокадо;
* брынза тибындагы сыр;
* нори;
* кыздырылган көнҗет.
Эш барышы:
Балык, кыяр, авокадоны бик юка итмичә тасмалап турыйбыз. Бер савытка салкын су салабыз (дөгене җәйгәндә кулларны суда чылатып торабыз). Агач такта өстенә бамбук тастымал куеп, норины буйга ике кисәккә бүләбез дә кытыршы ягына кайтарып салабыз. Бер өлеш дөгене шарчык итеп формалаштырабыз да, нори уртасына салып, якынча 5 мм калынлыкта җәябез.

Өстенә көнҗет сибәбез.

Ризык тасмасын дөгеле якка «ябыштырганнан» соң, бамбук тастымал ярдәмендә норины икенче ягына әйләндерәбез.
Эчлеген сала башлыйбыз. Нориның буеннан-буена сыр җәябез. Як-ягына, өстенә балык, кыяр һәм авокадо тезеп чыгабыз.

Норины төрәбез. Бамбук тастымал белән тыгызлыйбыз. Тасманы алып, ролл төремен өлешләргә турыйбыз.
Яшелчәле ролл
Эчлек өчен:
* сыр;* кыяр;
* авокадо.
Эш барышы:
Норины кытыршы ягы белән өскә каратып, бамбук тастымалга салабыз һәм бер кырыеннан берникадәр урын калдырып (ул җөй булачак), дөге җәябез.
Дөге өстенә сыр, авокадо, кыяр куябыз. Роллның дөгесен эчкә каратып, бамбук тастымал белән тыгызлап төрәбез. Җөйне бераз су белән чылатып ябыштырабыз.

Ролл төремен турыйбыз.
Киңәш:
* Пешеп җитмәгән авокадо кыркурак була. Авокадога баскалап карагыз – кабыгы эчкә бераз батса, өлгергән дигән сүз.
* Имбир роллга тәм өстәү өчен генә кулланылмый. Ул чи балыкта булырга мөмкин бактерияләрдән саклый, ашкайнату системасына ярдәм итә. Өстәвенә, башка төр ролл тәмен татыр өчен, әле генә авыз иткән ролл тәмен «оныттыра».
* Васаби порошогы кайнаган суда (1:1) эретелә. Ролл өстенә бераз гына салына.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
Соңгы комментарийлар
-
26 сентябрь 2023 - 18:55Без имениКырыкта гына тугел, безнен курше кызы беренче тапкыр кияугэ илле яшендэ чыкты, донья бу! Бэхетенэ ничек язылган бит…Кырыктан соң кияүгә чыгып буламы?
-
26 сентябрь 2023 - 16:03Без имениШушындый әсәрләрне, чынбарлык вакыйгаларны күбрәк язырга иде. Рәхмәт Сәлиха апага. Чын тарих.Җиңги
-
26 сентябрь 2023 - 14:43Без имениШуның хәтле әйбәт язылган.Рәхмәт сезгә Күбрәк булсын иде шундый язмалар.Озын озак яшәгез.Җиңги
-
26 сентябрь 2023 - 07:52Без имениЭй ходаем шул хадарем итеп язылган.Оласаем куз алдына килде.Җиңги
-
25 сентябрь 2023 - 19:24Без имениНиках ул дини йола туглмени? Анда ничек жырлап биеп йорергэ момкин икэн сон?Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.