Кемгә долма, кемгә сарма

Голубцы дигән ризыкны әзерләмәгән хуҗабикә юктыр югын да, йөзем яфрагына төрелгәнен пешереп караганыгыз булдымы икән? Аны кайсыдыр халыклар долма дип, кайсыларыдыр сарма дип атый. Ничек кенә атап йөртсәләр дә, чып-чын кунак сые ул.


Кирәк:


* 20-30 данә яшь һәм зур йөзем яфраклары;
* 0,5 кг яшь терлек итеннән фарш;
* 1 данә башлы суган;
* 100 г дөге;
* тәменчә тоз-борыч;
* бер бәйләм яшел аштәмләткечләр (укроп, кинза).


Кыздырма өчен:

* 2 данә помидор;

* 1-2 данә башлы суган;

* 3-4 тырнак сарымсак;

* 2-3 аш кашыгы үсемлек мае;

* тәменчә тоз.


Дөгене бик яхшылап юабыз, суганны һәм үләннәрне ваклап турыйбыз да барысын бергә иткә кушып болгатабыз. Тоз-борыч сибәбез. Ит корырак булса, 100 г су кушабыз.

Йөзем яфракларын юып, кайнар су белән пешеклибез. Суын саркытканнан соң, яфракның «койрыгын» өзәбез. Ул җирен пычак сабы белән төеп, бераз йомшартабыз.

Яфрак читенә 1 аш кашыгы эчлек салып, тыгызлап төрәбез.

Хәзер кыздырма әзерлибез. Тирән эчле табага май салып, утка куйыйк та, суган белән сарымсакны алтынсу төскә кергәнче кыздырыйк. Соңыннан помидорларны турап салыйк. Барысын бергә кыздырыйк. Төбенә утырмасын өчен болгаткалап алырга да онытмыйбыз. Ахырдан тоз сибәбез.

Утны киметә төшеп, кыздырма өстенә долмаларны тезәбез, 1 стакан кайнаган су өстибез.

Долмалар сүрән утта 30-40 минут чамасы пешә. Табынга биргәндә өстенә кыздырманы да салып чыгарабыз. Долма кайнар килеш тә, салкын килеш тә бик тәмле.
 

Маринадланган яфраклар


Гаиләгезне кышын да долма белән сыйлыйм дисәгез, йөзем яфракларын җәйдән үк маринадлап яки тозлап куярга була.

Яшь, матур яфракларны салкын суда юып, суын саркытабыз. Унлап яфракны берсе өстенә икенчесен куеп торба сыман тө­рәбез. Төрелгән яфрак­ларны ярты литрлы банкаларга бастырып тезәбез дә, өстенә кайнап торган су агызабыз. 2-3 минуттан соң суны бушатабыз. Моны тагын бер тапкыр кабатлыйбыз. Пешекләнгән яфраклар өстенә кайнар маринад агызып, банкаларны 5 минут «су мунчасы»нда тотабыз һәм калай капкач белән каплыйбыз.
 


Маринад әзерләү өчен:

* 1 л су;
* 1 аш кашыгы тоз;
* 1 аш кашыгы шикәр комы;
* 2 аш кашыгы 9% лы аш серкәсе.

Суга тоз белән шикәрне салып кайнатып чыгарабыз, банкаларга агызыр
алдыннан гына серкә өстибез.

Аш серкәсе кемгәдер килешеп бетмәскә дә мөмкин, бу очракта яфракларны тозларга була.

Уч төбе зурлыгындагы яшь яфрак­ларны юып, «койрыкларын» өзәбез дә, унлап яфракны берсе өстенә берсен куеп, торба сыман итеп тыгызлап төрәбез. Төргәкләрне җеп белән бәйләп, өч минутка кайнап торган суга тыгып алабыз. Суынгач, стерилизация-ләнгән банкаларга тутырып, тозлык коябыз һәм 15-20 минут «су мунча­сы»нда тоткач, калай капкач белән томалыйбыз.


Тозлык ясау өчен:

1 л суга 3 аш кашыгы тоз салып кайнатып чыгарабыз. Башка төрле тәмләткечләр кулланырга кирәкми, югыйсә яфракларның үзенә генә хас тәме үзгәрәчәк.





 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 22 сентябрь 2023 - 06:18
    Без имени
    Фердинанд Сэлэхов кебек биек,зур сэхнэлэрдэ жырлый алырлык жырчылар аз шул...
    Шоу – бар, сәнгать – юк !
  • 21 сентябрь 2023 - 21:08
    Без имени
    Бала мэктэпне яратсын, укытучысын хормэтлэсен очен ин беренче бу балаларнын эти-энилэрен тэрбиялэргэ кирэк эле, мин узем балаларым, оныкларым мэктэптэн кайткач, мин фэлэн укытучыны яратмыйм, бу фэнне курэ алмыйм дип кайткач, ин беренче эш итеп шушы фэнне яратырга, тырышып ойрэнергэ кирэк, менэ шул вакытта укытучынны да яратырсын дидем, дорестэн дэ бутэн бер дэ кайтып зарланмадылар, оегездэ дэ бала каршысында укытучыны тэнкыйтлэмэгез, олыларга карата хормэт тэрбиялэргэ тырышыгыз, нэтижэсе озак коттермэс, балагыз унай якка узгэрер
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:58
    Без имени
    Эмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.
    Әни безне аңламый. Нишләргә?
  • 21 сентябрь 2023 - 14:50
    Без имени
    Укучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:07
    Без имени
    Әлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батып
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»