Логотип
Икенче ашлар

Ит пешерәбез

Болгарча шулпа

Иң элек чистартып юылган кишер белән суганны вак шакмаклап турагыз. Шуңа томат соусы өстәп болгаткач, майлы табада аз гына кыздырып алыгыз. Шуннан соң сарык итен (корейка) якынча 15-20 г итеп турагыз да, болгаткалап, майда кыздырыгыз. Инде бавырга да тотынырга була. Ә аны чи килеш 7-8 граммышар итеп шакмаклап турарга кирәк.

Хәзер инде чүлмәккә иң элек кыздырылган сарык ите, бавыр, алда әзерләнгән яшелчә катнашмасы, пешкән фасоль, тоз, борыч һәм шулпа салыгыз да кайнатып чыгарыгыз. Ләкин уттан алырга ашыкмагыз, әле аны 10 минут тотарга кирәк. Шулпаны кайнар килеш тәлинкәләргә бүлегез, өстенә аштәм-ләткечләр сибеп, табынга куегыз.

Бер өлеш шулпа әзерләү өчен 19 г кишер, 18 г суган, 5 г атланмай яисә маргарин, 4 г томат соусы, 40 г фасоль, 71 г сарык ите, 44 г бавыр, 200 г сөяк шулпасы, кирәгенчә тоз, борыч, укроп алына.


Болгарча кыздырылган ит

Сөяксез итне 110 г зурлыкта өлешләп кискәләгез. Өстенә сарымсак ышкып, тоз һәм борыч сипкәннән соң, 2 сәгать салкын урында тотыгыз. Аннары майда кыздырып алыгыз.

Юып чистартылган кишер белән суганны салам кебек итеп турап шулай ук майда бераз кыздырыгыз.

Ә табада кыздырылган чикләвек төшен күрәгә белән бергә иттарткычтан чыгарыгыз да, аерым савытта ак соус ясагыз.

Аннан соң кыздырылган ит өстенә алда әзерләнгән яшелчә катнашмасы ягып, өстенә майонез сибегез һәм мичтә 5-7 минут пешерегез.

Гарнир өчен пешкән бәрәңгене телемләп турап мичтә кызартып алыгыз. Ә фасольне кәстрүлдә пешерегез.

Итне бәрәңге, фасоль, яшел кыярдан торган гарнир янына салып, кайнар килеш табынга куегыз. Өстенә яшел укроп сибәргә дә онытмагыз. Соусны табынга һәр кеше өчен аерым кәсагә салып бирегез.

Бер өлеш ризык әзерләү өчен 110 г сөяксез сыер ите, 4 г сарымсак, 15 г үсемлек мае, 12 г кишер, 12 г суган, 23 г майонез, 15 г ак соус, 4 г күрәгә җимеше, 4 г кыздырылган чикләвек төше, 87 г бәрәңге, 25 г фасоль, 50 г яшел кыяр кирәк.
 

Болгарча пилмән

Башта пилмән өчен камыр хәзерләп куегыз. Аннары пешкән тавыкның итен, тиресен кыздырылган бавыр белән бергә иттарткычтан чыгарыгыз. Шуңа майда кыздырылган башлы суган, эретелгән атланмай, тоз һәм борыч өстәп болгатыгыз да, яңадан бер кат иттарткычтан чыгарыгыз.
Камырны 1,5-2 мм калынлыкта итеп җәеп, түгәрәкләр кисегез. Эченә тартылган ит тутырып ярым ай формасында пилмәннәр ясагыз һәм он сибелгән тактага тезеп куегыз.

Тавык шулпасының беразына алдан ук бүртте-релгән борчак салып пешерегез. Аннары, майда кыздырылган кишер белән суган өстәп, кайнатып чыгарыгыз. Пешкән борчакны изгәләп, калган шулпаны, кыздырылган, кишер белән «суганны өстәп, әзер булганчы пешерегез. Шуңа пилмәннәрне салыгыз һәм салмак утта 5-7 минут пешереп алыгыз. Шулпалы пилмәннәрне тирән тәлинкәләргә салып кайнар килеш табынга бирегез.

Бер өлеш пилмән өчен 56 г камыр, 45 г пешкән тавык ите, 37 г бавыр, 20 г суган, 4 г атланмай, 0,01 г төелгән кара борыч, тоз кирәк.
Шулпа өчен 10 г суган, 5 г атланмай, борчак һәм тоз алына.
 

Татлы бәлеш

Иң элек әче камыр басып, кабарырга куегыз. Аннары ике кисәккә бүлегез дә, камырның зуррак өлешен җәеп майлы табага салыгыз. Шуңа урталай кисеп бүрттерелгән күрәгә тезеп чыгыгыз һәм өстенә атланмай кушып бүрттерелгән дөге, корт салыгыз. Калган камырны җәеп бәлешнең өстен каплагыз. Кырларын яхшылап бөргәннән соң, өстен майлап, мичтә пешерегез. Татлы бәлешне табынга өлешләп кискәләп куялар.

Бәлеш өчен ярты кг он, 64 г сары май, 96 г каймак, 72 г сөт, 16 г шикәр комы, 72 г су, 320 г күрәгә, 120 г дөге, 80 г атланмай, 320 г корт, тоз һәм чүпрә кирәк.

фото: http://xvatit.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар