Дограма

Төрекмәннәр – тугандаш төрки күршеләребез. Уртаклыгыбыз күп алар белән: динебез бер, бәйрәмнәребез, телләребез охшаш...
VIII гасырга караган ядкарьләр төрекмәннәрнең бик борынгы халык булуын раслый. Күпчелек төркиләргә хас булганча, аларда әле узган гасыр башына кадәр кабиләләргә һәм ыругларга бүленеш сакланган. Борынгы тамырлары Огуз ханга барып тоташа.
Туган җанлылык һәм кунакчыллык төрекмәннәрнең төп сыйфатларыдыр, мөгаен. Барлык төрки халыкларга хас булганча, төрекмән өенә аяк баскан кунак – Аллаһ бүләге. Кунак табынына сый-нигъмәтнең иң яхшысы, иң тәмлесе куела. Төрекмән милли аш-суының күп өлеше итле һәм сөтле ризыклардан гыйбарәт. Башка төрки кухнялардан аермалы буларак, балык иң затлы сыйларның берсе санала. Балыктан әзерләнгән пылау туй табыннарына куела.
«Хуҗабикә галәме»нең бүгенге кунагы Гунча НАРБАЕВА әзерләп күрсәткән дограма исә төрекмән халкының көндәлек ризыкларыннан. Дограманы авыз итеп караган кеше аннан беркайчан да баш тартмас. Тәмле, туклыклы, үзе гади, үзе кызыклы... Бергәләп әзерлибезме?!
Кирәк:
1-1,5 кг сөякле ит;
2-3 баш суган;
1-2 кашык томат пастасы яки 1-2 помидор;
он;
кайнаган су;
тәменчә тоз, борыч;
аш тәмләткеч үләннәр.
Эш барышы:
Бу ашны әзерләү өчен иң элек петир – кетердәп торган юка икмәк пешерергә кирәк.
Петирның рецепты бик гади: суга бер чеметем тоз һәм кулга ябышмаслык күләмдә он гына кирәк. Камырны баскач, юка итеп җәябез. Өстенә сыек май сибеп, җәемне тәгәрәтеп төрәбез.
Төргәкнең ике башын эчкә таба бөгәрләп китерәбез дә берсе өстенә икенчесен куеп, кул белән басабыз. Ул бераз «ял итәргә» – май камырга сеңәргә тиеш.
Камырны берничә кисәккә бүлеп, таба зурлыгында гына юка итеп җәябез. Калынлыгы – 0,5 см тирәсе. Өстен чәнечке очы белән тишкәлибез. Аны табага салганчы, төбенә он сибәбез. Таба төбен майларга кирәкми. Петир кызу мичтә алланганчы пешә.
Дограма өчен төрекмәннәр куй ите куллана. Сыер итеннән дә пешерергә мөмкин. Шулпага тәме чыксын өчен сөякле ит яхшырак. Ләкин аның турарлык ите дә җитәрлек булсын.
Итне салкын суга салып, кайнатып чыгарабыз. Күбеген җыеп алгач, талгын утта пешерәбез. Берәр сәгатьтән тоз, суган, 1-2 кашык (шулпаның күләменә карыйбыз) томат пастасы өстибез. Паста урынына помидор турап салсаң да ярый. Ит пешкәч, шулпадан алып суытабыз.
Суынган ит белән петирны кул белән генә ваклыйбыз. Төрекмәннәр аны зур гаилә белән, барысы бергә түгәрәкләнеп утырып башкара. Итне пычак белән турасаң да була.
Бер-ике баш суганны бик вак итеп турыйбыз. Шулпа суынып китсә, аны кайнарлап алабыз.
Зур касәгә вакланган итне, петирны, туралган суганны салып, бергә катнаштырабыз. Бер-ике аш чүмече кайнар шулпа өстибез. Кабат яхшылап болгатабыз.
Дограманы кеше саен касәләргә яки тирән тәлинкәләргә бүлеп, шулпа салып чыгабыз. Куерак яраткан кешегә – шулпасын азрак, сыеграк яратканга шулпасын күбрәк салабыз. Иң ахырдан аш тәмләткеч үләннәр сибәбез.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый, җәхәт кенә узып китү ягын карый...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.