Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Тәтешледә туган тургай

Гыйльмулла ЗӘКИЕВ, 
Балтач районы.

Үземнең балачактан килгән шигырьләр укырга яратуыммы, әллә олыгаеп килгәндә күңел тынычлыгы эзләп бәргәләнүемме – узган ел мин интернет мөмкинчелекләреннән чамалы гына файдалана белүем ярдәмендә төрле шигърият форумнарына кереп эзләнә башладым. Әйтергә кирәк, көтмәгәндә- уйламаганда татар әдәбиятының үзем өчен бөтенләй билгеле булмаган катламын ачтым: Россиянең төрле төбәкләрендә туып-үскән һәм Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең иҗатын зур кызыксыну белән күзәтә-өйрәнә башладым.

Сокландыргыч матур, искиткеч тирән мәгънәле шигырьләр бакчасында йөри торгач, миндә ул гүзәллекне тудыручы авторлар белән сөйләшәсе килү теләге уянды: кыюсыз гына фикер алышуларда катнаша башладым. Әдәбият белгече булмасам да, яхшыны начардан аера белүем, иҗат кешеләренә зур хөрмәт белән каравым бик тиз арада шактый гына яңа дусларым барлыкка килүгә сәбәп булды. Шулар арасында Фридә Батыргәрәй кызы МАШКОВСКАЯ үзенә бер мактаулы урын алып тора.

Аралаша башлавыбызның этәргече интернетта укылган шигырьләр булды дип әйткән идем инде. Менә минем Фридә апага язган беренче хатымнан өзек: «Сез чын ИҖАТ КЕШЕСЕ! Мин «Ак кәгазь битләренә» дигән страничкадагыларын гына укырга өлгердем һәм телсез калдым! Сез уникаль шагыйрә, кабатланмый торган (НЕПОВТОРИМАЯ) талант иясе. Һәрбер шигырегез кешенең үзәк бәгыренэ җитә, уйланырга мәҗбүр итә һәм тормышка башкача карарга, аны бәяләргә – кадерен белергә өйрәтә! Бик зур рәхмәт Сезгә!»
Фридә Батыргәрәй кызының балачагы Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы җимерекләрне торгызу елларына туры килә: җидееллык мәктәпне тәмамлагач та ул тормыш арбасына җигелә. Миңа җибәргән бер хатында ул үзе турында түбәндәге юлларны язды: «Мин – Фридә Батыргәрәй кызы Исламова (Машковская) 1943 елның 1 маенда Башкортстанның Тәтешле районы Түбән Кодаш авылында туганмын. Әтием Исламов Батыргәрәй 1946 елны каты авырып үлгән. Әнием Сәүдә Мәгъзум кызы, әтием үлгәннән соң, Кәльтау авылына Мөхәммәтдинов Шакирга кияүгә чыгып яши башлады. 2008 елны әнием мәрхүмә булды. Үги әтием 1967 елны үлде. 

1958 елны Кәльтау җидееллык мәктәбен похвальный грамотага бетердем. 1959 елның 14 апреленнән башлап 1961 елнын 1 мартына кадәр Уфада һөнәр училищесында укыдым, штукатур һөнәре алдым. 1963 елнын февраленә кадәр  штукатур булып эшләдем. 1963 елнын 7 февраленнән 1965 елнын 15 февраленә кадәр Совет Армиясе сафларында хезмәт иттем. Армиядә партиягә кандидат итеп алдылар, төрле армия һөнәрләрен үзләштердем. Армиядән демобилизацияләнгәннән сон Уфада автобус паркында кондуктор булып бер ел эшләгәч, түтиләр янына Казакъстанга, чирәм җирләргә киттем. Партия райкомы юлламасы белән Кустанай өлкәсенен Октябрьский районында ун ел эшләдем.
1976 елдан 1992 елга кадәр Казакъстаннын Тургай өлкәсе Октябрький районында юл-патруль хезмәте инспекторы булып хезмәт иттем. 1992 елның ноябрендә 2 группа инвалидлык биреп, хезмәттән комиссовать иттеләр.
 «За безупречную службу» медале (1984), «Отличник милиции» билгесе белән бүләкләндем. «Хезмәт ветераны» дигән исемем бар. УВД, РОВД, комсомоладан алган бик күп грамоталарым бар. «200 летие МВД РОССИИ» медале, «Ветеран МВД» грамотасы...  2012 елның 17 апрелендә «ВЕТЕРАН МВД» грамотасын тапшырдылар».

Шигырьләрендәге темаларның төрлелегенә, аларга салынган мәгънәнең тирәнлегенә, тормыш тәҗрибәсенең зурлыгына соклануым шулкадәр тынгылык бирмәде, мин Фридә апаның тормыш юлын күбрәк беләсем килеп аның Казакъстандагы хезмәттәшләрен эзләп табарга булдым. Алланың рәхмәте – аны бик күп кешеләр хәтерли һәм хөрмәт белән искә ала икән. Мин үтенечемә җавап язучыларның берсенең – Олимпиада Александровна Габунның гына истәлекләрен тулысы белән күчереп куям: «Я рада тому уважению, с которым земляки относятся к Фриде Батыргареевне. Она действительно заслуживает этого. Я познакомилась с Фридой еще в юности. Связывали нас вначале общественные дела, комсомольские поручения. а потом завязалась дружба. Мы жили тогда в Октябрьском районе Кустанайской обл. Казахстана. Это была целина, правда, уже не та, которую пришлось осваивать нашим родителям: к тому времени там уже были отстроены красивые населенные пункты с довольно развитой инфраструктурой, с молодыми садами, скверами и парками. Жители – в основном молодежь, механизаторы, специалисты сельского хозяйства, строители, учителя, врачи. Все трудились с комсомольским задором, с тем энтузиазмом, который присущ первопроходцам, приехавшие в пятидесятые годы поднимать целину. С Фридой мы встречались во время рейдов «Комсомольского прожектора», на заседаниях комиссии по делам несовершеннолетних, при проведении разных молодежных мероприятий. Она была невысокого роста, худенькая, стройная, ей очень шла форменная одежда. Отдельные молодые люди при встрече с ней пытались пошутить, наговорить комплиментов, но она всегда была строгой, очень взвешенной в поведении и не позволяла никому вольностей. К своим служебным обязанностям всегда относилась с большой ответственностью. Ей поручались самые ответственные дежурства. Помнится, ехал к нам в район первый секретарь Тургайского обкома партии Кусаинов. На границе района был пост ГАИ. Стояла очень буранная морозная погода. Первый секретарь с сопровождающими его машинами двигались медленно сквозь снежные заносы. Темнело. Светом фар выхватило среди огромных сугробов женскую фигурку сотрудника ГАИ.

 – Что она тут делает? – спросил Первый.
– Старшина Машковская несет службу, – ответили ему. Она обеспечивает безопасность движения.
– А что, мужчин не нашлось!?
– Она надежнее любого мужика сработает, – ответили ему.
Но он велел остановиться и завез Фриду в отделение РОВД. Поблагодарил ее за службу и сказал, что хоть она и отважный человек, но совсем еще молоденькая, хрупкая женщина, несмотря на мужской, твердый характер.
О том, что она девушка с характером, знали все водители, руководители и инженеры автопредприятий.

Там, где она была с техосмотром транспорта поблажек не ждали. Она добилась авторитета благодаря своей принципиальности, неподкупности и знанию своего дела. Только время спустя, я узнала о том, что она имеет не только хорошую теоретическую подготовку, но и владеет миниумом практических знаний, необходимых для несения службы. Она стреляла, прыгала с парашюта и за хорошие показатели в этом была отмечена руководством МВД. Фрида вырастила хорошего сына, который выбрал профессию кадрового военного. Гильмулла, пока это у меня все. Удачи вам и всего самого доброго. С уважением О. Габун».

Озак еллар читтә яшәсә дә, Фридә апа үзенең туган телен онытмыйча кадерләп саклаган һәм күңелендә җыелып килгән уй-фикерләрен шигырь юллары аша безгә җиткерә. Туып-үскән Тәтешле районы һәм Башкортстанга булган мәхәббәте, анда яшәүче төрле милләт кешеләренә ихтирамы, бүгенге көндә иң әһәмиятле булган интернационализм – халыклар дуслыгын саклау мәсьәләсе Фридә Батыргәрәй кызы Машковскаяның бөтен иҗатында кызыл җеп булып сузыла. Шуңа да ул зур горурлык белән «Башкортстан кызы – минем милләтем!» дип әйтә ала. Ә мин аны күңелемдә ТӘТЕШЛЕДӘ ТУГАН ТАТАР ТУРГАЕ дип атыйм.

Мин бүген сезгә аның берничә шигыре белән танышырга тәкъдим итәм. 

Булды инде, булды

Булды инде булды, акланмыймын,
Горур карчык мин, вакланмыймын.
Хата-ялгышлар күп, җитәрлек,
Гөнаһ кылдык, «кәтәр» китәрлек.
Кура тутырып дуңгыз карадык,
Дуңгыз сатып акчасын санадык.
Райкомнарга тугры табындык.
Туган-үскән илләрне сагындык.
«Күккүз», кәферлардан саналдык,
Шайтан байрагыннан ямалдык.
Мул уңышларны чәчеп үстердек,
Арыш, бодайны кылган далада.
Кызыл байракларны күтәреп,
Юлбашчыларны тиңләп Аллага.
Булды инде булды, күпне күрдек
Җәяү йолдызларга менеп йөрдек.
Айга менеп, кызыл әләм элдек.
Ай кызына менеп, сәлам бирдек.
Һич үкенмим, гомерем үткәненә
Тормыш йомгагымны сүткәнемә.
Иске йомгагым сүтелеп бетелде
Коммунизм гына озак көтелде.
Гомерем көзләрендә тәгәрәде.
Җирне әйләндереп, йомгагым.
Дус шайтанга кулым болгадым.
Киң Җиһанда очтым, канатланып
Шигърият дөньясына шатланып.

***
Базар капка төптә инвалид ир,
Тальян белән матур җыр сыза.
Базарга барам, җыр тыңларга,
Ирнең җырын тыңлап көн уза.

Җыры сөйли, матур яшь егет
Хезмәтләргә китеп барганын.
Күздән югалганчы әнисенең
Яулык болгап, озатып калганы.

Сөйгәне дә аның озата калды,
Антлар итте, сагынып көтәргә.
Сине генә өзлеп сөям, диде.
Һич карамам, бәгърем бүтәнгә.

Җыры сөйли, Әфган чүлләрендә,
Яраланып, каннарга батканын.
Госпитальдә «явыз» хирурларның
Ике аягын да кисеп атканын.

Егет җырын тыңлыйм, тын алмыйм,
Кемнәр бу сугышны башлаган?!
Яраланып кайткан солдатларны,
Көтми, сөйгәннәре ташлаган.

Тальяны да елый, егет белән,
Җыр-моң өсти егет җырына.
Карт имәндә  парлы сандугач та
Кушылып сайрый егет моңына.

Озак еллар үткәч, илгә кайтты
Беркем илдә аны көтмәде...
Яулык очы белән яшен сөртеп
Карт анасы да бүген үпмәде…

Базар капка төптә, солдат җырлый
Ике саны да «протез» аякта.
Нигә ирләр көн дә каннар коя?
Кемгә кирәк, кемнәр аңлата?

***
Милиция, полиция, «ментлар» дисез,
«Ментовщина» дисез, күралмыйсыз.
«Взяточник» дисез, ышанмыйсыз,
Үзегез безсез беркөн торалмыйсыз.
Ирләрегез азса, өйдә кунмый
Ул башканың мәхәббәтен «яулый».
Кем гаепле? Алло – полиция!!!!
Минем ирем бүген «ятны»" сөя...
Рәнҗетәләр карак, хулиганнар
Рәнҗетәләр сезне «томаналар»
Алло, алло, иптәш полиция!!!
Полиция тиз ярдәмгә килә.
Тормышларын җәлләми яшь егетләр,
Полиция, милиция, мент-дебетләр.
Халык өчен корбан булды күп егетләр,
Салкын каберләрдә чери яшь бөркетләр.
Яманлыкны «мент килә» дип куркытабыз,
Елап-елап «деҗуркага» юл тотабыз.
Кайчан сезгә акыл керә замандашлар?!
Милиция, полиция дус-юлдашлар.

Мәк чәчәге

Милиция вәкиленең фаҗигале үлеменә
Син чакырдың мине Сабантуйга
Келәм җәйдең, кайтыр юлыма.
Басу капкасында каршы алдың,
Мәк чәчәге тотып кулыңа.
Җыр агылды кайнар йөрәгеңнән,
Чиксез мәхәббәтең турында.
Карт чишмә дә акмый, уйга калды,
Хайран калды гашыйк моңына.
Моң агылды яшел болыннарга,
Сандугачлар тынып калдылар.
Зөбәрҗәттәй матур күзләреңнән,
Таң чыгыдай яшьләр тамдылар.
Китмә инде кире, зинһар дидең,
Калчы мәңге, минем янымда...
Күз алмасы кебек кадерләрмен,
Йөрәгемдә җаным барында.
Зәңгәр ташлы көмеш йөзек бирдең,
Ә мин бирдем, чиккән кульяулык...
Вәгъдәләштек мәңге аерылмаска,
Тик ходаем бирсен, дин-саулык.
Кыңгыраулы аргамаклар җигеп,
Туйларыбыз үтте көзләрен.
Соңгы күргәнеңдәй миңа карап,
Карап туймый иде күзләрең...
Хезмәтеңә киттең пар ат җигеп,
Көндезге ашка көттем – кайтмадың...
Көтү кайтты, күптән кояш батты
Синсез кайтты җиккән атларың.
Атлар, атлар сөйли алмадылар
Хуҗасының кайда ятканын.
Урман буйлап җырлап кайтканда,
Дошман хуҗасына атканын.
Типсә тимер өзә торган егет
Яраланып, канга батканын.
Аяк аста җирем шуып китте,
Йөрәгемә уклар казалды.
Үтергәннәр, синең газизеңне
Дигән хәбәр илгә таралды...
Ташламачы мине, зинһар, диеп
Бертуктаусыз үбәм күзләрен.
Иреннәре кабатлыйлар төсле
Әйтелмәгән сөю сүзләрен.
Тугры хезмәт иттең син халкыңа,
Яшь гомерең иртә өзелде.
Мәк чәчәге кебек, чәчәк аткач
Бәбәкләрең кинәт киселде.
Мәк чәчәге чәчтем кабереңә,
Кабереңне ямьләп үстеләр.
Юаткандай битләремнәй сыйпап
Синең яктан җилләр истеләр.
Кыңгырулы аргамаклар җигеп
Туйлар үтте безнең көзләрен...
Я ходаем, нигә иртә алдың
Туялмадым, күреп күзләрен.
Хәтеремдә мәңге сакланырлар
Алма кебек матур йөзләрең...
Син чакырдың мине Сабантуйга,
Келәм җәйдең кайтыр юлыма.
Төшләремә кереп юатасың,
Мәк чәчәге тотып кулыңа.

Парлы ялгызлар

Киң җиһанда парлап очар өчен,
Пар канатлар безгә бирелгән.
Пар канатлы парлар күпкә ялгыз
Бик бәхетле булып күренгән.
Пар канатлы парлар, гомер итәләр
«Ялган» юрганнарын ябынып.
Язмыш тартып алган мәхәббәтен
Йөрәгендә саклап, сагынып.
Пар канатлы очкан «бәхетсезләр»
Ялгыз очканнардан көләләр.

Парлы очкан кошлар – ялгызаклар
Күргәзмә икәнен дә беләләр.
Пар канатлы очкан «үрнәк парның»
Оясында салкын боз мендәр.
Боз мендәрне күп парлылар бүлә,
Ялган йотып үтәдер гомерләр.
Пар канатлар бирсәң, бир Ходаем
Канатларны парлап очарлык.
Мәхәббәтең бирсәң, бир иң сафын
Йолдызларны бергә кочарлык.

Мин тормышка гашыйк

Мин тормышка гашыйк,тормыш – миңа,
Киң җиһанда парлап атлыйбыз.
Тормыш – укытучым миннән өлкән
Өлкәннәргә хөрмәт саклыйбыз.

Тормыш белән йолдызларны кочтык
Киң җиһанның төпсез күгендә.
Тормыш агай дәресләрен алгач
Мин бәхетле картлык көнемдә.

Мин тормышка гашыйк, тормыш – миңа,
Юлларыбыз ерак әле барасы.
Шигъри күлләрендә су коенып,
Тын океанда күперләр саласы.
Тормыш белән тату, дус яшәргә
Җиргә киләдер адәм баласы...

Бәхет турында фәлсәфә

Нәрсә ул Бәхет?
Бәхетсезлекне аңлар өчен
Кирәк бәхетсез булып туарга.
Селте ясап керләр юарга.
Тормыш чанасыннан шуарга.
Каты салкыннарда туңарга.
Җылы торба, кочегаркаларда,
Күпер асларында кунарга.
Янчыгыңны асып, хәер сорарга.
Ачтан үлмәс өчен, язлар җиткәч
Черегән бәрәңгеләр тунарга.
Чабата киеп, бетле бишмәтләрне
Чабата киеп, бауларын урарга.
Күргән төшеңне яхшыга юрарга.
Алла Тгаләдән бәхет сорарга.
Туган илнең сагынып яшәр өчен
Җиде диңгезләрдә кичәргә,
Чит-ят илләрнең әремен иснәргә.
Ата-аналарның кадерен аңларга.
Ата-аналардай картаеп карарга.
Булдыксыз ирләргә коллар булып
Балалар хакына,тырышып ярарга.
Якты дөньяларның кадерләр өчен,
Үлемнең тозагыннан качарга.
Фани дөньяларда үзең хуҗа булып
Килгән кунагыңа капка ачарга.
Ул-кызларыңа гөрләтеп туй ясарга.
Бишбармакка итле казан асарга.
Илгә-көнгә килгән авырлыкка чыдарга,
Утта янмый, сулардан коры чыгарга.
Ходайдан сәләмәтлек, сабырлык сорарга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гильмулла, сезгә нинди генә рахмәтләр әйтсәк тә аз булыр. Фридә апа өчен зур шатлыклар , куанычлар, җанына рәхатлекләр өстәгәнсез. Фридә апа өчен куанычлы зур бүләк булган. Безнең өчендә зур шатлыклар бу. Фридә апаның шатлыгы, безнең дә шатлык. Фридә апа, Гильмулла икегезгә дә иҗади уңышлар. Исәнлек, саулык, җан тынычлыгы, бәхетле, бәракатле матур көннәр теләп калам.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Нажия! Фридэ апанын ижатын укыгыз хэм башкаларга да укытыгыз, анын хэрбер шигыре мэчетлэрдэ гыйбэдэт алдыннан укыла торган вагэзьгэ тин бит! Исэн-имин, сау-сэлэмэт хэм бэхетле булыгыз!

      • аватар Без имени

        0

        0

        БЭХЕТ ТУРЫНДА ФЭЛСЭФЭНЕ УКЫГАЧ БУТЭН ШИГЫРЬ УКЫП ТОРУНЫ КИРЭК БУЛМАС ДИМ БАР СОРАВЫМА ЖАВАПНЫ ТАПТЫМ ФИКЕРНЕ УЗГЭ ИТЕП ПРОБЛЕМАНЫ ИКЕНЧЕ ЯКТАН АЧЫП САЛА ДА КУБРЭК БУЛСЫН ИДЕ МОНДЫЙ ШАГЫЙРЭЛЭР АЛАЙСА БРАЗИЛИЯНЕН САБЫН КОБЕКЛЭРЕНЭ ОШАГАННАРЫ ХЭЙРАН КУП

        • аватар Без имени

          0

          0

          Фридэ апанын буген генэ язылган тагын бер шигырен куям. УКЫГЫЗ, ДУСЛАР!!! Гашыйкъ булу, әле сөю түгел, Чын мәхәббәт була бер генә. Сабыр итеп,олы хөрмәт итеп Тормыш көтәр өчен гомергә. Гашыйкъ булу,әле гаеп түгел. Пайгамбәрләребез килгәннәр. Доньялыкта гонаһ,савап җыеп Кыямәттә җавабын биргәннәр. Гашыйкълардан хата эзләмәгез, Гашыйкълардан һич көлмәгез. Гашыйкълар гүзәллекне сизә, Ул чын бәхет күлләрендә йөзә, Хыянәтләрне дә күрми,алдана Җир -су, гашыйкъ өчен аллана. Мин үзем дә гашыйкъ егетләргә, Салаваткай ,Нәҗип кебекләргә.. Назар Нәҗмига, Пушкин,Абайга, Казах акыны Джамбул бабайга.. Ай -Кояшка ,тагын да күпләргә.. Җирдә яшим, очамын күкләргә. Гашыйкъ булу бәхет.,Сөю түгел,, Янып-көеп,хөрмәт, сабыр итеп, Кайгы -шатлыгын уртаклашып, Тормыш юлларын култыклашып, Чын мәхәббәт мөмкин бер генә Тигез тормышларда , мәңгегә. Машковская(Исламова)Фрида 05.11.2017 ел

          • аватар Без имени

            0

            0

            Мин Фридэ апа белэн якыннан таныш булуым белэн бик бэхетле. Шундый кешелэр куберэк булса донья ботенлэй икенче торле булыр иде...Ул бик тыйнак, сойкемле, тормышны бик яратучы ханым. Шигырлэре дэ узе кебек ...Тирэн эчтэлекле, бик мэгънэле. Анын шигырлэрен укып узенне кызыксындырган бик куп сорауларга жавап табасын.

            Хәзер укыйлар