Логотип
Театр

XLIV Шаляпин фестивале «Фигаро туе» премьерасы белән ачылды

Казанда 44 нче Шаляпин фестивале башланып китте. Ул Моцартның «Фигаро туе» операсы белән ачылды. Фестивальдә барысы 10 опера тәкъдим ителә.

«Фигаро туе» белән ачылган фестиваль быел юбилейны икеләтә билгеләп үтә: Моцартның тууына – 270 ел һәм әлеге операның премьерасына 240 ел тула. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры өчен спектакльне Санкт-Петербургтан чакырылган режиссер – Россиянең халык артисты, «Алтын битлек» премиясе лауреаты Юрий Александров куйды. 

Фестивальгә Зур театр, Мария театры, «Геликон-опера», Станиславский исемендәге театр, Новосибирск һәм Екатеринбургтан артистлар чакырылган. Быел операларда республикабыз артистларының күбрәк җырлавы да куандыра. Театр труппасыннан Гульнора Гатина (ул «Фигаро туе»нда Фигароның кәләше Сюзанна партиясен башкарды), Венера Протасова һәм Артур Исламовтан тыш, сәхнәгә башка җырчылар да чыгачак. Мәсәлән, Венера Гимадиева һәм Эльза Исламова.

«Моцарт өстендә эшләү өчен без Германиядән дирижер чакырдык, ул шулай ук искиткеч пианист һәм Моцартны белүче белгеч. Безнең оркестр һәм солистлар өчен бу бик яхшы тәҗрибә һәм осталыкның яңа баскычы», – дип белдерде театрның директоры Раүфәл Мөхәммәтҗанов, «Фигаро туе» операсы белән дирижерлык итү өчен танылган алман музыканты, Моцарт иҗаты буенча белгеч Юстус Франц чакырулары турында.

Режиссер Юрий Александров спектакльнең төп фикере – үз мәхәббәтең, намусың һәм абруең өчен көрәш, дип саный. Ул спектакльне бары ике атна эчендә чыгарылуын әйтте. Шулай ук куелышның динамикасын арттыру өчен, үзгәрешләр кертелүен билгеләп үтте: «Без ике антракт белән уйныйбыз, гәрчә Моцартта өч антракт, дүрт акт булса да. Шулай итеп, бутерброд ашау вакытын кыскарттык, ә музыканы карау, тыңлау мөмкинлеген таптык».

Киләсе елга театр «Шаляпин» операсы премьерасын әзерли. Бу хакта театр директоры хәбәр итте. «Хәзерге вакытта музыкаль партитура өстендә актив эш бара. Куючы дирижер Андрей Аниханов булачак. Композитор, спектакльнең дөрес структурасын төзү өчен, драматург белән даими элемтәдә тора. Бу әсәр музыкага салынган биографик белешмә генә түгел, ә шул чорны тавыш һәм характер аша сәнгатьчә аңлау булырга тиеш», – диде Рәүфәл Мөхәммәтҗанов.

Кызганыч, Муса Җәлилнең юбилей елында шагыйрь исеме йөрткән театрда үткән фестивальдә «Җәлил» операсына урын табылмаган. «Фестиваль программасы кысаларында «ТНВ» һәм «Россия-Культура» телеканалларында без театр куелышындагы Н. Җиһановның «Җәлил» операсы (реж. М. Панджавидзе) күрсәтеләчәк. Бу каналларның гомуми аудиториясе берничә миллионнан артык кеше. Шул рәвешле, Муса Җәлилнең батырлыгы турында белүчеләр һәм аның истәлеген хөрмәт итүчеләр саны, операны сәхнәдә генә күрсәтү белән чагыштырганда, күпкә күбрәк булачак», – дип әйттеләр бу җәһәттән театрның матбугат хезмәтеннән. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар