Сорбонна университетын тәмамлаган, беренче татар математигы Сара Шакулова, беренче кызлар гимназиясе ачкан Фатиха Аитова, татар хатын-кызлары арасында беренче профессиональ композитор Сара Садыйкованы нәрсә бәйли? Әлбәттә, Казан һәм... «Табу» спектаклендә әнә шул сорауга җавап бар.
Рус һәм татар телендә барган спектакль татар тамашачысы өчен чагыштырмача яңа һәм кызыклы урында – Казанның театраль резиденциясе булган – Демидов особнягында куелды. Муса Җәлил урамындагы әле бинада элек Казан шәһәренең үзәк ЗАГСы урнашкан иде. «Гаилә» үзәге төзелгәннән соң, тарихи бина хуҗасыз калды. Моннан берничә ел элек режиссер Диана Сәфәрова анда иммерсив спектакль – «Анна Каренина»ны куйды. Шуннан соң бина театраль резиденциягә әйләнде. Аның үз репертуары, үз афишасы. Узган сезонын резиденция татарның мәшһүр хатын-кызларына багышланган премьера – «Табу» белән япты. Әлеге спектакль быелгы сезон афишасында да бар.
Театраль особняк традицион театрга охшамаган да. Килеп керүгә якты фойе да, зур зал да, сәхнә дә юк. Ярым караңгылыкта тарихи баскычлар буйлап икенче катка күтәреләсең да урындыклар тезелеп куелган бүлмәгә узасың. Анда да – ярым караңгылык. Үзенә күрә бер атмосфералы камерный зал.
Без шәхесләрне пьедесталдан гына күреп белә идек. Хәзер аларны әнә шул җансыз сыннардан, фотолардан чыгарып, «кешеләндерү» тенденциясе бара. Узган сезонда Камал театрында яшь режиссер Айдар Җәббаров Габдулла Тукай турында үзенчәлекле спектакль чыгарган иде. ХХ гасыр башының мәшһүр хатын-кызлары нәрсә уйлап яшәгән, нинди хисләр белән янган? «Табу» спектакле шәхси дөньяларының пәрдәсен бераз гына ачып күрсәтә.
Динә Сафина пьесасы буенча Лилия Нурель куйган спектакльдә өч төп героиня – Рязань губернясы Касыймда шәһәрнең почетлы гражданины гаиләсендә туып-үсеп, Петербургта, Париждагы Сорбоннада белем алган Сара Шакулованы, Оренбург губернясы Троицкта беренче гильдия сәүдәгәре гаиләсендә туып-үскән Фатиха Аитованы, Казан кызы Сара Садыйкованы нәрсә бәйли соң? Әлбәттә, Казан һәм... Аитова мәктәбе.
Фатиха Аитова мәктәп ачу белән янып йөри. Хәтта аның кияүгә чыгуын да спектакльдә үзара хезмәттәшлек төзү итеп күрсәтәләр. «Миңа биш малай табып бирсәң, мәктәп ачам», – ди Фатихага Казан бае Сөләйман. Кул бирешәләр. Гимназия ачар өчен зур тырышлык куеп, күп каршылыклар аша уза Фатиха. Сорбонна университетында укып кайтып та (Спектакльдә Парижның алтын чоры атмосферасын искиткеч итеп тудыралар!), Россия университетында белемен расларга мәҗбүр ителгән һәм Зарайск кебек кечкенә шәһәргә укытырга җибәрелгән Сара Шакулованы Фатиха Аитова Казанга укытырга чакыра. Шушы мәктәпкә кечкенә Бибисара Садыйкова укырга килә. Кызлар мәктәбен тәмамлаган Сара Мәскәүгә опера студиясенә укырга китә. Кияүгә чыга, әмма ире вакытсыз үлә. Сара Садыйкова гомерен музыкага багышлый. Җырлар яза. Аның җырлары халык күңелен шундук яулый, популярлаша, әмма Сара апаны композиторлар союзына алмый интектерәләр. (Халык күңеленә кергән композиторны, башка композиторлар танырга теләми. Аны союзга бары 76 яшендә генә алалар! – Г. Ч.)
Сәгать ярымнан артыкта сузылган спектакль өч татар хатын-кызының язмышын бәян итә, шул чор атмосферасына алып кереп китә. Өч героиня да тормыш юлларында каршылыкларга очрый-очрый баралар, әмма сыгылмыйлар. Иң авыр чакларда нәкъ менә хатын-кызлар бер-берсенә ым кагалар, янәсе без синең белән. Хатын-кыларның көчле рухлары турында сөйли бу.
Спектакльдә декорацияләр юк. Бары тик өч мөһим атрибут: Сара Садыйкованың пианиносы, Сара Шакулованың китап киштәсе, Фатиха Аитованың мәктәп тактасы һәм уртак өстәл белән ак челтәр.
Рольләргә актрисалар бик уңышлы сайлап алынган һәм алар бер-берсен тулыландыра. Мин караганда Фатиха Аитованы Камал театры актеры Әсхәт Хисмәт кызы Илсөяр Хисмәтова уйнады. Карап торасың нәкъ фотолардагы Фатиха инде. Татар сандугачы Сара Садыйкованы Кариев театры актрисасы Алсу Фәйзуллина башкара. Алсу Казан консерваториясен тәмамлаган актриса. Аның көчле тавышын «Яңа җыр» фестивалендә ишетеп таң калган идек инде. Сандугачны сандугач кына уйный ала! Сара Садыйкова җырларын җаннарны айкап алырлык итеп башкарды ул. Гомумән, спектакльдә Сара Садыйкова җырлары һәрвакыт яңгырап торды. Сара Шакулованы «Моң» мәйданы актрисасы Ай Әхмәтова уйнады.
Ир-атсыз нинди спектакль инде?! Монда да бердәнбер ир-ат актер бар иде. Камал театры, театраль резиденциядә бер генә тапкыр уйнамаган Ришат Әхмәдуллин. Спектакль барышында аның рольләре санап бетергесез булды – әле ул Фатиха Аитованың әтисе, әле ире Сөләйман, әле Сара Шакулованың француз дусты (ә бәлки араларында мәхәббәт тә булгандыр, моны белмибез, әмма спектакльдә бераз гына фантазиягә бирелеп алдылар), әле Сара Садыйкова ире Газиз Айдарский, Фатиха Аитовага мәктәп ачарга рөхсәт бирмәгән, Сара Шакулованы Зарайскка җибәргән түрәләр дә, спектакльне алып барып тамашачы күңеленә фәлсәфи уйлар алып барган Театр кешесе дә... Бер спектакльдә берничә образ тудыру зур осталык сорый һәм Ришат Әхмәдуллин моны югары кимәлдә башкарып чыкты.
Ике телдә барган спектакльнең исеме ике төрле мәгънәгә ия.Табу рус телендә тыю булса, татар телендә ул исем фигыль. Табу күп сүз тезмәләрдә кулланыла – бала табу, бәхет табу, үз-үзеңне табу... Әлеге мәшһүр ханымнарда тыюлар аша үз-үзләрен табалар.
Спектакльне карап чыккач, Сара Шакулова белән Фатиха Аитованың язмышларын тагын бер кат күздән кичерер өчен китап битләре актарасы, Сара Садыйкованың җырларын тыңлыйсы килде. Тарихка карата кызыксыну уянган икән, димәк спектакльнең иҗат төркеме үз максатына ирешкән.
Фотолар: Демидов театраль особнягы рәсми сайтыннан һәм авторныкы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк