Логотип
Татар гаиләсе

Эштән курыккан юк!

Динә һәм Илнур АБДРАХМАНОВлар белән танышмасам, җирле үзидарә башлыгының никадәр күп вазыйфа башкарганын тулысынча күзаллый алмаган да булыр идем.

 

Кәнсәләрдә документларга кул куеп, сораган кешегә кирәкле белешмә язып кына утырмый икән алар. Юл салучы да, кое казытучы да, һәйкәл куйдыручы, печән чабучы, кар көрәүче, хуҗалык көтүенә көтүче табучы да, янгын сүндерүче дә – алар икән. Мондый җаваплы вазыйфаны гадәттә ир-егет­ләргә йөклиләр. Буа районының Яңа Чәчкап авылы җирлеге халкы исә ышанычны Динәгә белдергән.

Өеңдә җирле үзидарә җитәкчесе яши икән, җирлеккә кергән авылларның барлык проблемасы шушы йортта яшәүчеләрнең уртак проблемасына әйләнә дә куя.
Озак еллар Яңа Чәчкап авыл җи­р­леге башлыгы булып эшләгән Хисамов Назыйф 2017 елда үз урынына яңа кеше куярга булгач, халык башта са­гаеп кала. Ләкин «яңа ке­ше»нең үз Динәләре икәнен белгәч, сагаюны ышаныч алыштыра. Шушы авылда туып-үскән кыз, авылдашла­ры­ның хәл-әхвәлләрен дә, кайда нин­ди проб­лема барлыгын да яхшы белә, сынатмас, диләр.

Яңа Чәчкап әллә ни зур авыл түгел, ике йөзләп йортта өч йөздән артык кеше яши. Тугыз еллык мәктәп, клуб, кибет, мәчет, мәдрәсәләре бар. Кыр Тәүгелдесе, Әхмәт, Куҗак, Яңа Чәчкап авылларын берләштергән җирле үзи­­дарә бинасы да шушында урнашкан. Халыкның күпчелеге «Авангард» агрофирмасында эшли. Авылның үзендә дә дүрт фермер хуҗалыгы бар. Сезонлы булса да, анысы да авыл халкы өчен өстәмә эш урыннары дигән сүз...
Авыл җирлеге башлыгы Динә белән сүзебез баштан ук әнә шулай авыл, аның проблемаларына үрелеп китте.
– Эшли башлаганда иң зур бәла юллар иде, – ди ул эше белән дә, берочтан үзе белән дә таныштырып. – Авыл урамнарына яз-көз машина белән керерлек булмады. 2017 елдан менә быелга кадәр халыктан җыелган үзара салым акчаларына авыл юлларына таш җәйдек. Быел, ниһаять, ул эш төгәлләнде. Дүрт авылның теләсә кайсы урамына елның теләсә кайсы вакытында машина белән үтеп була хәзер.

Аның «таш җәйдек» дигән сүзе йөк машиналарына төяп алып кайткан ташны урамга бушатып, трактор белән тигезләүне генә аңлатмый. Юлга таш салдырганчы, башта аның проектын төзетергә кирәк әле. Укытучы булырга укыган Динәгә тиз арада проектлаучы, сметачы эшләренә дә өйрәнергә туры килә. Хәер, яңа эшкә өйрәнүдән курыкмый ул үзе.
– Мәктәпне тәмамлагач, КАИга укырга кердем. Хәзер әйтсәң, сәер яңгырый, ул вакытта КАИда укытучылар да әзерлиләр иде. Дипломым буенча мин технология укытучысы. Берьюлы ике факультетта укып, икътисад белгечлеге дә алдым, – ди Динә.

Укытучы булып эшләрмен дип уйламаса да, хезмәт кенәгәсен нәкъ менә укытучы вазыйфасы белән ачарга туры килә аңа. Бу вакытта инде ул үз авылларының егете Илнур-ның хатыны, Кәүсәрия апаның килене, нәни Алмазның әнисе була.
– Укытучы булмыйм, дип уйлап йөрдем дә йөрүен, Алмаз тугач, эшкә чыгасы килде. Үзебезнең авыл мәктә­бендә буш урыннар юк иде. Бездән алты километрдагы Норлат мәктәбенә математика укытучысы кирәк икән. Әзерлек узып, 2006 елдан шунда эшли башладым. Ике елдан уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары – завуч итеп билгеләде­ләр. Тугыз ел эшләдем анда. 2015 елда Норлат мәктәбе ябылды. Буада яңа ачылган «Светофорик» балалар бакчасына тәрбияче булып күчтем. Ике елдан соң мине Кайбыч мәктәбенә директор итеп чакырдылар... Бер урында биш ел эшләсәң, туйдыра башлый. Эшне алыштырып торырга кирәк, – ди ул, уенын-чынын кушып. Динә бер эштән дә курыкмый, дигән сүзләремә дәлил инде бу.

Директор булып биш кенә ай эшләргә өлгерә ул. Аннары инде менә хәзер башкарган вазыйфаны йөклиләр.
– Назыйф абый бу эшне миңа элегрәк тә тәкъдим иткән иде. Аңарчы ике срокка авыл советы депутаты булып сайландым. Бәлки, ризалык та бирмәс идем, үз авылыма кайтып эшлисем килде. 2006 елдан бирле гел башка авылларга йөрергә туры килде бит. Балалар бакчасында эшләгәндә иртәнге җиденче яртыда анда булырга кирәк. Өйдә үзебезнең дә балалар, терлек-туарыбыз бар. Алай йөреп арыган идем. Аннары үз авылыңда эшләү – үз авылыңда эшләү инде. Әйе, бүгенге көндә эшем авыр һәм җаваплы. Ләкин күңел биреп тотынгач, авырлыкларның барысын да җиңеп була. 

Илнурсыз бу вазыйфага алынмас та, аны башкара алмас та идем. Җирле үзидарәдә барлыгы ике штат. Берсе – үзидарә башлыгы, ул авыл башкарма комитеты җитәкчесе дә, икенчесе – секретарь. Икебез дә хатын-кыз. Ә эшләрнең күпчелеге ир-егетләр кулы сорый. Безнең авыл җирлегендә дүрт буа гына бар. Көз көне аларның суын киметергә, яз көне агызырга кирәк. Мин ул базга төшә дә, андагы краннарны ача-яба да алмыйм. Язын-көзен анда кем 
төшсен – Илнур төшә! Казаннан килгәндә күргәнсездер, яз көне безнең районда агачларны аклыйлар. Үзебезгә билгеләнгән өлеш-не без клуб, китапханә хезмәт­кәрләре, мәктәп укытучылары белән агартабыз. Моның өчен күпме су, күпме известь ташырга кирәк! Тагын Илнурны чакырам. Авылда ут бетсә, Илнур кирәк, су бетсә, Илнур кирәк. Көтүче табарга, аны алып кайтып, илтеп куярга – тагын ул! Яз җиттеме, үлән үсә башлый. Әйләнә-тирә чиста булырга тиеш. Аны кем чапсын? Чапкычны күтәреп Илнур чыгып китә... Берәрсе коры үләнгә ут төртеп, төтен чыга башладымы, МЧС­тан шалтыраталар. Көрәкләрне күтәреп, тагын Илнур белән икәү йөгерәбез.

«Балабыз татарча сөйләшми», дигәнгә бик аптырыйбыз. Бездә мондый проблема юк, өебездә төп тел – татар теле.  Үзебез дә татарча сөйләшеп үстек, балаларыбыз да. Шәт, оныкларыбыз белән дә үзебезчә сөйләшербез. 

Һәр эш проекттан һәм смета төзүдән башлана.
– Авыл җирлегендә башкарылган эшләрне күбесе халыктан җыелган үзара салым акчаларына эшләнә. Бездә ул кеше саен бишәр йөздән билгеләнә. Акчаларның нинди эшләргә тотыласын халык белән киңәшләшеп хәл итәбез. Әгәр дә авыл халкы бу эшнең чынлап та кирәген аңлый икән, акчасын бирә. Үзара салым бездә һәр елны 100 процент җыела. Моннан тыш, төрле программаларда да катнашабыз. Кайдадыр Экология министрлы­гының программасы бар, кайдадыр Авыл хуҗа­лыгыныкы, кайдадыр федераль программа... Грантлар да отабыз.  Нинди генә эш башларга теләсәң дә, башта аның проекты һәм сметасы булырга тиеш. Сметалар төзегәндә Район башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура бүлегеннән киңәш сорыйсың, тәҗрибәлерәк коллегалардан, белгечләрдән сора­шасың. Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Рафисович Камарт­динов та, администрация хезмәт­кәр­ләре дә һәр эшебездә ярдәм итәләр. 

Юллардан кала икенче урында торган зур проблемабыз – су проб­лемасы. Советлар чорында ук ясалган су системалары инде тузган, торбалар гел тишелеп кенә тора. Безнең җирлектәге дүрт авылда да су системаларын ниндидер берәр оешма карамый, алар авыл җирлеге балансында. «Чиста су» программасы белән Әхмәт авылында су торбаларын алыштырырга телибез. Анда катнашу өчен дә башта проект ясатырга кирәк. Грант акчасына без шул проектны ясатып алдык, инде үзебезгә чират җиткәнен көтәбез.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасында катнашып, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә өч авылда өч яңа һәйкәл куйдырдык. Монда инде сметасын гына түгел, дизайнын да, макетын да үзебезгә уйларга туры килде. Үзенчәлеклерәк тә итәсе килә, шул ук вакытта нык та булырга тиеш ул, тиз генә ремонт та сорамасын. Төрле яклап уйларга, исәпләргә кирәк.Татмелиорация оешмасы Чәчкап плотинасына проект ясый. Проект ясаучылар миңа шалтырата: алай итәбез, болай итәбез, сезнең анда кайчан су күтәрелә, диләр. Минем үземә дә кызык, һәрберсенә җавап табып, җавап бирергә кирәк. Безнең өчен проектны дөрес итеп төзүләре, киләчәктә аның куркынычсыз булуы мөһим. Янгын була калса, бу плотиналар су резервуары вазыйфасын да башкара, халыкның ял итү урыны да алар.

2020 елда авылыбызда «Авыл клубы» программасы белән 100 урынлы яңа клуб төзелде. Төзелешне башларга, ут, газ кертергә рөхсәт алу өчен үзебез йөрдек. Проектларны да үзебез эшләп тапшырдык. Әйтәм бит, безнең эш күпкырлы.
Юллар проблемасын хәл иттек. Халык риза булса, киләсе елдан коеларга тотынасы иде. Искергән коеларны яңартасыбыз килә.

Илнур да, Динә дә – Яңа Чәчкапныкылар. Әти-әниләре дә, әби-бабалары да шушы авылдан. Илнур «Авангард» агрофирмасында газ операторы булып эшли. Буш вакытларында төзелешкә дә чыгып китә. 5 яшеннән әтисез калган малайга тормыш арбасына бик иртә җигелергә туры килә.
– Гаиләдә без дүрт бала үстек. Мин – төпчеге, әле тагын өч апам бар. Әтиебез Фәргать йөрәк өянәгеннән вакытсыз вафат булды. Мәктәптә яхшы укысам да, әни белән әбине калдырып, шәһәргә китәргә була дигән уй башыма да кереп карамады. Кечкенәдән, авылда яшәрсең, безнең таянычыбыз булырсың, дип үстерделәр мине. Унберенче сыйныфны тәмамлагач, Буадагы 83 нче СПТУда шофер белгечлеге алдым да колхозга кайтып тракторга утырдым, – дип сөйли Илнур тормыш итә башлаган елларын. – Ул вакытта колхозлар бар иде әле. Ун ел К-700 тракторында эшләдем. Урып-җыю чорында комбайнга күчеп утыра идем.
Армиядә хезмәт итеп кайткач, әти ягыннан туган тиешле Рифкать абый, бер һөнәрең булыр, дип, үзе янына төзелешкә алды. Рифкать абый миңа әтием кебек булды. Бөтен эшебездә ярдәм итте – салам кайтартасымы, печәнме, бозау егарга кирәкме – гел ул булышты. Үзе янында өйрәнчек итеп йөртеп, төзүче эшенә дә өйрәтте.

Бу һөнәре Илнурга тормыш көтәрлек табыш кына түгел, ике дөнья рәхәтенә ирешерлек савап эшләргә дә мөмкинлек бирә. Яңа Чәчкаптагы мәдрәсәне алар бригадасы төзи.
– Мәчетнең 1990 елда салынган котельные бар иде. Авыл апалары шуның бер бүлмәсенә җыелып, дин сабаклары өйрәнә башлады.Әле апалар гына түгел, балалар да бар бит. Аларга да дини белем би-рәсебез килде. Авыл халкы белән киңәшләштек тә, акча җыелышып, мәдрәсә бинасы салырга кирәк дидек. Бу эшне башлап йөрүче остабикәбез Гөлшат апа булды. Авылыбыз мулласы Әхмәт абый: «Егетләр, сез башласагыз, халык та булышмый калмас», – дип мөрәҗәгать иткәч, тәвәккәлләдек. Бригадада дүртәү без: Сибгатуллин Гомәр, Шиһапов Альберт, Сәлахетдинов Фәргать абый һәм мин. Нигезеннән башлап манарасына кадәр үзебез төзедек. 2018 елны салып чыктык. Хәзер анда дәресләр генә түгел, дини мәҗлесләр дә уза, – ди Илнур. Үз кызлары Алия дә җиденче елын шушы мәдрәсәдә укый. Гарәп хәреф-ләре, намаз уку тәртипләре, Коръән сүрәләре өйрәнәләр.

Егетләр башкарган саваплы эшләр бу гына түгел әле. Әнә бер елны мәчетне калай белән тышлаганнар. Икенче елны эчен яңартканнар. Зират коймалары да яңадан тотылган... «Авылда мәчеткә йөрүчеләр, имамыбыз тәкъдиме белән дә бик күп эшләр башкарыла», – ди Илнур.

Быел Динә белән Илнурның гаилә коруларына 20 ел. Шушы еллар эчендә алар өч балага гомер бирергә, йорт салып чыгарга җитешкән.
– Без Илнур белән бер урамда үстек. Әниләребез фермада бергә эшләде, – ди Динә. – Мин дә ишле гаиләдән, без бишәү. Бишебез дә кызлар. Илнурлар безнең әбигә күрше генә. Әбигә бәрәңге чүбе уташырга килсәк, аларга да кереп булыша идек. Илнур белән дуслыгымны белгән кызлар: «Прицеплы» кайнанага киләсең», – дип шаяртты инде.
Мин килгәндә Кәүсәрия әнинең кайнанасы Рәхимә әби дә исән иде әле. Алар да үзара бик тату яшәгән, без дә тату булдык. Мин эшкә чыкканда улыбыз Алмаз 1 яшьлек иде. Әни Алмазны да, Алияне дә үстереш­те. Бәләкәй Аязыбызны гына күрә алмады.

Алмаз – әти-әнисенең горурлыгы. Мәктәпне медаль белән тәмамлап, КАИга укырга кергән.
– Имтиханнарның барысын да сиксән баллдан югарыракка бирде, – ди әнисе горурланып. – Быел икенче курста, «бишле»гә генә укый. Институтның волейбол командасында. Мәктәптә укыганда да Буаның волейбол командасында уйнаган иде. Сигезенче сыйныфтан «Сәләт»кә йөрде. Сәлкештән башлап, әйдаманга кадәр барлык баскычларны узды.
Алия әлегә мәктәптә алтынчы сыйныфта укый. Бик аралашучан, ачык кыз. Иреннәре елмаерга гына тора. Сәхнәне ярата. Казаннан килеп, Нурбәк Батулла, Йолдыз Миңнуллина, Ислам Вәлиевлар Яңа Чәчкап мәктәбендә «Чисто Чиста» дигән махсус спектакль куйган. «Сценарий буенча куелган спектакль түгел, уен формасындагы импровизация ул. Без анда үз-үзебезне уйныйбыз», – ди Алия. Шушы спектакль белән респуб­лика­бызның төрле шәһәрләрендә дә бу­лып кайтканнар. Әле хәтта гонорар да алганнар.

Өч балалы Абдрахмановлар гаиләсенә узган ел томырылып торган кара күзле чая Алсу килеп кергән. Ике малай янында бер кыз үскән Алия апалы булган.
Баштарак сораштырырга кыенсынган идем, бераздан Алсу үзе ачылды.
– Дәү әнием Нурия Буа районы Кыр Тәүгелдесеннән. Яшь вакытында Кыргызстанга китеп, өч кыз үстергән. Өч кызы да кыска гомерле булганнар. Миңа дүрт ай чагында әнием автокатастрофага очраган. Дәү әни белән икәү генә яшәдек. 2013 елны Татар­станга, аның туган авылына күченеп кайттык. Монда кайтканда ни татарча, ни русча белми идем. Урамда дуслар, классташлар, дәү әни белән сөйләшә-сөйләшә татарча өйрәндем.

Алсуга 14 яшь, Яңа Чәчкап мәктәбендә 8 нче сыйныфта укый. Киләчәктә нинди һөнәр сайлыйсын әлегә төгәл генә әйтә дә алмый. Кримина-лист та буласы килә аның, дизайнер да. Коеп куйган артист та үзе. Импро-визацияле спектакльдә ул да катнаша. Үзен опекага алган Динә белән Илнурны «апа», «абый» дип йөртә.
– Алсуның дәү әнисеннән башка бер якыны да юк. Мин аны бишенче класста укыган чагыннан ук беләм, – ди Динә. – Шул вакытта ук ул олыларча фикерли торган җитди кыз иде. Бер очрашканда: «Дәү әниемә берәр нәрсә булса, мин кая барам?» – дип сорады. Ни дип җавап бирергә дә белмәдем ул вакытта. Узган ел декабрь аенда дәү әнисе авырып китте. Яше дә бар, 1932 елгы иде ул, йөрәге дә сау түгел... Соңга таба зиһене дә чуалды... Ахыргы көненә кадәр авылдашлары ярдәме белән Алсу аны үзе карады. Бик акыллы бала ул. Көчле холыклы. Ялгызы гына үскәнгә, артык якын килүне, әйберләренә кагылганны яратмый. 2 яшьлек Аяз белән уртак тел табуы бик җиңел булмады аңа. 
Ә менә Алия белән тиз дуслашып киттеләр. Икесе дә бер мәктәптә укыгач, аңарчы да дуслар иде инде.
Нурия апаның вафат булуын ишеткәч, Алсуның теге вакыттагы соравы исемә төшеп, күңелем үкседе. Бар җаным белән аның хәлен аңла­сам да, өйдәгеләргә бу хакта башлап сүз әйтергә кыймадым. Беренче булып Илнур үзе: «Алсуны үзебезгә алыйк», – диде. Аны безгә бирсеннәр өчен тәрбиягә алучы әти-әниләр мәктәбен тәмамларга кирәк булды. Минем укудан кайтканымны көтеп тора иде Алсу. Нәрсә укыганыбызны, психологларның нәрсә дип өйрәт­кән­нәрен барысын да аңа сөйлим. Мин әле генә беренче тапкыр ишеткәнне ул инде белгән була...

Киң күңелле, тырыш, эшчән гаилә Абрахмановлар.
– Артыбызда утызар сутыйлы дүрт бакча. Берсе – үзебезнеке, берсе – әбиләрнеке, икесе – күршеләр бакчасы. Бишенчегә – әниләр бакчасы. Бишесен дә эшкәртәбез, – диләр. – Бер бакча тутырып кабак, бер бакча тутырып бәрәңге белән суган, берсенә азык чөгендере утыртабыз, икесендә печән үсә. Бу кабак, суганны нишләтәләрме? Динә аларны көз көне Казандагы ярминкәгә алып бара. Җирле үзидарә башлыгының әле андый вазыйфасы да бар икән.

Гел эш дип кенә яшиләр икән дип уйламагыз. Һәрберсенең үз күңеленә якын шөгыле бар. Динә өчен ул – волейбол. Буа районы муниципаль хезмәткәрләренең волейбол командасында уйный Динә. Гаиләләре белән волейболга һәм... хезмәткә гашыйк кешеләр алар. Әнә ич, беравыздан әйтеп торалар: «Эштән курыккан юк. Эшләп торырга язсын...»

Фото һәм видео: Анна Арахамия

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Субеханаллах,бик куркэм гаилэ.Бэхетле булыгыз.

    Хәзер укыйлар