Ямаширмәдә биш йортның берсендә – йә биюче, йә артист. Мондагы әти-әниләр балаларына башмак җиткезә алмыйча аптырый – биюченең иң беренче башмагы туза бит. Күрелгән хәлмени – шушы бер авылда биш-алты ансамбль эшли! Балалар бакчасыннан башлап пенсия яшендәгеләргә кадәр – бар да сәнгать белән яши монда. Татар телевидениесенең беренче дикторы Әминә апа Сафиуллина да шушы авылныкы лабаса!
Ямаширмә – үзенең халык театры булган бердәнбер авыл Биектау районында. Башкалар «яшьләр авылдан китә» дисәләр, биредә, киресенчә, «яшьләр кайта» дип сөйләшәләр. Балалар бакчасына сиксәннән артык бала йөри икән, бу үзе үк авылның яшәрүе турында сөйли түгелме? Алтын йөзеккә зөбәрҗәт таш итеп куярлык яшь татар гаиләләре күп биредә.
Без татар телен сакламыйбыз – без аны кулланабыз. Безнең балаларның теле татарча ачыла, беренче өйрәнгән җырлары – татар телендә.
Авыл укытучысы
Лилия һәм Рүзәл Сафиуллиннар – авылда яшәүче нәкъ менә шундый үрнәк гаиләләрнең берсе. Бераз гына мәшәкатьләре кимегән чакны көттек тә, туп-туры үзләренә кунакка кайттык. Ә, юк, башта әле юл уңае мәктәпкә сугылдык. Язмабыз герое Рүзәл – укытучы. Балаларга математика, информатика, физика фәннәреннән белем бирә. Әле кулына Казан дәүләт педагогика институтының дипломын алганчы ук хезмәт юлын нәкъ шушы мәктәптә – кайчандыр үзенә белем биргән йортта башлап җибәрә ул.
– Рүзәл, – дим, гаҗәпләнүемне яшерә алмыйча, – ни өчен шушы һөнәрне сайларга булдың? Әле, җитмәсә, соңыннан эшкә дә авылга кайткансың... Укытучыларның хезмәте нинди булуын әллә белмәдеңме?
– Нинди белмәгән?! – дип елмая әңгәмәдәшем. – Әтиемнең бертуган апасы Фәридә дә математика укытучысы бит. Без аның белән бер йортта, бер гаилә булып яшибез. Фәридә апа озак еллар мәктәптә директор урынбасары булып та эшләде. Мәктәптә укыганда иң яраткан фәнем иде математика. Дүртенче курсны тәмамлауга ук ук мәктәпкә эшкә кайттым. Соңгы курсны инде кайта-китә йөреп укып бетердем. Ә шәһәрдә яшәп калу турында беркайчан да уйламадым. Башыма андый уйның кергәне дә булмады. Институтны тизрәк тәмамлау да, тизрәк үз авылыма кайтып эшләү иде теләгем. Үз авылымда яшәвем, шушында эшләвем белән шулкадәр бәхетле хис итәм үземне. Кырык биш минут үтсен дип кенә кергәнем юк минем дәрескә. Авылымның һәр баласы тирән белемле булсын, дип, бар тырышлыгымны куеп укытам. Чит кешеләр өчен түгел бит түгелгән көчем, үземнекеләр өчен.
Без килгәндә тугызынчыларда математика дәресе иде. Шыпырт кына арттагы рәтләргә урнашабыз. Абыйлары такта алдына басып, узган дәреснең темасын кабатлый. Кызык, мәктәпләрдә такталар хәзер кара түгел, ак икән бит!
Ямаширмә мәктәбе – татар мәктәбе. Тугызынчы класс-ка кадәр монда барлык фәннәр дә татар телендә укытыла. Математика белән физика, информатика да!
Мәктәп директоры Ленар Сафиуллин белән Рүзәл – бертуганнар. Бер мәктәптә абыйлы-энеле эшләүче егетләр булса да сирәктер. Әле Фәридә апалары лаеклы ялга киткәнче, бер йорттан өч укытучы бергә чыгып, һәр көн иртән мәктәпкә эшкә килгән алар.
Ямаширмә мәктәбендә укучылар аз түгел – 157 бала. Рүзәл абыйларының тугызынчылары – 13 бөртек. Тик менә Бердәм дәүләт имтиханнарыннан куркып, укучыларның күбесе унберенче класска калмый икән. 2024 елда, мәсәлән, 11 нче классны бер укучы да тәмамламаячак.
Биюче килен
Язмам башында Ямаширмәдә бар да бии, дигән идем. Лилия килен булып килгәнче, бию белән артык мавыгучылар булмаган монда.
Белеме буенча биюче түгел ул үзе, ә музыкант – югары белемле музыка укытучысы. Рүзәлгә биргән соравымны аңа да кабатлыйм.
– Сабаның үзеннән мин, – дип башлый Лилия таныштыруны. – Район үзәге бит, балаларга мәктәптән тыш шөгыльләнер өчен бөтен шартлар да бар иде. Мәктәптән кайтабыз да төрле түгәрәкләргә чыгып йөгерәбез. Мин фортепиано буенча музыка мәктәбен тәмамладым. Ләкин хыялым музыка укытучысы булу түгел иде. Кечкенәдән биергә яраттым. Саба сәнгать мәктәбендә эшләүче «Дулкын» бию ансамбленә йөрдем. Җитәкчебез Альбина апа Мөбарәкҗанова кайларга гына алып бармады безне! Томскида узган Сабан туена барганыбыз аеруча хәтердә калган. Беренче тапкыр самолетка утырган идем ул вакытта. Киләчәгемне дә бию белән бәйләргә теләдем. Ләкин әнием Зөлфия ул ниятемне хупламады: «Кызым, биючеләр гел диетада утыралар, сәламәтлегеңә зыян килер», – диде. Әниемнең сүзен аяк астына салмадым. Музыка да җаныма ят түгел бит, шуңа күрә Казан дәүләт педагогика институтының музыка факультетын сайладым. Әле ярый сайлаганмын, югыйсә Рүзәл белән кайда очрашыр идек? Безне бит шушы институт таныштырды.
Ямаширмәне беренче тапкыр күргәнен дә хәтерли әле Лилия.
– Дус кызым Алисә шушы авылдан иде. Мине үзләренә кунакка алып кайтты. Кичен клубка концерт карарга чыктык. Бик матур концерт әзерләгәннәр – җырчылары да күп, скетчлар да куйдылар. Ә мин бию көтәм. Бары бер генә бию номеры күрсәттеләр. «Карале, – дим дус кызыма, – биючеләрегез аз икән бит. Биюне күтәрергә кирәк сездә». Тәгаен фәрештәләрнең «амин» дип әйткән сәгатенә туры килгәндер ул.
2008 елда Рүзәл белән өйләнештек. Мин әле дүртенче курсны гына тәмамлаган идем. Рүзәл кебек, бишенчедә Казанга йөреп укыдым. Ара ерак түгел бит, кырык кына километр.
«Музыка җитәкчесе кирәк иде», – дип, балалар бакчасына эшкә чакырып килгәндә, беренче балалары Азалиягә бары бер ай гына була әле. Нишләргә, дип, кайнанасы Рушания апага карый Лилия. «Эш булганда бар син, баланы гына үстерербез», – ди зирәк ана. Шушы сүзләре өчен бүген дә рәхмәтле аңа Лилия. Шул вакытта ул ризалыгын бирмәгән булса, бәлки, хезмәт юлым бөтенләй башка сукмакларга алып кереп китәр иде, ди.
Ә теге сүзендә тора бит Лилия. Эшли башлаган беренче елында ук балалар бакчасында бию түгәрәге оештыра. Исеме бигрәк матур – «Алтын башмак». Үзе биергә өйрәткән нәниләрен мәктәпкә озаткач, Лилия апалары да алардан калмый – хореография дәресләрен мәктәптә дә дәвам итә. «Асылташ» фольклор ансамбленең дә җитәк-чесе ул. «Шатлык» курай ансамбле дә аның тырышлыгы белән булдырылган. Биергә һәм җырларга гына түгел, курай уйнарга да өйрәтә Лилия апалары.
– Без Ямаширмәдә ике Лилия, икебез дә килен һәм икебез дә биергә яратабыз. Икәү кулга-кул тотынып эшлибез. Балаларыбызны сәхнәгә алып чыгасыбыз, аларның талантларын ачасыбыз килә. Мин балалар бак-часына йөрүче иң кечкенәләрдән башлыйм, аннары мәктәптә дәвам итәм, ә иҗатташым Лилия Хәмидуллина аларны инде клубта көтеп ала.
Кайнана түгел – әни!
Лилиянең авыл егетенә кияүгә чыкканына иң гаҗәп-ләнүчеләр классташлары була: «Кемне, кемне, сине авылда яшәрсең дип уйламаган идек», – диләр. «Сез ул авылны килеп карагыз! – ди аларга Лилия. – Бик матур ул безнең Ямаширмә!» Сүзебез җай гына авылга, төп йортның үз традицияләренә күчә.
Сафиуллиннар гаиләсендә – тугыз кеше. Тугызы да бер йортта гомер итә. Бер-берсеннән башка яшәүне хәтта күз алдына да китерә алмыйлар. Лилиягә кадәр дә шулай булган – Рушания апа 30 ел кайнанасы Мәрьям абыстай белән тату яшәгән. Лилия дә зур гаиләнең бергә яшәвен табигый хәл дип кабул итә.
– Хәзер кайнаналар юк бит инде, безгә ничек тә булышырга, тормышыбызны җиңеләйтергә тырышкан әти белән әниләр генә бар, – ди ул. – Безгә бергә бик рәхәт. Минем эшем кичке алтынчы киткәч кенә бетә. Мәктәптә укучы ике кызыбыз – Азалия белән Ризәлә ачык өйгә, дәү әниләре әзерләгән җылы ризыкка кайтып керә. Өйдә аларны каршы алып торган дәү әтиләре белән дәү әниләре булгач, без тыныч күңел белән эшлибез.
Лилия белән Рүзәл үзләре дә күп балалы гаиләдә үскән. Лилия – өч абыйсына бердәнбер сеңел, ә Рүзәл – ике абыйга төпчек энекәш. Инде менә үзләренең дә дүрт балалары үсеп килә. Азалия – сигездә, Ризәлә биштә укый, Зилә белән Раязның әле балалар бакчасына гына йөрер вакытлары.
Хуҗалыклары зур Сафиуллиннарның. Абзарда ике сыер, бозау, үгезләр... Мал-туар эшләре әлегә Габделкаюм абый белән Рушания апа өстендә. «Үзебез йөреп торганда әле... Яшьләр эшләсен, кеше арасында булсын, барасы җирләренә барсын...» – алар шулай ди.
Бу гаиләнең бер матур традициясе барлыгын да белеп алырга өлгердек.
– Һәр елны 23 февраль көнне без тутырма тутырабыз. Мин килен булып килгәнче үк булган инде бу гадәт. Әле дә саклыйбыз шуны, – ди Лилия эчке бер җылылык һәм горурлык белән. – Кичтән бар нәрсәне әзерләп калдырабыз. Иртән торгач, өйдәге бар хатын-кыз – әни, Фәридә апа, мин, өч кызым – бергә җыелып, зур эшкә керешәбез. Әле аның эш ысулы да борынгыча: лампа куыгы белән тутырабыз. Бер елны, заманча эшләп карыйк әле, дип, иттарткычның махсус көпшәсен кулланган идек, ошамады. Борынгылар рәтен белгән инде аның, лампа куыгы – иң уңайлысы. Тутырмалар тутырылып беткәч, кичке табынга бар туганнар бергә җыела. Аш бүлмәсендәге өч метрлы өстәлебез тугыз метр итеп киңәйтелә. Бергә булганда бик күңелле безгә.
Быел Сафиуллиннарның гаиләләре белән «Без тарихта эзлебез» дип аталган республика конкурсында катнашып, финалга чыкканнарын ишеткән идек. Әлеге конкурста катнашуның инициаторы, әлбәттә инде, Лилия үзе.
– Махсус номер әзерләдек – шушы нигездә яшәгән Һади бабай белән Мәрьям әбинең нәсел дәвамчылары турында скетч күрсәттек. Алар үзләре кем булган, алардан кемнәр туган – шул хакта иде бәянебез. Кызлары Фәридә гомерен Ямаширмә мәктәбенә багышлаган. Уллары Каюм шушы авылда гомер буе агроном булып эшләгән. Аның ике улы шушы авылның балаларын укыта... Гаиләбез белән катнашкан беренче чарабыз иде бу безнең.
Ә Лилиянең үзенең сәхнәдән төшеп торганы да юк. Ямаширмә халык театры артисты да бит әле ул!
– Профессиональ артистлар безгә сирәк килә, чөнки халык аларга аз йөри. Ә менә үзебез куйган спектакльләрдә алма төшәр урын да калмый клубта. Билетны ничә сум итеп куй – барыбер киләләр. Режиссерыбыз Филсинә Сәгъдиева бик оста, тәҗрибәле кеше. Декорацияләрне, музыкаль бизәлешне клуб директоры Фәргать Шаһимәрданов белән аның улы Булат әзерли. Без анда бер гаилә кебек. Спектакльне өйрәнү, репетицияләр, аны сәхнәгә кую – үзе бер күңелле вакыйга. Сәхнәдә син бөтенләй башка хисләр кичерәсең, башка төрле уйлар уйлыйсың. Өйдә андый уйлар килми башка, – күзләреннән түгелгән якты нурлар Лилиянең бу эшне никадәр яратып башкарганын ап-ачык сөйли.
Чәй эчәләр бал белән
– Укыту белән бал кортлары карарга бер кереп китсәң, аннан мәңге аерыла алмыйсың, – ди Рүзәл. Бал кортларын карау – аның иң яраткан хоббие. Тыңлаучысы булса, бу тырыш бөҗәкләр турында сәгатьләр буе да сөйли алыр иде. Югыйсә уйламаган җирдән генә керешеп китә ул моңа.
– Өченче курста укыганда тулай торактагы үзебез ремонтлаган бүлмәдән чыгардылар безне. Комендантка күчтәнәчкә дип, бүлмәдәш егет яңа аерткан бал алып килгән. Тик күчтәнәчебезне алмады ул. Ә гәрәбә төсендәге бал шулкадәр хуш исле – ымсындыра! Кабып карарга да бирмәде дустым, өенә алып кайтып китте. «Укып бетергәч, авылга кайтам да бал кортлары алам. Балын сиңа авыз иттермим», – дип шаярттым. Сүземнең беренче өлешендә тордым – бүген инде умарталарыбызның саны шактый.
Хобби дигәннән, зу-ур бакчаларындагы барлык яшелчәләрнең үсентесен Рүзәл үзе үстерә.
– Орлык чәчәр көн җиткәнне балалар да көтеп кенә тора. Алдан ук ай календаре буенча уңай көннәрне карап, билгеләп куялар, – ди әтиләре. – Иң эре помидорларны, иң итләч борычларны гына сайлап үстерәбез. Бу да гаиләбезнең бер традициясенә әйләнде инде. Бал аерткан көнне күршеләргә күчтәнәчкә бал кертү дә – традиция.
Зур, тату гаилә белән саубуллашып, кайтырга кузгалабыз. 3 яшьлек Раяз яныбызга йөгереп килә: «Исән-сау йөреп кайтыгыз!»
Каюм абый белән Рүзәлнең яр буена утырткан кырык төп нараты, җәйләрен авыл урамнарын хуш искә күмгән юкәләре, тагын килегез дигән кебек, артыбыздан ботакларын изәп кала...
Фото, видео: Анна Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк