Логотип
Татар гаиләсе

Чык төшкән юллар буйлап

«Әни, өйрәт мине, ничек кирәк, шулай эшлим», – дип әйтеп куя килен. Хәйләсен дә кушып җибәрә: «Әни, син менә моны эшли тор әле, мин монысын башкарам», – ди дә, кайнанасының ничек эшләгәнен күзәтә. Икенче көнне үк...

Кулына яңа гына табадан төшкән дипломын тоткан Рәйсә чит авыл буйлап атлый. Үз районындагы авыл гына түгел шул – бөтенләй башка. Туып-үскән авылыннан караңгырак, искерәк тә күренә бу Югары Ушмы. Юллама буенча шушы авылга җибәргән кызларын озатырга, урнаштырырга килгән әти-әнисенең башында үз уе. 
– Шушында калырсың инде син, кызым, шушында калырсың...
– Нәрсә инде син, әни, безнең авыл белән чагыштырганда җир белән күк арасы! Мәңге калмыйм! – ди Рәйсә.
...18 ел шушы авылда яшәүче Рәйсә өчен Югары Ушмыдан да матуррак, ямьлерәк авыл бөтен дөньясында юктыр хәзер!

Эшлә дә эшлә!
Авыл җирлеге башлыгы Илназ Исмәгыйлев гаиләдә өченче бала – төпчеге булып туа. Шуңадырмы, гел әти-әнисенең күз алдында була. Абыйсы белән апасы үз тормышларын булдыргач, аның әти-әнисе янында каласы язылмаган закон кебек кабул ителә. Илназның үзен дә кызыктырмый шәһәр тормышы. Әти-бабайлардан килгән гадәт, тәрбия аңа балачактан сеңдерелгән. Төпчек малай төп йортта калырга тиеш! Авылдан унбиш чакрым гына ераклыкта урнашкан район үзә-гендә – Мамадышта һөнәри лицейда белем ала, ә югары уку йортын читтән торып тәмамлый. Шул ук вакытта авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый. 
2005 елда авылга Балтач рай-оныннан Рәйсә килә. Әтнә техни-кумында бухгалтер белемен алган 19 яшьлек кызны хуҗалыкның баш бухгалтеры район үзәгендә очрата. Юллама буенча җибәрелгән яшь белгечне үзләренә эшкә чакыра. Рәйсә шул ук көнне ияреп кайта Югары Ушмыга. Читкә китеп тәҗрибә туплаудан курыкмый кыз. Үз авылыңда җаваплылыгы да зуррак кебек тоела, кешедән сорарга да уңайсыз. Ә сине берәү дә белмәгән яңа авылда курыкмыйча сорарга, өйрәнергә була дип фикер йөртә. «Подъемныйлар» да яшь белгечне кызыктырырлык була. Аена ике мең тирәсе хезмәт хакы алып эшләгән чорда дәүләт биргән 10 мең сум бик зур акча булып тоела. Өстәвенә, юлын күтәрәләр, фатир өчен түлиләр. Эшлә дә эшлә! 
– Эшем – яшәгән өйнең каршында гына урнашкан. Иртән эшкә керәм, кич чыгам. Клубка чыкмадым, ике ай буе беркая йөрмәдем. Бухгалтериягә исәпләшергә кергән егетләрне күреп, бу авылда яшьләр дә бар икән дип уйлап куйгалый идем үзе. Илназны да күргәләгән булды. Комбайнда эшләгәндә хезмәт хакын санатырга керә иде. Бервакыт район үзәгендә ярминкәләр уздыра башладылар. Концерт-лар әзерләргә дә кушалар иде. Сәнгать җитәкчесе булгач, Илназ идарәгә шул концертлар буенча сөйләшергә керде. Шунда репети-циягә мине дә чакырды. Шулай итеп, клубка чыга башладым. Әнә шунда Илназга икенче күз белән карадым кебек. Әле дә хәтер-лим – мин клубка кереп барам, ул ашыга-ашыга чыга. Кара-каршы очраштык та, сәлам бирештек, Илназ үз юлын дәвам итте, ә минем йөрәгем чымырдап куйды. Насыйбың шушы дип, Аллаһы Тәгалә сиздергәндер дип уйлыйм, – дип искә ала Рәйсә яшь чакларын.

Чыбыркы һәм кияү чәе
Юллама буенча өч ел эшләргә тиешле кызны ярты елдан соң Илназ төп йортка килен итеп төшерә. Бик җайлы башлап җибәрәләр тормышны. Илназның әти-әнисе тыныч, ипле кешеләр була. Бөтен эшне бергә өйрәнәләр. Авыл кызы эшне белеп үссә дә, кайнанасы кебек үк эшләргә өйрәнәсе килә Рәйсәнең. Һәр авылның гына түгел, һәр гаиләнең үз тәртибе. «Әни, өйрәт мине, ничек кирәк, шулай эшлим», – дип әйтеп куя килен. Хәйләсен дә кушып җибәрә: «Әни, син менә моны эшли тор әле, мин монысын башкарам», – ди дә, кайнанасының ничек эшләгәнен күзәтә. Икенче көнне үк нәкъ аларча эшләп тә куя. 
Авыл кешесе эш белгәннәрне әллә каян аера ул! Кайнанасы Наилә апага: «Киленегез нәкъ үзегез икән, эшли белә», – дип әйтүчеләр була. «Эш сөю – Аллаһның бүләге ул», – ди Наилә апа да. Бөтен ке-шегә дә бирелми бу сыйфат! Ә Рәйсәләре, бөтен авылны шаккаттырып, көтү куганда чыбыркы да шартлата әнә! Безнең авылда ир-ләрнең дә сирәге генә шартлата ул чыбыркыны, өстерәп кенә йөриләр дип көлүчеләр дә була. 
– Төрле җирдә төрле әттәхият, диләр бит әле. Өйләнешкәч, безнең авылга кияү булып килде Илназ. Авылда туганнар бик күп, кунакка дәшәләр. Бер көндә әллә ничә йортны йөреп чыгарга кирәк. Кергән берсендә безнең яктагы гадәт буенча кияү чәен ике чокыр эчәргә кыстыйлар. Илназ берсен дә үпкәләтергә теләми – ике бокал чәйне эчеп куя. Соңгы йортка кергәч: «Кофе чокыры белән генә ясагыз әле, зинһар», – ди. Көлештек инде. Бер чокыр эчәрлек тә урын калмаган иде бит, – дип искә ала күңелле вакытларын Рәйсә. 
Илназ гаилә арбасына җигелә. Мәдәният йортыннан китеп, электромонтер булып эшли, авылларга электр линияләре сузалар. Соңрак газовик-слесарь булып урнаша. Ул арада гаилә ишәя. Кызла-ры Сөмбел, уллары Әнвәр, Әмир туа. Тиешле вакытын гына эшләп китәргә исәпләп килгән Рәйсә бу авылга берегеп кала шулай. Шәһәргә китү теләге бер тапкыр да башына килеп карамаган! Бала көткән чакта Мамадышта хастаханәдә яткан бер хатын аптыратканын хәтерли. Ничек түзеп яшисең авылда, имеш. Ә Рәйсә авылдагы үз тормышы белән шәһәр хатыныныкын чагыштырып күрсәткән. Бармакларны бөгә торгач, теге хатынның бирешми хәле калмаган. Өстенлекләрнең бермә-бер артык булуын раслаган бит! 
– Шул чакта үз йортыбызны салырга уйладык. Авыл җирлегендә яшәүче яшь гаиләләргә, яшь белгечләргә йорт салырга ярдәм итүче федераль программага гариза бирдек. Социаль өлкәдә эшләүчеләр өчен каралган ул. Өйләнешкәннән соң, Рәйсә мәдәният йортында эшләде. Аның исеменә рәсмиләштердек. Төп шартның берсе – белгеч шул урында биш ел эшләргә тиеш. Буласына ышанып та бетмәгән идек. Үзебезнең җыйган акчаларга нигезен салдык, йортны күтәрә башладык. Карар кабул ителде һәм ике транш белән акчасы да күчте. Бик зур ярдәм булды ул безнең өчен, – ди гаилә башлыгы Илназ.

Әби җанлы малайлар
Үз йортларын булдырсалар да, төп нигездән әле дә аерылмый Исмәгыйлевләр. Маллар шул йортта. Иртән Наилә апа сулар җылытып, малларга дигән бәрәңгене пешерергә салып җибәрә. Бергәләп ашаталар. Эш бөтенесенә җитәрлек! Бүген гаиләнең алты баш сыеры, тугыз үгезе бар. Балалар да кул арасына керә башлаган инде. Әнвәр белән Әмир иртән чыбыркыларын алып җәйләүгә төшеп китәләр. Сыерларны кардадан ачып чыгарып яшел печән ашаталар. Шунда – су буенда мәрхүм Зөфәр бабаларының көтү көткәндә утыра торган тумары (бүкәне) өстендә әүмәкләшә малайлар. Буш тотмыйлар бабай тумарын! Көндезге икегә кадәр вакытлары шунда үтә. Сыерларны никадәр яхшырак ашатсалар, сөте дә шулкадәр күбрәк булачак. Әтиләреннән «премия» дә яхшы эләгәчәк! Малларны кичен ашату да балалар өстендә.
– Эш – баланы азаплау өчен түгел. Рәхәт яшисең, тәмле ашыйсың килсә, эшләргә, тырышырга, кәсеп итәргә кирәк. Әти тегене дә бирмәде, моны да бирмәде дип утырасы түгел. Яшьтән эш белеп үссәң, үзеңә тормышта җайлы, рәхәт була, – ди Илназ, улларына атап. 
– Коръән укытканнан соң йортыбызда куна башладык. Бер көн кундык, ике көн. Әнвәр: «Мин теге өемдә кунам», – дип, әбиләренә менеп китте. Берничә көннән Әмир дә табанын ялтырата башлады. «Үзебезнең өй бит инде бу, нигә монда кунасыгыз килми?» – дип сорыйм малайлардан. «Анда дога укып йоклаталар», – диләр. «Сез үзегез дә мәчеткә йөрдегез, нигә үзегез укымыйсыз?» – дим. «Анда әбинең догасы бит...» 
Шулай итеп, малайлар көн саен диярлек «теге өйләрендә». Зөфәр бабалары вафатыннан соң бигрәк тә. Кунакка гына төшкән кебек төшәләр монда. Әбиләре әз генә авырса да бик борчылалар. Наилә әбиләре чәй эчәргә төшкән әнә. Әмир өстәл артына килеп утырды да күз кырые белән генә әбисенә карап алды. Әбисе күз кагып кына үз янына чакырды. Шуны гына көткән бала әкрен генә сырпаланып әбисенең яңагына борынын төртте. Наилә апа оныгын битләреннән тотып үбеп алды. Бездән – Казан кунакларыннан бераз тартынса да, әбисенең җылысын алмый кала алмады Әмир. Илназ белән Рәйсә үзләре ияләшкән инде бу назлылыкка.
– Менә гел шулай алар! Эшләгән чакта да сырпаланып, үбешеп торалар. Эшләргә килдегезме, яратышып торыргамы дип ачуланып та алам, – дип көлә Рәйсә.
Ә эшләре җитәрлек гаиләнең. 2018 елда Илназны Югары Ушмы авылы җирлеге башлыгы итеп сайлыйлар. Җиде авылны үз эченә ала ул. Авылда су бетсә дә, ут чыкса да, үлем-китем булса да барлык юллар Илназга илтә. Шуңа эшеннән кайтып керә алмаган көннәре дә күп. Маллар өстенә, гаиләдә дүрт бакча бәрәңге, бер бакча малларга ашатыр өчен чөгендер утырталар. Ун гектар пай җирләре бар. Азыкны үзләре әзерлиләр. Моның өчен бөтен техниканы булдырганнар. Балаларның эшләмәгән, белмәгән эшләре юк инде. Тиздән техниканы да ышанып тапшырыр әтиләре. Ялларга Илназның абыйсы кайта. Зур эшләрне аның белән бергә эшлиләр. 

Йолдызлар кабызганда
Ирен авыл җирлеге башлыгы итеп билгеләгәннән соң Рәйсәнең дә эше арта. «Югары Ушмы өчен белмәгән эшләремне дә өйрәндем. Илназга сүзе булмасын, мактау гына булсын дип алдан йөгерәм. Чигәргә дә өйрәндем инде», – ди хуҗабикә. Район үзәгендә нинди конкурс, бәйге, ярминкә, фестиваль уздырсалар да, авылның исемен яңгыратырга, ишеттерергә дип кулдан килгәннең барысын да эшли. Болар барысы да җитәкченең – Илназның исеме белән бәйле булачак бит! Авыллар арасында узган «Авылым йолдызлар кабыза» бәйге-сендә башта катнашып тормаска булса да, җиңелгәннәрен күреп үзе дә эшкә алына. Көчле команда туплана, Рәйсә үзе тегә, кисә, чигә – сигез номерның алтысында катнаша. Һәм җиңү дә көттерми! 
– Әйдә ярарга эшләргә яратмыйбыз. Булса, җиңәрлек булсын! Шаккатырлык булсын! Хөкүмәт эше дип тормыйбыз, үз җирлегебез даны өчен ярминкәләргә Казанга кадәр үз продукцияләребезне алып барабыз. Мин бәрәңгесен, чөгендер-кишерен әзерлим, әни сөт ризыкларын хәстәрләп бирә.
Югары Ушмының авылдашлар төркемен дә Рәйсә ачып җибәрә. Илназның эшен, кеше күзенә күренмәгән хезмәтен, аның нәтиҗәләрен авылдашларга күрсәтеп барыр өчен ачкан төркем ул. Тик Илназ гына эшләре турында сөйләргә бик телә-ми. «Яхшылык эшлә дә суга сал, кеше белмәсә балык белер», – ди әнә. Алай да Рәйсә төркемне буш тотмый. Җиде авылның берәрсендә-ге иске бинаны фотога төшереп төркемгә җибәрә. Таныйсызмы бу бинаны? И-и-и рәхәтләнеп языша халык. Хатирәләр, истәлекләр калкып чыга. Йә тау башына менеп берәрсенең бакчасын фотога төшереп җибәрә. Кем бакчасы бу, имеш... Авыл халкы яратып катнашкан «Өем – гөлбакча» бәйгесен дә Рәйсә оештыргын. Җибәргән фотолар арасыннан җиңүчене төркемдәге авылдашлар үзләре сайлаган. «Бүләкләрне Илназдан «кысам», – дип елмая Рәйсә...
Без авылны сайлыйбыз
– Мин үзем дә, Рәйсә дә яшьләр авылда калсын дип, шартлар тудыручы эшләрдә эшлибез. Авылда калыр өчен эш урыннары, йорт, кәсеп, балалар бакчасы, мәктәп кирәк. Бу төп шартлар бездә барысы да бар! Мөкинлекләр бар! Менә дигән йортлар, хуҗалыклар... Район үзәгендә ял итәр өчен бөтен шартлар тудырылган. Җәй өчен, мәсәлән, хәтта пляжы, аттракционнары да бар. Мамадышта сәнәгать паркы үсеш ала, резидентлар елдан-ел арта. Алабугада махсус икътисад зонасы бар, барып эшләр өчен безгә уңайлы як. Сменалап эшләгән кешегә унбиш минутлык юлны үтеп эшкә йөрергә, авылда бер дигән шартларда яшәргә кем комачаулый? Иң мөһиме – теләк кенә булсын. Элек, колхоз эшләгән вакытта, акчага кытлык булган заманнарда күпләр үзләре үк балаларын шәһәргә китәргә, ничек тә авылда кал-маска тырышырга үгетләделәр. Бәлки, бүген авыл шул чорның җимешләрен татыйдыр.
Иртән уянасың, тәрәзәңне ачасың. Су буенда сандугач сайрый. Иртәнге чыктан су буйларын урап менәсең. Күршең белән чыгып сөйләшеп утырасың... Әллә нинди зур акчалар өмет итеп шәһәргә китү, кечкенә генә фатирга бер айлык хезмәт хакыңны түләп тору, очын-очка ялгап яшәү дөресме әллә? Өстә дә, аста да күршесе кем икә-нен белмичә гомер итә бит күпләр. Авылда да бөтен уңайлыклар йортта хәзер. Урамда асфальт җәелгән. Капка төбе саен машина. 
9 сыйныфлы мәктәбебез бар. Укудан тыш, түгәрәкләр эшләп килә. Мәдәният йортында да төрле юнәлештәге шөгыльләргә өйрәтәләр. 2019 елда универсаль спорт мәйданчыгы төзелде. Волейбол, баскетбол уйныйлар. Безнең Сөмбел дә бик яратып йөри. Әнвәр көрәш белән мавыга башлады. Тренерыбыз Илфат Вәгыйзов җитәкчелегендә шөгыльләнәләр. Кечкенә генә авылда да ничә чемпион егет тәрбияләгән тренер, укытучы ул. 
Ә авылның киләчәгенә килгәндә... Өмет бар әле. Безнең кебек берничә яшь гаилә яши. Шәһәрдә эшләп лаеклы ялга чыккан авылдашларыбыз төп йортларына кайтып төпләнә, яңарталар. Җәй көне аларның балалары да кайта. Авылда кеше булса күңелле инде. Гөрләтеп Сабантуй уздырабыз. 
Илназ белән Рәйсәнең үзләрендә дә авыл җанлы, эшчән егетләр үсеп килә. Кызны белеп булмый инде, ул чыгып китәсе кеше, диләр. Быел ук Алабуга медицина колледжына укырга керергә планлаштыра Сөмбел. Ә менә улларында өмете бар әле Илназның. Ике улы да авылда калса, гөрләп яшиселәре алда әле!

Фото һәм видео: Анна Арахамия.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар