Логотип
Татар гаиләсе / килен-кайнана

Риза-бәхил мин...

Нәгыймә әнинең бу тормышта күргән авырлыклары турында ишеткәч, аларның тыныч тормышы, бәхетле картлыгы минем өчен беренче урынга басты. Шул кадәр хәсрәт күргән кешеләр алар... 

Бу тарих – сабыр хатын-кыз язмышы. Татар хатыны ниләр күрми дә, кемнәр хакына сабыр итми, диярсез. Әйе, сынаулар узып яшәгән гаиләләр аз түгел. Ләкин кайнанасы һәм кайнатасы хакына күпкә сабыр иткәннәр... шулай ук күп микән? 
«Үзем дә көчле, нык булганмын. Ә кайнанам исә искиткеч кеше иде! Бу истәлекләр аның рухына дога булып ирешсен...» – дип башлады сүзне Әгерҗе шәһәрендә яшәүче укучыбыз Римма Җаббарова.

Сигез бала үстек без. Әти – сугышта яраланып кайткан инвалид – бик кызу кеше. Рәхәт яшәдек дип әйтә алмыйм...  Ашарга җитмәгәч, яхшы гына йортны мунча кадәр генә кечкенә бер өйгә алыштырдык. Җиргә сеңеп беткән, туфракта утыра иде дип хәтерлим. Идән астындагы бакаларына кадәр...  Бер көнне апам банкка укучылар кирәк дигән сүз ишетеп кайткан. Кыш көне иде бу, 16 декабрь. Япь-яшь кыз бала гына бит әле, куркып булса да, калтырап торган кулларым белән ишекне ачып кердем. Банк җитәкчесе – сугышта катнашкан Каюм абый Кәримов өстәле артында утыра. 
 Сезгә укучылар кирәк дип ишеттем, – дим.
 Әйе, кызым, кирәк. Ләкин эш бик күп бит бездә, – ди Каюм абый, сынап.
 Ә мин бер эштән дә курыкмыйм! – дим, башымны селки-селки.
Гариза яздырдылар. Мин эш биргәннәрен көтеп утырам. «Бүген кайтып тор, иртәгә эшкә килерсең», – дип озатты Каюм абый. 
Эшкә киеп барырга күлмәк тә юк иде, апа үзенекен бирде. Минем кебек яшь кызлар берәр ел укучы булып йөриләр. Мине дүрт айдан машинкада эшләүче оператор итеп күтәрделәр, бер елдан инде җаваплы башкаручы булдым, үземнең штамп та бар иде. 
Декабрьдә эшкә урнаштым, майда банкка Рафаэль килеп керде... Район башкарма комитетының физик культура һәм спорт бүлегендә эшли иде ул чакта. «Борыныңны чөеп горур гына утыра идең. Минеке булачак бу кыз дидем», – дип искә алып сөйләде соңыннан. 
Танышып бераз вакыт узгач, танцыга чакырды мине. Кайтып барганда: «Римма, мин инвалид бит», – ди бу миңа. Ә мин аны алгарак уздырдым да: «Йәле, карыйк, нинди инвалид икән?» – дим. Ә ул шулкадәр оста йөрергә җайлашкан – үрдәк сыман гәүдәсен бер аяктан икенче аякка авыштырып йөри, аягы кыска икәнлеге сизелми дә.
Рафаэль Төньяк Украинада ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Бер төнне тревога белән йокыларыннан уяталар аларны – ракета җибәрергә кирәк. Рафаэль сөйләгәнчә, ул вакытта ракеталарны горизонталь рәвештә җибәргәннәр.  Билгесез сәбәпләр аркасында, ракета очып китә алмыйча шунда төшә. Бик күп солдатлар яралана, үлүчеләр дә була. Рафаэльнең аягы өч җирдән сына, бик күп кан югалта ул. Жгутлар да салмыйча, аны 27 чакрым ераклыкта урнашкан район үзәге хастаханәсенә озаталар. Барып җитеп, табиблар кулына хәрби билетын тапшыра да аңын җуя. Аннан соң берни хәтерләми... Ике шәфкать туташы аңа турыга кан җибәрәләр. Шулай итеп, табиблар аның гомерен саклап кала. Яралы аягы 3 сантиметрга кыскарак булып кала. Бик яхшы спортчы булган ул гарнизоннарында. Утызлап грамотасы бар. Шул хәлдән соң да кыска аягы белән дә чаңгы буенча зональ ярышларда берсен дә уздыртмаган Рафаэль. 
Шушы хәлләрне белгәннән соң, мин аны гел кызгана идем. Шуңа күпне гафу иттем дә инде. Кешедән ким булмасын дип яшәдем гомер буе. Алгарак киттем әле...
1968 елның 4 июлендә Рафаэльгә кияүгә чыктым мин. Аның туган көнендә. Ул чакта Ижау шәһәрендә мотоцикллар чыгара торган заводта эшли иде инде. Көндезге унбердә эшкә килде дә:
 Матур күлмәгеңне ки, паспортыңны ал да, киттек язылышырга! – ди. Кияүгә чыгуыма шулкадәр сөендем ул чакта. Мин Рафаэльне бәхетле итәргә тиеш! Шундук риза булдым. Шаһитларыбыз да очраклы кешеләр генә: берсе – башкарма комитетның баш хисапчысы, икенчесе – Тәбәрле авылы мәктәбе директоры. Язылышкач, кибеткә барып бер ликер, бер килограмм шоколадлы конфет алганыбызны хәтерлим. Шуннан... Рафаэль үз өенә, мин үз өемә кайтып киттек. Нишләп болай дип, бер дә сорамадым. Димәк, аның сәбәпләре булган... Аерым яшәп тордык шулай.
Тагын күпме йөргән булыр идек әле, белмим. Безнең язылышкан хәбәребез Рафаэльнең әнисенә – Нәгыймә әнигә барып ирешкән. Ишетүгә үк кайнана буласы кешем минем әти-әни янына сөйләшергә килгән. «Язылышканнар инде алар, никах укытыйк», –  дигән. Үз әниләремдә никах укыттык та, печәнлектә төн кунып, икенче көнне әнинең коймагы белән чәй эчеп, Рафаэльләргә кайтып киттек. Килен булып төшүем шул булды. 
Мин килгәндә Нәгыймә әнигә – 64, Габдрахман әтигә 65 яшь иде. Кайнанам белән кайнатам мине үз гаиләләренә бернәрсәсез кабул иттеләр. Беренчедән, ишле гаиләдә үстем, муллык күрмәдек. Икенчедән, кияүгә чыгуым да кешенеке төсле булмады дисәм, һич арттыру булмас... Килен бирнәсе дип күрсәтерлек пәрдә түгел, бер кулъяулык та алып килә алмадым. Күлмәк, пәлтә ише киемем дә юк. Нәгыймә әни белән Габдрахман әти халатка, күлмәккә дип үзләре миңа штапель тукыма бүләк иттеләр. 25 квадрат метрлы кечкенә генә йорт – ятып йоклар урын да юк. Әтинең урыны түрдә иде, безгә шунда җәйделәр, пәрдә кордылар. Әти үзе идәнгә ятты... 
Әти белән әни мине ким-хур итәргә теләмәгәннәр, күрәсең. Әни әйтә: «Римма, кибеткә барып кайт әле, ашъяулык, җәймәләр бар микән?» – ди. Карап кайттым, бар. Әни миңа акча тоттырды. 
– Бар да, шуларны алып кайт. Беркемгә белгертмә, Розага да әйтмә, синеке дип әйтербез, – диде. Роза – Рафаэльнең бердәнбер исән калган туганы. Тормышка чыгып, аларның бакча башында гына яшәде. Минем бернәрсәсез килгәнне әни үз кызына да белгертмәде хәтта. Һәм беркайчан да кабат искә төшермәде ул чакларны. Бер дә битәрләмәде...
Рафаэльләр гаиләдә җиде бала үскәннәр. Бер энеләре кечкенә чакта – 5 яшендә үк үлгән.  Элек мин Рафаэльне генә кызгана идем. Нәгыймә әнинең бу тормышта күргән авырлыклары турында ишеткәч, аларның тыныч тормышы, бәхетле картлыгы минем өчен беренче урынга басты. Шул кадәр хәсрәт күргән кешеләр алар... 
Олы уллары Рөстәм сугышка киткән. Бер генә хаты килгән дә, хәбәрсез югалган. Аңа 23 яшь булган. 21 яшендә шулай ук сугыш кырында вафат булган Әхтәм абыйны бакчадагы сыерчык оясы хәтерләтә. Сугышка киткәндә элеп киткән ул аны. 1943 елда килгән соңгы хаты әле дә саклана. «Хәзергә сау булыгыз», дип, кәгазьгә эре итеп язып җибәргән. 1944 елның 16 мартында Смоленск шәһәрендә вафат булган. Олы кызлары Сәлимә дә 27 яшендә ачы язмышка дучар була. Кышкы салкында урамда барган чакта кинәт тулгагы башлана да, шунда бәбили. Беркем дә өенә кертми, ярдәм итми аңа. Бала да, үзе дә исән калмаган... Асия исемле кызлары Казанда хәрби госпитальдә шәфкать туташы булып эшләгән. Бер яралы солдат үләр алдыннан Асия апага йөзек бүләк итеп калдырган. Истәлеккә киеп йөргән ул аны. Ә ире моның өчен ачу саклаган, көнләгән, күрәсең... Эшләгән җиреннән урамга сөйрәп алып чыгып үз кулы белән гомерен өзгән... 
Бу кадәр бала хәсрәте күрсә дә күрер икән адәм баласы. Берсеннән-берсе аяныч бит! Олы яшьтәге әти-әнисе булгач, Рафаэльне армиягә алмаска да тиеш булганнар. Ә ул үз теләге белән киткән. Озак кына хатлар килми торгач, бер көнне Рафаэль белән бергә хезмәт иткән дустыннан хат килеп төшкән. Бер сүз дә юк – рәсем генә икән ул хатта. Карават өстендә бер кеше сузылып ята... Рәсемне күрүгә, бу улларын да үлгән дип уйлаганнар әти белән әни. Военкомат аша хәрби часть белән элемтәгә кергәч кенә теге ракета төшеп яралану тарихын белгәннәр. Әнә шундый сагыш-борчу аша килгән бәхете ул Рафаэль әти-әнинең. Югалта язып яңадан кавышкан балалары. Шуңа күрә алар да көчләреннән килгәнчә безнең өчен тырышып яшәделәр. Ничек рәнҗетим аларны? Гомерем буе аларны саклап яшәдем. Китәрлек сәбәпләрем күп булса да, әнинең яхшылыклары алардан өстен булды.
Эштән кайтып ашарга утыруга, әти белән әни торып чыгып китәләр иде. Тынычлап ашасын, бездән читенсенмәсен дип эшләделәр алар моны. «Ябыга күрмә, туйганчы йокла, матур киен», – дип кенә торды миңа әни. Әле дә хәтерлим,  өйләнешеп тора башлагач телогрейка киеп, яулык бәйләп суга киттем. Кайткач, әти: «Римма, болай йөрмә бүтән. Яшь бит әле син, матур киен. Үткән кеше сиңа борылып карарлык булсын», – диде. Әни үзе гел матур киенде. Тегүче дә иде әле ул. Күзләре көлеп кенә тора иде аның. Беркайчан кеше сөйләмәде. Юмартлыгын инде сөйләмәсәм дә, аңлашыла... Аякка да аның сапогиен киеп йөрдем бит мин.
Рафаэль белән безнең тормыш бозылмасын дип тә саклаучыларым иде алар. Бакча башында гына яшәгәч, Роза апаның безгә арт капкадан гына керә торган гадәте бар иде. Ә әти анда йозак элеп куя. «Кызлы йорт – безле йорт», – ди әни. Ягъни, кызлары да безнең тормышка тел-теш тидермәсен, арага кермәсен. 
Ә Рафаэль бер дә тыныч кеше түгел иде... Вулкан белән чагыштырам мин аны. Кайнаналарның күңеле тыныч булсын өчен, аңа нык игътибар итәргә туры килә иде. Банкта эшләгәч, кирәк җирдә сүзем үтте. Нефтебаза директоры эштән киткәнен ишеттем дә, районның беренче секретаре белән сөйләшеп, Рафаэльне шул урынга урнаштырдым. 
 20 ел эшләде ул анда. Башка Нефтебаза директорлары алдында дәрәҗәлерәк булды һәрвакыт. 1975 елда тиенләп җыйган акчабызга машина алдык. Әгерҗедә дә аз иде әле машиналы кешеләр. Анда да хәстәрен күрдем, инвалид мин, дип, кеше янында кимсенеп йөрмәсен дип, ирем хакына тырыштым. Кызганыч, Рафаэль ул машинада юл һәлакәтенә эләкте. Эштән кайтканда карасам, капкалар ачык, халык җыелган. Миңа да бу хәсрәтле көн килде, ирем үлгән дип уйладым. Әти-әни ничек күтәрер тагын? Карасам, Рафаэлем басып тора. Ул шатланганнарым! Ә ул елый... «Елама, консерва банкасы гына бит ул. Иң мөһиме – үзең исән!» – дидем. Соңыннан еш искә алды  әле ул бу сүзләремне. 
Нинди хәлдә кайтып керсә дә, йөгереп барып озын толымнарыма төреп кочаклап алдым, утыртып ашаттым, аякларын юып йокларга яткырдым. Мин түзәм, сабыр итәм, җайлыйм... Иң мөһиме гаиләдә тынычлык булсын. Әниләрне дә саклыйм... Кызулыгы белән аларга начар сүз әйтмәсен, кул тидерә күрмәсен, дим. Өй ял урыны булырга тиеш бит. Тавыш чыгарыр өчен башка җирләр дә җитәрлек. 
Бервакыт Рафаэль кайтып керде. Нык салган. Сизеп торам, тавыш чыгарырга да маташа... Ә икенче көнне бик мөһим очрашуы булырга тиеш. Эшкә бара алмаячагын чамалыйм. Район хастаханәсенең баш табибы янына бардым да, авырый дигән справка хәстәрләп кайттым. Икенче көнне  иремә справканы суздым. Әни шулчак куркуга калды: «Милициягә бардыңмы, утыртырга телисеңме?» – дип, мине гаепләргә маташа. Аның газиз баласы бит, нишләсә дә, җаны өзгәләнә, гафу итә... Аннары, справка икәнен аңлагач, үзенә дә читен булды. 
1969 елда әтигә инсульт булды. Озак та тормыйча әнигә дә шул ук бәла кагылды. Әти ярты ел гына яшәде шуннан соң. Үләр алдыннан үзе янына чакырып, караватына утырырга кушты.
 Римма, риза-бәхил бул. Син гаепсез булганда да гаепләгән чаклар булгандыр. Безнең кебек матур, озак, тату яшәгез. Картаймыш көнегездә бернигә дә йөдәмәгез. Кешегә йөрмә... Дөнья авырлыгы сиңа кала, – диде. Кулы төшеп китте дә, җан бирде...
«Дөнья авырлыгы» дип үз улын да исәптә тотып әйткәндер инде әти... Аның тормышы, язмышы минем кулда калачагын аңлап, сабыр бул, килен, дип әйтүе булгандыр олы кешенең. Аларга булган рәхмәтем үзләре бакыйлыкка күчү белән дә беркая да китмәде, әлбәттә. Рафаэльне элек ничек хөрмәтләп яшәсәм, шулай ук дәвам иттем. Әти-әнинең миңа эшләгән яхшылыкларын бер дә истән чыгармадым. Рафаэль мине ярата иде, белеп яшәдем мин моны. Шуны белүем җитте. Барган җиреннән бүләксез кайтмый иде, сораган бөтен әйберне алып бирде. 
Инсульт булганнан соң, әни дүрт ел яшәде. Эштән кайтып киемнәрен юам да, төнлә су буена чайкарга төшәм. Караңгыда чормага менеп керләрен эләм. «Әй рәхмәт, Римма! Балаларың бәхетле булыр, менә дигән кешеләргә кияүгә чыгарлар», – дип сөенеп ятты. Тәмле ризык алып кайтсам, балаларга: «Әбиегезгә бирегез», – дип тоттырып чыгарам. Әй куана иде шуңа. Нык зурларга тырыштым. Бөтен серләремне дә гомер буе үз әниемә түгел, кайнанама сөйләдем бит мин. Аның киңәшләренә колак салдым. Чирләгәндә мунчага алып барып яхшылап юындырдым, чәчләрен тарап үрдем. Чиста булсын дип тырыштым. 
Хәзер яши торган йортыбызны 1998 елда гына салып чыктык. Нефтебаза директоры була торып, әти-әни үлгәннән соң да утыз елга якын шул бишкә бишле кечкенә өйдә яшәдек. 
Бервакыт «Ижминводы» санаториенә юллама бирделәр. Йортны калдырып китәргә теләмәдем, Рафаэль үзе генә китте. Үзе кайткач, мине дә җибәрде. Санаторийда төшке ашны ашап бетерүгә яныма официантка килеп, иремнең монда чит хатыннар белән күңел ачканы турында әйтеп куймасынмы! Мине ток бәрдемени... Ләкин шундук башым эшләп өлгерде, җавабын таптым. «Шуннан? Ул монда ял итәргә килде бит! Безнең әтәчнең өч тавыгы бар әнә. Иртән ишекләрен ачып чыгаруга бездән ике йорт читтә яшәүче күрше тавыклары янына чаба. Бөтен ирләрнең дә моңа көче җитми әле!» – дидем. Гаҗәпләнүдән авызын япты теге хатын. Бу хакта Рафаэльгә сөйләп тә тормадым...
Әй сагынырсың мине, Римма. Ничек түзәрсең... – Рафаэльнең соңгы сүзләре шул булды. Бик авыр кичердем аның китүен. Тормышымны яңадан уйлыйм да, Ходай биргән сабырлык, күркәм холык белән бик бәхетле гомер кичкәнемне аңлыйм. Ирем белән 52 ел бергә яшәдек. Шушы бәхетемә нигез салучы зирәк, акыллы кайнанам икәнен бик яхшы аңлыйм. Төртеп күрсәтмичә, канатлары белән каплаган сыман, яклап, саклап яшәде ул мине. Сигез ел инде менә, шушы йортта ялгызым хәзер. Рафаэльне искә алмаган көнем юк, күңелемнән сөйләшеп йөрим, бергә утырган урыннарга барып утырам.
 Бервакыт радиодан Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның гаилә кыйммәтләре турында сөйләгәнен ишетеп, туры эфирга шалтыраттым. Шул сөйләшүдән соң тормыш тәҗрибәм белән уртаклашуымны сорап, Дәүләт Советыннан хат килде. Бик рәхәтләнеп язып җибәрдем. Рәхмәт хаты да алдым әле. Фәрит Хәйрулловичның ул игътибарын әле дә рәхмәт белән искә алам!


      Өч кыз үстердек Рафаэль белән, үз тормышлары белән яшиләр. Балалар, өйне сатып, үзләре янына күченергә чакыралар. Ә мин теләмим... Бакчада нарат төбендә Рафаэль үз кулы белән салган җәйге веранда әле дә тора, өй салганчы ук төзеп куйды аны. Ул вакытта такталары да юк, эштән берәмләп ташыды аларын да. Җәен без шунда йоклый идек. Хәзер наратта ябалаклар оя корып бала чыгара. Шулкадәр матур алар! Агач башында абыйсы сугышка киткәндә элеп киткән сыерчык оясы да тора. Ничек калдырып китим бу кадерле җиремне? Язмышымнан бик риза-бәхил мин, әти-әни! Сез күрсәткән кыйблага тугры булып яшәдем. Сезнең алда да, Ходай каршында да бурычымны үтәдем. Сезне сагынып яшисе генә калды...

Римма ҖАББАРОВА.
Казан–Әгерҗе–Казан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар