Логотип
Татар гаиләсе / килен-кайнана

Килен белән кайнана, юк – әни белән кыз!

Әниебез Асия Гаязетдин кызы вафат булып, күңелемне бушлык биләп алган көннәрдә, районыбызның олы абыстае Миңлесәүдә апа Әхмәдуллинадан хәбәр килеп иреште. «Зәйнәп, беләм, бу көннәрдә синдә телевизор кайгысы юк, карый алмагансыңдыр. «Сөембикә» журналы «Килен һәм кайнана» дигән хатлар конкурсы игълан иткән. Әйдә әле, син дә читтә калмам», – диде ул.


Әниебез Асия Гаязетдин кызы вафат булып, күңелемне бушлык биләп алган көннәрдә, районыбызның олы абыстае Миңлесәүдә апа Әхмәдуллинадан хәбәр килеп иреште. «Зәйнәп, беләм, бу көннәрдә синдә телевизор кайгысы юк, карый алмагансыңдыр. «Сөембикә» журналы «Килен һәм кайнана» дигән хатлар конкурсы игълан иткән. Әйдә әле,  син дә читтә калма. Кайнанаңның сезгә язган хаты бик тә күңелемә кереп калды. Аны бөтен кешегә укытасы иде – яшьләр гыйбрәт алырлык хат», – диде ул. 

«Сөембикә»нең бер санын да калдырмый укып барам, шуңа күрә бу бәйге турында миңа мәгълүм иде, әлбәттә. Әмма нигәдер катнашу турында уйламаган идем шул... 86 яшьтәге абыстаебызның хәтерен калдырасым килмәде: «Ярар, абыстай!» – дидем аңа.  Ә аннан, бер-ике көн уйланып йөргәч, кулыма каләм алырга булдым: бу темага язарлык фикерләрем бар бит минем – әни янында 44 (!) ел гомер иттем ләбаса. 

Быел, нәкь менә Бөек җиңү көнне безне мәңгелеккә ташлап китте әни. Үзенең иң яраткан, һәрвакыт көтеп алган, олылаган бәйрәмендә... Кайнатам Ибраһим сугыш уты эчендә 3 ел кайнаган: Ленинград оборонасын саклаган. Бөек Җиңү көнен Фин култыгында каршылаган һәм исән-имин туган ягына әйләнеп кайткан. Аның мәрхүм булганына инде 17 ел вакыт узды...

...Өй эче ду килә: өч улыбыз, өч киленебез, 5 оныгыбыз кунакка кайттылар. Кайсы иртәгәгә булачак бәйрәмгә киемнәрен барлый – «Үлемсез полк»та катнашачаклар. Кемдер Ибраһим кайнатамның рәсемен рамга куя. Ә кемдер өр-яңа концерт баянында (үзенә үзе шундый затлы бүләк ясаган!) өздереп бию көйләрен сиптерә... Горурланып уйный! Горурланмаслыкмыни?! Ибраһим әти авылда бер дигән баянчы булган бит, димәк, аның һөнәре дәвам итә! Әни белән «Зәңгәр күлмәк» көен җырлаулары әле дә күз алдында. «Кызыл партизан» дигән баянын кулыннан төшерми иде әти... 
Менә шул шатлыклы көнне калдырып китте безне әниебез... Әбиебез... 

Зур гына чемоданга салган үлемтекләрне барлыйм. Абыстай да янымда. 
Инде ничәмә-ничә тапкыр карадык без әни белән бу чемоданны. «Зәйнәп, менә монысы шуңа, монысы моңа», – дип, һәр әйберне атап яздырып куйды. «Анда сиңа бер хат бар, анысы әлегә сер булып калсын... Миннән соң алып укырсың», – дигән иде. 

1979 елның гыйнвар ае. Шундый салкын! Рәис мине шундый көннәрнең берсендә сорарга кайтты. Ул кайткан көнне аз гына көнне сындырды: 34-35 кә генә калды. Ә аңарчы 43 кә җитте суыклык! Аның әтисе белән әнисе: «Татарстанннан кыз алабыз», – дип, бик күптән мине күзләп йөргәннәр икән. Әмма безнең гаиләләр арасында туганлык җепләре бар иде. Авылга Рәиснекеләр кайткан чагында безнең әти-әниләр аларны чәйгә төшерми калмыйлар. Ерактан, Урта Азиядән кадәр кайткан кунаклар бит! Шуңа күрә дә, «синең кулыңны сорарга кайтам» диюенә башта ышанып та бетмәдем – шаярта дип кенә уйладым. Беренчедән, кечкенәдән җәй саен бергә уйнап үскән кеше ич ул. Икенчедән, минем йөргән егетем бар, аның да кызы бар шикелле. Армиядән соң читтән торып Мәскәүгә укырга керде ул. Иң беренче кышкы сессиясен биргән дә, туры безгә кайткан менә. «Әти-әниеңнәр рөхсәт итсә, алып китәм», – ди. 
Минем Апаста эшләп йөргән чагым бу. Район үзәгеннән безнең Борнаш авылына трактор чанасына утырып кайттык. Рәиснең өстендә юка куртка, ә бездә, әйткәнемчә, гомер күрмәгән суыклар... 

Шул атнада минем киләчәк язмышым хәл ителде... Тормышка чыкканымны үзем дә сизми калдым...

Төрекмәнстанның Рәисләр яшәгән Небит-Даг шәһәренә  барып җитү өчен без башта Бакуга очарга тиеш идек. 
Казан–Баку самолеты, тоткарланды да тоткарланды. Башта 3-4 сәгатькә, диделәр, аннан тагын 3-4 сәгатькә... Шулай итеп аэропортта бер тәүлек утырдык. Ә Рәиснең андагы туганнары дүрткүзләп безне көткәнәр. Килен төшә бит! Дөрес, әле никахлар укылмаган. Әниләр, туган-тумачалар, дус кызлар – барысы да моннан гына озатып калды. Туй көне тагын ике атнадан дип билгеләгән идек – алар шул вакытта килергә тиешләр. 

Әни – кайнанам чын хуҗабикә. Ул гомер буе өйдә торган – әти аны эшләтмәгән. Иремнең энекәше авырган – әни шуннан соң эшләмәс булган. Без кайтыр алдыннан туганнар җыелып манты ясаганнар. Әни: «Сез – аш ашагыз, монысын булачак киленем килгән төшкә тотам», – дигән. Мин шунда беренче тапкыр әни кулыннан манты ашадым.  Чын мәгънәсендә – кулыннан. Мин кашык белән ашарга керешкәч, ул: «Кызым, син аны кулың белән тотып, менә шулай гына аша», – дип күрсәткән иде. Камыры юка, эче сусыл, тәмле! (Әнинеке кебек мантыны да, аныкы кебек тәмле «Наполеон» тортын да минем башка бер җирдә дә ашаганым юк!) Аннан ул мине дә шулай пешерергә өйрәтте – манты бүген дә бөтен гаиләбезнең яраткан ризыгы. 

Туйлар узды. Ирем эшкә чыкты. Әни миңа: «И-и, кызым, син сагынырсың инде... Үз әниеңне сагынырсың...  Мине алай ярата алмассың», – ди. Килеп кочаклап ала да, икәүләп елашабыз. Минем бит анда ирем һәм аннан кала кадерле беркемем дә юк. 
Климат ярамады – мин бик нык ябыктым. 48 нче үлчәм кия идем барганчы. Кызу – кояш башыма суга: яратмыйм – кайтып китәсем килә. Әни юкка әйтмәгән икән:  Татарстаннан килгән киленнәрнең кире шулай кайтып киткән очраклары булган икән моңарчы. Шәһәр кечкенә – бар да бер-берсен беләләр иде анда. «Син дә тора алмассыңмы, кайтып китәрсеңме икән, кызым?» – дип елый иде әни. Минем бит кызым юк, сине кызым урынына күрәм, дия иде. 
Аның сүзләре дә тәэсир иткәндер – мин ничек тә торырга тырыштым. 

Ике елдан соң гына авырга уздым. Әле моны үзем дә белмим. Сентябрь ае бу. Бик нык лимон ашыйсым килә. Гомергә яратмый идем, ә монда күз алларыма килә. Беркемгә дә әйтмим бу хакта, иремә генә белгерттем. Рәис Ашхабадка да сорап җибәрде кемдер артыннан – анда да таба алмадылар. Ә Ашхабад бездән 800 чакрым! Дуслары күп иде аның: тагын каяндыр эзләп карадылар. 
Күңеле басылмасмы диптер инде Рәис миңа лимон төсендәге алмалар алып кайткан. Үзе вахта белән эшкә киткән. Мин бу вакыт китапханәдә эшли идем – соңрак кайттым, аны күрми калдым. Берзаман урын җәя башладым, ә юрган эченнән алмалар коела! Сандык өстенә җыеп, өеп куя идек урын-җирне. Фатир бик кечкенә – 27 квадрат метр гына. Әле иремнең өйләнмәгән энесе дә безнең белән яши ул чакта, техникумда укый. 
– Бу алмалар кайдан килде икән монда? – дип, теге 5-6 алманы  күтәреп чыктым әниләр янына. 
 Әни кинәт елый башлады. 
– Миннән аерым ашарга тели икән улым, – ди.
– Әни, елама гына, хәзер бу алмаларны бергә ашыйбыз. Миңа алар кирәкми дә, алма яратмыйм мин, – дим. 
Аңа кушылып үзем дә еларга керештем. 
Шул вакыт әти кайтып керде.
– Мин сиңа әйттем бит, кеше белән тора алмыйсың, дидем. Аерып чыгар балаларны, – ди.   
Әти безне сүзгә килгәннәр дип белгән. Ә әнинең газиз баласына үпкәләве: аңардан яшереп, хатынына алма алып кайткан базардан. Әтинең сүзләреннән соң тәмам пошаманга төште ул:
– Сезне беркая да чыгармыйм! – ди. 
Шушы очрактан соң без әнидән бернәрсәне дә яшермәдек. Кечкенә генә дә серебез булмады. 

Ә лимонны таптык без. Бер дус кызым Мәскәүгә китеп урнашкан иде. Шунда татар егетенә кияүгә чыкты. Җиләк-җимеш, яшелчә базасында эшли башлады. 45 размерлы аяк киеме тартмасына тутырып, лимон җибәрде ул миңа. Тик минем генә инде лимон ашыйсым килми иде... 

 

Сервантта савыт-сабалары күп иде әнинең. Бик матур сервизлары бар. Боларга мин дә кызыгам. Ирем айга 500 сум акча эшли. Ул чакта бик зур акча бу! Чагыштыру өчен: мин институтны тәмамлап 60 сумга эшли башлаган идем Апаста. Әле югары белем өчен өстәлгән 5 сум белән бу... Ә ирем вахтада эшли. Вертолет белән 3-4 сәгать оча эш урынына кадәр. Кыскасы, безнең акча бар. Һәм минем бик тә «Мона Лиза» сервизын бик тә аласым килә. 800 сум тора иде ул. Кызыгам! Безнең якта мондый затлы савыт-сабаны күргән дә юк. 
– Менә кайчан үзегезгә аерылып чыгасыз, шунда алырсыз. Монда бөтен җирем тулган, үземнеке үземә җитә. Алтынланган булса да, хәзер алмыйсыз, – диде әни.
Үзебезгә чыкканда туксанынчы еллар җитте инде. 
Аннан инде күченергә туры килде. Башта әти белән әни риза булмадылар – бездән аерыласылары килмәде. Мин дә кайтырга теләмим: өченче балам әле ике генә айлык. Уты-суы, газы кергән фатирны ташлап ничек авылга кайтырга яңадан?! Тик ирем:
– Безнең балалар монда беркем була алмаячак, кайтабыз, – диде. 
1990 елның 1 мае иде бу. Билгесезлеккә чыгып киттек... Әйберләрне КамАЗга төяп кайттык. 
2,5 мең чакрым юл узып, аларның күбесе ватылып кына бетте, билгеле. Ярый әле әни сүзен тыңлаганмын – теге сервизны алмаганмын, барыбер рәхәтен күрми идем, дип куандым. 

Апаста ике ай эчендә йорт салып кердек. Һәм шунда ук әти белән әнине үзебезнең янга яшәргә алып кайттык. «Туган җиребездә гомер иттек», – дип, алар икесе дә моның өчне гел рәхмәт укыдылар безгә. . 
Мин анда әни янында бөтен нәрсәгә риза булып тордым.  Соңыннан бик күпләрнең: «Син гел «ярар» дип кенә торасың: тормышта бик каты кыенлыклар күрдеңме әллә?» – дигәннәре булды. 
– Ярар, дип әйтергә мине кайнанам өйрәтте, – дип җавап бирә идем. 
Дәшсәң – тузар, дәшмәсәң – узар дия иде ул миңа. Мин аның бу сүзләрен беркайчан да онытмадым – гомер иткәндә гел кирәкләре чыгып торды. 

Әнидән аның балачагы, яшьлеге турында сөйләтергә ярата идем – мондый хатирәләр кешеләрне бер-берсенә якынайта бит. 
Кайнанамның әтисе Орел өлкәсендә барган канлы сугышларда башын салган, ә җиде кызына гомер биргән әнисе Хәдичә колхоз эшеннән кайтып кермәгән. «Әле ярый кызлар тудырганмын – һәммәгез дә сугышта үләр идегез бит», – дип елый торган булган ул. Җиде баласының дүртесе яшьли үлә. Калган кыз туганнар – Мөкатдисә, Асия, Рауза бер кучага (әнинең үз сүзе бу) укмашып яшиләр. Илдән еракта торсалар да, туганлык җепләрен өзмиләр  – Татарстанны яратып гомер итәләр. 
Әтиебез – кайнатам белән дә әни Урта Азиядә торганда танышканнар. Олы мәхәббәт белән, бер-берсенә хөрмәт белән 52 ел гомер кичерделәр алар. Читтән шактый кырыс күренсә дә, әтинең күңеле бик йомшак иде.

Әни белән бәйле хатирәләрем бихисап. Минем аларның һәрберсен кабаттан күңелемнән барлап, аны сагынып йөргән көннәрем. Бер-беребезгә бик якын идек без! Әни белән кыз кебек! 

Әти – кайнатам үлгән вакытлар. Нәкъ шул чакта безнең Рәис белән Түбән Новгородка күчәргә тиешлегебез мәгълүм булды.
Әни шунда:
– Зәйнәп, син кал... Рәис үзе генә китсен. Ирләр алар барыбер бер әйләнеп кайталар. Аңа ияреп китмә – мин синнән башка тора алмыйм, – диде. 
– Әни, сине ничек калдырып китик инде?! Без сине үзебез белән алып китәбез дип торабыз, – дим. 

Төн чыкканчы 82 яшьлек әниебез үзе белән алып китәсе бөтен кирәк-ярагын төйнәп, юлга кузгалырга җыенып куйган иде инде. 
– И-и, балалар, шушында гына үләрмен дигән идем инде... – диде ул. 
Кайбер фикерләрен үзендә калдыра белә иде ул... Мин дә аңардан бу гадәттә өйрәндем. 
Ике студент улыбыз башкалада белем ала иде ул чакта: алар ялларда төп йортка – Апаска кайтып йөриләр. Үзебез ашарга пешерәбез, мунча да ягып керәбез, дисәләр дә, ана йөрәге түзәмени – шимбә җитсә, аларны каршы алырга дип, мин дә кайтам. 400 чакрым ара дип тормыйм. Минем юлга җыенганны ишетеп, бүлмәсеннән кыштыр-кыштыр әни дә чыга.
– Зәйнәп, мин дә синең белән кайтам. Мине калдырма! – ди.
– Рәис өйдә бит, әни... Бәлки бу атнада калып торырсың – әле бит кайтып кына килдек, – дип карыйм. 
Юл бит ул – ни булмас?! 
Үзем әйтәм – үзем беләм: без барыбер өйдән бергә чыгып китәчәкбез. Туктап-туктап кайтачакбыз, әмма әни авыз ачып бер тапкыр зарланмаячак. Түзем иде ул! 

Юл буе сөйләшеп кайткан-килгән шул чакларны сагынам. Безнең сөйләшер сүзебез беркайчан бетмәде аның белән. 

Соңгы ике елда аяклары тыңламады әнинең – бөтенләй йөри алмады, урын өстендә булды. Әмма зиһене ачык иде – акылын җуймады, белгән догаларын гел укып торды. 

Ә сандыктагы теге хат... Исән чакта безгә әйтә алмаган, әмма гел күңелендә йөрткән сүзләрне язган ул анда. Аз сүзле, аек акыллы кеше иде мәрхүмә. Минем ул хатны сезгә дә укытасым килә:
«Мин – Яруллина Асия. 1923 елгы. Мин үлгәчтен елашмагыз – матур гына озатып калыгыз. Үлемсез дөнья юк: барыбыз да анда барабыз. Сабыр итәргә тырышыгыз. 
Калган балаларыма барыгызга да саулык-сәламәтлек, хәерле көннәр телим. Мин үлгәч тә рәхәт яшәгез, тынычлык белән яшәгез – бер-берегездән аерылмагыз. Барыгызны да бәхилләп үләм. Барыгызга да зур рәхмәтләремне белдерәм. 
Зәйнәп, хәерләрне сиңа тапшырам. Үзегез белеп укытырсыз. 
Зәйнәп, сиңа бик зур рәхмәтләремне әйтәсем килә. Барысы өчен дә. Бөтен киленнәремә дә бик зур рәхмәтемне белдерәм. 
Хушыгыз барыгыз да. Үбеп калам».

Зәйнәп ЯРУЛЛИНА
Апас 

Галерея

Теги: татар гаиләсе килен кайнана

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар