Логотип
Татар гаиләсе / килен-кайнана

Кайнанам Гөлсәрия апа булсын дип теләдем

Кыз вакытта, ирем ни исемле, кайнанам ни исемле булыр, дип юрарга яратасың бит. Капка аша аяк киеме ыргытып уйныйбыз. Шул вакытта капка яныннан кем уза, булачак туганнарың шул исемдә була, имеш. Аяк киемемне ыргытам да, Гөлсәрия исемле апа гына узса ярар иде, дим. Әле килене булганчы ук, кайнанамны бик яраттым.

Без кечкенә вакытта: «Ишетмәсәң ишет, Мәңгәр артында Кишет», диләр иде. Мәңгәре нәрсә дә, Кишете ни – бер дә ишеткән сүзләр түгел. Кем уйлаган бит, мин – Әлкидә туып-үсеп, Кишет атамасын әбиләр авызыннан гына ишеткән кыз, әнә шул Мәңгәр артындагы Кишет якларында гомер итәрмен дип. Килен булып төшкән Кышкар авылым Яңа Кишет авыл җирлегенә керә, көн дә булмаса да, атнага кимендә өч урыймдыр Кышкар белән Кишет араларын. 
Әти белән әни, ике әби кочагында бик рәхәттә үстек без. Иртән әбиебез пешергән коймак белән ул ясаган сөтле чәйнең хуш исенә генә уянабыз. Мәктәптән кайтышыбызга әби тагын кайнар ризыгын пешереп көтеп тора... Безгә өйдә әллә ни эш тә калдырмыйлар, шуңа мин күбрәк әти янында. Маллар карыйбыз, утын кисәбез... 
9 нчы классны тәмамлагач, дус кызым белән Арча педучилищесына укырга керү турында хыялланып йөри башладык. Телевизордан көн дә күрсәтеп, мактап торалар: бар да татарча гына сөйләшә, тулай тораклары, уку биналары – ялт иткән! Тукай туган яклар бит – кечкенәдән җанга якын күреп үстек. Дөньяның нәрсә икәнен дә белмәгән 15 яшьлек кызларын чыгарып җибәрмәс өчен ике әбием и тырышты инде. «Үз башыгызга маҗара эзләп йөрисез, укыгыз мәктәбегездә генә! Өлгерерсез дөнья көтәргә!» – дисәләр дә, яшь чакта кем инде әбиләрне тыңлый?! Менә хәзер бик аңлыйм да бит үзләрен, дөрес әйткәннәр дип тә килешәм, ә ул чакта... Билгеле, безне мөстәкыйль тормыш, студентлар дөньясы ымсындырды. Шулай итеп без Арча педагогика училищесы студентлары булдык та куйдык. Әлки кайда да Арча кайда? 
Укулар башлануга студентларны колхозларга бәрәңге алышырга тараттылар. Без эшлисе колхоз – «Урал» колхозы, Арча районының чигендә дип әйтерлек урнашкан бер кечкенә генә Кышкар дигән авылда булып чыкты. Инешкә таба янтаеп утырган бәләкәй генә агач клубы, клуб каршында ике катлы борынгы таш мәчете бар. Булачак ирем Марат белән әнә шул агач клубта таныштык без. Армиядән генә кайткан, кап-кара мыеклы, мыек астыннан ап-ак тешләрен балкытып елмаючы бу шаян егетне бик ошаттым. Безнең группадан берничә кызны аларга фатирга керткәннәр иде. Бәрәңгеләрне алышып бетереп, кабат училищега кайткач, и мактыйлар кызлар фатир хуҗаларын. «Кайтышыбызга ашын пешереп, каймакларга кадәр аертып куя иде Гөлсәрия апа», – диләр. Әле ул гынамы, бер-ике атнадан җыендылар да, Гөлсәрия апаны сагындык, дип, Кышкарга кунакка ук кайтып киттеләр. Үз туганнарына кайталар, диярсең. Берсендә аларга ияреп мин дә кайттым. Әлки ерак, кайтып булмый, ә авыл сагындыра. Үз кызларын көткән шикелле, мич тутырып бәрәңге пәрәмәчләре пешергән иде булачак кайнанам. Ачык йөз белән, исән-сау кайттыгызмы, арымадыгызмы, дип, аркаларыбыздан сөя-сөя каршы алды ул безне. Шул чагында ук аның кунакчыллыгына исем китте. Арча белән Кышкар арасы бик якын җир түгел. Олы юлдан шактый ерак, җәяү кайта-кайта ачыккан да булганбыздыр, андый тәмле бәрәңге пәрәмәчләрен үз гомеремдә беренче тапкыр ашадым. Икенче көнне кабат Арчага китәргә кирәк. Аяк асты пычрак, Симетбашка кадәр биш чакрым тәпилисе. «Берәрсе китми микән?» – дип, безгә машина белешергә үзе чыгып киткән иде әни (ул вакытта әле минем өчен Гөлсәрия апа). Кем инде без аңа – җиде ятның балалары югыйсә. Шул кайтудан, улыннан битәр, әнисенә – булачак кайнанама чын-чынлап гашыйк булып килдем. «Кайнанам Гөлсәрия апа булса ярар иде», – дип тели идем. Кыз вакытта, ирем ни исемле, кайнанам ни исемле булыр, дип юрарга яратасың бит. Капка аша аяк киеме ыргытып уйныйбыз. Шул вакытта капка яныннан кем уза, булачак туганнарың шул исемдә була, имеш. Аяк киемемне ыргытам да, Гөлсәрия исемле апа гына узса ярар иде, дим. Әле килене булганчы ук, кайнанамны бик яраттым. Ара ераклыгы да, чит-ят яклар булуы да куркытмады, 19 яшемдә аларның бусагасында ак мендәргә басып, яраткан Гөлсәрия апамның килене булдым. Кулымнан җитәкләп амбарга эшкә алып менде ул мине. Ул вакытта Кышкарда клуб мөдире Ләйсәнне генә беләм әле...«Ләйсән, Гөлнараны сиңа тапшырам. Бергә эшләрсез», – дип, мине калдырып төшеп китте.  
Инде быел килен булып килгәнемә һәм китапханәдә эшли башлаганыма 29 ел. Шул гомердән бирле Ләйсән Шәфигуллина белән бергә, аерылмас ахирәтләр без, күз генә тимәсен! «Әле ярый син бар ич, Ләйсән», – дим аңа. 
И-и, яшь кыз балага чит гаиләгә ияләшүләре баштарак кыен инде ул. Гадәтләрен дә белмисең, эшең дә аларча түгел... Беренче көннән үк кайнанам якын итте мине. Аның күршеләргә, туганнарга «безнең Гөлнара» дип сөйләүләрен ишетеп, шулкадәр күңелем була. Чит итсәң, безнеке, дип сөйләшмисең бит ул. Бик якын күргән кеше генә үзеңнеке була ала. 
Кайнанам турында иркенләбрәк языйм әле. Хәзер аңа 83 яшь, олыгайды инде, күзләре дә сынатты. Гомере буе терлекчелектә эшләгән ул, мин килгәндә дә бозаулар карый иде әле. Кайнанаңны бары бер сүз белән тасвирла, дисәләр, мизгел дә уйламый әйтә алам: ул – сабырлыкның үзе! Гомерендә беркем белән ачуланышканын, кемнедер орышканын, яман сүз әйткәнен белмим. 
Кайнанам да, кайнатам да – икесе дә Кышкар кешеләре. Әни кияүгә чыккач, кайнатамны ике елга армиягә алганнар. Үзе генә курыкмасын дип, ике ел буена кайнанам янына үз әнисе менеп куна торган булган. Ике малай – Мәхмүт абый белән ирем Маратны, кызлары Зөлфияне үстергәннәр. Авылдашлар әле дә аларның татулыгына сокланып сөйли: «Клубка кино карарга да бергә төшеп утыралар иде», – диләр. Киноларны, концерт-театрларны бер дә калдырмаганнар. Кызларына Зөлфия исемен дә «Где ты, моя Зульфия?» фильмын караганнан соң кушкан алар. Алгарак китеп әйтим, безнең ике балага да Таңсылу белән Инсаф исемнәрен кайнанам кушты. «Үзебез уйлыйк», – дигән уй башка да килеп карамады, ул әйткән исемнәр бик матур, бик килешле тоелды.
Сабырлык дигәннән... Мәхмүт абыйны армиядән Әфганстанга җибәрәләр. «Бар да яхшы», – дигән хатлары килеп тора. Ул вакытта Кышкарда почтальон булып Илсөя апа Сөләйманова эшли. «Нинди хәбәр китерер, дип, Илсөянең күзенә генә карап тора идек инде. Без ул вакытта хат кына көтеп яшәдек», – дип сөйли әни. Ниһаять, 1983 елда: «Безне кайтаралар», – дигән сөенечле хәбәр килеп ирешә Мәхмүт абыйдан. Ләкин... кайнатам олы улын көтеп җиткерә алмый, ул кайтырга берничә көн калганда фаҗигале төстә вафат була. Кайнанам 44 яшендә өч бала белән тол кала. Өчесен дә урнаштыра, берсен дә ким-хур итми. Мәхмүт абый шушы Кышкар кызы Наилә апага өйләнеп, башка чыгалар. Зөлфия Казанда төпләнә. Без төп йортта – кайнанам янында гомер итәбез. «Ничек яшисең кайнана белән?» – дип сорый кайберәүләр. Ә мин аларның соравына сорау белән җавап бирәм: «Сез әбисез ничек яшисез?» Әнидән башка яшәүне күз алдыма да китерә алмыйм. Ул бит йортыбызның йозагы, учагыбызның уты, тәрәзәләребезнең нуры! 
Китапханәче белән клуб мөдиренең эше кояш баегач башлана. Чаралар булганда төнлә генә кайтыла. Мин кайтмыйча, йокларга да ятмый иде әни. Эштән бик ачыгып чыгам да: «Әни бүген нинди тәмле әйбер пешерде икән?» – дим. Әлегә кадәр дип әйтерлек без әни кулыннан ашадык. Камыр ризыкларын бик яратып пешерде. Шулкадәр уңа иде аның камыры.
Кинолар, театрлар яратканнар, дип әйттем бит әле. Гап-гади колхозчылар булса да, кайнатам да, кайнанам да балаларына кечкенәдән бәйрәмнәр ясап, аларның күңелләрен күреп үстергәннәр. Ирем Марат искә алып утырды әле беркөнне: «Яңа елга әти өй уртасына зур чыршы кертеп куя. Әни шуны кәнфитләр, печеньелар, сушкилар белән бизи. Күршедәге бала-чагалар белән чыршы тирәли мәш киләбез. Үзебезчә концерт та оештырабыз. Әти кечкенә тартмаларга тәм-том тутырып, барыбызга да Яңа ел бүләге әзерли». 
Безнең кайнатай бакча эшләренә бик һәвәс булган. Ул вакытта әле авылда помидорларны бик сирәк кеше үстерә, алар бакчасында помидоры да, башка яшелчәләр дә үскән. Яшь вакытында кайдандыр  кузгалак алып кайтып утырткан әти, әлегә кадәр үсә шул кузгалак. «Бетерә күрмәгез», – дип, әни аны кадерләп кенә тора. «Әтиегез үстерә иде», – дип, ел да шалкан, ачы торма чәчәбез.
Сөйли китсәң, әнинең матур яклары шулкадәр күп аның. Гөлләр ярата ул. Яраннарның аллары, кызыллары, аклары, кишер сарылары җәй буе шау чәчәктә! Иртән торуга, иң элек гөлләренең хәлен белә. Алар белән сөйләшә-сөйләшә су сибә, чәчәкләре урамнан күренеп торсын дип, кояшка табарак бора. Инде олыгайса да, әле дә иң яраткан эше – гөлләр тәрбияләү. Бик яраткан исле гөле бар. Чәчәк аткан вакытында селкетеп куйсаң, өйгә тәмле исе чыга. Мин үскәндә әбиемнең дә исле гөле бар, ул да шулай аның чәчәкләрен селкеткәли иде. Кияүгә чыккач, ирем йортында да шул гөлне күрү минем өчен бик күңелле булды. 
Кайнанам укырга, газета-журналлардан бөтен яңалыкларны белеп торырга ярата. Аларның шулкадәр күп газета алдыруына исем китә иде. Үзем китапханәдә эшли башлагач та иң тугры укучым әни булды. Менә хәзер, күзләре начарлангач кына укый алмый. 
Аның белән икәү кич утыруларны бик сагынам. Мин эштән кайтып, чәйләр эчкәч, тотына идек бәйләм бәйләргә! Кайнанам оекбаш бәйли, мин – башмак. Безнең беребезне дә оекбаштан, җылы бияләйдән өзмәде ул. Ә дигәнче өлгертеп куя, андый эшкә кулы ятып кына тора. 
Мин аңа тагын бер нәрсә өчен бик рәхмәтле – ул балаларны кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерде. Әтиләре көнозын колхозда, мин – китапханәдә, балаларны әни үстерде. Кечкенә бер матур табак алыр, шуңа җылы су салыр, сабын бирер иде дә кызыбыз Таңсылу белән курчакларның күлмәкләрен, кулъяулыкларын, носкиларын юарлар иде. Ә улыбыз Инсафны абзарга маллар карарга чыкканда үзеннән калдырмый. Аягына басып тора башлау белән, киендереп, үзе янына чыгарып бастыра – малай кеше бит, тыштагы эшләрне белеп, күреп үссен, ди. Алар гел әбиләре янында булдылар. Бәләкәй чиләкләрен асып, аякларына бутыйларын киеп, әбигә бәрәңге чүпләшәбез, дип чыгып китәрләр иде бакчага. Әни оныкларын бик яратты, оныклары да ул диеп үлеп тора. 
Килендәшем Наилә апа сөйли: «Әни безгә төшсә, күктән күзен дә алмый. «Нәрсә карыйсың анда?» – дибез. «Болыт килә күрмәсен, дип карыйм, безнең Гөлнара яшеннән курка», – ди». Мин, чынлап та, яшеннән бик куркам шул. Әни кая гына барса да, Гөлнара курка, дип, болыттан алда чабып кайтып җитә иде өйгә.
Дару үләннәрен бик белеп җыйды һәм белеп кулланды ул. Авырый башласак, хәзер үләнгә тотыныр иде. «Гөлнара, юкә чәчәге пешердем. Лимонлап, баллап эч әле шуны, хәзер тазарасың», – дип, чәй ясап китерә. Ютәлләсәк, томауласак, салкын тидерсәк, әни дару эчерми, базга кара торма алырга төшеп китә. 
Хәзер уйлыйм да, әни зирәк хатын булган, дим. Без өйләнешкәч, Казандагы кызына кунакка китеп, озак кына торып кайта иде. Яшьләр бераз үзләренчә аулакта яшәсен, тормыш көтәргә өйрәнсен, дигән булгандыр инде. Ул вакытта өйләр дә кечкенә генә бит. Улыбыз тугач, кунакка барганда аны да үзеннән калдырмады. 
Беренче баламны тапкач, Алабуга мәдәни-агарту училищесына укырга кердем. Анда да әни: «Укы, укы, баланы үзем карыйм, борчылма», – дип үсендерде. Арча белән Алабуга арасы ерак. Хатлар белән генә сөйләшәбез. Мин укуда чакта ай буе улыбызны карап торыр иде. Тугыз айлык баланы ничек курыкмыйча алып калган икән, дип шаклар катам хәзер. Әле сыер-сарыгын да карыйсы бар бит. Бер зарланып карамады әни. Әйтәм бит, шулкадәр сабыр ул. 
Аның киң күңеленә дә сокланырлык. Бертуган сеңлем укырга кергәч, гел безгә кайтып йөрде. Беркайчан караңгы чырай күрсәтмәде әни: «Бу атнада Гөлүсә кайтам дип әйтмәдеме?» – дип, камырын куеп, тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп көтәр иде аның кайтканын. 
Узган ел үз әнием дә кышны бездә уздырды. Ике кодагый уртак тел табып, тату гына кышны чыктылар. «Җәй көне үз йортымда яшим», – дип, әни кайтып китте әле. «Кодагый нишли икән? Кодагый ни хәл икән?» – дип, кайнанам бик сагына аны.
Быел, Аллага шөкер, үзем дә кайнана булдым. Әни болайрак итә иде, дип, аныңча эшләргә тырышам. Берәр эш эшләп керсәк, ул: «Ял итеп алыйк, балалар, гел эшләп кенә дә торып булмый», – дип, безне ял иттерер иде. И рәхәт була иде шул вакытта. 
Әле дә без дип яши әни. Беребезне дә теленнән төшерми. Балаларга, безгә атап изге теләкләрен тели, догасын кыла. Ак яулыгын ябып, кулына ак дисбесен тотып утырганда өебез дә нурланыбрак китә кебек. Әбиле өй – нурлы өй ул!

Гөлнара ИБРАҺИМОВА. 

Арча районы, Кышкар авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Язманы укыганда һәрбер вакыйга кинофильмнардагы кебек куз алдына килеп барды.Чынлап торып, бу гаиләдә кайнана- килен жылылыгы купләргә урнәк.Без күршеләребез белән матур итеп анлашып яшәдек,алдада шатлыклы ,матур мизгелләр күбрэк булсын.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Алга табада шулай тату, матур, үрнәк гаилә булып яшәргә насыйп булсын. Сезгә гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, аяз, тыныч көннәр телим. Гөлсәрия апа кебек сабыр, күркәм кайнаналар, Гөлнара ханым кебек уңган, булган киленнәр күберәк булса бәхетле, тигез гаиләләр күп булыр иде җир йөзендә.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик эчтәлекле язма. Килен- кайнана мөнәсәбәтләренең үрнәк итеп куярлык мисалы. Бүгенге көндә төзелгән яшь гаиләләр өчен тәрбия дәресе бу язма.

        Хәзер укыйлар