Беренче тапкыр ялгышмаска кирәк. Ялгыш ул, начар навигатор кебек, тормышыңны кирәкмәгән юлдан алып китә.
Гомерлек чир
Палатадагы кызларның сере килеште. Танышып бер-ике сәгать үтүгә ятсынуның эзе дә калмады. Барысының да чирләре, ягъни диаг-нозлары боегыр өчен җитди сәбәп була торган. Тик инде бу кызлар хәтәр чирләре белән тәмам туганлашып, аңа игътибар итми яшәргә өйрәнгәннәр булса кирәк. Һәрхәлдә, мин болай бит, мин тегеләй бит дип, аһ орып сөйләшүләр булмады. Кемнең хәле ни чама икәнлеген белештеләр дә, чирләрен табиблар хозурына тапшырып, үзләре хатын-кыз галәменә чумдылар. Бер мин ятам монда алар өчен тәмам борчылып. «Красная волчанка» дигәннәре дә, «склеродермия» дигәннәре дә кешегә рәхәтләнеп, тормышка сөенеп яшәргә бирми торган касәфәтләр ләбаса. Ничекләр яшәп бетерерләр, бала-чагаларын аякка бастырырлар, ирләре белән аралары ни булып бетәр боларның. Ир-атларның берсе дә чирле хатынны көйләргә яратмый. Моннан күп еллар элек онкологиядә ятканда бер ирнең хаста хатыны янына килеп, борынына төшкән томаудан зарланып утырганы кылт итеп исемә төшә. Юк, чирләргә ярамый хатын-кызга!
Кичкырын палатадагы сөйләшүләр серләшүгә әйләнгән мәлдә мин инде бу ике яңа сердәшнең тормыш сынауларын берәм-берәм җиңеп үтә баруларын ишетеп, тынычлана төшәм. Алай гына да түгел, алардан бик күп сәламәт хатын-кызларга мисал була алырлык тормыш сабаклары ишетәм. Хастаханәдә кешенең холкы-табигате тиз тәгаенләнә. Кем чәүчәләк, кем сабырсыз, кем көйсез, ә кем исә бик түзем, игелекле, игътибарлы – моны тиз белеп аласың. Минем танышларым бөтен әйбәт сыйфатларны туплаган күркәм холыклы кыз-хатыннар булып чыкты. Алар белән үткәргән ун көн тормышны аңлау ягыннан шактый баетты мине.
Һәр икесе каләмгә лаек булсалар да, мин сүземне Вәзирәдән башлыйм әле. Мин аңа беренче көнне үк Риелтор дигән кушамат тактым. Чөнки аның кесә телефоны бер дә тынып тормый. Дуслары да, танышлары да күп икән инде! Әле берсенә, әле икенчесенә бик тә компетентлы юридик ярдәм кирәк булып кына тора. Үтенечләрнең байтагы милеккә, торак бүлүгә яки алыштыруга кагылышлы. Вәзирә һәр шалтыратучыга акыллы киңәшен бирә, үзе белеп бетермәгән нәрсәләрне ачыклар өчен белекле кешеләргә шалтырата, бер клиентны икенчесе белән тоташтыра – кыскасы, гозере төшкән һәр кешегә бушлай консультация биреп ята. Хастаханәдә дә эше бара моның! Уйларымны үзе дә куәтләп куя: «Бизнесым бу минем!» «Әһә! Бизнесыңмы? Алай булгач, без дә файдаланып калыйк», – дигән булам. Телефоннар алышабыз. Телефоныма да аны «Риелтор» дип терким.
Вәзирә елмая гына. «Сез мине «Прораб» дип тә терки аласыз. Мин Уралдагы бер төзелеш оешмасының эшләрен алып барырга да булышам әле Казанда. Айныкын айга ялгарлык керемне алардан алам». Бу соңгы җөмлә икенче җөмләне тартып чыгара: «Ә ирең?» Җавап көтелгәнчә: «Иремнән аерылдым. Чирле хатын аңа ярап бетә алмады. Бик тиз читкә кыяклады. Миңа өйләнгәнче үк очрашып йөргән марҗасы янында юанды. Никахыбыз мин улымны табып кайтуга ук какшый башлады. Тиешсез табынга төшкән алма икәнлегемне туй алдыннан ук сизенгән идем. Яшь идем әле, әмма чын хисләрдән ялганны аера белерлек идем».
Туй алды – яшь кәләшләрнең аеруча назлы, иркә чагы бит ул. Вәзирә белән кияве туйга дип (туй вакыты кунакларның отпуск вакыты туры килсен өчен ашыктырып билгеләнә) Ташкенттан ук кайткан кунакларны каршыларга вокзалга төшәләр. Кайтыр юлга чыккач, кунакларны ишеп яуган яңгыр чылатып үтә. Буласы кайнана да, егет-кияү дә өстендә коры җебе калмаган, тәмам шәбәргән Вәзирәне күрмиләр, кунак-лар белән әвәрә киләләр. Ят өйнең почмагында бөрешеп утыра торгач, күлмәк кибә үзе, әмма күңелдә юшкын кала: «Мин берәүгә дә кирәкмим!» Юшкын өстенә юшкын өстәлә генә тора.
Баштарак ул көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында кайнананың яшьләр бүлмәсенә бәреп керүе рәвешендәрәк була. Вак-төяктер, бәлки, әмма яшь иргә читтә кинәнү өчен бер сылтау! Ә бит Вәзирә яшь гаиләнең оясын рәхәт итү өчен бөтен барлыгын багышлый. Туйда кергән акчага ояларын матурлый. Декрет акчасына иренә машина алалар. «Заводта хезмәт хакым зур иде», – ди ул.
Тик, тырышканына карап, киленнең кадере генә юк. Кадерсезлек бала табып кайтуга (хәер, кайнана, ни өчендер, бәбиләгән килененең хәлен белешергә дә киләсе итми) тагын да ныграк сизелә. Бөтен сынауларның башы дөньяга улы Айвар аваз салган Яңа ел алды киченнән башланмады микән әле?
– Декабрьнең салкын көне иде. Без ике өстәлдә ике хатын бәби таптык. Бәбиләрне алып киттеләр, безнең тегәсе җирләрне аннан-моннан тектеләр дә оныттылар! Форточка ачык, без янып-пешеп бәби тапканнан соң юеш идек. Тиздән шак-раеп туңдык. Кычкырып та карыйбыз. Кая ул – ишетүче юк! Санитарка әби күреп сөрән салганчы яттык шулай. Һәм менә шушы гомерлек чиргә уралдык. Җитмәсә, тәҗрибәсез медбрат җан җиремнең ертыгын теккәндә туры эчәкне төртеп тишкән. Анысы икенче зур проблемага әйләнде. Минем баламны кеше карамый лабаса. Бала табу йортында ук сүтелеп китеп кабат тегелгән җөем, өйгә кайткач тагын ертылды. Кан эчендә басып торам. Поликлиникадан олы гына яшьтәге медсестра килгән иде. «Лентяйка! Кыймылдарга кирәк. Элек баланы урак урганда тапканнар», – дип әрләде дә китте. Бу «лентяйка» кайнанама бик ошады инде. Ә чирем отыры көчәя генә бара. Инде бармакларым кәкрәеп катты. Баланы төрә алмый, ашата алмый башладым.
Аякларым атламас булды. Миңа ни булганын һич аңламыйм. Ярый әнием бар.
Ул килеп алды. Баланы карау өчен 47 яшеннән пенсиягә чыкты.
Тордым, як-ягыма карандым
«Болай булмый, кызым, – ди бер көнне ана. – Ипләп кенә, тотына-тотына гына табибка барып кара. Кулларыңны күрсәт». Монда да өлкән яшьтәге, төрлесен күргән табиб икән. Диагнозы катгый: «Симулянт!»
«Симулянт»ның туры эчәкне тәртипкә китерәсе дә бар бит әле. Бу юлы Вәзирә Болак буендагы түләүле сырхауханәгә, дәрәҗәле профессорга күренә. Профессор чиргә үтә дә җитди карый. «Ярар, балакай, эчәкне кай тирәдәнрәк чыгарырбыз икән?» – дип киңәшләшкән дә була әле. 23 яшьлек Вәзирәнең, билеңә шешә асып йөр-гәнче үлгәнең артык дип уйлаганын гына сиземләми. Ул вакытта коелган күз яшьләре чишмә булырлык.
Кайнанам мине фәкать ялкаулыкта гаепли, ирем биләмнән кайтып керми.
Ярый әле дөньяда яхшы дуслар күбрәк. Ул дусларның сыналган таныш табиблары да бар. Шуларның берсе Вәзирәне «тормышка кайтара».
Теге хәерсез җөй бүтән сүтелмәслек итеп тегелә. Ә эчәк күптән зыянсыз төзәлгән икән инде. Хәзер аякка басасы гына кала. Әни кеше «симулянт» кызын им-томчы әбиләргә алып китә. Аларның берсе «диагноз куя», икенчеләре төрле-төрле рецептлар өйрәтә. Даруларны читкә куеп, халык медицинасын сынап карарга дигән фикергә киләләр. Өйдә көне-төне ниндидер шифалы төнәтмәләр әзерләнә, ванналар хәстәрләнә – Вәзирәне дәвалыйлар. Сынамаган бернәрсә дә калмый. Бигрәк тә колмак ачыткысының файдасы тигән икән. Ул хәлләрдән соң егерме еллап гомер узган инде. Вәзирә әле һаман кышкылыкка колмак җыеп куя. Үзенә булмаса, башка берәүгә кирәге чыгар!
Тора-бара Вәзирә як-ягына каранырлык хәлгә килә. Ул эшләгән «Пишмаш» заводы ябылган (90 нчы еллар бу!). Димәк, радиотехникум дипломы хәзер аңа ипи ашатмаячак. Ир булган кеше икенче хатынның аркасын җылыта – аңа таянуга өмет юк. Ә бит Вәзирәнең улы бар. Алар хакына эштән киткән әни пенсиясенә генә карап торасымы? Ачу китереп, ире баланы даулап килгән була. «Тәмам йөдәткәч, әйттем моңа: ярар соң, ал баланы. Мин иркенләп яшәрмен, син бала карарсың, дидем. Шул сүздән соң бала даулап бүтән аптыратмады».
Бер ялгыш икенчесен, өченчесен китереп чыгарып, минем тормыш юлымны шактый сикәлтәле итте.
Саусызлык, акчасызлык, чарасызлык! Кичәге сыйныфташлар, иптәш кызлар күңелле итеп кич утырырга да дәшкәлиләр үзе. Ләкин Вәзирә, бер-ике кич утыруда ук, мондый күңел ачуларның кая илтеп чыгарасын чамалап ала. Болай гомер үткәрү аның өчен түгел. Хәмер кызларның күңелен күтәргәнен күреп тора. Тик Вәзирә бу алдавыч юанычны татып та карамас. Әтисенең эчкәне дә әнисенең бәхетен җимерергә бик җиткән! Юк, ул тәмәкегә дә, чәркәгә дә үрелмәс! Ә нәрсә эшләр соң? Тиздән чишелеш табыла. Яшь хатын Польшага товарга барырга җыенган артельгә кушыла. Әмма юлга кузгалу өчен башлангыч капитал кирәк. Һичьюгы бер мең доллар.
– Иремнең акчасы бар. Аңа ялындым. «Биреп тор миңа акча. Рәтләнү-гә түләрмен», – дидем. Бирмәде. Югыйсә шул бер меңне бер кичтә казинода оттырган. Соңыннан үзе дә үкенде. Авыр булды, бик авыр.
Чик буенда куна-төнә ятулар (юрган, матрасны үзебез белән автобуста йөртәбез), авыр күтәрүләр үзәккә үтте. Әмма Польша товары белән мин аякка бастым. Матди яктан гына да түгел. Кәбестә кебек төренеп, Нариман базарында зәмһәрир суыкларда басып торулар чыныктырдымы соң – ныгыдым мин.
Бәхеткә чыдап кара
Узган гасырның азагындагы тәртипсез тормыш безне әллә нинди хәтәр урыннарга ташлады. Чит илләрдән товар ташу иң хәтәр урын түгел, әмма анда да хәвефсез генә булмагандыр. Хәер, Вәзирә хәвефләрне түгел, маҗараларны күбрәк хәтерләп калган.
– Иллешәр килолы ак капчыкларны дыңгычлау өчен иң авыр хатын төргәк өстенә менеп сикерә торган иде. Аннары аны скотч белән чорнап, баскычтан тәгәрәтеп алып төшәбез. Лифтка кертергә рөхсәт юк. Товарны урнаштыргач, диңгез буена китәбез. Барган саен диңгезгә эләгү җаен таба идек. Кулбашларның сызлавын диңгез суы басты. Төркия белән күп эшләдем. Тора-бара товарны кайтарту әмәлен таптым Акчасын гына биреп җибәрәм. Чөнки Казанда Рәшитем барлыкка килде. Ул аерылган, мин аерылган. Ул тормышын ничек рәтләргә белми каңгырып йөри, ә мин акча эшли беләм.
Аның белән уртак бизнес башлап җибәрдек. Төзелеш белән бәйле бизнес иде бу. Акрынлап төзелеш нечкәлекләренә мин дә өйрәнеп алдым. Унбер ел бик шәп кенә эшләп алдык. Кызыбыз туды. Яхшы йорт салдык, яхшы машиналарда йөрибез, Рәшитнең яхтасы бар... Бизнес эзенә төшкән бит инде.
Шуңа күрә мин өй арасындарак. Әмма мәшәкатем муеннан. Без өй салган бистәнең бөтен тормышын көйләү – газ үткәрү, су керттерү, телефон чыбыклары суздыру, юллар түшәтү, күпер салу кебек нәрсәләр алдыннан, локомотив кебек, мин чабам. Бер тиенсезгә бит! Сайлап куелган депутат диярсең! Шулай активланып йөри торгач, әллә кемнәр белән танышып беттем. Документларны укырга, эш йөртергә, кешеләр белән сөйләшергә өйрәндем. Читтән торып укып, югары белемле экономист дипломы алдым.
Җитез, булдыклы, эш тәртибен белә дигән даным чыкты, күрәсең. Совет районы хакимиятенә эшкә чакырдылар. Бардым. Танышларым гына түгел, дусларым да күбәйде. Ай-һай, кирәк икән ул дуслар дөнья көткәндә! Мин шулай кеше кайгысын, бистә мәшәкатен кайгыртып йөргән арада, хатын-кызларны «бәяли» белә торган ирем җылы яктан күченеп кайткан бухгалтеры белән тәмам дуслашып китте. Шул хатынны эшкә алганда ук йөрәгем жу итеп куйган иде. Сиземләвем рас килде. «Сайла – кайсыбыз!» – дидем. Ул бухгалтерын сайлады. Мин инде үз кадеремне белә торган, үз-үземне яклый ала торган хатын булып өлгереп җиткән идем.
Бу җөмләне әйткәнче мин дә итәк-җиңемне җыя торган идем. Заводтан алган фатирымны сатып, мая булдырдым да җир белештем, өй сала башладым. Дуслар – кем киңәш белән, кем кирпеч белән, кем эш белгән куллары белән булышты. Биш сутый җирдә бер катлы гына өем, мунчам, алмагачларым, җиләк түтәлләрем, чәчәккә күмелгән түр бакчам бар! Ирем: «Минем миллионнарымны урлагансың», – дисә дә, намусым чиста. Иң мөһиме – ике балам минем белән! Өй салуым да алар өчен. Ата йортында мул тормыш күргән балаларымны мескен итеп калдырасым килмәде. Дөрес, кредитым муеннан иде. Киттем хакимияттән. Кабат челнок капчыгын алдым. Бу юлы Һиндстанга бер сәфәр җитте кредитны капларга.
Иремнән аерылганга өч ел. Киткәндә әйттем: «Мин сине яхшы өйдә, яхшы машинада, әйбәт бизнес белән, сәламәт килеш калдырам. Бәхетле бул! Мине оныт». – дидем. Ул ике хатын арасында йөрмәкче иде. Мине коткару көймәсе итеп. Мин аңа фәкать бер шарт куйдым: икәү алган фатир бар иде. Шуны беренче хатыныннан туган улына яздырырга куштым.
Менә шулай минем тормыш. Кабат эшлекле ханым карьерасын дәвам итәм, Юридик консультациягә урнаштым. Милек, төзелеш мәсьәләләрен яхшы белүем ошады аларга. Экономист дипломы да бәяләнә.
Ә бит әти-әни сүзен тоткан булсам, мин тормышымны баштан ук экономист булып башлый ала идем. Тотмадым шул, имтиханны юри аудардым. Хәер, әбием сүзен тотып та ялгыштым бугай. Беренче мәхәббәтемне, өч ел армиядән көтеп алган Алешамны читкә тибәреп ялгыштым. Әмма бәхетем алдадыр, минем аңа хакым бардыр дип яшим.
Комментарий юк