3 бүлек. Соңга калу.
башы: http://syuyumbike.ru/news/sudby/kyzym-dip-kil-almyy-shul2
Нәркиз бүген бик иртә уянды. Юлга җыенып йөргәндә Хафиз кереп:
- Ни, күрше чык миңа кияүгә, бергә яшик, - диде.
Нәркиз ашыканга күрә, «кайткач сөйләшербез, күршекәй. Мин бер өч көнгә авылыма кайтып, эшлисе эшләремне эшләп киләм. Син монда күз-колак бул инде», дип кенә җавап бирде.
Хафиз Нәркизне автобуска кадәр озатып, утыртып җибәрде. Автобуска Нәркиз соңгы тапкыр унтугыз яшендә авылына кайткан иде. Анысы да соңгысы булды. Менә бүген туып үскән авылына ашкына аның күңеле.
Кайтып кергәндә Наилә апасы гаиләсе, балалары, оныклары белән төп йортта иде. Нәркизне күргәч телсез калды. Теге үзен чибәр дип йөрүче Нәркиздән куркыныч курчак калган. Убырлы карчык диярсең.
Исәнләштеләр. Беренче булып сүзне Нәркиз башлады. Әти белән әни кайда, алардан гафу үтенер өчен кайтканын әйтте.
Җизнәсе «соңладың шул, балдыз. Әбинең үлгәненә ике ел инде. Бүген бабайны җирләдек. Менә апаң өйне җыеп калдырганын көтәм. Кызыбыз Айсылу булыша, мин онык тотып утырам. Тагы сиңа кем кирәк?» - диде
Бакчада малайлар гаиләләре белән, җыештыралар. Зур дигәннәре оныкларның бакчада чабалар.
- Наилә, Нәркиз кайткач без кузгалыйк инде. Ул барлап бетерер. Кич белән безгә кил, балдыз. Апаң белән сөйләшәсе сүзләрең күптер дип уйлыйм. Әйтергә генә җиңел, егерме сигез санын. Күп ел бит туган, - дип сызгырып җибәрде. Аның сызгырганына әзмәвердәй ике егет килеп керде.
- Әти, нишлисең, кем бу хатын? - дип сорау да ала башладылар. Сүзгә әниләре кушылды. «Бу сезнең югалып торган Нәркиз апагыз була», - диде.
- Да-а… дип сузды тегеләр, - әби гомере буена көткән кәттә апа шулмыни… Стенадагы фотодан сездә бер нәрсә дә калмаган, үзгәргәнсез. Тормыш сезне бик изгән ахры, - дип көлеп җибәрделәр. Әниләренең йөзен күргәч кенә туктадылар.
Килене Дамирә, турыдан ярып салырга ярата. Стенадагы апага безнең Айсылу бик ошаган. Әйтерсең, ул сезнең кызыгыз, - дип әйтте дә салды. Бер кешедә башка сүз катмады. Җыенып кайту юлына чыктылар. Наилә сеңелесенә борылып, без Хәйдарҗан абыйлар йортын сатып алып, анда яңа йорт өлгертеп кердек. Табарсың дип ышанам, көтәбез.
Апасы гаиләсе белән җыенып чыгып киткәч, Нәркиз тагын үзе генә калды.
Әнисенең сандыгы, аның янәшәсендә - әбисенеке. Нәркиз әнисенең сандыгын ачты. Сандыктан хатлар килеп чыкты. Ул аларны укырга тотынды. Әнисе хатлар язган бары тик никтер җибәрмәгә генә. Менә бусы соңгысы. Үләр алдыннан язган.
«Исәнме кызым-йолдызым.
Менә кызым Нәркизем сиңа тагын сәлам хаты язам. Хәлләрең яхшыдыр дип уйлыйм. Кайтканың булмагач... Без сине бик сагындык, син бит минем бердәнберем идең. Нишләдең, балам. Ник син безне оныттың, ташладың?
Әтиең телевизор карый, газета укый. Икәүләшеп чәй эчәбез. Әле ярый ул бар иптәшкә. Наилә апаңнар да йорт сатып алдылар. Яңа өй төзергә җыена кияү. Оныклар гел килеп торалар. Туйларына да чакырдылар. Бик күңелле булды.
Кызым, миңа яшәргә күп калмагандыр инде. Серне үзем белән алып китә алмыйм. Синнән башка миңа яшәргә көчне синең кызың Айсылуың бирде. Син ташлап калдырган кыз балаңны, апаң Наилә алып үз кызлары итеп үстерделәр. Киягә дә бирделәр. Бик тату яшиләр. Наилә менә дигән әни. Мин түгел инде. Аллага шөкер апаң мине кичерде. Шундый яхшы итеп безне тәрбияли. Рәхмәт инде аңарга. Картлыгы бәхеттә, шатлыкта узсын. Синең дә тәүбәгә килүеңне телим. Апаңнан тезләнеп гафу сора, син аңа гомерең белән бурычлы. Ул синең газиз балаңны үз кызы итеп, иркәләп, назлап үстерде. Кеше итте. Тагы бер теләгем бар, әгәр өйгә кайтсаң, безне искә алып… Кайтырсың дип уйлыйм, кызым, картлыгыңда. Нигезне таркатма. Безнең хакка булса да. Без сине кичердек инде. Әниең».
Нәркиз хатны яшенә буыла-буыла укып чыкты. Үзен тиргәде. Шул минутта аның яшисе килми иде. Яшәргә. Менә әтинең өчен, җидесен уздырам да, квартирамны да, дачамны да сатам да авылга кайтам. Үзем белән иптәшкә Хафизны да алачакмын. Мин аңардан кеше ясыйм, - дип сөйләнеп апаларына юл тотты.
Ишекне ачып керде дә Нәркиз күз яшьләрен тыя алмыйча елап җибәрде. Аннары апасының аягына егылып кочаклап озак елады. Наилә дәшмәде, көтте, елап бетерсен, аннары сөйләшербез дип. Шулай ун-унбиш минутлап басып торгач, Наилә сеңелесен күтәрде. Тор, Нәркиз, мин сине инде әллә кайчан кичердем. Бер көнлек дөньяда үчләшеп яшәү дөрес булмас. Син дөреслекне дә беләсеңдер. Әни сиңа серне ачмый калмас, гомере буена сине көтте.
Минем дә бер шартым бар, Айсылу белергә тиеш түгел. Ул безнең кыз. Киядә, кода-кодагыйлар каршында уңайсыз хәлгә калдырма кызыңны. Үтенеп сорыйм.
Нәркиз килеште, башка юлы юк иде.
Өчесен, җидесен уздыргач, Нәркиз калага юл тотты. Аны Хафиз каршы алды. Ул үз күзенә үзе ышанмады. Бу бит теге алкаш Хафизмы? Юк… дөреслек шунда иде. Хафиз эчүен ташлаган, кешечә матур иттереп кастюм чалбар киеп җибәргән. Әйтерсең, кияү егете. Алар чөкердәшеп Нәркизнең квартирасына күтәрелделәр. Дачасын, квартирасын сату эшләре тиз генә булмый икән. Документлар артыннан йөреп бер атна вакыт үтеп киткән. Машина табып җиһазлпарын авылга кайтарды Нәркиз. Бу кайтуында Хафизны да алып кайтты. Калада эшләрен бетергәч, Хафизның да квартирасын саткач, алар икәү ир белән хатын буларак авылга яшәргә кайтып киттеләр. Хафиз укыган, югары белемле белгеч икән. Эшендә эчәргә өйрәнеп китеп, өйсез дә, гаиләсез дә калган. Зур йортларын сатып хатыны аңа бер бүлмәле квартир алып биргән, аның өлешенә тия торган акчага. Квартиралар саткан арада алар язылышырга да өлгерделәр.
Авылга кайтып урнашу белән үк Хафиз эшкә чыкты, Нәркиз бер кибеткә идән юарга урнашты. Аз гына булса да акчасы булыр дип.
Йорт өлгертергә план кордылар. Мунчаны бик тиз арада яңарттылар.
Менә бер көнне Нәркиз авырып китте, башта аңын югалтты. Аңына килгәч косасым килә, бер нәрсә дә ашамадым бит, нинди авыру инде бу дип апасына звонок ясады, йорт телефоныннан. Апасы килә-килешли авыл фельдшерын да ияртеп килде.
Озак кына карагач, сезгә анализлар бирергә, һәм учетка басарга кирәк апа. Сез авырлы. Бу сүз Нәркизне генә түгел Наиләне дә сискәндереп җибәрде. Алар ышанмадылар. Үзенең әти булачагына бары тик Хафиз гына шат иде. Яше дә онытылды аның, әй илле биш кенә әле, исән булсак, үстерербез диде. Чынлап та, язмыш Нәркизне икенче тапкыр сынады. Ул тагын кыз бала тапты. Аңа Иркә дип исем бирделәр.
Әтисе янына Хафизның да уллары кайтып кунак булып киттеләр. Сеңелләренең хәлен гел белеп тордылар. Хафиз оныклары белән дә аралашты. Нәркиз каршы килмәде.
Егерме ел узып та киткән, бүген Иркәсе диплом алып кайтырга тиеш бит. Без карт инде, кызым, дип, Иркәне тугыздан соң укырга җибәрделәр. Абыйларында торып укыды. Нәркиз аларга бик рәхмәтле. Кыр хәтле өйдә тагын икесе генә калдылар.
Акылына да килде Нәркиз, әммә матур тормышта бары тик егерме генә ел яшәде, тагын күпме калгандыр, белми, анысы инде Ходай кулында. Аның бәхете менә шушы туган нигезендә булган икән бит. Ник иртәрәк белмәде дә, ник Хафизын иртәрәк очратмады ул. Машина килеп туктаганга, тәрәзә челтәрен ачып карады. Әнә Хафизы кызын да алып кайтты. Нәркиз чәй өстәлен тәм-томнар белән тутырды. Ишеген киң итеп ачып кызы белән ирен каршы алды.
фото: https://pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Бик акыллы сериал булган бу!
0
0
0
0
Язмыштан узмыш юк дилэр бит,татар халык мэкэлендэ,курэчэкне курмэй,гургэ кереп булмый,эгэр Балан бэхетле булсын дисэн,этисе энисе Аллах Раббым ничек кушкан,шулай тэрбиялэргэ тиеш дип уйлыйм.
0
0