Логотип
Язмыш

Күзгә күренмәс канатлар

– Туебыз алдыннан гел бер теләк теләдем: кунаклар алдында егылып оятка калмасам ярар иде, дидем. Мин инде бу вакыт сизелерлек аксый идем. Аягым кайчакта ычкынып китә... Кинәт егылам андый вакытта – сизми дә калам. Җитмәсә, кыш иде бит, аяк асты болай да тайгак. Аксасам да, моны бөтен кеше күрми дип уйлаган чагым әле бу минем... Кафедан барысы да чыгып киткәч, үзебезнекеләр генә калгач, диванга барып аудым. «Ахырда барыбер егылдым», – дип көлдем инде. Әмма көне буе сер бирмәдем!..

Ә бит барысы да әйбәт була. Әдилә Имамиева (ул чакта Вәлиуллина әле) гап-гади кыз булып үсә. Гаиләдә икенче бала: үзеннән өч яшькә зуррак апасы, унике яшькә кечерәк сеңлесе бар. Әнисе әйтүе буенча, тугыз аен тутырып, вакытында туган, тәпи киткән. Сыйныф­ташлары арасында да аерылып тормаган. Читтән караганда аерылып тормаган... Беренче билгеләрне башлангыч классларда ук сизсә дә, бу хакта беркемгә әйтергә кирәк санамаган Әдилә. Хәтта югары классларда укыганда физкультура дәресенә кергәч, башкалар арасында үзенең иң көчсезе икәнен инде аңласа да, өйгә кайтып зарланмаган. Чаң сукмаган. «Классташла-рымнан хәзер: «Аксаган кебек тоелмый идемме сезгә?» – дип, махсус сораганым бар. Юк, берни сизми идек, диләр. Яшьтәшләремнән физик үсеш ягыннан калыша башлавымны норма дип уйладым. Үзем-нең бер үзенчәлегем дип белдем», – ди ул. 
Утырган урыннан авыррак тору, баскычлардан култыксага тотынып кына менү, башкалар кебек кинәт кенә йөгереп китә алмау... Сәер, аңлашылмаган чирнең башы булган икән болар. Казан химия-технология университетына укырга кергәч, сизелер-сизелмәс аксый башла­вының сәбәбен белергә теләп, беренче тапкыр үзе неврологка бара. Табиб кабинеты ишек төбендә чират торулар, бер үк сорауларга кат-кат җавап бирүләр, диагнозсыз кире борылып чыгып китүләр... Боларның очы-кырые булмас кебек тоела. Республика клиник хастаха­нә­сендә табиблар консилиумга җыела: япь-яшь кызның бөтен гәүдәсендә атрофия башлануы күз алдында, тик тәнендәге мускул тукымаларының нигә болай зәгыйфьләнүе билгесез. 
Анализлар сөендерми: алар мускулларның үлә генә баруын күрсәтә. 
– Мин әле ул вакытта үземне алда ни көтәсен аңлап та бетермәгәнмендер. Шуннан соң әбиләргә йөрү башланды. Өшкерү­челәргә, күрәзәчеләргә... Алдан ук әйтәм – йөрмәгез. Алар бары сезнең күңелне юатырлык сүз генә сөйлә­я-чәк. Иртәгә безнең белән ни буласын беребез дә белми. Чирле түгел, сәламәт кеше дә белми аны. Шуңа күрә бүгенге көн белән яшәргә өйрәнергә кирәк. Мин шуңа өйрә­нәм менә... 
Юк, язмыш белән килешү алай тиз генә булмый әле, әлбәттә. Моны аңлау өчен үзеңне Әдилә урынына куеп карарга да кирәкмидер. Син 17–18 яшьлек янып торган кыз бала, төп-төз атлап йөргән җирдән кинәт аксый башлавыңны сизәсең. Һәм ул аксау арта бара, арта бара... Интер­неттан үзенекенә охшаган диагнозлы кызларны эзләп таба Әдилә. Тик охшаган гына шул... Аларның барысы да инде туганда ук шушы диаг-ноз белән туган: «Моңа геннар гаепле, тик табигатьнең бу ялгышын төзәтү инде мөмкин түгел – бернинди дәва юк», – диләр. Ә Әдиләнеке бит бөтенләй башка – ул сау-сәламәт туган кеше.
Киләчәк – кара пәрдә кебек.  Авыр уйларның очына чыга ал­мый ятканда аның тормышына... мәхәббәт килеп керә. «Мин бу тарихны сөйләргә бик яратам!» – дип елмая ул. 
Ранас – Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы егете. Әдиләнең әнисе туган авыл бу: кыз кечке­нәдән кунакка барып йөри анда. Студент булгач та әбиләренә гел кайтып тора. Көз, II курста укыган чагы. Күрше егете армиягә китә икән, озату мәҗлесенә кунак кызы Әдиләне дә чакыра. Яшьләр арасында Ранас та була. Шунда беренче тапкыр бер-берсен күрәләр... Икенче көнне бергә юлга чыгып, бер машинада Казанга киләләр. Дүрт ел очрашып йөриләр. 
– Кияүгә чыкканда авыруым сизелә иде инде. Ранас белән бу хакта бик күп тапкырлар сөйлә­ш­тек. Никадәр генә авыр булса да, барысын да ачыктан-ачык әйтергә тиеш идем. «Минем белән килә­чәктә нәрсә буласын түгел, иртәгә, берсекөнгә нәрсә буласын да белмим. Бәлки, урынга ук калырмын», – дия идем. Хәзер дә елыйсым килә... Миңа барыбер, дия иде ул. «Мин сине югалтудан куркам, сине башка кешеләр кыерсытыр дип куркам», – дия иде. Күп елаштык инде без икәү...
Кайнатам белән кайнанам ялгыш бер сүз әйтмәделәр, кырын карамадылар. «Ничек авырый башладың соң?» – дип сораштырудан узганы юк кайнанамның. Кайткан чакларда, җир җимертеп эшли алмасам да, тик утырмаска тырышам. Өй юа, чыгып бәрәңге казый алмасам да, ашарга пешерә алам бит...
Әдилә гаиләне әни булу дип тә аңлый – бала көтә башлый. Ә ул юк та юк... Кабат табибларга йөрү баш­­­лана. Невролог: «Кемдер баласын урында яткан килеш тә күтәрә, син таба аласың. Бу халәтең бала алып кайтырга киртә түгел», – ди. Икеләнү-шикләнүләрне оныттырып, күңелдә өмет туа... «Чирем туачак балама күчмәсме?» – дигән курку да чигенә: табиблар «юк», диләр. Әнисе генә гел: «Узмасаң узмассың инде, кызым, борчылма», – дип юата. Әдилә – алар өчен һаман бала, аны югалтудан курку булгандыр инде бу. 
Никахларына өч ел дигәндә кызлары Динә туа. И-и, ул көннәр...
– Кызым 36 атналык булып туды. Баланы наркоз белән ярып алдылар. Йокыга киткәнче авырым бар иде, уяндым – инде юк. Алып килделәр баланы: әллә минеке ул, әллә юк... Кызым каршында бик оят, әмма 40 көнгә кадәр аны алыштырмадылармы икән дип аптырадым. Опера­циядән соң авыртуым да көчле: башкалар кебек түгел бит – атлаган саен сызланам. 
Икенче көнне аякка басуга күр­дем баланы. Күрдем дә... палатадан чыгып киттем. Стенага тотына-тотына барам – палата табибын эзлим. Минем янга әнине кертегез әле, дип сорарга телим. Куллары­м­ның көче юк – баланы үзем күтәрә алмаячакмын. Өстәвенә, «Мать и дитя» палатасына салдылар, бала гел үз янымда булачак. Алдан ук табибларга: «Миңа ярдәм кирәк», – дия алмадым. Әлеге дә баягы – авыруым турында кычкырып әй­тергә теләмәү, аның белән киле­ш-мәү иде бугай бу... Шулай барганда коридорда бер җыештыручы апа туктатты. «Сеңлем, сиңа кем ки­рәк?» – ди. Сөйләп бирдем. «Бар, кер палатаңа, көт», – диде ул. Мине шуннан соң аерым палатага урнаштырдылар, әнине дә керттеләр. Бала тудыру йортыннан без туры авылга кайттык – 40 көн әниләрдә яшәдек. Анысы да бик дөрес булмагандыр: әни янында үзем дә балага әйләнәм бит. Ул мине дә жәлли, баланы да... 
Әдилә кызын кочагына кысып-кысып сөя алмый – куллары тың­ламый. Баланы кулында гына тирбәтеп йоклатып та булмый. Анысының җае табыла: коляскага салырга өлгермәсә, эченә куеп селкетә. Динә өчен әнисенең эченә ятып тору хәзер дә иң рәхәт миз­гелләрнең берсе – ул аны тынычландыра. Кызын бала чүпрәгенә салып, дүрт ягыннан тиз генә җыеп күтәреп коляскага күчерү – үзе бер вакыйга. Әдилә өчен вакыйга...
Бала әкрен генә үсә, ә чир... чир көчәя бара. Күңелдәге авыр уйлар да. «Тиз арыйм, кулымнан бер эш килми. Мин беркемгә дә кирәк түгел», – дип уйлый ул. Үзенә берәүне дә якын китерми: хәленнән килмәсә дә, булышуларын да теләми. Үзен дүрт стена арасына бикләгән – кеше арасына чыгудан туктаган еллар бу. Авыруы белән берничек тә килешә алмаган, аны кабул итмәгән вакытлар. 
– Читтән караган кеше мине ДЦП белән авырый дип белә инде. Хәрәкәтләрем нәкъ аларныкы кебек хәзер... Дөрес түгеллеген дә беләм, тик балалар церебраль параличы белән авырганнарга миңа караганда җиңелрәктер кебек тоела. Алар бит җиргә нык басып торуның, тиз-тиз атлап баруның, җилләр белән узышып йөгерүнең ни икәнен белми. Алар боларны югалтмаган... 
Төгәл диагнозны куярлар, авыр­туның сәбәбен ачыкларлар, терелермен дигән өмет күңелдә яшә-гәндә барыбер җиңелрәк була әле.
Ә аннары: «Шансларым бармы?» – дигән сорауга бер профессор: «Яңадан тусагыз гына инде», – дип җавап бирә. Кешене өмет яшәтә, ә Әдиләгә өметсез яшәргә өйрәнер-гә кирәк була. 
«Мине дингә килүем коткарды», – ди ул. Хастаханәләрдә ятканда, санаторийларда булганда палатада гел намазлы, яулыклы апалар белән туры килә. Сөйләшә, кызыксына, сораулар бирә... Әмма шуннан ары китми. Бер-бер артлы ике дус кызы дингә килә аның: күңелгә аларның да нәсыйхәте керәдер. Дүрт ел элек ураза алдыннан авылга кайта ул. Дус кызына: «Уразада бер намазны булса да укып карарга телим», – ди. «Ә нигә берсен генә? Әйдә, биш вакытын да укы әле син», – ди дусты. 
– Авырган кешегә бик зур сабырлык кирәк. Ә ул үзеннән-үзе килми. Дин безне, беренче чиратта, сабырлыкка өйрәтә. Сабырлыгым булмаса, гел өйдә – дүрт дивар арасында тора алмас идем... Дингә килгәч, әкрен-әкрен булса да, бүгенге халәтемне кабул итү башланды. Моңарчы бит «нигә» дигән сорауга гына җавап эзли идем, «нәрсә өчен» дип уйларга кирәк икән. Җирдәге миссиям, күрәсең, бүтәндер. Әгәр авырмасам, дингә килмәс идем. Сәламәт булсам, ир күзенә генә дә карап ятмас идем. Тырышлык миндә кечкенәдән бар. Берсендә үземә авылыбыздагы һәр йортта булып чыгарга дигән максат куйган идем. Бездә – Саба районы Түбән Утар авылында мин кермәгән йорт юк!
Котылгысыз хәлне кабул итүнең биш эмоциональ стадиясе бар диләр белгечләр: килешмәү, ачу, сатулашу, депрессия, кабул итү. Әдилә – инде соңгысына җиткән. Тормышка кире кайту өчен иң беренче чиратта үзеңне кызгану-дан туктарга кирәк, дип саный ул.
Иң мөһиме – «урыннан» торырга, туктаган җирдән атлап китәргә. «Азык-төлек технологы» дигән дипломын шкафка куя да, маникюр ясарга өйрәнә башлый. Аның да хәләлен – япон маникюры дигәнен. Берәү дә бу ниятенең барып чыгасына ышанмый. Ә ул булдыра! 
– Мин генә шушы хәлдә, миңа гына кыен дип уйлый идем. Ә бит минем кебекләр, өйдә генә утыручылар – миллионнар! Шуны онытмаска кирәк: бу минутта синнән дә зуррак сынау кичерүчеләр бар... Һәм әгәр хәлең авыр икән, тагын да авыррак хәлдәгеләргә булышырга тырыш, диләр. Дөрес киңәш ул. Шул очракта юлыңа синең үзеңә булышучылар да чыга... Тауга карап тау да булмыйлар. Эшләмәгән кешенең вакыты күп – гел социаль чел­тәрләрдә утыра ул. Ә анда идеаль тормыш: барысы да сау-сәламәт, бәхетле, кайдадыр сәяхәт итә, балалар, матур йортлар... Минем үземне болар да шактый бетергәндер. Кеше тормышына кызыгырга ярамый. Чын тормышны күрим дисәң, урамга чыгарга кирәк... Авыр хәлгә тарыгач, без, гадәттә, паникага биреләбез. Ә бит Аллаһы Тәгалә шундый сынау җибәрә икән, ул аннан чыгу юлын да бирә. Үз кулыңнан килгәнне эшләргә һәм Аңа ышанырга кирәк.
Үз кулыңнан килгәнне эшләргә. Ә Әдиләнең кулыннан бик күп килә икән бит! Маникюр остасы булырга укып чыга да клиентлар җыя башлый. Ә бөтен дөньясы дүрт стена белән чикләнгән кеше аларны кайдан табарга тиеш? Тәвәккәлләп, танылган җырчыларга, блогерларга яза ул. Җырчы Айгөл Бариева, Зөлфирә Шәйдуллина, блогер Айгөл Тимер аның ишеген шулай ачып керәләр. Алар артыннан башкалар иярә. 
Вакыт уза. «Син инде үзең башкаларны өйрәтә аласың, тотын», – дигән киңәшне аңа клиентлары бирә. Синнән була ул, диләр. Һәм Әдилә укыта башлый – маникюр серләренә өйрәтү буенча онлайн-курслар ачып җибәрә! 
– Укыта башлагач, ышанычым тагын да артты. Үземә кул селтәргә кирәкми икән әле, дим. Иң беренче дәрестән соң бик арыдым, әмма кызымны алырга барырга кирәк иде. Җәй иде ул. Чыгып киттем шундый зур горурлык белән... Минем гел башкаларга файдалы буласым килә иде. Клиент­лар­ым­ның күбесе белән шактый якынайдык. Эшләгәндә сөйләшүем аңла­шыла инде – миңа бит аралашырга кирәк. Тик мин генә түгел, алар да сөйли. «Сиңа килеп күңелемне бушаттым әле», – диләр. Кайчак үземне психолог кебек хис итәм. Әллә ни киңәшләр бирә алмасам да, кайчак бит кешегә тыңлаучы булуы да җитә. Ә мин тыңлый беләм...
Үз-үзен кызганып утырырга вакыты юк хәзер Әдиләнең.
Гел эзләнүдә, рухи яктан да, физик яктан да гел үсүдә ул. Психолог белән эшли, хәзрәтләрнең вә­газь­ләрен, дус кызларының киңәшләрен тыңлый. Моңарчы җөрьәт итмәгән нәрсәләргә курыкмыйча тотына. Кинезиолог белән очрашкан – файдасын күргән үзендә. Туклануын үзгәртергә тырыша – нутрициолог белән эшли. (Әдиләгә артык килограммнар җыярга берничек тә ярамый, чөнки урыннан торып китәргә тагын да авыррак булачак.) Якын арада остеопатка барырга җыена. «Миңа спорт белән шөгыль­ләнергә ярыймы?» – дигәч, табиб-лар аңа «әйе» дә димәгән, «юк»
дип тә әйтмәгән. «Авыртуның сәбәбен белмәгәч, җавап бирү авыр. Кем белә, бәлки мускулларыгыз тагын да зәгый­фьләнер, көчсез­ләнер?» – дигән булганнар. Шул сүз-дән куркып, берара спорт белән бөтенләй шөгыльләнми башлаган.
Ә узган ел өйләренә тренажер алып куйганнар. Кыш буе шунда йөргән Әдилә. (Кышын, гомумән, урамга чыкмаска тырыша ул: карда йөри алмый – егыла, егылса, тора алмый.) «Көннәр җылыткач, урамны әйләнеп кердем – аякларым күпкә ныгыган, димәк, шөгыльләнүем кирәк булган», – ди. Әйе, үзгә­решләр бар. Иң мөһиме: үзе турында, чире турында сөйли ала ул хәзер. Оялмыйча! Нишләтәсең, чир агач башларыннан түгел, кеше башларыннан йөри. 
– Әйе, мин быел урамга чыга башладым. Күптән түгел кызымның ачык дәресе булды менә – аңа да кердем. Элек каршыма кемдер килсә, туктап басып торып, аның үтеп киткәнен көтә идем – минем ничек авыр итеп атлаганымны күрмәсен, янәсе. Ә ул көнне балалар бакчасына кергәндә, бер тап-кыр да туктамадым. «Ярар, карасагыз карагыз, мин менә шундый инде», – дип эчтән уйладым да, китеп бардым.. Кешеләрдән качып бик арыдым.
Әни буларак, ир хатыны буларак, Әдилә нәрсә белән аерыламы? Башка әниләр кебек кызы белән урамда йөри алмавы беләндер, бәлки. Узган ел Динә аңа әллә ничә тапкыр: «Әнием, нигә син минем белән йөрергә чыкмыйсың? Әти белән түгел, нәкъ менә синең белән чыгасым килә», – дигән. Утырып елаган Әдилә... Динәгә инде быел 5 яшь: күп нәрсәне аңлый. Әнисе-нең иң беренче ярдәмчесе ул хәзер. «Әни, утыр, мин үзем, син егылып китә күрмә», – дип кенә тора. Кызы йөри торган балалар бакчасы – өйләреннән ерак түгел. Аяклары йөреп торган кешегә ерак түгел... Динәне бакчага бирер алдыннан Әдиләдән бигрәк әниләре кайгыра: «Кызым, ничекләр йөртерсең икән?!»– диләр. Ә ярдәм итүчеләр табыла! Беренчедән, сеңлесе Азалия аларда торып укый – кайтып өлгер-сә, ул ала. Динәнең тәрбиячесе күрше йортта гына яши икән: «Үзем алып чыгам, борчылмагыз», – ди. Тиздән мәктәпкә – әзерлек группасына йөри башлаячаклар, кызларын бию түгәрәгенә бирәселәре дә килә. Әмма Әдилә инде тыныч: «Иманым камил – Аллаһы Тәгалә тагын ярдәм итәчәк», – ди ул. 
Өйдәге бөтен эшне дә үзе эшли Әдилә. Идәнне дә юа. Дөрес, шваб-ра белән: тезләнеп йөрүе авыр түгел аңа, аннары торып китү чи-тенрәк. Башкалар кебек камыр да куя, бәлешен дә сала. Әмма бәлешне духовкага тыгу аның өчен авыррак – анысы Ранас өстендә. Идәннән 5 литрлы суны күтәреп куярга да көче җитеп бетми:Динә булыша. Башка хатын-кызлардан аерма-лы бер ягы бар – Әдилә кибеткә йөрми. Бу вазыйфа аларда әтиләре өстендә.
– Ранас кибеткә йөрергә бер дә авырсынмый – исемлек кенә сорый. Әмма минем дә бик барасым килә, әлбәттә. Күрше йорттагы азык-төлек кибетенә керәсем, базарга барасым, озаклап карап йөрисем, балага, иремә, үземә кием сайлыйсым килә. 20–30 ел элек тусам да, мин боларның барысыннан мәхрүм булыр идем – заказ биреп кенә нидер китертү турында бөтенләй белмәс идем. Ә хәзер, шөкер! Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булырга гел сәбәпләр табыла... Миңа рәхмәтле булырга да өйрәнергә кирәк. Кеше яхшылыкка бик тиз ияләшә һәм шулай тиеш дип уйлый башлый. Менә, мәсәлән, ирем дә миңа берни тиеш түгел: без туганнар түгел, ир белән хатын гына.
Әмма гаиләбез өчен бик күп эшли ул. «Син булмасаң, нишләр идем?!» – дим аңа. Ансыз ипи чыгып алу да проблемага әйләнер иде бит. Әйе, ул миңа берни тиеш түгел. Теләсә, бөтенләй чыгып та китә ала – көчләп тотмыйм. Без, бәлки, шуңа күрә дә бергәдер. «Мин беркайчан югалмаячакмын», – дип тә әйтәм аңа. Шулай дигән булам инде – анысы Аллаһы Тәгаләгә генә мәгълүм... «Мин беләм, җимешем», – ди ул.
Әдилә моңарчы хыялларын гел арткы планга күчереп яшәгән. Яңа күлмәк, яңа пижама нәрсәгә, мин бит өйдә генә утырам, каш, керфек ясатмыйча да тора алам, дип уйлаган. Ә хәзер ул аларны чынбарлык итәргә омтылып яши. Иң зур хыя-лы – диңгез күрү. Әллә кайдан, ерактан үзенә чакырып торучы диңгезгә таба беренче адымнар инде ясалган. Калганы – вакыт эше... Үзе яшәгән подъездда ук офисы булуын тели ул. Иң якын кешеләренең дингә килүен, намазлы булуын тели. Аллаһы Тәгаләнең ярдәменә һәм үз-үзенә ышанганда һәркемнең иңенә канатлар үсә бугай. Күзгә күренми, әмма хыялларга якынайта торган канатлар. Әдиләдә дә бар алар! 


Фото: Анна Арахамия
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар