Логотип
Язмыш

Кунак егете артыннан

Наил абый белән Зәлия апа тормыш корганда икесенә дә егерме яшь иде. Берсе — оста гармунчы, икенчесе — өздереп җырлаучы бу яшь гаиләгә ул чакта сокланмаган кеше бик сирәк булгандыр. Наил абый, өстәвенә, балта остасы да иде, гомумән, кулыннан килмәгән эше булмады. Өйләнешеп, әти-әниләре янында озак тормадылар,  җыйнак кына йорт җиткезеп, башка чыкты алар. Уңган ир җиң сызганып эшләде дә эшләде. Тик Зәлиясе генә эшләргә атлыгып тормады. Моңа сәбәп тә бар иде: ел саен диярлек бала алып кайтты ул. Таба торгач, аларның саны җидегә җитте. Һәм исең китәр — барысы да кызлар булды.

Җиде бала анасы булса да, буй-сыны зифа килеш калды Зәлия апаның. Ул урамнан узганда ир-атлар аңа борылып карап калалар иде. Зәңгәр җирлеккә ап-ак ромашкалар төшкән, киң итәкле, иңбашларын күпертеп теккән күлмәген киеп урамга чыкса, гүя аккош йөзеп бара диярсең. Бервакыт Урта Азия ягыннан кунакка кайткан бер егеткә күзе төшмәсенме Зәлия апаның. Көннәрдән бер көнне авыл гөж килде: “Зәлия югалган, теге “кунак” та юкка чыккан”. Кайлардан гына эзләтеп карамады Наил абый Зәлиясен. Таба алмадылар. Шулай, суга баткандай, юкка чыкты ул.

Наил абый кулында җиде кыз калды: зурысына — унике, кечесенә ике яшь тә тулмаган. Берсеннән-берсе кечкенә җиде бала янына кеше килер дип ышанмады әти кеше, шунлыктан ул берәүгә дә сүз катарга җөрьәт итмәде. Зур-ларын район үзәгендәге интернатка урнаштырды, анда уку белән бергә тегүче һөнәренә дә өйрәтәләр иде. Кечеләре үзе белән бергә калды.

Йөрәге өзелә иде Наил абыйның сабыйларына карап. Үзе әти дә, әни дә булды. Хатын-кыз эше дип тормады, эштән соң төне буе керен уды, ашарга пешерде. Барысына да өйрәнде ялгыз калган ата. Ярый әле абыйсы Галинең хатыны Һаҗәр апа үзенекеләреннән бушаган арада (үзенекеләре дә алтау) Наил абыйга ярдәмгә килде.

Кызлар атна ялларында, каникулларда әтиләре янына җыелдылар. Булдыра алган кадәр йорт эшләрендә булыштылар. Өйләре урман буена урнашкан авылның иң читендә иде, җәй буе урманнан кайтып кермәделәр. Җиләк-җимеш җыеп, кайнатма ясадылар, гөмбә җыйдылар.

Вакыт узды. Кызлар үсеп, берәм-берәм кияүгә чыкты. Туган авылларында Наил абыйның төпчеге — комбайнчы егет белән гаилә корган Гүзәлиясе генә калды. Баштарак кызлар төп йортка — әтиләре янына җыелалар иде, соңрак, сәламәтлеге нык какшагач, Гүзәлия әтисен үз янына алды.

Ә Зәлия шул китүеннән соң башкача күзгә-башка күренмәде. Хәер, күренерлеге дә юк иде...


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бар ул шулай доньянын сыртына басып йоручеляр, андыйлар иргя дя ярый миргя дя ярый.Балалар куз яше тошмичя калмагандыр эле,ходай туры хокем иткяндер. 7де бала ташлап чыгып киту акылга сыярлык эш тугел бит.

    • аватар Без имени

      0

      0

      ...Зэлиянен, язмышы ничек тэмэмланды икэн???...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Аллам сакласын жиде баланны ниндидер бер ир кисэкенэ алыштыр инде,йорэге таштыр бу хатыннын,без хокем чыгаручы тугел.Ходай узе турылар эле.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Мин андый хатын- кызны аңлап җиткермим, ничек балаларыңны ниндидер ир - атка алыштырып була.Нинди йөрәк кирәк яшәргә?

          Хәзер укыйлар