Әйтмәделәр түгел, әйттеләр, кисәттеләр. Әмма ул берсенә дә ышанмады. «Кеше сүзе, – диде. – Ул аны гына ярата, ул беркем белән дә йөрми».
«Иргә ышанма, Иделгә таянма...»
– Синнән дә шушы сүзләрне ишетер көннәрне күрермен икән... Моны аңа туксан яшенә якынлашып килүче әнисе әйтә. Сәлим белән бергә яшәгән унбиш елның: «Өстеңнән йөри...» – дип өзгәләнмәгән бер генә көне булды микән әнисенең? «Шул эшкә урнаштырып үзем ялгыштым... – Әни кеше һаман үзен гаепли. – Шул нәрсә генә бозды арагызны. Белә идем бит аның Сәлимгә кадәр дә ике ир алыштырганын», – дип иренең җитәкчесен сүкте.
Ире Гөлчәчәккә «яратам» сүзен гомумән дә әйтми торган иде. Хатын моны аның кырыслыгы белән аңлата килде. Ярата, әйтми генә, имеш. Ялга да үзен генә җибәрде. Чираттагы ялына – Кара диңгез буена киткән көннәре иде Сәлимнең. Урамда Гөлчәчәкне таныш булмаган бер хатын туктатты: «Син иреңнең кем белән ялга киткәнен беләсеңме соң? – дип әйтте дә, шундук үзе җавабын да бирде, – Зөләйханың ире дә синең кебек пешмәгән бер нәрсә шунда. Ул да хатынына табынып яши». Хатынны ай күрде, кояш алды.
Ә Гөлчәчәк озак вакыт аңына килә алмыйча, бер урында катып торды. Һәм кинәт, җитди карарга килеп, ире эшләгән сәүдә комплексына юл алды. Аны биредә беләләр иде. Махсусмы, кызганыпмы, шундук хатын кулына җитәкчеләренең өй адресын тоттырдылар.
– Йортларын тиз эзләп таптым, – дип сөйли Гөлчәчәк. – Төймәгә басам, җавап бирүче юк. Шактый вакыт басып торганнан соң, ишек ачылып китте дә бусагада ир уртасы кеше пәйда булды. «Кем кирәк?» – ди бу миңа. Кем икәнлегемне әйткәч, керергә рөхсәт бирде. «Хатыныңның минем ирем белән ялга киткәнен беләсеңме?» – дим. Шулай дигәч, ни өчендер хатынының өстәл тартмасын актарырга кереште. Һәм шуннан икесе төшкән фото тартып чыгарды. «Шушы, алайса...» – ди. Бер дә исе китмәгәндәй үзен шулкадәрле дә тыныч тота. Хәйран калдым. «Йә, ни әйтәсең, ни эшлик?» – дим. Югалып калдым: аны жәллим, үземне жәллим... Кычкырып елыйсы килә. Көчкә үземне тыеп торам. Ир минем атылырга җиткән вулкандай халәтемне сизеп алды бугай. «Иртәгә икәүләп каршы алырга барабыз», – диде ул һәм сәер итеп елмаеп куйды. Үзе миңа текәлгән. Нәрсә әйтермен дип уйлады микән инде?! Ә бәлкем, аның уенда бөтенләй башка нәрсә булгандыр.
Шулай итеп, икенче көнне икәүләшеп аэропортка киттек. Самолет җиргә килеп кунды. Без көтәбез. Бер заман икәүләшеп җитәкләшеп килеп төшмәсеннәрме... Без борылдык та китеп бардык. Тегеләр дә безне күреп алды. Әйтәсе сүз әйтелгән иде инде. Кычкырышып, адәм мәсхәрәсенә калудан ни мәгънә?! Аның ире дә минем кебек сабыр булып чыкты. Ул да хатынын бик яраткан. Бу хакта ул миңа соңыннан әйтте.
Без аларга комачауламадык, юл бирдек. Шуннан соң ирем миннән китте. Балаларны кайгыртып торды дип әйтә алмыйм. Алимент түләде, әмма беркайчан да хәлләрен белешеп, аталарча киңәш-фәлән биреп тормады.
Шул көннән без – ике бәхетсез дип әйтимме, очраша башладык. Иремне оныттым дип әйтмим. Мин аны ярата идем әле. Ләкин минем өчен Ирек (Зөләйханың ире) шул вакытта олы терәккә әверелде. Без бер-беребезгә кирәк чагында таяныч була белдек. Ул чын ир-егет булып чыкты. Бер генә мәртәбә дә хатынын яманлап сүз әйтмәде. Миңа авырлык күрсәтмәде. Без аның белән 28 ел гомер кичердек. Әйе, безне хыянәт, чарасызлык кавыштырды. Мин аның гомер буе Зөләйхасын яратуын күңелем белән сизеп яшәдем. Аның каруы, ул балаларыма акыллы ата була белде. Иң мөһиме – Сәлимне оныттыра, үзен яраттыра алды. Ә бу минем өчен үзем дә аңлата алмый торган әллә нинди бер куркыныч бәйлелектән котылу иде. Шуннан «айнып» киттем дә күзләрем ачылгандай булды. Кемне сөйгәнмен, кемгә биргәнмен кайтарып ала алмастай яшьлек елларымны?! Әйе, без аның белән матур яшәдек, юкка бер-беребезне борчымадык, кирәкмәс сораулар биреп, бер-беребезне интектермәдек. Чөнки икебез дә бер үк хәлдәге кешеләр булуыбызны аңлый идек. Тик без тормышыбызны тамырдан үзгәртерлек көч таба алдык. Кызганыч, ул юк инде. Каты авырудан соң, мәңгелек йортка күченде. Вафатына биш ел, әмма мин аны бер генә минутка да исемнән чыгармыйм. Безнең очрашу – язмыш шаяруы. Ул миңа яңадан яшәп китү өчен канатлар куйды. Мин бернәрсәне яхшы аңладым: гаилә мәхәббәт, ярату белән бара, дисәләр дә, иң элек ул бер-береңә ышанычка, тирән хөрмәткә корылган. Алдау-йолдауларга урын юк анда. Югыйсә хисләр дә, уртак тормыш та бер мизгелдә янып юкка чыга, көлгә әйләнә.
Чиләгенә күрә капкачы...
«Кеше күз яшьләре, кеше бәхетсезлеге өстендә беркайчан да бәхет корам димә». Чәчләренә чал кунса да, элеккеге матурлыгын һаман да югалтмаган алтмыш яшьләр тирәсендәге бу ханымга карыйм да, ул кичергәннәрне янә бер күз алдымнан үткәрәм.
Ә бит ул хаклы. Тормыш аккан судай алга-артка карамый дәвам итә. Яшьлектә кичергән тойгылар да әкренләп сүнә димим, башкачарак – җылырак, яктырак төсмер ала. Шуңа ир белән хатын картайган көндә бер-берсенә тагын да якынрак, бер-берсенә кадерлерәк була. Җиңгәчәем: «Ир белән хатын башта аркадаш, аннары бүлмәдәш, аннары, картайган көндә, фатирдаш була», – дип шаяртса да, әле күптән түгел генә мәңгелеккә күченгән абыебыз турында сөйләмәгән, аны искә алмаган бер генә көне түгел, бер генә сәгате дә юк. Тигез картаерга язсын, дип, тикмәгә генә теләмибез ич теләкләрне.
– Зөләйха белән Сәлим ничек? – дип сораштыра башлыйм да, әңгәмәдәшем мине ярты сүздән бүлә: «Ышанасыңмы-юкмы, алар аерылышты, – ди ул әйткәненә үзе дә ышана алмыйча. – Биш ел да тормадылар, тагын икесе ике якка карый башлады.
Ни дисең инде – чиләгенә күрә капкачы... Икесе дә бертөрле. Бүрене ничек кенә ашатма, барыбер урманга карый диләр бит... Болар да шулай. Ни җитмә-гәндер? Байлыклары баштан ашкан. Күрмәгән илләре, йөрмәгән җирләре калмады. Балалар белән күрешкәләп тора ул. Инде менә өченче мәртәбә өйләнгән. Күпкә-озаккадырмы, анысын әйтә алмыйм. Малайлар: «Әти эчүгә сабышты, хатыны өйдән куа», – дигән сүзләрне ишеттергәләп тора. «Гомер буе зур-зур урыннарда утырган кешенең үз фатиры кая булган?» – дим, гаҗәпләнәм. Бервакыт кечесе: «Әллә кушыласызмы?» – дигән сүзләрне дә ычкындырып куйды. «Мине кадерләп, минем турыда кайгыртып торган бер генә ир бар иде. Ул да юк инде... Әтиегез дә минем өчен күптән бу дөньяда юк кеше», – дидем. Кайчандыр башымны югалтып яраткан кешемә хәтта нәфрәтем дә калмаган минем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Да, бик хак бу.
0
0
0
0
Әйе, хак бу.
0
0
0
0
Бик дорес эйткэн узен яраткан беренче хатыны
0
0
0
0
Беренче тапкыр укыйм интернет аша язмагызны. Бик ошады, укырга жайлы дип эйтимме сон, озын борылмалы жомлэлэр юк. Гыйбрэтле сузлэр, аеруча, яшь парлар очен, яисэ кияугэ чыгып олгермэгэннэргэ.
0
0
0
0
Адэм баласын акча дигэн галэмэт кочле эйбер сыный.кемдер сына кемдер акыл белэн эш итэ.
0
0