Логотип
Язмыш

Исәнме, әнәй!

1972 елның 25 марты. Ул көнне... Ул көнне алар бер мизгел эчендә ятим кала. Ул көнне Тукай авылы тоташ хәсрәткә чума: Әбелгасның бер кочак баласы инде нишләр, таралыр-сибелерме? Әниләрен алыштыручы кеше табылырмы? Унау бит, унау!..

Гөлсайран апаның бу бусаганы атлап узуы ул чакта күпләргә могҗиза булып тоела. Хәер, әле хәзер дә... Ятимнәргә үги әни булучылар байтак, әмма Тукай авылы халкы нигә аны бүген дә герой дип саный? (Игътибар итәрсез, алга таба язмада «үги» сүзе нибары бер урында керде, әмма анысы да балалар авызыннан әйтелгән сүз түгел.)

Кызганыч, Гөлсайран апа Хәбибрахманова белән күрешергә, әлеге сорауга җавапны аның үзеннән ишетергә насыйп булмады. Аның турында безгә ул-кызлары, килен-кияүләре, оныклары, бертуган сеңлесе Мәгъсүмә апа сөйли. Мишәрчә, йомшак тел белән...


...Мин – Фирдәвес, кызлардан иң олысы. Әлфия әнәй үлгәндә миңа 12 яшь иде. Ул көнне искә төшерергә безгә бик авыр... Исмәгыйль әбзиебез армиядә, тагын бер әбзиебез атай белән эштә – безнекеләр шабашка йөри иде шулай. Ул көнне әнәйнең әнәсе – Зәйнәп әби килде безгә. Үзенең үлемтекләрен сүләп калдырырга дип. Аннан әбинең тагын бер туганы килеп, мунчага дәште. Үзебезнеке әле өлгереп җитмәгән иде. Мәктәптә тиздән «Кошлар көне» булырга тиеш иде, концертта кияргә дип, әнәй миңа итәк җөйләде. Бөтенесе күз алдымда... Әнәй безгә казанда манный боткасы пешереп ашатты да, мунчага китте. Ул кайтышка дип ызбаларны җыеп, өстәлгә самавыр кайнатып китереп куйдык. Күмер самавыры җырлап утыра – әнәйне көтәбез. Чыгабыз да карыйбыз, чыгабыз да карыйбыз. Әмма ул кайтмады... Бөтен баланы юындырып чыгарырга күп вакыт кирәк шул: кан басымы күтәрелгән. Әлфия әнәйгә нибары 37 яшь иде…

...Тормыш авырайды. Сеңлем белән икәү сыер саварга чыгабыз – сава белмибез. Тартабыз, тартабыз – сөт төшми. Бераздан өйрәндек. Икәү камыр куябыз, әпәй пешерәбез. Ул чакта әле зур мич яга идек... Яз бит: ызбада казлар да утыра. Аннан тотындык әтәйгә катын эзләргә. Үзебез барып сорадык та. Әнәйнең 40 гына әтәйне инде үләндердек. 
...Мин бу вакыт кияүдә идем инде. Кайнам әйтә: «Синең апаңны Әбелгаска алмакчы булалар икән», – ди. «Ун олан янына ничек барсын?!» – дим. Ә апа китте! 
...Картәнәй – әтәйнең әнәсе белән бардым сорарга. Алдан алар әтәй белән икәү сөйләшкәннәрдер – юл ачылган булгандыр инде. Әби юл буе шулай әйт, болай әйт дип кабатлатып барды. Чәй әзерләгәннәр иде без килешкә...

...Мин – Исламия, 5 нче класста укый идем. Әнәйнең килгән көнен хәтерләмим. Кечкенә оланнар белән бабайларда тордым ул чакта – мәктәптән соң барып оланнарны карый идем. Фәнисне әти белән бертуганның хатыны Сәфидә җиңги имезеп торды. Җиңгигә дә зур рәхмәт, бик мәрхәмәтле булды. Без баргач, беркайчан тәм-томын яшермәде, үземнекеләргә калсын димәде – безне ашатты... 

...Мин – алтынчы бала, Наилә. Әтәң өйләнеп кайтты дигәч, кабак (капка – Г. С.) янына бер киләм, бер китәм... 
...Ә без, зурлар, чәйләр кайнатып көтеп торган идек. Самавыр куеп. Безнең өчен авыр да, шатлыклы да көн иде ул.

...Кызым, Фәридә, сиңа кулым җитмәде, дия иде әнәй. Сигез айлык төпчегебез итәктә булган, яшь тә сигез айлыгы да кулда, ә миңа – 3 яшьлек кызга кочакта урын калмаган инде. «Оста сүли идең, кызым. Әнәй, син мине яратмыйсың, итәгеңә алмыйсың, дип әйтә идең. Бөтенесенең исемнәрен санап бирә идең», – дия иде. Ун баланың исемен истә калдыру авыр бит: Исмәгыйль, Фидаил, Фирдәвес, Исламия, Наил, Наилә, Фәрит, Фәридә, Фәнил, Фәнис.

...Әнәй килгәч, әтәй тагын шабашка чыгып китә. Дүрт айга! Әнәй гел: «Боларны ничек үстереп бетерим икән дип, тышка чыгып елый идем. Әтәгез кайтып күренсә, ике колагыннан тотып, пәп итәр идем, дия идем. Шул дәрәҗәгә җиттем», – дип сөйли иде.

...Мәктәпкә ул безне гел кайнар ризык әзерләп озатты. Мичтә алма (бәрәңге – Г. С.) кыздыра иде: малайларга – бер таба, безгә икенчене. Аерым утырып ашыйбыз – бер өстәлгә сыймыйбыз.. 
...Шулкадәр уңган иде әнәй! Камырны кичтән куеп ятып, иртәнге өчтә торып пешерә иде. Без мәктәпкә киткәнче өлгертә. Бер өстәл өсте якмыш, кабартма була. Безнең малайлар кайнар камыр ашарга ярата иде. Камырга оста иде әнәй. Бавырсакны оста пешерә иде – кулга сыймый торган була иде.

...Мин – Исмәгыйль, иң олысы. Әлфия әнәй үлгәндә армиядә идем. Аннан кайтыр вакытым җитте.
Сайран әнәй – әтәйгә: «Әбелгас, әллә мин китеп торыйммы, Исмәгыйль әллә кабул итә, әллә юк. Ничек аңа күренермен?» – ди икән.

...Әнәй шундый шатланып сүли иде: «Исмәгыйль кайтты да, шунда ук: «Исәнме, әнәй!» – дип дәште», – дип. Сайран әнәйнең безгә бик кирәген әбзи белгән…

...Без – кечкенәләр дүртебез дә аның үзебезнең әнәй түгеллеген белмәдек тә. Мине гел үзенең бертуганнарына ияртеп бара иде. Берсендә шул урамда: «Ул бит синең үз әнәең түгел», – диделәр. Кердем дә елыйм: «Әнәй, син бит минем әнәй!» – дим. «Кызым, бу сүзне сиңа кем әйтте?» – ди. Үсә-үсә аңладык инде аннары, әмма барыбер «синең әнәй түгел» дигәнне ишетәсе килми иде. 

...Рәхмәт яусын, ул безне кечкенәдән эшкә өйрәтте. Алты ир малай булгач, носки-оекбаш юарга күп бит инде. Мунчага алып бара иде дә: «Кызым, ике кулыңа ки дә, кайнар су белән менә шулай ышкы», – дия иде. Соңыннан икәү мунчаларны юып калдыра идек. Әйе, бөтен нәрсәгә өйрәткән әнәй. Хәтта ямау салырга да. Ничек яшәргә дә... «Кичерә белегез», – дия иде ул. 

...Әтәй кул күтәреп беркайчан безгә сукмады. Әмма аннан гел куркып тора идек. Әтәгез кайта, әтәгезгә әйтәм, дип үстерде әнәй. Мәктәпкә киткәнче, урыннарны җыештырып, идәннәрне ышкып китәбез, малайлар тышта эшли – терлек асларын арчый. Шакмак ясап, утын кертеп калдыргач, терлекләрне карагач кына урамга чыгарга рөхсәт иде. 

...Әтәй белән әнәй чуаш авылына печән чабарга баралар иде. Берсендә әнәй: «Кызым, ашка ләкшә (токмач – Г. С.) кисеп сал», – дип китте. Бастым да, бер-бер итеп кисеп тә чыктым. Алар кайткан җиргә ашарга пешереп, урыннарын түшәп каршы ала идек. «Ай Алла, кызым, ләкшә кискән ләбаса!» – дип мактады әнәй. Ул мактагач, тагын да эшлисе килә! Хәзер әнә бөтен кешегә дә кисеп бирәм ләкшәне. Карамыйча да кисәм. «Фәридә кискән ләкшә салам өеме кадәр булгандыр инде», – диләр. 

...Әнәйнең әнисенә «Ерак әби» дия идем. Аңа барса, безне дә ияртә. Якын күрмәсә, алып бармас иде бит. Бертуганы Гөлсемгә барса да, мине җитәкли иде.

...Алты малайны үләндергән, аларга ызба салганда күпме кеше генә ашаткан әнәй. Дүрт кызны кияүгә биргән – күпме сандык, бирнә генә тутырган?! Мендәр генә түгел, ястыклар әзерләде һәрберебезгә. Аңа күпме каз мамыгы гына кирәк! Казны шуңа күрә гел күп асрады. Әтәй орышканда да безне яклап арага керә иде. Ничекләр бөтенебезгә ярап беткән икән ул?! Аңа бурычыбызны беркайчан түләп бетерерлек түгел... 

...Күрше оланы гына кереп, кичкә кадәр торса да, эчебез поша башлый. Әнәй ничек чыдаган дибез...
Менә дигән тәрбия дә биргән. Кеше килсә, мич арасыннан чыкмый идек. Бары тик беребез самавыр кайнатырга гына кала.

...Мин – Фәния, мәрхүм Наилнең хатыны. Килен булып төшкәч тә, шаккаткан идем: Фәнил белән Фәнис, мәктәптән кайталар да, киемнәрен шунда ук алыштырып куялар. Майкаларына кадәр салалар. Әнәй шулай өйрәткән. Кайда икән кием дип иртән эзләп йөрмиләр.

...Әнәй хәреф белми иде безнең. Әмма әтәй намаз укыганда аның артыннан бөтен догаларны өйрәнде. Үзенә дип, үлгәнче 70 мең тәһлил тутырып куйган иде... Кич белән сигез тулырга ун минутта радиодан сораулар буенча концерт бирәләр иде элек. Йон эрләп утырган әнәй, җырның кушымтасын бер ишетүгә отып ала һәм җырлый да башлый. Әтәй көлә: «И-и, минем арттан сүрәләрне дә шулай кабатласаң!» – дия иде. Матур җырлый иде безнең әнәй! Сигез айлык булып калган Фәниснең кызы кияүгә чыкты, әнәй шуның савымында да ямьле итеп җырлап бирде әле. 

...Беренче иреннән аерылгач, әнәй Урмайга кияүгә чыккан булган. Әмма ире үлеп киткәч, кире кайткан. Андагы үги кызы әнәй исән булганда гел килеп йөрде. Әнәйне үзләреннән бер дә җибәрәсе килмәгән, бик елаган. Әнәйнең җеназасына да килде Минсәүдә. Ел ашына да дәштек. Килгән саен һаман да әнәйне мактый…

...Килен булып төшкән көнемме? Әнәй бөтен киленнәрен дә бик әйбәт каршы алды ул. Бездә бит кызны урлап кайталар. Елыйм инде... «Ай, Алла, кире илтегез, нигә болай елатасыз?» – ди әнәй. Юри әйтә инде... Аннан тотып алды да: «Әйдә, елап торма!» – дип, мич янына бастырып куйды. Мич бер урында гына тора, кузгалмый, сез дә мич кебек төпләнегез диюе иде.

...Мин – Гүзәл, Фәрит катыны. Әнәй белән алты ел ярым тордым. Мин килен булып төшкәндә Фәния җиңги: «Бүген килгәнемә биш ел да бер ай», – дигән иде. Ай Аллам, ничек күп торган, дип уйлаган идем.
Утыз ике ел булды менә... Әнәй мине дә мичкә бас-тырды. Өйдә гел ике килен булдык. Фәния җиңгиләр бер елдан чыгып киттеләр, аннары икенче энебез өй-ләнде, алар белән өч ел тордык. 

...Ел саен төзелеш булды бездә – ел саен ызба салдылар. Заманына күрә зурларны. Барысын да җиткезгән дә, булдырган да әнәй. Бер малай өйләнгән җиргә икенчесенең йорты әзер була иде. Йортны бөтенебез бергә җиткерәбез. Әтәй балта остасы иде, төп эшләрне үзе эшләде. Башка чыкканда, иң кирәк әйберләрне биреп чыгаралар иде. Савыт-саба, әтәй үзе ясаган өстәл, тәңгәлләр (урындыклар – Г. С.)... Барын бирде – бездән берни кызганмады әнәй. 

...Әлфия әнәйнең фотолары бар иде – әнәй аларны бик саклады. Ерта күрмәгез, дия иде. Кунакларда басып әйтә иде ул: «Әлфия тудырган, рәхәтләрен мин күрәм – рәхмәт аңа», – дия иде. 

...Ирем – ир булсын, идәнем җир булсын, дия иде әнәй. Аерылып кайтканда теләк теләгән ул. Ун оланым булса иде, тышта җылы яңгыр яуганда шуларга сәке тутырып якмыш (кыстыбый – Г. С.) пешереп ашатсам, мунча ягып кертсәм иде дип хыялланган. Моны гел сөйли иде. Аерылып кайтканда авыр булган, күрәсең. Көндәшле кеше булмасын, катыны үлгән иргә барсам иде дип тә теләгән. Кызым, бер ишектән чыксаң, икенчесеннән кер, аерылып кайтырга тырышма, бер чыгып киткәч, кире кайтуы бик авыр, дия иде ул безгә. 

...Фидаил абый солдатка киткәнче үк үләнеп калдырган: ике ел солдат хатыны белән дә торган әле әнәй. Шул Рафия җиңгәбез инде вафат…

...Әнәй белән әтәй өйдә беркайчан үзләре генә тормады – гаилә гел зур булды. Аларның бер-берсенә үпкәләшеп йөргәннәрен хәтерләмибез. Әнәй җор телле, мәзәкчән, кычкырып көлә иде дә, әтәйнең ачуы тарала иде. Әтәй чирләсә, аның янында биеп тора иде әнәй. Беребез дә алай булдыра алмый... Ямьле яшәде алар. Әтәй кызу кеше иде безнең, әмма әнәй аны бик тиз җайга сала белә иде. 

...Наиләне аерым ярата иде әнәй. Сабыр диптер... Аның килгәнен аеруча әзерләнеп көтә иде. Каз пешерә, корт ясый. Мин аннары төшеп алам – ике оланны күтәреп менәбез. Наилә солдат хатыны булып та торды, әнәй шуңа күрә кызгангандыр. Ул безнең барыбызны да шулай китертте. Бер килгәч, ике-өч көн кунабыз. Кайнаналы йортта торган киленнәрне әниләре кунакка дәшәргә тиеш – әнәй шул йоланы үтәгән. Кайнана-кайнаталарга безне ямьле күрсәткән. Үги бала дип санамасыннар дигән. «И-и, үги ямьсез сүз дә инде. Каядыр ишетсәм дә, йөрәгемә тия», – дия иде әнәй. 

...Ул безгә «улым», «кызым» дип кенә дәште. Кунакка килсәк, урам чыкканчы озата бара иде. Елап-елап теләк тели, бәхетле булсагыз иде, балам, ди. Кызым, киленнәрең үзең кебек булсын, дия иде миңа. Бөтенебез авылда яшибез – барыбызның да тормышлары шөкер – бер-беребез белән йөрешәбез. Шулкадәр татубыз!
Бу да – әнәйнең тәрбиясе. 

...Безнең оланнарны җыеп, чыршы бәйрәме уздыралар иде алар. Әтәй урманнан чыршы барып ала, Кыш бабай булып киенә, әнәй биеп-җырлап, күңелләрен ача. Безнең балаларны да шултиклем яратты әнәй. Бөтенебезнекен дә! Кунакка килгәч, кунып калса, кызлар белән йоклый иде: төне буе серләшәләр!

...Әтәй киткәч бик елады инде. 62 яшь кенә иде бит, өйдән үз аяклары белән атлап чыгып китте дә, кире кайтмады. Инфаркт... Әтәй аңа «карчык», әнәй исә әтәсе дия иде. Аларга карап без дә бер-беребезгә шулай дәшәбез. 

...Апа – җизнигә: «Әбелгас, мин берүзем булырмын инде, син Әлфия белән ятарсың», – дигән. Ә җизни: «Нигә алай әйтәсең, карчык? Әлфия балаларны тудырган – аның белән егерме ел тордым, син үстердең, егерме ике ел яшибез. Мин урынны икебезгә бүлеп калдырдым, анда баргач та икәү булабыз, Алла теләсә», – дип җавап биргән. Апаның күңеле кинәнгән иде инде…

...Наил әбзине әнәй аерым яратты. Үскәндә шуграк иде ул безнең... Иртә белән иң беренче әнәйнең хәлен ул килеп белә иде. Иртәнге алтыда ук бара! Кызганыч, Наилебез 52 яшендә үк китте... Фидаил абый аңардан да иртәрәк барып әнәйнең хәлен белә иде. Көн саен! 

...Без үскәндә җиңгиләр белән дә тордык. Әнәй киленнәре белән бер сүздә булды. Безне җиңгиләр белән беррәттән эшләтте. Утырып тору юк иде бездә. Ул үзе дә шундый иде бит: җиңнәрен сызганып куя иде дә, әле идән юа, әле савыт-саба... Соңгы елны гына эшләмәде. 

...Үземнең балам булмады, дип, үкенгәнен белмибез. Бәлки әтәй таптырмагандыр, ике төсле булмасыннар дип, ә ул безнең хакка шуның белән ризалашкан... Кечкенәләрне барыбер көнли идек аңардан, син Фәнисне, Фаилне күбрәк яратасың, дия идек. 

...Төп йортта, ул килгәндә күкрәк баласы гына булган Фәнисебез белән яшәде әнәй. Туганыбыз да, киленебез дә асыл булдылар. Әнәйнең үзенә бер бүлмә иде – ямьле төштә торды. Фәнис гел: «Дамира, әнәйне эшләтмә», – дия иде. 

...Туган көнендә, 8 Мартларда, гаетләрдә әнәй янына җыела идек. «Бер киемем дә үзем сатып алмаган бит, барысы да сезнең бүләкләр», – дип куана иде. Кием-салымы күп иде. Туйлар, бәби чәйләре еш булды: әнәйнең 20 оныгы, 41 оныкчыгы бар. Бөтенебез аңа рәхмәтле булганны белеп, тоеп китте ул. Үзе дә безгә рәхмәтне еш әйтә иде. «Шөкер, үз йортым, үз оланнарым бар. Сез шулкадәр яхшы булдыгыз», – дия иде. Үзебез тормышка чыккач, әнәйнең кадерен тагын да күбрәк аңладык. 

...Өченче ел кыш көне кинәт хәле китте. Безне үстергәндә калган уразаларын тота икән! «Көн кыска вакытта тырышам әле, кызым», – ди. Шул озын җәйге көннәрдә дә уразасын калдырмады. 

...Алдагы көнне хәлен белергә кергән идек. «Кызым, чәчемне үр әле. Кечкенә вакытта синекен ничек каты итеп үрә идем, шулай үр, сүтелмәсен. Тагын кайчан үрелә әле ул?» – ди. Безнең белән утырып чәй эчте. Шунда: «Бәхил булыгыз, бөтенегез мәңге рәхәт күрегез», – диде. Ә иртән, намаз вакытында, кече киленебез шалтырата: «Әнәй уңайсызланды», – ди. Күңеле яхшы булганга, авырып та ятмады, кулга да калмады: 87 яшендә тыныч кына китте дә барды. Декабрьдә бер ел булды менә. Янында утырып, соңгы сулыш алганын да сизмәдек, йоклап китте дип кенә белдек. Бу аңа Аллаһы Тәгаләнең бүләге булгандыр... 

...Әнәйнең ашларын һәркайсыбызның үткәрәсе килә. Шуңа күрә бер көнне бер-бер артлы өчәр йортта уздырабыз. Аны зурларга теләүдән инде бу... Догадан калдырганыбыз юк. Аңа булган рәхмәтләребез чиксез. Әнәйнең урыны җәннәттә булсын!..

* * *
Хатирәләрнең очы-кырые юк. Кай урында елап, кай урында көлеп сөйлиләр. Яратып! Якын итеп!
Һәр сүзләрендә – Анага булган чиксез хөрмәт.
Кире юлга кузгалганчы, мәдрәсәгә сугылабыз. Тукай урта мәктәбендә күп еллар директор булып эшләгән, бүген «Тукай» мәхәлләсе мөгаллимәсе Әминә ханым Баһаветдинованың сүзләре дә Гөлсайран апа турында.
– Гөлсайран аптый – туганнан-туган апам иде. Әтиебез Карагандада шахта астында кала. 42 яшьтә... Шуннан соң әни безне – дүрт баласын җыеп авылга кайта. Бик еш чирли иде ул. Йөрәк өянәге... Аны югалтудан гел куркып яшәдек. Әнине больницага алып китүгә, безгә Сайран аптый килеп җитә. «Сез тырышып укысагыз, әниегез терелә. Бер-ике көннән янына алып барам», – ди. Камыр куеп җибәрә... Эшкә батыр иде ул. Ә күңеленең иркенлеге! Шулкадәр мәзәкчән – еларга теләгән җирдән көлеп җибәрәсең... 
Унынчы класста укыган чагым. Әбелгас абзыйның хатыны үлгән дигән хәбәр таралды. Шулкадәр кайгырдык! Безнең авыл шул чакларда ук бердәм иде. 
Берничә көннән әни янына Гөлсайран аптый килде. «Фәүзия җиңги, шундый хәлләр... Нишлим икән?» – ди. Әни уйлап та тормыйча: «Сайран, синең йөрәгең, синең күңелең беләнме?! Әлбәттә, булдырасың!» – диде. Соңрак аның әнигә: «Кечкенәсе буш күкрәкне әй суыра, әй суыра», – дип әйткәнен ишетеп калдым... 
Үткән ел мәдрәсәдә лагерь эшләде. 7–8 нче класс кызлары белән куна да калдык. Йокларга яткач: «Апа, берәр нәрсә сөйләгез әле!» – диләр. Гөлсайран апа турында сөйләдем. «Апа, ничек барган ул курыкмыйча?» – диләр. Йөрәгенә бар кеше дә сыйганга, дидем... «Апа, аңа һәйкәл куярлык», – диделәр кызлар. Әйе, ул искиткеч көчле хатын-кыз иде. Барыбызга да үрнәк! Юкка гына Тукайның хатын-кызлар оешмасы Гөлсайран апа исемен йөртми. 
Чуашстан. Комсомол районы.

Фото: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар