Җилләр белән узыштан йөгергән чая кызга һәркем – әти-әнисе дә, укытучылар да киләчәктә зур уңыш юрый. Йөгерешкә чыкса, аны узармын димә. Ераклыкка сикерсә, иң яхшы нәтиҗә – аныкы. 11 яшеннән җиңел атлетика белән шөгыльләнгән кыз тәгаен генә спортчы булыр, районыбызның данын еракларга таратыр, диләр. Тик аның көнгә ничә тапкыр чыдый алмаслык авыртудан идәннәргә ятып тәгәрәгәнен берсе дә белми шул әле. Ничек тә түзә, беркемгә, хәтта әтисе белән әнисенә дә белгертми ул хакта Ләйсән...
– Иң беренче приступ 13 яшемдә булды. Тик торганнан муеннан тотынып башым авырта башлады. Шундый каты иде ул авырту, чыдарлык түгел. Йөрәгем урыныннан чыгардай булып тибә. Аяк-кулларым калтырый. Түзмәдем, идәнгә тәгәрәдем. Кулларым белән башымны кысып тотып, авыртудан кычкырып җибәрдем. Ярты сәгатьләп газаплангач, үтте кебек. Ләкин бик тиздән мондый приступлар көнгә берничә тапкыр – бәдрәфкә барып килгән саен кабатлана башлады. Кычкыра-кычкыра җирдә аунаганымны күреп, берсендә мәчебез курыкты хәтта. Хәлем шулкадәр авыр булса да, беркемгә дә бу хакта әйтмәдем. Мәче булып мәче курыкканны, әти белән әни нишләр иде? Аларны борчуга саласым килмәде.
Саба районы Тенеки авылында туып-үскән Ләйсән Габдрахманованың язмышын китап итеп язсаң, беренче бүлеге әнә шулай башланыр иде.
Балачагы башкаларныкыннан берничек тә аерылмый аның. Авылда үскән балаларның барчасы кебек, кичен көтүдән кайтмаган сарык бәрәннәре артыннан чаба, болынлыкта казлар саклый. Җәйләрен күлдә су керә, кышларын таудан чана шуа...
– Бәхетле бала идем. Без – әтием белән әниемнең өч кызы – җылы кочакта кайгы-хәсрәт күрми үстек.
10 яшемә әти миңа велосипед бүләк итте. Безнең каршыда гына Амбар тавы. Бик текә ул. Шул тауга җилдереп кенә менәм дә тауның иң биек җиреннән аска томырылам. Бернәрсәдән курыкмыйм. Юлбат урта мәктәбендә укый башлагач, җиңел атлетика белән мавыгып киттем. Йөгерәм, озынлыкка, ераклыкка сикерәм... Кукмара, Балтач, Арча, Яшел Үзән районнарына ярышларга барабыз. Яшел Үзәндә узган бер ярышта ераклыкка дүрт метрдан артык сикереп, җиңүче булдым. Мәктәп директорыбыз мәрхүм Шамил Зиннурович Зиннуров җиңүем белән тәбрикләп, бик матур сервиз бүләк итте. Шул вакыттагы горурланганнарым! Спортны бик ярата идем.
Авыруын белдермәскә никадәр генә тырышса да, әти-әнисе кызларының хәлен барыбер сизенә. Бер табибтан икенчесенә йөрүләр, тикшеренүләр башлана. Кайсы гына белгечкә күренсә дә, чыдый алмаслык авыр-туның сәбәбе сер булып кала. Бөерләрдә ялкынсыну табалар, бәвел куыгы зурайган, диләр. 13 яшьлек Ләйсәнгә гломерулонефрит диагнозы куела. Нефрология бүлегендә ятып дәвалану атналарга, айларга, елларга сузыла. Тик ничек кенә дәваланса да, теге авырту беркая да китми. Бәдрәфкә барган саен – түзә алмаслык газап.
2002 елның 4 апреле. Язмышларны кыл икегә бүлгән көн. Кичә генә хастаханәдән кайткан кызына өстәлдә сөт белән бергә дару төймәләре калдырып, әнисе абзардагы маллар янына чыгып китә. Әтисе – иртәдән эштә. Өйдә әбисе дә сеңлесе генә. Даруларын эчәргә дип аш бүлмә-сенә чыккан кызга кинәт әллә нәрсә була – гүя аяк ас-тында җир убыла.
– Кисәк бөтен тәнем куырылып килде дә, аякларымның хәле китеп, идәнгә егылдым. Тавышка йөгереп чыккан әбием тизрәк әнине алып кергән. Әни никадәр генә өзгәләнеп чакырса да, ашыгыч ярдәм ул көнне юлсыз авылга килүдән баш тарта. Аңыма килгәндә, юрганга төрелгән килеш әтинең «Нива» машинасында бата-чума олы юлга таба бара идек. Инде юлга чыгып җитәбез дигәндә, машинабыз батты. Шул вакытта әтинең елый-елый көрәк белән машина алдын казыганнары исемә төшеп, үзәкләрем өзелә. Үзе ашыга-ашыга казый, үзе кычкырып-кычкырып елый, бәгърем... Гомергә күз алдымда тора шул. Ә мин бер аңыма киләм, бер тагын караңгылыкка чумам...
Сабада Казаннан санавиация чакырганнар. Беренче тапкыр вертолетка шул вакытта утырдым. Барысын да хәтерләмим, тик менә тәрәзәдән күренгән зәп-зәңгәр күк, вертолетның салкын тәрәзәсенә кулымны тидереп барганым ап-ачык хәтердә.
Табиблар бу юлы диагнозны тиз куя – кан әйләнеше бозылу аркасында баш миенә кан сауган. Ләйсәнгә исә бу вакытта әле нибары 14 яшь...
– Казанга барганда гәүдәмдә бернинди дә рефлекслар юк иде инде. Аяк-кулларым үземә буйсынмый, сөйләшә алмыйм. Мине шунда ук ДРКБның реанимация бүлегенә салдылар. Әти, бәгырькәем, беренче катта утырып калды. Реанимациягә аны кертмәделәр. Искиткеч яхшы табиб – реаниматолог Игорь Илдусович Закиров дәвалады мине. Дарулары белән генә түгел, юморы белән дә савыгырга булышты. Реанимациядә күпме ятканымны белмим.
Әти шул гомердән бирле өйгә кайтмыйча, мине палатага чыгарганнарын көткән. Ничек җаен тапкандыр: берсендә шыпырт кына яныма кереп, сөттә пешкән дөге боткасы, җимешле чәй белән сыйлап чыгып китте.
Приступлар реанимациядә дә дәвам итте. Түзә алмыйча илереп елыйм. «Кызым, синең кычкырып елаганың беренче катка кадәр ишетелә иде», – диде соңыннан әти. Ә бит реанимация бүлеге әллә бишенче, әллә алтынчы катта. Күрәсең, сызланып елаганнарым әтинең йөрәгенә сеңеп калган булгандыр. Кайсы гына бала еласа да, минем тавышым булып ишетелгәндер...
Бу юлы хастаханәдә ике айга якын ятарга туры килде. Ике ай буена әти янымнан китмәде. Сабый баланы караган кебек карады – кашыктан ашатты, юындырды, киендерде... Ә мин оялам, кыенсынам... «Син минем балам бит, оялма, кызым», – ди әти.
Медсестралардан каталка сорап тора да, мине коридордагы иң зур тәрәзә янына алып килә. Урамда – яз. Сыерчыклар кайткан! Әтинең миңа шаулап торган язны, кояшлы якты дөньяны күрсәтәсе килә. Утырып тора башлагач, коляска белән гел бакчага алып чыга иде. Чыпчыклар без чыкканны гына көтеп тора диярсең, хәзер тирәбезне сырып алалар. Әти кулыма көнбагыш сала: «Сәдака ул, кызым, сип кошларга». Бәлки, сәламәт кеше өчен боларның бер әһәмияте дә юктыр, ә миңа тормышта үземнең кирәклегемне тою өчен бик мөһим иде ул.
Мине аякка бастыру өчен ниләр генә эшләмәде әти белән әни. Хәер, бер алар гына түгел, барлык туганнар да. Бик зур рәхмәт аларга шул вакыттагы ярдәмнәре өчен.
Чәчем бик озын, калын иде. Озак яткач, киезләнде. Әтинең туганы Асия апам килеп: «Әрәм итмик инде, бик матур бит», – дип, киезләнгән чәчемне ничә сәгать буена тарап үрде. Үз чәчләремне үзем үрергә ничек хыяллана идем шул чакта!
Баш миенә кан сауганнан соң ярты гәүдәм – сул ягым тулысынча параличланган иде минем. Авылга кайткач, өр-яңадан йөрергә өйрәндем. Аякны селтәп, теләгәнчә йөрү түгел иде инде ул. Шулай да... Тик менә ничек кенә тырышсак та, кулымны буйсынырга өйрәтә алмадык. Күршедә миннән бер яшькә генә кечерәк дус кызым бар. Ул вакытта әле үзе дә бала гына. Шул бала әйтеп бетерә алмаслык зур таянычым булды. Кыш көне үзе белән чаңгы шуарга алып чыга иде ул мине. Аның: «Әйдә, син булдырасың бит», дигән сүзләре көч бирде. Юк инде, чаңгы таягы кулымнан ычкына да китә, ычкына да китә. «Тота алмыйм бит», – дип елыйм. Әти бау белән таякны кулыма бәйләп үк куя. Шулай итеп икәү чаңгы шуабыз. Кичләрен клубка чыгарга чакырып керә. Балалыгым белән үз хәлемне бик аңламаганмындыр да, күрәсең. Үземне башкалардан ким тоймый идем.
Минем аркада бик күп хәсрәт йотарга туры килде әти белән әнигә. Сау-сәламәт булып туган балаларының шушы хәлгә төшүен күрү алар өчен бик авыр иде. Әле кайчан гына әнием сөйләде: «Синең аксый-аксый этең артыннан тауга таба йөгергәнеңне әтиең тәрәзәдән карап тора иде дә: «Ник саклый алмадык соң балабызны? Туганда сау-сәламәт иде бит ул», – дип елый». Мине дәвалар өчен нинди генә ысуллар кулланып карамадылар. Кемнән, кайда, нәрсә ишетәләр – барысын да сынап карамакчылар. Берсендә әти эштән кайтты да: «Кызым, сиңа борчак җыярга кирәк икән. Булыша, диделәр», – дип, алдыма борчак чәчте. Ничек кенә тырышсам да, бер борчакны да савытка алып сала алмадым. «Булмый бит, әти. Тотмый бит бармакларым», – дип, әрнеп елаган идем. Андый вакытта депрессиягә биреләсең, күңел төшә, үзеңә ышанычың кими...
9, 10, 11 нче классларны мәктәпкә йөреп укый алмадым инде. Рәхмәт укытучыларыма, белемне өйгә килеп бирде-ләр. Мәктәпне тәмамлагач, әти белән әнинең мине бер дә авылдан җибәрәсе килмәде. Ә мин «барам да барам», дим. «Анда бит машиналар, кешеләр. Автобусларда ничек йөрерсең соң?» – диләр. «Башкалар ничек йөрсә, шулай йөрермен», – дип үзсүзләнәм. Баштарак журналист буласым, шул юнәлештә укыйсым килгән иде. Язарга ярата идем. Ләкин медицинаны сайларга булдым. Бертуган апам да медицина көллиятен тәмамлады.
Лекцияле, практикалы, сессияле, реферат, курс эшле студент тормышым башланды. Яшьлек бит ул! Авырсаң да, яшьлекне кая куясың? Һәркемнең яшьлеге булырга тиеш. Башкалар кебек буласым килә иде минем дә. Авырганымны белмәсеннәр дип, даруларны да кешегә күрсәтми генә эчә идем. Маршруткаларда гел басып кына йөрим. Урын булса да утырмыйм. Басып баргач, үз-үземә ышанычым арткандай була. Эчтән генә: «Менә бит, бул-дырасың!» – дип, үземне мактап та куйгалыйм.
Приступлар укыганда да бетмәде. Тик аларны бу юлы да беркемгә сиздермәдем. Лекция вакытында гына сорап чыга идем дә, авырту узмый торып, аудиториягә керми идем.
Акрынлап бер кул белән яшәргә, үземә кирәкле бар эшне эшләргә өйрәндем. Пилмәннәр бөгә, мантыйлар ясый алам. Чәкчәккә кадәр пешерәм. Хәтта үземә үзем маникюр да ясыйм. Бар эшне дә эшләп була, бары сабырлык кына кирәк. Кечкенә вакытта җәйләрен күлдән чыкмый идек. Узган җәй бер кул белән йөзеп була микән, дип, сынап карадым. Тырышсаң, була икән!
Хәзер, бүгенге акылым белән уйлыйм – үлем гел янәшәмнән генә йөргән икән бит. Ләкин мине һәрвакыт кемдер саклый иде.
Бер генә очрак. Дүшәмбе көнне авылдан килдем дә, Казанның Совет мәйданы тукталышында колледжга баручы автобусны көтәм. Халык шундый да күп. Ничектер мине автобустан этеп чыгардылар. Бер генә кул, анысында да сумкаларым булгач, тотынып өлгерә алмадым. Бер аягым эчтә кысылып калды. Ул арада шофер ашыгып ишекне япты да, мине җирдән сөйрәп, кузгалып та китте. Ә мин берни дә эшли алмыйм... Автобус, олы юлга чыгып, тизлеген арттырмакчы. Үч иткән кебек, тукталышта ник бер кеше булсын?! Бәхетемә, шул арада каяндыр ике егет йөгереп килеп, автобусның каршысына чыгып туктаттылар. Алар булмаса, тәгәрмәчләр астында каласы идем.
Колледжда укыганда ел саен бер операция кичердем. Бәхетемә, алар барысы да җәй айларына туры килә иде. Бары берсен генә көз көне ясадылар. Анда да укуымны калдырмаска тырыштым. Бер кул белән ничек кирәк алай бандаж урыйм да дәрескә йөгерәм. Беркайчан да үземне жәлләмәдем.
Хастаханәләрдә күпме дәваланып, ничә тапкыр операция өстәленә ятса да, дөрес диагнозны Ләйсәнгә бары 18 яшендә генә куялар. Биш ел буена газаплаган сызлануларның сәбәбе, ниһаять, ачыклана. Бәвел куыгында – феохромоцитома – яман шеш. Ләкин ашыгыч рәвештә ясалырга тиешле операцияне ярты юлда туктатырга туры килә. Ләйсәннең инде болай да күпне кичергән йөрәге чыдамый... Инфаркт...
Соңыннан ул шешне барыбер алалар. Җиде сәгать барган операцияне хирург Ринат Харисович Галиев ясый. Шул ук көнне приступлар туктый.
– Медицина көллиятен тәмамлаган елны ук кияүгә чыктым. Әни буласым килде. Хатын-кыз өчен тулы канлы чын тормыш бары бала тапкач кына була аладыр кебек иде. Табиблар бу уемнан ничек тә кире кайтарырга тырышты. Үгетләделәр, хәтта куркыттылар да.
Кызым Әдилә 2009 елны туды. Мин аны Аллаһы Тәгаләмнән ялынып, ялварып сорап алдым. Ни гаҗәп, кызымны җиңел күтәрдем. Ник бер тапкыр кан басымым күтәрелсен, ник бер анализ начар булсын...
Үзем теләп тапканга микән, баламны үстерү дә авыр булмады миңа. Ул тормышымдагы иң зур терәгем. Бик яратам мин аны, ул да мине бик ярата.
Әдиләмә хәзер 14 яшь. Музыка мәктәбенең фортепиано классында укый. Бала вакытымда пианинода уйнарга үзем дә бик кызыга идем. Бу хыялым кызымда чынга ашты менә.
Язмышыма да, табибларга да бер үпкәм юк. Бу юл – мин үтәсе юл булган. Каты бәгырьле, үз-үзләрен генә яраткан бәхетсез кешеләргә карыйм да, әгәр минем белән мондый хәл килеп чыкмаса, мин дә шулар кебек эгоист булыр идем микән, дип уйлыйм. Андый булганчы, сынаулар кичүең артыграктыр, бәлки.
Аллаһы Тәгалә беркемгә дә күтәрә алмаслык авырлык бирми. Мин моны җиңәм, дип, алга таба туп-туры карап яшәргә кирәк. Хәлең нинди генә өметсез тоелса да, чыгу юлы ахырдан барыбер табыла ул.
Фото: Анна Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк