Ничәнче ел булды икән ул, Мөнирне «Татарстан–Яңа гасыр» каналындагы «Хәерле иртә» тапшыруына чакыралар. Тапшыруның ул чактагы дикторы Раил Өметбаев эфир кунагының хыяллары белән кызыксына. «Ике зур хыялым бар. Беренчесе – радиода эшләү, икенчесе – машиналы булу...» – ди егет. Бу сүзләренә үзе хәзер дә аптырый: ике аягы да йөрмәгән килеш, бу хыяллар башына каян килде икән? Ә бит чынга аша алар! Радиода да эшли, машиналы да була.
Мөнир Шакиров – Әтнә районы Күшәр авылы егете. 1984 елда гаиләдә бишенче – төпчек малай булып дөньяга килә ул. Сау-сәламәт, тупырдап торган малай! Кечкенә чагында әнисе белән кибеткә барганнары әле кичә генәдер шикелле. Абыйсының трактор белән кайтып туктаганын ишетеп, каршысына йөгергәне дә... Гомерлеккә инвалидлар арбасына утыртачак мәкерле авыру аны нәкъ шул мизгелдә куып тота. Абыйсының каршысына барып җитә алмый ул, бер аягы рәшәткә арасына кысыла... «Малайларның алай гына була инде. Ямаулыгы үзендә, ялганыр», – ди сынган аягына гипс куйган хирург. Чынлап та, яшь сөяк тиз ялгана. Ләкин... кинәт кенә тагын сынып куя. Тик торганнан сөяк сынулар ешая: катырак бәрелсә дә, урындыктан егылса да... 6 яше туласы елның җиде аен Казандагы балалар хастаханәсендә уздырырга туры килә Мөниргә. Бер-бер артлы сигез операция кичерә. Инде шуның белән бар да узар, дисәләр... Узмый... Сөякләр тагын да юкара. Берсендә Илизаров аппаратын салдырган вакытта ук шартлап сына. Хирург өстәлендә, табиблар кулында! «Бәллүр» малайны Мәскәүдән килгән профессор карый. «Организмда кальций җитешми, сөяк зәгыйфьлеге шуннан», – профессор әйткән соңгы сүз бу. Яңа сауган сөт эчеп, каймак, эремчек ашап үскән баланың организмында кальций кытлыгы кайдан килгән, ни өчен үзләштерелми – бу сорауларны бирүче дә, аларны чишәргә омтылучы да булмый.
Бер сынып, бер ялганып тора торгач, сөякләр үсүдән туктый. 6 яшендә аяклары нинди булса, шул килеш кала. Әле кичә генә авылның кайда тузанлы, кайда яшел чирәмле юлыннан йөгергән малай ул сукмаклардан башка беркайчан да йөгереп уза алмый инде...
Мөнир белән Әтнә театры бинасы каршысында, аның машинасында сөйләшеп утырабыз. «Нинди соравыгыз булса да, тартынмагыз, бирегез. Мин бер сорауга да үпкәләмим», – дип, әңгәмәбез башланганда ук әйтеп куйды ул. Яшермим, мин Мөнирне бераз башкачарак итеп күзаллаган идем. Йомыкыйрак, тартынучан итеп, диимме соң. Яралы җанның дөньяга үпкәләре булса да гаҗәпләнмәслек бит. Ә каршымда шат күңелле, ачык карашлы, бар нәрсәдән мәгълүматлы чибәр егет утыра. Мин аның озын нәфис бармакларына карыйм: яһүдләр гаиләсендә туса, музыкант булыр иде, мөгаен. Колагымны аның бай, матур теле, профессионалларча куелган тавышы иркәли.
– Татар филологиясе факультетын тәмамладыңмы әллә? – дигән сорауны ихластан бирәм. Мөнир көлә (шулкадәр матур итеп көлә):
– Бүгенге акылым һәм хәзерге мөмкинлекләрем булса, тәгаен шул факультетны тәмамлар идем. Ә бит минем мәктәптә укуым да юлымда яхшы кешеләр очраудан гына булды.
Аягыма баса алмый башлагач, бар дөньям өй эченә сыйды да бетте. Хәтта бергә уйнарга дусларым да юк иде. Күршебезгә шәһәрдән кайтып йөрүче Илнур беренче дустым булды. Уйнарга керә иде ул яныма. Аннары урамдагы малайларны да ияртеп керә башлады. Ишегалдында өелгән комны ишепме ишәбез! Кичтән абыйлар аны бер күчкә өеп кенә куя, иртән тагын җимерәбез... Кышын тау шуабыз! Малайлар мине чанага утыртып тартып йөри.
Миңа 9-10 яшьләр булгандыр. Җизнинең абыйсының хатыны Зөлфия апа безгә кергәләп йөри иде. Шушы яшемә җитеп, мәктәптә укымавыма иң беренче булып ул игътибар итте. Әни көне-төне фермада, ул турыда уйларга вакыты юк. Әти миңа 3 яшь тулгач ук вафат булган... Шушы Зөлфия апа үзе РОНОга барып сөйләшеп, мине тәки укытуга иреште. Мәктәптә укыйсым-ны белгәч и сөенгәннәрем! Укытучылар белемне өйгә килеп бирде. Беренче укытучым – Гөлнара апа Халикова. Ул минем өчен үзе бер дөнья булды. Аның килгәнен якын туганымны көткән кебек көтеп алам. Ул минем фикерләрем, уйларым белән кызыксына. Без аның белән бөтен нәрсә турында сөйләшәбез – бүлмәгә песи килеп керсә, песигә, урамда яңгыр яуса, яңгырга күчәбез... Миңа, өйдән чыкмыйча гына яшәгән малайга, дөньяга бер якты тәрәзә ачты. Икенче класстан Гадения апа Вәлиева укытты. Аны да бик яраттым. Җырчылар белән кызыксынганымны белеп, ул миннән артистлар турында сөйләтә иде. Ә минем ул сораган саен күбрәк беләсем килә. Гадения апа чын психолог булган икән, дим. Соңрак эстрада өлкәсенә кереп китүемдә аның роле бик зур булды. Татар телен, татар әдәбиятын яратырга да ул өйрәтте. Тагын дөрес сөйләшергә, сүз байлыгын арттырырга, фикерләрне дөрес итеп җиткерергә... Без аның белән бүген дә аралашабыз, җаныма иң якын кешеләрнең берсе ул.
Яхшы укыдым, чөнки стимулым бар иде. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында укыткан Дамир абый кабызды аны. 18 яшем тулганчы әни белән ел саен Әтнәгә барып, аякларымның кабаттан үсмәвен, йөри башламавымны раслатып, инвалидлыкны тагын бер елга озынайтып кайтырга кирәк була иде. Машина белән алып бар әле, дип, гел кешегә ялынып булмый, Күшәрдән Әтнәгә биш километрны җәяү киләбез. Җәяү дип, мин – педален кул белән әйләндерә торган өч көпчәкле коляскада, әни – арттан... Шулай бер барганда Дамир абый очрады. «Мәктәпне тәмамлагач, безнең техникумга кил», – диде ул. Аның бу сүзләре минем өчен бер маяк кебек булды. Ләкин тормышымда килеп чыккан күңелсез хәл аркасында мәктәптән соң укуымны дәвам итә алмадым. Биш елга өйдән китеп торырга туры килде, күрше авылда апам белән җизнәмдә яшәдем. Бертуган апам Хәтирә бездән биш километрдагы Мокшы дигән авылга тормышка чыккан иде. Аның янына кечкенәдән барып йөрдем. Коляскага утырам да китәм. Авырлыклардан курыкмыйм мин. Миңа авыр инде, читен инде, дип, беркайчан да елап утырганым булмады. Үземне мөмкинлекләре чикле кеше дип тә хис итмим. Әле киресенчә, жәлләгәннәрен сизсәм, тагын да көчлерәк булырга тырышам. Рух ныклыгыннандыр ул. Проблема бит аякларда түгел, башта. Син үзеңне ничек хис итәсең, шулай була.
Балачагымнан иң зур юанычым музыка булды. Ул вакытта әле музыкаль каналлар юк, көне-төне радио тыңлыйм. Тора-бара яраткан җырчыларым барлыкка килде. Кумирым Иркә минем. Әле «Йолдызлар фабрикасы»нда катнашканчы ук, аның җырлаганын радиодан көтеп алып тыңлый идем. Эх, күрәсе иде Иркәне дип тә хыялландым. Ул вакытта өйгә җиде-сигез төрдәге газета-журнал алдырабыз. «Кәеф ничек» дигәнендә игълан бастырганнар – кем Иркәнең портретын ясап редакциягә җибәрә, җиңүчегә бүләккә җырчының дискы һәм фотосы төшкән плакат. Рәсем ясарга яратам мин. Тиз генә портретны ясап, почта аша редакциягә юлладым. Күп тә үтмәде, газетада җиңүче кызның исемен атадылар. Күңелем төште инде, ясаганымны ошатмады микәнни? Бик тырышып ясаган идем югыйсә... Аннары ул конкурс турында онытылды.
Кнопкалы кесә телефоннары чыккан вакыт. Ят номердан шалтыраталар. «Мин – Иркә, – ди элемтәнең теге очындагы кыз. – Конкурста катнашкан булгансыз, хатыгыз вакытында килеп җитмәгән. Рәсемегез бик ошады. Сезгә бүләгем бар...» Алтын таулары бирәбез дисәләр дә, бу кадәр сөенмәс идем. Иркә белән без шул көннән дуслашып калдык. 2018 елда бер төркем артистлар «Яшьләр ни кылана» дигән концерт программасы белән Әтнәгә кайтты. Шулкадәр барасым, Иркәне күрәсем килә. Тик ничек, өйдән дә чыга алмый ятам бит. «Киләсеңме?» – дип шалтыратты Иркә. Бик барасым килсә дә, юлга чыгарга машина юклыгын белеп, мине алырга үзе кайтты. Кызыл «Мазда»сына утыртып концертка алып барды, аннары кире кайтарып куйды. Иркәнең сәхнә образы аның эчке дөньясыннан бик аерыла. Нечкә күңелле, кешеләрне кызгана торган олы җанлы кеше ул. Шушы бер очрашу күңелемә ышаныч бирде. Шул көнне җанымда, болай өйдә генә ятып булмый, кеше арасына чыгарга кирәк икән дигән уй туды. Күңелдә ният булса, аны тормышка ашыру юлларын Аллаһы Тәгалә үзе ача икән. Ышаныгыз, бу чынлап та шулай.
«Байтик»та ел саен инвалидлар арасында ярыш уза иде. Ул елларда Әтнәдә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеген җитәкләгән Фәридә Җәләлетдинова районнан бер команда туплап, безне шунда алып китте. Җиңмәсәк җиңмәбез, катнашуыбыз мөһим, дидек. Мине дөньяга чыгаручы кешеләрнең берсе әнә шул Фәридә апа. Иҗатка тартылуымны күреп, шигырьләремне «Әтнә таңы» газетасына биреп карарга да ул әйтте. «Кит инде, Фәридә апа, үзем өчен генә язам бит», – дисәм дә, беренче шигырем газетада басылып чыкты. Аннары хикәя, мәкаләләрем дөнья күрде. Язганнарым күбесенчә социаль темаларга, нәрсә күрәм, нәрсә борчый, нәрсә кызык – шул турыда язам.
«Җибәрим», – дип йөри иде, Фәридә апа тоткан да шигырьләремне «Иделем акчарлагы» конкурсына җибәргән. «Сез җиңүчеләр исемлегендә», – дип, конкурстан чакыру килеп төште. Андый чарада беренче катнашуым, җәмгыятькә беренче тапкыр чыгуым иде. Язучылар белән дә очраштык, мастер-классларда да катнаштык. Тормышымдагы могҗизалар шул вакыттан башланды. Раил Өметбаев минем турыда тапшыру эшлисем килә, диде. Авылдашым Рөстәм абый Һашимов белән иртәнге дүрттән торып Казанга киттек. Әнә шул вакытта сорады инде Раил хыялларым турында. Радиода эшләргә теләвемне һәм машина йөртәсем килүен сөйләдем. Каян машина дип әйткәнмендер? Әллә тагын машина йөртергә правам бармы? Аны ничек йөртәсен дә белмим. Тапшыру шуның белән бетте. Бераздан телевидение журналистлары Күшәргә кайтып, минем тормышым турында сюжет төшерделәр. Уңай шартлары булмаган кечкенә өйдә яшәвемне, коляскада йөрүемне, шигырьләр язуымны, машина йөртү турында хыяллануымны сөйләделәр... Шимбә көнне тапшыру эфирга чыкты. Икенче көнне үк республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан шалтыраттылар. «Машина турындагы хыялыңны чынга ашырасыбыз килә», – диләр. Бер атна дигәндә Казаннан кул белән идарә ителешле, яшел төстәге бишенче модель Жигули машинасы кайтып та җитте. Коляска белән каршыларына чыктым. Машина миннән дә зур. Ай Аллам, дим, моны ничек йөртермен соң, никләр генә машина дип авызымны ачтым... Әле бит аны йөртер өчен правага укырга кирәк. Инвалидларны өйрәтә торган курслар Казанда гына. Әтнә районы хакимиятенә рәхмәт, район башлыгы Габделәхәт абый Хәкимов машинаны тапшырган вакытта ук укыту мәсьәләсен үз өстебезгә алабыз, дип, мине Казандагы шул курсларга яздырган. Атнага ике тапкыр укырга бару-кайтуны да администрация үзе оештырды. Укыганда әле ярады, ахырга таба күңелгә курку керде. Минем өчен күпме кеше тырышты, өч ай ярым Казанга йөрттеләр, имтиханны бирә алмасам, куйган тырышлыклары бушка булачак бит, ничек күзләренә күренермен дип борчылдым. Аллага шөкер, беренче омтылыштан ук машина йөртү хокукына имтиханны тапшырдым. Экзаменга барасы көнне ничек борчылганымны бер Аллаһ белә дә, үзем генә беләм. Машиналы булуга караганда, машина йөртү таныклыгы алуыма ныграк сөендем бугай. 2009 елның декабре иде ул. «Татарстан–Яңа гасыр» каналыннан Чулпан Гарипова шалтырата. Хыялымның чынга ашуында аларның да катнашы булганга, вакыйганың ничек булып беткәне турында тапшыру төшерәселәр икән. Нишлим, риза булдым. Гәрчә әле бер тапкыр да яшел «Жигули»ема утырып караганым юк иде. Күшәрдә гараж булмагач, ул кыш буе хакимият гаражында торды.
Без килешкә машинаны гараждан чыгарып куйганнар. Коляскадан руль артына күчеп утырдым. Барысының да күзе миңа текәлгән. Камераларны төбәп куйганнар. Беренче тапкыр үз машинамның ачкычларын борам. Кулым калтырый. Инструктор белән өйрәнчек машинада йөрү – бер нәрсә, ә монда бит инструктор юк! Өстәвенә, таулырак та җиргә куйганнар. Кузгалып кына китә алмыйм! Алай да үземне кулга алып, өйрәнгәннәремне искә төшереп, Әтнә урамыннан берничә тапкыр уздык. Аннары ун елга якын йөрдем ул машинада. Йөрмәгән җир калмады, Арчага да бардым, Казанга да... Рәхмәт яусын, беркайчан да юлда хыянәт итмәде. Аны сатып җибәргәндә үзәгемнең ничек өзелгәнен белсәгез! Якын туганымнан аерыламмыни! Багажнигына колясканы куярга уңай дип, кредитка менә монысын – хәзер йөргән «Киа»ны алдым.
Хыялымның икенчесе дә бар иде бит әле. Кечкенәдән гел радио тыңлагангамы, шунда эшлисем килде. Арчага бер баруымда радиога кереп чыгарга булдым. «Котлау тексты яз да микрофонга сөйләп кара», – диләр. Сөйләп карадым, була шикелле. «Киләсе атнага кил, эфирга чыгып карарсың», – дип озатып калдылар. Каушавымнан, ул эфирның ничек узганын да белмәдем. Ярый әле үзем генә түгел, Лилия Фәйзрахманова белән икәү идек. Эстрада белән кызыксынганымны белеп, радионың баш мөхәррире Гөлшат Моратова музыкаль тапшыру әзерләргә кушты. «Музыкаль бишлек» дигән тапшыру шулай барлыкка килде. 2011 елдан 2013 елга кадәр Арча радиосында эшләдем. Мине таный, белә башладылар. «Мөнир сезмени инде ул?» – дип, яныма килеп танышалар. Эшемне бик яратып, чын күңелемнән башкардым. Акчасы да шуның кадәр генә иде, Арча белән Әтнә арасында йөреп, бензинга күбрәк тә киткәндер әле. Баштарак акча турында уйламасам да, юлда йөри башлагач, финанс ягы да калкып чыга икән. Өстәмә эш эзләргә кирәк дигән фикер барлыкка килде.
Аллаһның рәхмәте, кирәкле кешеләрне гел каршыма чыгарып торды. Шулай берсендә интернетта игълан күреп алдым: «ТМТV» музыкаль каналына модератор эзлиләр. Кызыксындым, сораштым. Көн дәвамында килгән СМСларны фильтрлап, эфирга чыгарырга икән. Аның кагыйдәләре күп инде, шәхесне кимсетмәскә,
яла якмаска, текст эчендәге яшерен мәгънәләрне күрергә... Өйдән торып кына эшлисе. Тик яллары юк. Атнага җиде көн, тәүлеккә 24 сәгать кулыңнан телефон төшмәскә тиеш. Ял һәм бәйрәм көннәрендә СМСлар аеруча күп килә. Җиде ел эшләдем анда. Бик зур тормыш мәктәбе булды ул. Җырчылар белән дә аралаштым, күпме чараларда катнаштым. Үземнең дә бе-ренче җырларым шул елларда туды. Башта Реваль Хисмәтуллин «Яшьлек назым» дигән шигыремә көй язды. Булат Җиһаншин көй язган җырларым да бар.
2019 елның декабре җитте. Тормышымны икегә бүлгән көн. Әнигә ул көнне инсульт булды. Хәзер инде миңа башкача яшәргә өйрәнергә кирәк иде. Яңа режимга, яңа кагыйдәләргә күнәргә... Иҗат икенче планга күчте. Эштән дә китәргә туры килде. Мин моңарчы җәмгыятьтә бик актив кеше идем. Исемем республика күләмендә яңгырап тормаса да, бу як халкына ул яхшы таныш. Тик нишлисең, күңел таләпләре кушкан эшләрдән читләшергә мәҗбүр булдым.
Өй эшләрен башкару кыен түгел миңа. Ашарга да әзерлим, керләрне дә, идәнне дә юам. Мунчасына да яга алам, кибеттән кирәкле ризыкларны да алып кайтам. Әнине карашырга Мокшыдагы апам да килеп булыша. Бертуган абыем да безнең белән яши, гел берүзем генә димим. Өебез иске инде искелеккә. Су да кермәгән. Биек бусагалардан коляска белән дә йөреп булмый. Өйдә кулларыма таянып йөрим. Машинага да шулай чыгып утырам. Шулай җайлашкан инде. Арчада фатирым бар. Анда күчсәк, уңайрак булыр иде дә бит, әнинең күчәсе килми. Ә аны калдырып китә алмыйм.
Бу фатир – чынга ашкан өченче зур хыялым. Радиода эшләгәндә Арчаның матурлыгына сокланып, эх, шушында яшәргә, дип кызыга идем. Артыннан шактый йөри торгач, социаль найм белән фатир алуга ирештем. Җиңел бирелмәде ул. «Йортыгыз иске», – дип, беркем дә ачкычын кулыма китереп тоттырмады. Кайбер авылдашларның: «Барыбер анда яшәми, нәрсәгә аңа фатир?» – дип, күпсенеп әйткәннәрен ишетәм. Машина биргәч тә, йөри алмаган Мөниргә машина нәрсәгә, диделәр. Кешеләрнең хөсетлеге инде бу. Югыйсә аларга Аллаһы Тәгалә миндә булмаган сәламәтлекне, мөмкинлекне биргән. Барысы да кешенең үзеннән тора.
Күп йөргәч, күп аралашкач, тормышны аңлый башлыйсың икән. Психология белән күптәннән кызыксынам. Төрле каналлар карыйм, мәкаләләр укыйм. Авыр ситуацияләрне психологик күзлектән анализлый белүем бик ярдәм итә.
Җитеш тормышлы, саулыклары ташып торган кешеләр кайчак яныма киңәш сорап килә. Язмыш миңа йөри торган аяклар бирмәгән, ләкин кешеләргә ярдәм итәрлек мөмкинлек биргән. Безнең авылда почта юк. Газга гына түләп алыйк, кредит түләр вакыт җитте, телефонга акча саласы бар, Арчага гына алып барып кайт, дип килә авылдашларым. Кайчагында иртәнге җиде, кайчагында төнге ун була... Эш сәгатьләремне язып, ишеккә табличка элмичә булмый инде, дип тә шаярткалыйм. Килсеннәр, ярдәм итә алуыма мин бик шат. Кешеләргә үзеңнең кирәклегеңне белеп яшәү үзе зур бәхет бит ул.
Язмышыңа үпкәләп яшәмисеңме, дип сорыйлар миннән. Һич кенә дә юк! Дөньяны ничек кабул итәсең бит. Әйе, тормыш миңа карата кайчак бик аяусыз булды. Инде беттем, сындым дигән чаклар да бар иде. Ләкин авырлыкларны биргәч, аларны җиңәрлек көчен дә бирде. Тормыш ул – көрәш. Ә көрәш гел җиңел генә булмый.
Фото: Анна Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк