– Нурлат районында хатын-кызлардан бердәнбер ташчы ул, – дип таныштырдылар Әлфия апа Гомәрова белән «Ел хатын-кызы» конкурсында. Мин аны штукатурчы-буяучыдыр, дисәм, ул чып-чын төзүче – кирпечләрдән биек-биек өйләр салучы булып чыкты. Әле мичче дә икән. Безне хәзер хатын-кызларның машина-трактор, комбайн ияр-ләүләре дә гаҗәпләндерми. Космоска очуларына да шаккатмыйбыз. Ләкин төзүче хатын-кызга карата күңелдә ниндидер аерым ихтирам туды.
– Нурлат районында хатын-кызлардан бердәнбер ташчы ул, – дип таныштырдылар Әлфия апа Гомәрова белән «Ел хатын-кызы» конкурсында. Мин аны штукатурчы-буяучыдыр, дисәм, ул чып-чын төзүче – кирпечләрдән биек-биек өйләр салучы булып чыкты. Әле мичче дә икән. Безне хәзер хатын-кызларның машина-трактор, комбайн ияр-ләүләре дә гаҗәпләндерми. Космоска очуларына да шаккатмыйбыз. Ләкин төзүче хатын-кызга карата күңелдә ниндидер аерым ихтирам туды.
Рәфкать
– Мин бит артист булам дип хыялландым. Сигезне тәмамлагач, Казандагы театр училищесына укырга да кердем хәтта. Көзгә чакырып хәбәр килде. Әти белән әни генә җибәрмәде. Ә язмышлар әнә ничек булды... – моңаюын сиздермәс өчен, ул йөзен кына гөлләренә яшерә. – Элек бер белмәгән, күрмәгән кешеләр белән хат язышу гадәте бар иде. Минем фамилиям класс журналында 23 нче булып тора. Күрше авылдагы тугызынчы класста кемнең фамилиясе шушы санга туры килә, шуңа хат язасың. Без Рамазан исемле егет белән хат языша башладык.
Ике авыл арасы ерак түгел, Рамазан мотоцикл белән килгәләп тә йөри. Берсендә абыйсын да ияртә. Күрше авыл клубында бәйрәм икән, кызны да чакыралар. Ләкин Әлфияне утырткан мотоцикл клубка түгел, башка якка борыла. Унынчыны яңа гына тәмамлаган 17 яшьлек кызны шул кичтә урлый Рамазанның абыйсы. Хатка салган фотосыннан күреп, гашыйк булган, имеш...
– Китәм, – ди Әлфия. – Яратмаган кеше белән яши алмыйм.
– Кит! Ул инде сафлыгын югалткан, үзем куып җибәрдем, диячәкмен. Сиңа түгел, миңа ышаначаклар...
Ишек келәсенә үрелгән кулы һавада эленеп кала. Күз алдына әтисе белән әнисе килә. Мондый сүзне ишетү алар өчен нинди зур хурлык булачак.
– Әти кызу кеше иде. Аннан да курыктым. Рәфкать белән шулай яшәп киттек. Аның төрмәдә утырып кайткан булуын соңыннан гына белдем.
Әлфия апага үткәндәге ул авыр көннәрне барлау һич тә җиңел түгел. Өч елдан кызы Гөлназны алып, барыбер китә ул. Әгәр дә бу елларны яшәү дип атап булса...
Әлфия апаның мәктәп, яшьлек елларыннан бер генә фотосы да сакланмаган. Булмаган өчен түгел, барысын ире утка яккан өчен...
– Башкача бер дә күрешкәнебез булмаган иде, ике ел элек мин аны больницада очраттым. Ничә көн күрше палаталарда ятканбыз. Бу кешенең чәче бигрәк ак дип карап торган идем. Гафу үтенгән булды. Әллә ничә тапкыр утырып чыккан. «Синең күз яшьләрең төште миңа», ди. Ә мин аны күптән кичердем. Бер атнадан аны җирләгәннәр...
Галимҗан
Унҗиденче җәе язмышына сынау алып килсә, егерме икенче җәе бәхет бүләк итә Әлфиягә. Ул җәйдә аларның күршесе яңа йорт җиткезә. Төзүчеләр арасында кап-кара чәчле, тимер беләкле Галимҗан да була. «Менә кемгә өйләнергә кирәк сиңа», – ди егеткә әтисе Хөсәен абзый, йөгерә-йөгерә су китергән яшь ханымга ымлап.
Үзе төзүче, үзе гармунчы Галимҗанга күп кызларның күзе төшкәндер. Ә ул Әлфияне сайлый.
Кайнатасы аны шунда ук үз бригадаларына ала. Төзүче егетләр ял итәргә утырдымы, Әлфия кулына берәрсенең мастерогын алып, берәр рәт кирпеч тезеп чыга. Ошый аңа бу эш.
– Чынлап ошый иде миңа кирпеч тезү, – дип елмая каршымдагы төзүче ханым. – Кулың ята икән, әйдә, өйрән, дип, мине бер абзыйга өйрәнчек итеп билгеләделәр. Шулай әкренләп разрядларым да артты, осталык та килде. Төзелешнең иң катлаулы җиренә – почмакларга куялар иде. Усман, Халит бабайлар, Марат абыйлар, Нәҗип, Юрий Ивановичлар миңа беркемнән бер сүз әйттермәделәр. Алар арасында бердәнбер хатын-кыз идем.
Хәзерге төзелешләргә карыйм да, эх, тагын бераз эшләргә иде дип кызыгам. Кирпечләрне целлофанга төреп, пачкасы белән алып килеп куялар. Безнең заманда аларны башта вагоннан үзебез бушатабыз. Аннары машина әрҗәсенә төйибез. Ул төзелешкә алып килеп дөбердәтеп аудара. Кырые кителмәгән кирпечне табып та булмас иде. Хәзер төзүчеләр «уровень» белән генә эшли, бездә «отвес» иде. «Уровень» балта осталарында бар иде бит, ник куллана белмәгәнбездер. Өйне өя башлаганда бер миллиметрга ялгыштыңмы, дүртенче катка менеп җиткәнче ничә сантиметрга җыела ул! Берничә рәтне тезгәннән соң, кире сүткән чаклар да булды.
Бераз эшләгәч, бу бригададан китәргә булдым. Икең бер җирдә эшләве кыен. Кулы алтын иде Галимҗанның, ләкин холкы дуамал иде. Аның белән курыкмыйча ничек яшисең, диләр иде. Миңа бер авыр сүз әйткәне булмады. Без бик матур яшәп киттек, – дип искә ала бәхетле чакларын Әлфия апа. – Гөлназны бик яратты ул! Беренче класска укырга киткәч, мәктәпкә кадәр җилкәсенә утыртып алып бара, кич тагын җилкәсенә утыртып алып кайта. Күтәрмә, үз аягы белән йөрсен, дип ачулана идем. Кызым аны үз әтисе дип белеп үсте. Ун-унбер яшьләр булды микән, берсендә урамда үз әбисе очрап, аңа Рәфкать турында әйткән. «Синең үз әтиең бар, Галимҗан сиңа әти түгел ул», – дигән. Елап кайтып керде кызым. «Кешенең ике әтисе булмый бит, әти берәү генә була», – дип елый. «Синең дә әтиең берәү генә. Ул – Галимҗан. Урамда акылсыз карчыклар әллә нәрсә әйтерләр, тыңлама», – дидем.
Ташир
Матур гына яшәп ятканда тагын көтелмәгән хәл. Өч көн эчендә җыенып, күз күрмәгән якларга – Байкал аръягына чыгып китәргә мәҗбүр була Галимҗан белән Әлфия. Һаман да Галимҗанның дуамаллыгы инде.
– Эштә кемгәдер сукканмы, нәрсәдер әйткәнме – китмәсәк, аны утырталар иде, – ди Әлфия апа. – Халыкларны күчереп утырту буенча дәүләт программасы бар иде ул елларда. Ике вариант тәкъдим иттеләр безгә. Берсе – Бурятия, икенчесе – Монголия. Беренчесен сайладык. Бик эссе вакытлар, поездда Гөлназга салкын тидереп, Улан-Удэда больницага эләктек. Галимҗан үзе генә китте. Өч көннән безне эзләп тапты ул. Ташир дигән авылга урнашкан. «Безне кире Татарстанга озат. Монда дәваламыйлар», – дип елыйм. «Сабыр ит!» дип чыгып киткән иде, әллә министрның үзенә үк кергән инде, кич белән беренче катка чакыралар. Чыксам, таныш түгел бер ир-ат. «Нәрсә булды?» – ди. «Нәрсә булсын, баланың үпкәсе кабарган. Монда банка куялар да, шуның белән шул», – дим. «Берәр хәл булса, шалтыратыгыз», – дип, телефон номеры калдырды.
Палатага керсәм, ыгы-зыгы купкан. Табиблар йөгереп кенә йөри. Баш табиб үзе килеп җиткән...
Больницадан чыкканда тагын шул кеше каршы алды. Юлда ашарсыз дип, ризыклар алган. «Кирәге чы-гар», – дип, егерме биш сум акча бирде. Таширга кадәр автобуста бик озак кайттык. Ул безне колхоз идарә-се янында төшереп калдырды. Аптырашып торабыз. Бер урамлы гына авыл. Урамның теге очына да күз карашы җитми, бу очына да... «Әти-и-ии!» – Галимҗанны беренче булып кызым күреп алды.
Бурят авылы Таширдагы тормышыбыз шулай башланды. Кунакханәгә эшкә урнаштым, Галимҗан колхозда ашлык киптерүдә эшли...
Кызык һәм без күреп ияләнмәгән тормыш иде анда. Ике гаиләгә салынган йорт бирделәр. Беренче эш итеп идәннәрен, баскычларын юып чыгардым. Күршебез дядя Юра, нишлисең, дип, исе китеп карап тора. Моңарчы идән юганны күргәне булмаган. Миннән күреп, дядя Юраның хатыны да юа башлады. Үзе юа, үзе сукрана: «Әллә кайдан килеп, миңа эш уйлап тапты бит...»
Тайга
Төшләренә гел Кондырча керә аның. Яз, имеш. Кондырча тулып ташыган да, Әрәмәле күл белән тоташкан. Нәкъ бала чактагы кебек! Әтисе Миншакир агай ишкәкле көймәне ин-
де әзерләп тә куйган. Шау чәчәкле алмагачлар арасыннан өйләренең түбәләре генә шәйләнә. Әрәмәлектәге шомыртларда бал кортлары туе! Шуларның гөжләгән тавышына уянып та китә аннары. Уяна да, юан-юан карагач бүрәнәләргә бермәл аптырап карап ята. Юкә мунчала белән ышкып юа-юа бузарган үз өйләре түгеллеген күреп, күңеле тула. Бал кортлары дигәне дә урман кисүчеләрнең пычкы тавышы лабаса.
Балачагы исенә төшсә, җанына дәва. И рәхәт чаклар! Алты бала үстеләр. Әтиләре дөньяның бер романтигы иде. Хатынына чәчәк җыйган ир авылда бер ул гынадыр. Басудан кайтышлый кулында йә ромашкалар, йә кыңгыраулар булыр, кочак тутырып алтын башаклар өзәр. «Минҗиһан, башаклар өлгергән бит! Исләреннән исерерлек!» – дип, шатланып кайтып керер... Акыллы иде әтиләре, гадел... Иҗтимагый яклаучы итеп куйдылар үзен. Авылда ничә кешене төрмәдән коткарып калды икән ул?! Әҗәлен дә шул гаделлеге аркасында тапты бу-
гай. Ул көнне фермадан өч сыер юга-
ла. Каракларның артларыннан барган, күрәсең. Миншакирның арба белән капланганына авылда беркем ышанмады. Эш ачыйк, дигәннәр иде, әниләре теләмәде. Тиешле җәзаны Ходай болай да бирер... Җырчы иде әниләре! Эш арасында үзалдына тын гына җырлый иде. Аның җырлаганын Әлфия сеңелләре белән качып кына тыңларга ярата иде.
Иге дә чиге дә булмаган кара урман уртасында, җиде ят халык арасында үзе дә «Галиябану»ны көйли-көйли кыр станында ашарга пешерә әнә Әлфия. Иң якын авылга да моннан 27 чакрым. Яратты бурятлар бу тырыш татарларны. Баштарак үз араларына кертмәгәннәр иде югыйсә.
– Әле кунакханәдә эшләгән вакытым иде. Бер профессор киләсе икән, ә безнең повар авырый. «Син пешер инде», – диләр. «Сезнеңчә әзерли белмим, татарча пешерсәм генә», – дим. Бәрәңге, суган, кишер таптырдым. Байкал артында мондый яшелчәләр үсми, барысы да порошок хәлендә генә. Табып китерделәр. Эчәк-бавырдан тутырма әзерләдем. Нинди аш пешергәнемне инде хәтерләмим, үзебезчә токмачлы аш булды микән. Бурятлар үзләре ашны бик куе пешерә. Кәбестә дә сала, токмач та... Кашык басып торырлык булсын аларга. Безнең ашларны бик ошатты профессор. «Кем әзерләде боларны?» – ди. Чыгып бастым. «Рәхмәт, кызым, мондый тәмле аш ашаганым булмады», – дип, кочаклап алды. Күп нәрсәләргә өйрәттем мин ул вакытта бурят хатыннарын. Иң беренчесе – чисталыкка. Ашханәдә эшли башлагач та, андагы аламалыкны күреп, Галимҗан белән ремонт ясап, юып чыгардык. Көн дә идән юуны гадәткә керттем. И сукрандылар инде. Артык эш ясыйсың, диләр, – Әлфия апаның истәлекләренә ияреп, без кабат Бурятиягә барып кайттык. – Андагы матурлыкны күрсәгез! Урман эчләрендә тугайлар. Бездә кыр чәчәкләре ничек үссә, аларда ирислар шулай. Зәп-зәңгәр тугай! Халык күбесенчә сарык асрый. Сыерлары да бар. Аларны көн дә савып, сөтен эшкәртү юк. Муенына кыңгырау асып, тайгага чыгарып җибәрәләр. Үзе шунда бозаулый, бозавы имә.
Нурлат
Байкал аръягында биш ел яшәгәч, кире үз якларыбызга кузгала Галимҗан белән Әлфия. Икенчегә бәби көтешләре!
Август җитә. Суган йолкыйсы бар дип, Әлфия апаны алты айлык улы Радик белән авылларына кайтарып куя Галимҗан. Үзе исә егетләр белән эштән соң су коенырга була.
– Трамплиннан сикергәндә башы белән бетонга төшкән, диделәр. Мин килгәндә аңында иде. Уникенче көнне күзләрен ачмады. Аңа нибары – 34, ә улыбызга алты гына ай иде... – Әлфия апа, моңсуланып, тынып кала. – Мин декретта. Кесәдә бер тиен акча юк. Баланы бакчага алмыйлар... Август аенда кызыбыз-ның туган көне. Галимҗан ел да карбыз күтәреп кайта иде. «Әти булмагач, быел карбыз да булмас инде», – дип елый кызым. Бераз ярдәм ит-мәсләр микән, дип, иремнең әнилә-ренә киттем. Мин керүгә, акча юк, дип зарлана башлаган иде, гозеремне әйтеп тә тормадым. Хәлегезне белер-гә генә кердем, дип, чыгып киттем. Үзем барам, үзем елыйм. Язмышка да ачу килә, безне ташлап киткәне өчен Галимҗанга да... Күршебез Вагыйзә апа мине карап тора икән. «Ник елыйсың?» – ди. «Баланың туган көненә карбыз алырга да акчам юк бит», – дим. «Вагыйзь абыең әле генә шабашкадан кайтты. Мә, балаларга сәдака булсын», – дип, 25 сум акча чыгарып бирде. Базардагы иң зур карбызны күтәреп кайттым.
Гомерем буе күршеләрем яхшы булды минем. Бер ягы китек булса, Аллаһы Тәгалә башка яктан тигезли бит ул... – күз яшьләрен сөртеп, Әлфия апа элеккечә балкып елмая.
– Улымны яслегә урнаштырып, кабат элеккеге эшемә – төзелешкә чыктым. Көндез йортлар салабыз, төнлә белән кешеләргә гаражлар төзергә китәм. Нигезеннән башлап, түбәсенә кадәр үзем ябып төзегәнем булды. Ирләрдән катырак эшли идем. Булдыра алмыйм, көчем җитми, дия алмыйм, ике баланы үстерәсем бар.
Нурлатта эшчеләргә ике урам итеп яңа йортлар салдылар. Шул йортларга өч коелы бик матур мичләр чыгардым. Бер өйрәнгәч, авырлыгы юк. Өч коелы мичне чыгаруы кыен түгел аны, борылышларын гына тигез, пөхтә итәргә кирәк.
Сагышланган, җаны үрсәләнгән көннәрдә шәһәрнең үзәк урамнарыннан урап кайтырга ярата Әлфия ханым. Аның көче кергән биналар күп биредә.
– Язмышым катлаулы булса да, бәхетсез көннәрем юк, – ди ул. Һәм күңелдән генә шигырен укып китә:
Хуш дидең, мәңгегә киттең дә,
Оныттың кайтасы юлларың.
Ялгызым үтсәм дә гомерем,
Бер минут мин ялгыз булмадым.
Гел туры бармады юлларым,
Кайдадыр борылып ялгыштым.
Балалар хакына аумадым,
Тормышка ныграк ябыштым...
Әнә шундый – рухы белән көчле, күңеле белән нәфис кеше ул төзүче Әлфия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
1
0
БИК булган, унган, нык характеров,эшчэн татар хатыны,! Молодец
0
0
0
0
Гап-гади, соклангыч кешелэр бар бит ул! Исэн-сау булыгыз!
0
0