Чит ил кешесенә кияүгә чыгу турында хыялланучы хатын-кызлар аз түгел бездә. Интернет аша гына танышкан кешегә ияреп чит илгә яшәргә үк китеп баручылар да бар.
Ирем – токарь иде. Аена уртача 2000 евро хезмәт хакы алып эшли. Салымнарны тотып калгач, кулына 1700 евро тия. Фатир үзеңнеке булмаса, анда бу акчага гына яшәп булмый. Ә безнең фатир, әлбәттә, арендага алынган. Ничек кенә булса да, миңа эш табарга кирәк иде. Эзли торгач, пекарняда эш таптым. Югыйсә ирем асрау кызга караган кебек карый башлаган иде. Хәер, эшкә урнашкач та аның мөнәсәбәте үзгәрде, тырышлыгым аз булса да бәяләнде дип әйтә алмыйм. Бушка эшли торган хезмәтчесе идем мин аның. Иремнең һәр сүзендә, һәр ымында: «Син хәерчегә ярамаган тагын. Сиңа болай да бик бата. Үзеңнең кайдан килгәнеңне оныттың мәллә?» – дигән мәгънә ярылып ята иде. Бернинди мәхәббәт турында сүз дә юк. Минем яктан баштарак аңа карата ниндидер симпатия бар иде. Тора-бара ул да бетте. Телне дә өйрәнеп була, халкына, андагы гадәтләргә дә күнегелә. Әмма бер нәрсәгә һич күнегеп булмый икән: сине икенче сортлы кеше итеп күрүләренә! Эшкә урнашыйм дисәң дә, иң аз хезмәт хакы түләнә торган, иң авыр эшләргә генә урнаша алачаксың.
Ирем белән ике арадагы ермак тирәнәйгәннән-тирәнәя барып, берзаман упкынга ук әверелде.
Мин – аны, ул мине ишетми идек инде. Тормыш алып баруы бик авырлашты. Хәтта искә алырга да оят, Германиядә ярлылыкның чигендә яшәдем мин. Ирем үз акчасын үзенә генә тота, уртак янчыкка кушмый. Чиргә әверелгән саранлык иде анда. Минем тапканым бары тик гадәти азык-төлек алырга гына җитә. Әле бит бала да бар. Аны киендерергә кирәк, уенчыгын алырга, бакчасына түләргә... Якында гына бер гаилә яши иде безнең. Хатыны, минем кебек, Россия кешесе. Бик авыр булганда, шул хатынга барып сыена идем. Балаларының кечерәйгән киемнәре белән дә ярдәм итте ул. Улым аның балалары белән уйнап үсте, шулай рус теленә өйрәнде. Монысы Россиягә кайткач, бик кулай булды.
Германиядә яшәп калсак, улымның язмышы бөтенләй башкача булыр иде. Аның уңышына, бәхетенә юлны япмадыммы икән дип шикләнәм кайчак.
Кайнана-кайнаталарым безнең тормышка кысылмады. Балага анда-санда берәр бүләк алудан гайре, башкача ярдәмнәре булды дип әйтә алмыйм. Үпкәләп булмый, аларда гадәт шундый – яшь гаиләнең тормышына кысылмыйлар. Начар кешеләр түгел иде алар үзләре. Германия исемә төшсә, мин иң элек аларны сагынам. Алар үз улларының холкын яхшы белә, шуңа да гел минем яклы булдылар. Үзләренчә, мине ярата да иделәр кебек. Баштарак сагаебрак калганнар иде калуын. Бер дә онытмыйм: «Туганнарың синең монда икәнеңне беләме? Алар синең бу шөгылеңә каршы түгелме?» – дип сорый беркөн кайнанам. Аптырап киттем: «Нинди шөгылемә?» Бичаракаем, Германиягә мине фахишәлек белән шөгыльләнү өчен килгән дип уйлый икән. Кызганыч, болай уйлаучылар бер ул гына түгел иде шул.
Түзим-түзим, дип, еллар үтте. Баламның укырга керер вакыты җитте. Анда мәктәпкә алты яшьтән баралар һәм 12 ел укыйлар. Укырга кергәнче хәреф таныган, саннарны белгән балалар аз. Барысына да мәктәптә өйрәтәләр. Миңа алга таба тормышымның кайсы юлдан китәсен хәл итәргә кирәк иде. Һәм бу көтмәгәндә-уйламаганда, үзеннән-үзе хәл ителде. Ирем, миннән аерылып, баланы тартып алу белән яный башлады. Сабыр савытым тулган соңгы тамчы шушы булгандыр инде. Уйласа, ул бит баланы чынлап та үзендә калдыра ала иде. Кайтып китү уем көнләп түгел, сәгатьләп ныгыды. Без моңарчы да әти-әнием янына ел да кайтып йөрдек. Иремнең баланы чик аша алып чыгу өчен биргән рөхсәт кәгазе бар. Әмма Германия законнары буенча, әгәр дә ул, хатыным баланы чит илгә бөтенләйгә алып чыгып китәргә ниятли дип әйтсә, баланы чик аша үткәрмәскә дә бик мөмкиннәр.
Ирем аны-моны абайлап, юлны ябып куймасын өчен, хәйләгә барырга булдым. Имеш, Германиядән һич тә китәсем килми. Анда кайткач та, әйләнеп киләсе көннәремне минутлап санаячакмын. Хәтта фатирга ремонт та башлап җибәрдем. Юри, әлбәттә. Башланган эш – беткән эш, хәзер башлап куябыз да, мин кайткач, төгәлләрбез, янәсе. Иремне изрәттем шулай. Безнең бөтенләйгә китү уе башына да кермәсен! «Германия кадәр Германияне калдырып кем китсен инде!» – дип уйлагандыр ул, мөгаен. Бу илдә сыңар туфлиемне дә калдырасым килмәсә дә, бөтен нәрсәмне төйи башласам, шик уятачак идем. Кием-салымнарның яхшы дигәнен генә алдым. Шулай да чемоданнар шактый җыйналды. Ирем безне озатып мәшәкатьләнмәскә булды. Саубуллашырга кайнанам белән кайнатам килде. Кайнанам әле бер чемоданга, әле икенчесенә карап-карап торды да: «Син әллә бөтенләйгә китәргә уйлыйсыңмы?» – дип сорап куйды. Каушаудан, кулымдагы әйберем төшеп китә язды. Ниятемне аңа сиздерергә ярамый иде. Бала баласы һәркем өчен татлы. Булышу, кайгырту, кызгану кадәресе булмаса да, әбисе улымны ярата иде. Кайнанамның шиге күңел бусагасыннан ары узмады. Шуның өчен генә булса да, рәхмәт аңа.
Россия безне туып килгән алсу таңы белән каршы алды. Мин моны яхшыга юрадым. Туган илемдә миңа да, балама да куркыныч янамый иде инде. Германия генә түгел, Россия дә үз гражданнарын һәм алардан туган балаларның хокукларын яклый белә.
Әмма күңелнең кичерешләрен шулай тиз генә сызып ташлап булса икән ул! Баланы алып калырлар дигән курку психикамны шактый ук какшаткан булып чыкты. Казанга кайткач та бер ел буена гел бер төш күреп уяндым. Имеш, аэропортка килгәнмен, ә анда мине полиция көтеп тора. Кулларымны каерып, төрмәгә алып китәләр. Валерьянка эчеп, көчкә тынычлана идем.
Көннәрдән бер көнне Германиядән посылка килеп төште. Кайнанам калдырып киткән киемнәремне һәм баланың уенчыкларын салган. Хатын-кыз кайда да хатын-кыз шул. Шул посылканы кочаклап, илереп бер еладым. Германиядә уздырган алтынга тиң яшьлегем өчен дә, андагы кимсенүләр өчен дә, әтисен бер күрергә зар булып үскән балам өчен дә, кителгән язмышым өчен дә иде ул күз яшьләре...
Ирем безне берничә тапкыр хәйлә белән Германиягә китертмәкче булып талпынып карады. Юк инде. Бардым, күрдем, җитте! Чит ил кунакка барганда гына яхшы икән ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Чит ил ул Рәсәй кешесе өчен түгел,(үз илеңдә якын була бәрәңге бакчасыда) бар нәрсәнедә уйлап эшләргә кирәк шул,Рәсәйдә яшәүгә ни җитә?кеше кайда туган шунда булырга тиеш.Кайткансың -иркенләп яши бир.
0
0
0
0
Татарда мэкаль бар бит :уз авылыннын шакшысы курше авылнын яхшысы ,дигэн.Яшьлек белэн анламаган инде кая барганын.Югыйсэ узебезнен илдэ насыйбы булыр иде эле.Ахыры яхшы тэмамланган инде
0
0
0
0
Телевизор гаепле,чит иллэрнен гел яхшы ,матур якларын гына курсэтэлэр,безнен кызлар шулай алдана!туган илебезне кубрэк курсэтсеннэр,патриотик программа булырга тиеш,читкэ чыгып киту хыялын онытырлык итеп курсэтсеннэр
0
0
0
0
Лилия Салям бик яхшы хикая язгансон син молодец карточканны куреп таныдым сине шундый заман курше киленен контакта курдем тагыда кубряк яз
0
0