Логотип
Белгеч киңәше

​Паразитлардан сакланабыз

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар гигиена турында аңламый, кайда нәрсә күрәләр – шуны тоталар, авызларына кабалар, кулларын юмыйлар. Паразит суалчаннары шуңа күрә аларның организмын үз итә дә инде. 

Баланы паразитлардан ничек сакларга, нәрсәгә игътибар итәргә соң? Бу хакта медицина фәннәре кандидаты, Казан дәүләт медицина университеты доценты Фәйрүзә ГЫЙЛЬМУЛЛИНА сөйләде. 

Бездә иң киң таралган паразитлар – бер күзәнәкле паразит лямблия. Ул 3-6 яшьлек балаларда  еш күзәтелә. Иң киң таралган гельминтлар (суалчаннар) – бабасыр һәм аскарида (йомры суалчан). Бабасыр да 95-96 процент очракта мәктәпкәчә яшьтәге балаларда була. Аскарида, токсокара (эт аскаридасы) туфрактан иярә. Аларның күкәйләре җирдә берничә ел сакланалар. Кыш көне кар астында да исән чыгалар.   

Лямблия организмга кайнамаган су эчкәндә, су коенганда һәм юылмаган ризыктан эләгә. Бабасыр эчәклектә яши. Ул кеше йоклаганда арт юлның сырлы өлешенә күкәй сала. Бу вакытта арт юл бик нык кычыта. Бала арт юлын кашыганда, бабасырның күкәйләре тырнакка иярә һәм сабый бармагын авызына капканда эчкә керә. Ул күкәйләр киемгә, урын-җиргә, уенчыкларга, йорт җиһазларына эләгеп, озак вакыт сакланырга һәм башка кешеләргә күчәргә сәләтле. 

Аскарида җәй көне еш очрый. Бу вакытта бакчада яшел тәмләткечләр, яшелчә, җиләк-җимеш өлгерә. Аларны юмыйча ашаганда паразит белән зарарлану куркынычы арта. Чөнки аның күкәйләре, кешенең эчәклегеннән чыккач, туфракта өлгерә. Ә кеше эченә кергәч, 20-30 см зурлыктагы паразит булып үсә. Кайбер балалар ком яки туфрак ашарга ярата, суалчан күкәйләре организмга шулай да эләгергә мөмкин. 

Паразитлар үзен сиздермәскә, анализлар биргәндә очраклы рәвештә генә ачыкланырга мөмкин. Шулай да баланың үз-үзен тотышына карап, анда паразит булу ихтималын үзеңә дә чамаларга була. Организмга паразитлар кергәндә баланың аппетиты югала, эче авырта, тәрәте бозыла, хәлсезлек борчый, башы авырта. Шулай ук бала көйсезләнә, авырлыгы артмый. Тәнгә тимгелләр чыга, тән һәм күз кычыта. Паразитлар эчәклектәге углевод, аксым, май, микроэлементлар һәм башкаларны үзләштерә һәм, әлбәттә, токсиннар бүлеп чыгара. Шуңа да кешене интоксикация да борчый. 

Бу билгеләр күзәтелгәндә, балалар табибына мөрәҗәгать итәргә яисә инфекционистка күренергә кирәк. Күп паразитлар эчәктә яши. Шуңа да беренче чиратта тизәккә анализ ясату шарт. Аны берничә тапкыр тикшертәләр, чөнки паразитлар күкәйләрен көн саен салмый. Анализның беренче мәртәбә уңай булуы әле организмда паразит юк дигән сүз түгел. Башка төрле анализларны, мәсәлән, кан анализын да тапшырырга була. Шулардан чыгып, табиб дәвалау ысулын билгели. 

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы елга ике тапкыр (язын һәм көзен) паразитлар киң таралган җылы якларда профилактика курслары уздырырга тәкъдим итә. Бармакларын авызга кабарга, тырнак кимерергә яраткан, ком яки туфракны авызына капкан балаларга педиатр антигельминт терапиясе узарга киңәш итә, дарулар билгели. Тик бу препаратлар барлык балаларга да килешеп бетми. Шуңа күрә аларны үз белдегең белән кулланырга ярамый, организмга зыяны булуы бар. Фәкать табиб билгеләгән препаратларны гына кулланырга кирәк. 


Паразитлардан саклану өчен нинди киңәшләрне истә тотарга кирәк: 

– кулларны юып йөрергә. Урамнан кергән баланың кулын һичшиксез сабынлап юдырырга; 

– кайнамаган су эчмәскә; 

– гигиена кагыйдәләрен үтәргә; 

– тырнакларны кисеп йөрергә; 

– яшелчә, җиләк-җимешләрне, яшел тәмләткечләрне юмыйча ашамаска. 

Балада паразит табыла икән, гаиләдәге башка кешеләргә дә тикшеренү үтәргә кирәк. 

Әгәр паразит табылса... 

Бала организмында паразит табылса, билгеле бер туклану диетасы сакларга кирәк: бик баллы, артык майлы, кыздырылган, ысланган ризыклар, полуфабрикатлар ашамау хәерле. Халык медицинасыннан кабак, канәфер, җитен орлыклары, әче әрем, гөлбадран кулланырга була. Тик башта табиб белән киңәшләшү кирәк, үләннәр барлык балаларга да килешмәскә мөмкин. 

Паразитлардан котылганнан соң, эчәклек микрофлорасын да торгызырга кирәк. Моның өчен табиб препаратлар язып бирергә мөмкин. Әчегән сөт ризыкларын (катык, кефир) рационга кертергә була. Витаминнар да эчә башларга мөмкин. Дөрес туклану режимын җайга салу, хроник ашказаны-эчәк авыруларын вакытында дәвалау зарур. Организмга яңадан паразитлар кермәсен өчен, профилактика чараларын үтәргә кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар